Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Каен җиләген ничек һәм кайдан җыярга? – тәҗрибәле җиләкчеләрдән киңәшләр

Хәзер каен җиләге сезоны. Кемдер аны үзенә җитәрлек җыеп кайта, кемдер көн саен җыеп сата. Каен җиләген җыеп сату табышлы эшме, аның нинди үзенчәлекләре бар, ул нинди җирдә үсә? Бу хакта күп еллар каен җиләге җыю һәм сату белән шөгыльләнүче Мамадыш җиләкчеләре сөйләде.

news_top_970_100
Каен җиләген ничек һәм кайдан җыярга? – тәҗрибәле җиләкчеләрдән киңәшләр
Таңсылу Мөхлисова

«Чиләкне тотып карап, җиләкнең яңа җыелганмы, юкмы икәнен белеп була»

Әле яшь кенә булса да, Таңсылу Мөхлисова инде тәҗрибәле җиләкче. Ул каен җиләгенә икенче сыйныфта укыганнан бирле йөри.

Таңсылу, Каен җиләген җыярга барганда ничек итеп киенергә?

Шәрә җирләр калмасын. Куллар, аяклар капланган булырга тиеш, урман бете кадалырга мөмкин. Черки тимәсен өчен сибенеп чыгасы, черкинең котырган чагы була, андый вакытта умартачы битлеген киябез. Алар кызу вакытта бик булмый, иртә белән һәм кичке якта котыра. Аякка итек кию мәҗбүри, еланнар булырга мөмкин.

Шулай ук җиләккә җыенганда, иң беренче итеп, кепкалар, яулыклар карап куябыз. Чөнки көне буе кояшта җиләк җыеп йөрсәң, бик тиз кояш ашый һәм җил бәрә. Өстәвенә, кояштан сакланыр өчен кремнар да сөртәбез.

Каен җиләге нинди урыннарда үсә?

Каенлык кырыйларында, ачыклыкта. Бик ачык та булмаган, үләннең куелыгы да уртача булган җирдә каен җиләге эрерәк була. Каен җиләге бөтен җирдә дә үсми шул. Мәсәлән, Мамадышның Уразбахты һәм Яке авыллары ягында җиләк күп, ә безнең Кирмән авылы тирәсендә каен җиләге урыннары алай күп түгел.

Җиләкне кайсы вакытта җыясың?

Алтыдан унберләргә кадәр, аннары сатуга алып чыгам. Хәзерге вакытта кайбер көннәрне иртәдән үк җиләк җыярга чыга алмыйм, чөнки укыйм, имтиханнар да тапшырасым бар. Андый вакытта бик күп җыеп булмый, әле сатуга да чыгарга өлгерәсе. Җиләкне сатар өчен юлга чыгабыз, заказга җыйган вакытлар да күп була. Юлда конкуренция бик көчле, җиләк тә, сатучылар да күп, туктаучылар гына әз.

Каен җиләге бәясе нинди?

Сезон башында, әле җиләк яңа үсеп чыкканда, бер литр каен җиләгенә 500-600 сум йөри. Аннары, җиләк күп вакытта 400гә дә төшә ала.

Җиләк җыеп сатуны керемле эш дип әйтеп буламы?

Әлбәттә, кайбер кешеләр ялларын җиләк вакытына туры китереп алалар, чөнки җиләк сезоны беткәнче көн саен йөрсәң, рәхәтләнеп акча эшләргә була.

Җиләкне җыярга авырракмы, сатаргамы?

Сатаргадыр. Җиләк күп булса, аны җыюы рәхәт. Сатканда машиналар бик туктамый. Күп итеп җыясың, ә алучылар булмый, җиләкне кире өйгә алып кайтып китәргә дә туры килә. Анысыннан варенье ясыйсың инде.

Җиләкне бүгенгеме яки күптәнрәк җыелганмы икәнен ничек белеп була?

Яңа җыйган җиләк җете кызыл һәм сусыл була, кичәге җиләк кара төсмер ала. Шулай ук җиләкне ашап яки чиләкне тотып карап билгеләргә була. Кичәге җиләк бозылмасын өчен, аны салкынга куеп тоталар, шуңа күрә ул салкын була, яңа җыйган җиләк — җылы.

Җиләкне тиз җыюның серләре бармы яки ул тәҗрибәдән генә торамы?

Тәҗрибә түгел, кул җитезлеге генә. Ике кул белән җыючылар бар, мин, мәсәлән, шулай җыям. Әгәр дә синең тиз җыярга, акча эшләргә дигән максатың бар икән, син аны җыясың, чиләк үзеннән-үзе тула. Тиз җыясың килсә, җиләкне ашамыйсың инде. Ул кешесеннән дә тора. Мин шундый кеше: җиләк җыйганда сөйләшергә яратмыйм. Сөйләшеп йөрим икән, минем чиләк озак тула, җыя алмыйм.

Каен җиләге иң файдалы җиләкләрдән санала. Аны күп ашасаң, зыяны да була ала дигән сүз юкмы?

Юк, киресенчә, бер стакан каен җиләген ашап бетерсәң, кыш буе чирләмисең дигәнне беләм.

Җиләкчеләрнең берәр сынамышлары, ырымнары бармы?

Җиләк чәчәк аткан вакытта яңгыр яуса, җиләк күп була дигәнне беләм. Шул вакытта без: «Әһә, җиләк була икән», — дип сөенәбез инде.

«Каен җиләген каенлыктан гына түгел, наратлыктан да эзләгез»

Мамадышта каен җиләген сатуга дип җыючылар шактый, алар арасында инде егерме елдан артык моның белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Шундыйларның берсе — Фәнилә Хәйриева.

Ул да җиләкне заказга да җыюын әйтте. «Кайбер вакытны заказга дип сәгать унга да җыеп өлгертә идек», — ди Фәнилә апа. Аның каен җиләгенә иртәнге дүрттә үк чыгып киткән вакытлары да була икән.

Фәнилә апа каен җиләген ачыклыкта гына түгел, урман эчләреннән дә җыя. Ул аның каенлыктан тыш наратлы җирләрдә дә үсүен әйтте.

Фәнилә апа кояштан сакланыр өчен махсус бернәрсә дә эшләми, чөнки кояш кыздыра башлаганчы, чиләген тутыра икән инде.

«Җиләкнең урынын белергә кирәк, аның өчен тәҗрибә кирәк»

Җырчы Ильяс Халиков та каен җиләген Таңсылу әйткән Уразбахты авылында җыя. Ул да тәҗрибәле җиләкче, бишенче сыйныфтан бирле каен җиләге җыя. Җырчы бу хакта Инстаграмында да язган.

Ильяс Халиков безнең белән каен җиләге җыюга бәйле хатирәләре белән бүлеште.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Оныта алмамын ямен.....??? Җиләк диеп әйтүгә, авылда җиләк сатып акча эшләү, мәктәп, студент еллары искә төшә дә куя. Әйе шул. Каен җиләген җыю түгел, кайда икәнен дә белми идек. ?????????Сатып кайткач, акчасына кызыгып урынын да таба идек, җиләгендә. Хәтерлим. Башта 5литрлы чиләккә җыйып карадым. Аннары банка, майонез чиләкләренә салып җыю модага керде. ??????Мактанып әйтә алам. Безнең әбиләр, заманында Вандовка авылы аша, Чистай шәһәре базарында җәй җиләк сатып йөргән Уразбахты "бизнеследилары". Шуңа күрә миңа бу традицияны бәләкәй чактан яңадан дәвам итү авыр булмады. Башта Яке базарында, аннан үзебезнең авылдан чыгып М7 трассасында җиләк сату канга сеңгән! Бүген шул хатирәләр яңарды. ....???????Әммә монысы кышка,үзебезгә диеп җыелган җиләк!!!!! Сатуга түгел?!!!! Кемнәр кайда җиләк җыя????#җиләк #татарстан #эстрада #ильясхаликов #земляника #россия

Публикация от Ильяс Халиков (@ilyas_halikov)

Хәзерге вакытта каен җиләген үзебез өчен генә җыябыз инде, сатуга әзерләмибез, әле үзебезгә кайтып җыярга да вакыт юк. Аны җыю кызык та, авырлыгы да бар инде. Аның сатуы бәла бит, — диде ул.

Ул Уразбахты авыл җирлегендә күпләп үскән каен җиләгенең тарихын да сөйләде.

1995 елларда авыл колхозы таралды, аның кысыр басулары калды, анда бернәрсә чәчмәделәр. Бер-ике елдан соң ул басуларда каеннар үсеп чыкты, шул каеннар тирәсендә җиләкләр пәйда булды. Шуннан соң каен җиләге бик күпләп җыела башлады, сатуга алып чыгарга тотындылар, чөнки аның бәясе кыйбат. Бер җыеп кайткач, акчасын күргәч, тагын җыярга чыгып китәсең.

Әле ул басуларның исемнәре дә бар. Аларын авыл халкы гына белә инде. Килгән кеше өчен басу, ә безгә аның һәр ягының үз исеме бар. Күбесе якын-тирәдәге авыл исемнәрен йөртә, ә кайберләренең атамаларының килеп чыгышы инде билгесез. Мәсәлән, Кондуктор, бәлки ике авыл чиген аңлаткандыр, — диде Ильяс Халиков.

Каен җиләге җыярга теләүчеләргә нинди киңәш бирә аласыз?

Җиләкнең урынын белергә кирәк, ә урынын белү өчен тәҗрибә кирәк. Кайвакыт кешеләр җиләк җыярга дип махсус Казаннан кайта, ул барыбер бензин бәясен чыгара. Андый очракта җиләкне сатып алу хәерлерәк дип уйлыйм. Урынын белмичә җиләккә чыгып киткән кеше аны тапмаска да мөмкин. Ә җиләкчеләр урынын әйтмиләр. Безнең авылда кемнең кайда җиләк җыйганын беркем белми. Кайда җыйганны бер кешегә әйтәсең икән, икенче көнне ул бөтен гаиләсе белән шунда кереп утыра, җиләк калмый.

Җиләк җыю белән бәйле нинди вакыйгаларга очраганыгыз бар?

Җиләк җыйганда я берәр әйбереңне югалтасың, я табасың. Үземнең дә югалткан да, тапкан да бар. Берсендә кызык булды: ул вакытта әле сәгатьле кесә телефоннары юк, бер абзый, кечкенә сәгатьләр кебек югалмасын дип, үзе белән зур стена сәгате алып чыккан иде. Җиләкне уникегә кадәр җыясы, аннан соң сатарга чыгасы, сәгатьне белергә кирәк.

Җиләк саткан вакытта да төрле хәлләр була. Алдарга да, җиләкләреңне алып китәргә дә мөмкиннәр. Җиләк саткан җирдә кызларга бәйләнүчеләр дә булды. Шәхсән минем үземнең җиләгемне алып киткән иделәр. Күңелдә калган ул. Якынча җиденче-сигезенче сыйныфларда укыган чак иде. Ул вакытта җыйган җиләкләрне Яке базарында сата идек. Берәү килеп, җиләкне алам дип тартмаларын чыгарды, аларны салып куйды да үзе машинага утырды. Мин аны акча чыгара дип торам, ул миңа пистолет чыгарды да китеп барды. Шундый хәлләр дә булды. Аллам сакласын, ничек ул җиләк тамакларыннан үткәндер инде, белмим. Аны, борчылмасыннар өчен, әти белән әнигә дә әйтмәдем инде. Хәзерге көндә андый нәрсәләр юктыр дип ышанам, ул вакытта телефоннар да, фотоаппаратлар да юк иде бит.

Ильяс Халиков әлеге мизгелләрне исенә төшереп, «Әстәгъфирулла» җырына клип та төшергән.

Җырчы каен җиләгенә бай булган Уразбахты авылы турында кызыклы мәгълүмат та җиткерде.

Безнең Уразбахты авылында электән җиләк, чикләвек җыйганнар, әмма беркайчан да гөмбә җыеп сатмадылар. Соңгы ун елда гына бездәге халык гөмбә әзерләү серләрен өйрәнә башлады. Өлкән буын әбиләр, бабайлар: «Аны рус ашый, рус ашаганны безгә ашарга ярамый», — дип, гөмбә җыярга өйрәнмәгәннәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100