Галимҗан Гыйльмановның Тинчурин театры артистларына «Идегәй» буенча консультациясе
«Интертат» укучылары соравы буенча, язучы Галимҗан Гыйльмановның Тинчурин театры артистларына консультациясен тәкъдим итәбез. Кайбер хаталы урыннар курсив белән билгеләп үтелде. Язучының стилен сакларга тырыштык.
Спикер – Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов, язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 1994 елда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фондында сакланган җыелма версияләр нигезендә Галимҗан Гыйльманов редакциясендә «Идегәй. Татар халык дастаны» китабы басылып чыкты.
Галимҗан Гыйльманов:
Бу инде үзгәреш чорының бер җимеше. Исхакыйлар чыккан вакыт, Атласыйлар... Идегәй кирәк булды, мин нәшриятта эшлим, матур әдәбият редакциясе мөдире. «Идегәй»не табарга кирәк каяндыр, Нәкый ага бирмәде. Башта ук әйтеп куйыйк, Нәкый агада әзер «Идегәй» бар бит инде, бирмәде. Бик ялындык, йөрдек, сатып алырга булдык – булмады, шундый заманнар бар иде. Шуннан соң Мөхәммәдиев мине чакырып әйтте, мин гарәп телен белгән кеше буларак: «Син бар фондларга, ничә вариант бар – алып, укып, танышып, берәр ни алып кайт», – диде. 2 ай вакыт бирде. Шушы 2 ай эчендә 40 вариант карап, шушы җыентыкны алып кайттым нәшриятка, ул бик тиз басылып чыкты. 40 вариант дип әйтсәм дә, монда – 2 вариант. Берсе Нигъмәт Хәким варианты, ул – безнең чын татар варианты. Дастанның беренче яртысы, дип әйтик. Икенчесе – Тубыл варианты, Себер татарларында сакланган вариант. Анысы – дастанның ахыргы өлеше. Аз гына стильдә дә күренә ул анда, ләкин барыбер шул ук инде. Анда поэтик һәм шигъри алым бара, аерып бетереп булмый, ләкин барыбер бераз сизелә. Менә шушы Нигъмәт Хәким белән Тубыл вариантларыннан оешкан әйбер бу. Ләкин бик күп ак таплар, аралыклар бар, шуларга тутырасың башка вариант, ул «күперчекләр» дип атала. Бик таркау вариантлар, әлбәттә. Төгәл икәү генә, шушылар. Хәтта Минзәлә варианты бар, Минзәләдә язылган. Аннан да керттек бераз. Менә шулай, бер караганда, фәнни вариант, чөнки бөтенесе дә – булган текстлар. Нәкый агада бик күп үзе язган, «күперчек»ләрне үзе үткәргән ул. Монда исә җыелма вариант, бездән берни дә кермәгән.
Ләкин шунысы бар: фәнни вариант була ул бер текст, һәм текстның төп кануннары сакланган була, үзгәртергә ярамый, өстәргә-алырга ярамый – бу чын фәнни вариант. Бу җыентыкның исә фәннилеге шунда гына – мондагы бөтен текстлар да халык иҗатыннан кергән.
Әлбәттә, тарихи Идегәй белән легендар Идегәй бик туры килеп бетмиләр. Туктамыш та шулай ук. Шуңа бу дастан буенча тарих өйрәнергә ярамый, чөнки тарихи шәхесе аның бик катлаулы. Контекстта кем ничек карый, ничек бәяли бит. Кемдер аны бөекләштерә, кемдер киресенчә. Ләкин бер генә җиңүгә дә ирешмәгән кеше инде ул, тарихта шулай кала. Ә фигура бик зур. Тарихта бик зур ажиотаж куптара ул, чөнки әле Аксак Тимердә, әле Туктамышта, әле ул каядыр Көнбатышта. Менә шулай йөри торган кеше ул. Шуңа күрә аның тарихи шәхесенең роле зур. Шуңа да карамастан, шактый җиңелүләргә тап булган кеше ул.
(Идегәй бер генә җиңүгә дә ирешмәгән, дигән сүз дөрес түгел. 1399 елның 12 августында Бурсыклы елгасы буендагы сугышта берләштерелгән рус-литва (кенәз Витовт җитәкчелегендә), төрки-татар (Туктамыш) гаскәрләрен хәлиткеч җиңүгә ирешә).
Монда төп герой, дөресен әйткәндә, Туктамыш. Чөнки Туктамыш тирәсендә бара: Туктамыш белән Идегәй, Туктамыш белән Аксак Тимер һәм башкалар. Ләкин Идегәй – кызык герой. Шулай итеп килгән ул: итек кунычына салынган бала бит инде ул, исеме дә «итек» сүзеннән килеп чыккан. Бөтен булган халыкларда да шул вариант бара, бездә генә түгел.
Ә Туктамыш ул – Казанның беренче ханы һәм Алтын Урданың соңгы ханы. Без аны шулай дип кабул итәбез хәзер. Алтын Урданы җимергән һәм, тарайтып, Казан ханлыгына кереп утырган кеше. Казан ханлыгына бик җайлы гына кереп утыра, анда инде бар да оешкан була.
(Туктамыш – Алтын Урданың соңгы ханы булмаган һәм Казан ханы да булмаган. Казан ханы – Олуг Мөхәммәд. Туктамыш вафат булганда, Казан ханлыгы әле барлыкка килмәгән була).
Шулай ук, бик каршылыклы герой, чөнки Аксак Тимер белән 2 зур сугыш оештыра, икесендә дә җиңелә. Икенче җиңелүдән соң, бөтен булган татар шәһәрләре таркатыла, яндырыла. Чөнки Аксак Тимернең шундый гадәте – ул булган җирдә бер әйбер дә утырып калмый, җимерә, яндыра һәм тары я арпа чәчеп китә. Шундый әмир була. Ләкин Туктамыш – аның укучысы, шәкерте. Чөнки Туктамышны ул «улым» дип йөрткән. Гаскәр башлыгы буларак, Туктамыш Аксак Тимердә формалаша. Аннан соң гына аңа баш бирмичә китә. Туктамыш ул – Чыңгыз нәселеннән. Бөтен ханнар да Чыңгыз нәселеннән булырга тиеш булган. Ни өчен без Мамай ханны «әмир» дип кенә әйтәбез – чөнки ул хан була алмый. Бу очракта Туктамыш – чын хан. Шуңа күрә аны куярга тиеш булалар Казанга, башка ханнар юк.
Менә шундый бик катлаулы тарих, геройлар монда, боларны, әлбәттә, барысын да бирергә кирәк. Бик зур шәхесләр алар заманнары өчен. Ләкин, әйтүемчә, татар тарихын бик зур фаҗигаләргә алып килгән кешеләр дә инде.
Соңгы сугышында Туктамыш 200 мең гаскәр белән каршы тора Аксак Тимергә һәм җиңелә. Бу инде хәзерге Актаныш тирәләре.
(Аксак Тимер белән Туктамыш арасындагы бәрелеш Кондырча елгасы буенда була. Бу – хәзерге Самара өлкәсе җирләре).
Хыянәт аркасында җиңелә. Рәсми тарих буенча, Идегәй монда – үзенең берничә дистә мең кешесе белән тегендә-монда гына йөри торган кеше. Ул төп алышка керми беркайчан да. Менә монда да 50 мең гаскәре белән килә (аны 50 мең үк булмаган, диләр) башта, арттан инде Аксак Тимер килә.
Әле мин рәсми тарих буенча сөйлим, ләкин рәсми тарихка да бик ышанып бетеп булмый. Легендаларда кайчакта дөресрәк тә була, бәлки, ул чынлап та халыкның лидеры булгандыр. Ул турыда бик мәгълүмат калмаган бит. Ләкин бик көчле шәхес булган, анысы факт, мондый дастаннарны халык болай гына чыгармый.
«Идегәй» – дастан жанрында язылган, ул лирик, эпик формалар кергән уртак жанр. Берләштерелгән жанр. «Идегәй»нең проза вариантлары да бар, аларын монда кертеп тормадык. Мәсәлән, казах якларында, башкорт, кумык якларында, үзбәкләрдә хәтта ул бар, проза вариантлары да бик көчле. Бездә бик сирәк проза варианты.
Бик катлаулы әйбер, ләкин шуның белән кызык та дип уйлыйм. Мин сезнең вариантны карап чыктым, үземнең вариантны. Менә бу – «портянкада» калган вариант, 5 минутта укып чыгып була. Бөтенесе дә ошады.
Ләкин әйтәсе сүзем дә бар. Норадын – ул сездә керми. Норадын – ул бит принципиаль образ. Сәхнәдә халык аны көтә, чөнки ул Идегәйнең малае. Һәм алар арасында каршылыклы әйбер бар. Шул ук Туктамышның малае Кадыйрбирде, ул әсәрдә әз генә бар, ләкин аны көчлерәк чыгарып булыр иде. Чөнки ул аның һәлакәтенә китергән кеше. Норадынга кайтсак, ул, Идегәйдән соң киләсе яңа буын вәкиле буларак, бу очракта ул үзен «хан» дип тә, «би» дип тә, «әмир» дип тә әйтә.
Самозванецлар бөтен дөньяда булган. Идегәй Туктамышны бәреп кереп утыра, ләкин ул бит хан түгел, бары тик яулап утырган кеше. Хан бит тантаналы шартларда, бөтен халык алдында бөтенләй башкача куела. Ханны тәхеттән бәреп төшереп кенә хан булып булмый. Күпмедер процедуралар бар. Ханны илләр танырга тиеш. Илчеләре китә, алар ханны таныган грамоталар алып кайта. Мондый әйбер бу очракта булмаган.
Норадынны ни өчен әйтмәкче булам: чөнки әсәрнең ахыры Норадын белән бетә, дип әйтсәң дә була. Бик драматик моментлар анда, аны кино итеп тә эшләп була. Мәсәлән, елга аша кичү, әтисе белән очрашу – шулчаклы мәхәббәтле, шулкадәр сагынганнар – аларны бит бутыйлар, араларына керәләр, шуңа алар гел бергә түгел. Махсус кешеләр бар, Кин Җанбай – ул бит провокатор. (Актер Рөстәм Гайзуллинга). Рәхәтләнеп бир аны, провокатор ул. Шулай ук мөһим кеше, ул – Туктамышның вәзире, бөтен конфликтлар шушы кеше аркасында бара.
Идегәйнең теге якка китеп баруы. 17 егете бар аның. Дастанда ул ялгызы гына китми. Синең гвардияң бар икән – син икенче кеше. Образы үзгәрә. Ә куелышта үзе генә китеп бара, аны ялгыз гына каршы ала Аксак Тимер. 40 кешегә әйләнәләр алар. Зур кеше янында гвардия булырга тиеш, сәхнәдә дә күренергә тиеш ул. Үзе генә йөри икән, аны хан итеп кабул итү бик кыен. Свита булырга тиеш.
Хатын-кызлар образлары йомшаграк. Норадынның әнисе образы, Айтулы, Көнәкә – болар бармы сәхнәдә? Янәкә әйбәт, матур бирелгән. Ул кирәк. Ул, шулай ук, дөньяны бутый, үз эшен эшли. Аксак Тимернең кызын да сәхнәгә чыгарып алырга була. Идегәйгә димләп маташа бит ул аны.
Идегәйне ярата барыбер Аксак Тимер. Идегәй әйткәнгә генә килә ул Алтын Урдага Сәмәркандтан. Килә дә, җиңеп кайтып китә.
Сорау: Җиңелгәч, Идегәйнең язмышы ничек була?
Җавап: Китапта ул үлә, тарихта үлми, Көнбатышка таба китә, Польша князьләре белән дә булышып йөри. Халыкның күңелендә кала торган булгач, әйбәт бандит.
Сорау: Идегәй – кайсы халыкның герое?
Җавап: Казахларныкын караганым бар, анда ул бөтенләй теге якка таба китә. Урта Азиядә дә бар. Һәр төрки халыкныкы бар. Ләкин әсәрдә бөтен нәрсә безнең Идел белән Җаек арасында бара, Чулман кочагында. Җаекның бер почмагында туктадылар, икенче почмагында. Идел аша сөйләшә бит Идегәй белән Норадын. Идел аша сөйләшеп кара син!
Бик матур картина. Ботын яралап, ат белән чыгарып җибәрәләр. Ат тиреннән бөтен ботлары, бөтен тәне җәрәхәтләнә. Бик куркыныч җәза. Шуны әтисенә җибәрәләр. Әтисе бирергә тиеш Туктамышның би-улларын. Ике сал очрашалар, Идегәй сизә инде малае белән нидер булганын. Малае Норадын бик башлы: төшә дә ике салны бәйли дә куя. Ә сал әтисенә бара. Соңыннан Идегәй белән малае үтереп бетерәләр бөтен салдагыларны. Шулай итеп үч алалар. Ләкин Норадын да бик нык бетеп кала.
Аларның иң җылы моментлары бу, шулкадәр малае белән сагынып очрашалар һәм үләләр дә.
Идегәй кайсы халыкның герое, дигән сорауга тагын өстәмә. Кайбер якларда бөтенләй Идел юк. Җаек бар. Шул төбәкләрдә дә бик күп булган сугышлар. Монда килсә инде ул, болгарлар килеп чыгар иде, Казан килеп чыгар иде. Аксак Тимернең соңгы сугышын алсак, Актаныш тирәсе булырга тиеш. Гәрәйләр килә анда, Кырым татарлары күтәрелә. Гәрәй – Кырым татарларының бик көчле династияләре, Казан белән алар бик тыгыз, ханнар булып йөриләр әле. Монда бик көчле Нугай линиясе. «Татар» дигән әйбер юк, 1-2 генә урында, анда да мыскыл итеп кенә әйтелә. «Мангыт татарлары» дип кенә җибәрә Туктамыш.
Нугайның көчле вакытлары, Казан оешып килгән вакыт, Сөембикә вакытлары. Нугай хан кызы бит инде ул.
(Идегәйнең гомер еллары – 1352–1419, Сөембикәнең 1554 елдан соң вафат булуы билгеле, туган елы билгеле түгел, ягъни алар бер чорда яшәми).
Алтын Урда таралды, үзара ызгышлар, ә күбрәк хыянәт итәләр көнбатыштан килгән кабиләләр. Менә монда да шул ук хәл. Гаскәрнең 1/3 өлеше борыла да китә Туктамышка каршы, алдан сатып алган булалар инде. Аксак Тимердә дә гел төркиләр, монда да төркиләр – кырышалар рәхәтләнеп. 200 мең кешедән бик азлары гына исән кала. Хатыннарын-балаларын алып китәләр. Аксак Тимер бик каты күңелле, кырыс кеше була, ул кыра һәм алып китә. Шәһәрләрне калдырмый.
Туктамыш образына бик матур бер деталь. Туктамыш, чынлап та, бик вәкарьле, олпат ул. Алтын Урданың ханы булган кеше. Төрле тарткалашлар аркасында гына эләгә ул, төптән уйлап карасаң, аның гаебе дә юк. Ни өчен көчле? Бик сирәк ханнарның берсе – 2 мәртәбә барып, Мәскәүне яндырып кайта. Сугышып, локаль җиңеп. Мәскәүләр бездән чыгып бара, ясак түләүдән баш тарталар. Казан ханлыгы вакытында түләми алар. Алтын Урданың таралуы да шуннан: Мәскәүләр китә, теге китә, монысы китә. Ул иң якын биләрен җибәрә Мәскәүгә, ни өчен ясак түләмиләр, дип. Илчегә кагылырга ярамый. Ә теге илчеләрне килеп керү белән барысын да үтерәләр дә, асып куялар. Әгәр бу хәлне шулай гына калдырса, Туктамышның үзен икенче көнне үк алып аталар. Чөнки төп әйбер: канга – кан! Илче – изге әйбер. Шуннан Мәскәүгә бара да, кайтканда, тигезләп яндырып кайта. Аннан соң күп елларга безнең өстенлек кала, чөнки анда ул үзенең властен танытып кайта.
(Туктамыш Мәскәүне бер тапкыр – 1382 елда ала. Аңа кадәр Туктамышның илчеләрен асып куйганнар, дигән мәгълүмат хакында тарихчылар хәбәрдар түгел).
Актерлардан сорау: Дамир абый әйткән иде: «Алтын Урданың бер ягында Аксак Тимер, икенче ягында Туктамыш хан булып кала, Алтын Урда бүленгән булган», – дип.
Галимҗан Гыйльманов җавабы: Алтын Урда бик зур бит, ул Урта Азиядән үк килә. Сәмәркандтан Җаекка кадәр диярлек Аксак Тимер биләмәләре, бу якта Туктамыш хан биләмәләре. Туктамыш хан ягы бик тиз тарала, чөнки Мәскәү китә, Мәскәүдә бит аның яртысы. Көньяклар баш бирми, анда Кырым ханнары – Гәрәйләр бик көчле. Фин-угорлар бик зәгыйфь, башкортлар, казахлар шулай ук бик йомшак. Үз ханнары белән сугышып яталар. Бетә шуның белән. Көнбатыштан – мишәр яклары – алар теге якка китәләр. Касыймнар-ниләр Казанга башкача кайталар, Иван Грозный белән Казанны алырга кайталар. Китәләр – Туктамыш хан тота алмый, бу – аның гаебе дә. Шуңа Казанда кала ул. Чыңгыз хан нәселе кирәк бит. Әйбәт кенә кереп утыра.
(Касыйм ханлыгы Казан ханлыгыннан соң гына оеша, инде билгеләп үтелгәнчә, Туктамыш вафатыннан соң гына Казан ханлыгы барлыкка килә).
Актерлардан сорау: Болгар яндырылган, дип әйтәләр.
Галимҗан Гыйльманов җавабы: Болгар гел яндырылган. Алтын Урда явы килеп яндыра. Чөнки карыйлар биналарны – эчләрендә корым. Исән калган биналарда да корым чыга. Болгар, Биләр өйрәнелеп бетмәгән әле, Иске Казан бөтенләй өйрәнелми ята.