news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина каен җиләгенә бару маршруты белән бүлеште

news_top
Дилә Нигъмәтуллина каен җиләгенә бару маршруты белән бүлеште
"Татар-информ" архивы

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина бу көннәрдә каен җиләге җыярга барган. Ул кып-кызыл җиләк белән тулы чиләкләрен социаль челтәрдәге сәхифәсендә күрсәтте.

Җырчының иҗатын һәм тормышын күзәтеп баручылар җиләк җыярга барасылар килүләре, ә җиләк урынын белмәүләре турында язган. Гадәттә җиләкчеләр үзләре җыя торган урын турында әйтмәскә тырыша. Әмма артист саранланып тормаган, маршрутны язып куйган.

Каен җиләге Әлдермеш авылы ягындагы Яшь Көч авылы янында икән. Яшь Көчкә борылып керәсе, авылны чыгу турындагы билге янында сулга борыласы. Аннары уң якта «Анискины грядки» авылына борылышка кадәр барасы, шул «Анискины грядки»га таба китәсе һәм каенлыкка кадәр басу юлыннан барасы. Шунда җиләк күп үсә, ди.

Нәкъ шушы маршрут белән «Татар-информ» хәбәрчесе дә җиләк җыеп кайтты. Чыннан да, каенлыкта җиләк бар, әмма җыючылар бик күп иде. Әллә алар елда биредә җиләк җыючылар булды, әллә инде артистның язылучылары дәррәү кубып җиләккә килгәнме… 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар