«Җиләкле урыннарны кешегә әйтмиләр» - каен җиләген кайдан җыярга?
Хәзер - каен җиләген җыяр чак. Ачык болынлыкларда инде кызарып утырса, урман эчләрендә каен җиләге әле пешеп кенә килә. Каен җиләген кайдан җыеп була, быел җиләк бәясе артканмы? Барысы хакында да «Интертат» язмасында тулырак.
Җәйнең җиләкле чагы да башланып килә. Күпләр инде үзләренең җыеп алган уңышлары белән дә мактана. Гадәттә, җиләкне һәркем үз авылы тирәсеннән болынлыклардан, кырлардан, урман буйларыннан җыя. Кемдер хуш исле җиләкләрне үлән арасыннан үзе эзләп табу ягын караса, берәүләргә исә сатып алу җайлырак.
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина үзенең социаль челтәр битләрендә укучылары белән Казан тирәсендәге җиләкле урыннар белән бүлешкән иде инде. Һәвәскәр җиләк җыючылардан белешеп, каен җиләген җыю серләрен дә яздык. Каен җиләген күп итеп җыючылар өчен тәмле кайнатма рецепты да бар. Быел каен җиләген җыеп була торган кайбер җиләкле урыннарны сезгә дә тәкъдим итәбез.
Биектау районы Семиозерка авылы, Анисья түтәлләре.
Без авылыбыздан бик ерак китмибез, җәяү генә барып җыябыз. Менә күптән түгел генә каен җиләге җыеп кайттык, быел җиләк галәмәт. Мин алай кайнатмалар ясамыйм, катырып та куймыйм. Без хәзер рәхәтләнеп ашыйбыз аны, бик файдалы диләр бит. Минем балаларым каен җиләген бик ярата.
Җир җиләгенә әле иртә, пешмәгән. Анысын Анисья түтәлләре тирәсенә барып җыябыз. Ике ел элек бик күп булган иде, август башларына кадәр җиләккә йөрдек.
Шигали авылы тирәсендә дә каен җиләге күп икәнен беләм, үземнең барганым юк. Анда 5лы чиләген 2500 сумга саталар да, – дип сөйләде Семиозеркада яшәүче Гүзәл Гыйбадуллина. Каен җиләге бәясе артмаган, узган елны да шул бәягә сатканнар иде.
Айгөл Жукова исә, каен җиләген Казан янындагы Күлле авылы басуыннан җыя.
Җиләк быел бик күп! Җиләкле җәй. Көн дә барам җиләккә, көннәре дә әйбәт тора. Шәһәргә якын булса да, кеше күп, тапталып беткән димәс идем. Моңа кадәр кеше алай күп түгел иде, ялларга таба арта инде. Җыярга да яратам, ашарга да оста без, – ди ул.
Урынын белеп барырга кирәк
Балык Бистәсендә гомер итүче Ләйсән быел җиләккә бармаган.
Каен җиләгенә элек ел да йөри идек инде. Быел бармадым, балам кечкенә. Аның төгәл генә урынын әйтмиләр шул, конкуренция бик зур, саталар. Каен җиләгенең бәһасе – 1 литры 500 сумнан йөри.
Яңарыш, Күгәрчен, Үрнәк авыллары болыннарында бар дип ишеттем, халык җиләккә шунда йөри. Әзрәк кызара башлагач ук, кеше йөри башлый инде, җиләккә яхшылап пешәргә дә ирек бирмиләр, таптап бетерәләр. Бу ялларда кешеләр бик актив җыя бугай, – диде ул.
Лаеш районы, Имәнкискә авылыннан Алсу:
Каен җиләген җыйдылар инде. Төгәл итеп кенә урынын әйтеп бирә алмам. Безнең авылдан соң, борынгы авыллар җирләрендә инде. Машина белән барабыз, җәяү бик ерак. Мондый җиләкне кайнатып тормыйбыз инде, суыткычта урын булса, иң яхшысы – катырып кую. Үзем рәхәтләнеп утырып җиләк җыя алмыйм, бик каты еланнардан куркам, – дип сөйләде ул.
Лаеш районы, Державино авылында яшәүче Чулпан Каюмова үзе быел җиләккә бара алмаган. Менә килендәшләре һәм дус кызлары каен җиләгенең быел бик мул икәнен әйткәннәр.
Арча районы Яңа Кенәр авылында яшәүче Лилия Хәлилова каен җиләген бик якыннан гына җыйган.
Үзебезнең бакча артыннан гына җыеп кердем. Быел җиләк эре, күп. Узган елны бик аз булган иде, ә менә өченче елны күп җыйдым мин аны. Урманда соңрак пешә бит ул. Өч-дүрт көннән соң анда җиләк җыярга барырбыз дигән идек. Җир биләге дә күп буласы быел, Аллаһы боерса, – диде ул.
Буалылар каен җиләген Кырлангы авылы яныннан җыйганнар. Ераккарак китеп, Тәтеш районы Келәш авылы тирәсенәдәге каен урманына барып җиләк җыючылар да бар.
«Җиләккә иртән барырга кирәк»
Журналист Айгөл Җәләл Кама Тамагы районы Балтач авылы тирәләреннән җиләк җыя. Шалтыратканда, җиләктән кайтып килеше иде:
Каен җиләге булырмы икән дип, яз көне үк чәчәкләрен күзәтә башлыйбыз инде. Дөрес, аңа да карамый, һава шартларының яхшы булуы кирәк шул. Үзебезнең кырлардан җыябыз инде җиләкне. Ел да күп була дип мактана алмыйм. Менә быел әз, узган елны күп иде. Җыйган җиләкне иң файдалы, иң модалы рецепт буенча эшкәртәбез: катырып куябыз. Кайвакыт компот та ябабыз, – дип сөйләде ул.
Айгөл каен җиләге җыю буенча үзенең киңәшен дә бирде:
Каен җиләген таң белән барып җыю яхшы. Бу вакытта әле кояш та артык кыздырмый, аннары кеше дә барып таптамаган була. Иң тәмле, иң пешкәннәре сезгә була дигән сүз, – ди ул кызыктырып.
Алинә Мифтахова быел каен җиләген Кама Тамагы районының Зимовье дигән җиреннән җыйган.
Каен җиләге өлгергәндә ел саен туган якларга кайтам. Бик яратабыз ул җиләкне. Ел саен җыям. Күбрәк катырып куябыз инде, кайнатма ясамыйм. Узган елны, мәсәлән, Кече Мәрәтхуҗа авылы тирәсеннән җыйган идек, – дип тагын бер җиләкле урынны әйтте.
Бер танышым исә Биектау районы Яшь Көч авылы тирәсеннән каен җиләге җыеп кайткан. Аның әйтүенчә, анда җиләк бик күп. Казаннан Гөлфия Гомәрова да каен җиләге җыярга шунда барган.
Беркөн эштән соң Яшь Көч авылы тирәләре, урман кырыена бардык. Без барганда җыеп бетергәннәр иде инде, Сабантуй шикелле галәмәт кенә тапталган да. Кеше күп йөргән күрәсең. Шулай да йөреп эзләсәң, әле табарга була. Ике сәгать эчендә бер литрлы савытны тутыра алдым. Биектау районында ул каен җиләге бигрәк күп икән. Эштәге апалар Әлдермеш, Сая тирәләреннән дә җыйганнар,
Мамадыш районы Түбән Яке, Кече Кирмән авыллары тирәләреннән кешеләр күп җыя. Үземнең барганым булмаса да, сатучылар бик күп, шуннан чыгып әйтәм. Быел каен җиләге сатучылар да бик күп: Котлы Бөкәш турысыннан башлана, юл буе тезелеп торалар. Бер-ике атналардан җир җиләге булыр дип көтәбез инде. Безнең Түбән Сын авылында каен җиләге юк, – дип Гөлфия җиләкле урыннар белән дә бүлеште.
Җиләкле урыннар
- Биектау районы Семиозерка, Шигали, Яшь Көч, Әлдермеш, Сая авыллары янында;
- Лаеш районы Имәнкискә, Державино авыллары тирәсе;
- Балык Бистәсе районы Яңарыш, Күгәрчен, Үрнәк авыллары җирлекләре;
- Кама Тамагы районы Балтач авылы тирәсе, Зимовье җирлеге;
- Мамадыш районы Түбән Яке, Кече Кирмән авыллары янында.
- Арча районы Яңа Кенәр авылы.
- Буа районы Кырлангы авылы тирәсе.
- Тәтеш районы Келәш авылы.