news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Каен җиләгеннән тәмле варенье рецепты

news_top
Каен җиләгеннән тәмле варенье рецепты

Каен җиләге өлгергән вакыт…

Җәй нигъмәтен җыеп, кышка витаминлы кайнатма ясап куярга мөмкин.

Каен җиләге чистартырга кирәк булмавы белән җайлы. Әмма чиләккә эләккән чүпләреннән арындырырга.

Җиләкне икегә бүләргә. Бер өлешен блендер белән вакларга, икенче өлешен бөтен килеш калдырырга кирәк. Аннары икесен бергә кушарга, шикәр комы салып куярга. Бу массаны болгаткалап торырга, шикәре эреп беткәч савытларга тутырып туңдыргычка куярга була.

Мисал өчен, 2 кг җиләкнең 1 килосын вакларга, 1 килосын бөтен килеш калдырырга, шушы массага 1,3-1,5 кг шикәр комы (тәменә карап) салырга. Кайнатма туңдыргычта саклангач, артык шикәр салырга кирәкми.

Чәегез тәмле булсын!

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар