Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрәмсез конкурс яки ярты миллион сум Зөлфәт Хәкимгә бирелде

ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау комиссиясе игълан иткән ябык әдәби конкурсның нәтиҗәләре билгеле.

news_top_970_100
Хәрәмсез конкурс яки ярты миллион сум Зөлфәт Хәкимгә бирелде
Рузилә Мөхәммәтова

ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау комиссиясе игълан иткән ябык әдәби конкурсның роман жанрына да нәтиҗә ясалды. Башка номинацияләргә декабрь аенда нәтиҗә ясалган иде. Конкурсның жюри әгъзалары арасында «Татар-информ» хәбәрчесе Рузилә Мөхәммәтова да бар иде.

ххх

Ябык әдәби конкурсның барлык җиңүчеләре дә ачыкланды. Ярты миллион сумлык иң зур премия Зөлфәт Хәкимгә биреләчәк. Кичә Язучылар берлегендә ябык конвертлар ачылды.

Ачылу вакыты сәгать 10га дип билгеләнгән иде.

— Беләсезме, мин бүген ни өчен шат? — дип каршылады Язучылар берлегендә кулына өч конверт тоткан Рөстәм Галиуллин. Минем фаразларымны тыңлап тормыйча җавабын да бирде:

Татар әдәбиятында биш яхшы роман барлыкка килде. Биш! Быел аларны «Казан утлары”нда бастыра башлыйбыз. Җиңүчеләрне бик авырлык белән сайладык. Бишесе дә яхшы әсәр иде.

— Ә син үзең укыдыңмы соң? — дим.

— Романнарны укыдым, — диде Рөстәм.

Ышандым. Аның арыганлыгын елмаюы да яшереп бетерә алмаган, димәк, тәгаен укыган.

Төп-төгәл билгеләнгән вакытта Татарстан Язучылар берлеге рәисе кабинетында журналистлар — дүрт редакциянең вәкилләре катнашында конвертлар ачылды. 

«Без инде башка жанрлар буенча нәтиҗә ясаган идек. Ниһаять, роман жанрына да нәтиҗә ясыйбыз. Барлыгы 15 роман килгән иде. Төрле темаларга багышланганнары бар. Без башта биш романны аерып чыгардык. Призлы урыннарны зур бәхәсләр белән генә билгели алдык. Ахыр чиктә шушы өч роман иң күп тавыш җыйды. Ни кызганыч, урыннар өчәү генә, без бик рәхәтләнеп биш-алты романны призлы иткән булыр идек. Без аерып алганы — жюри карары буенча иң яхшылары!» — диде Ркаил Зәйдулла видеокамераларга туры карап.

III урын — «Фәхрине үтереп ташладылар», Равил Сабыр;

II урын — «Урда ханы Үзбәк», Фирдүс Гыймалтдинов;

I урын — «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар», Зөлфәт Хәким.

Бу инде вәгъдә ителгән 500 мең сум — Зөлфәт Хәкимгә, 400 мең сум — «Татарстан» телевидениесе җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдиновка, 300 мең сум – «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең «Нефтяные вести» газетасының баш мөхәррире Равил Сабырга дигән сүз.

Шул урында Равил Сабыр белән интервьюдан юллар хәтердә яңарды:

« — Синең үзеңнең, әйтик, бу соңгы язганың, бестселлер булырлык кебекме?

— Минем сүзләрем бәлки шапырыну булып яңгырар, ләкин ул әйбергә пиар өчен бер тиен дә кирәкми. Ул бөтен татар дөньясына болай да таралачак, мин аны бомба дип саныйм.

— Ягъни, бу гениаль әйбер?

— Ул дөньядагы иң шәп әсәр! Моңарчы беркемнең дә андый шәп әсәр язганы юк. Ул гениаль әсәр. Мин аны шулай дип саныйм. Чөнки яңа язып бетердем. Язганда аның һәрберсе шулай тоела. Бәлки, ике елдан фикерем үзгәрер. Бераз «суынгач» минем аны азрак кыскартасым килә, гәрчә язганда болай да бик тыгызлап тутырырга тырыштым.

— Ни турында?

— Бар анда… Мәхәббәте дә, фәлсәфәсе дә бар. Үз бәясен алыр дип өметләнеп йөргән чагым.

— Бәясе дигәннән, акчасы да кызыкмы?

— Акчасы гел дә кирәк түгел, бирмәсеннәр, дия алмыйм, хезмәтен куйгач, түләвен дә аласы килә, әлбәттә. Беренче чиратта, әсәргә объектив бәя бирүләрен теләр идем».

 ххх

Инде кабаттан сүзне үзенең 60 яшьлеге тулган көннәрдә каләмдәшләре романнарына «объектив бәя бирү» белән шөгыльләнгән Ркаил Зәйдуллага бирик:

Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла: Роман - күләмле жанр, шуңа без аның тапшыру срогын да озайткан идек, уку вакыты да шактыйга сузылды. Жюрида тугыз кеше, аларның шактые әдәбият галимнәре. Без жюрига зәвыклы һәм объектив кешеләрне сайларга тырыштык. Жюри әгъзалары да бер-берсен белмәде. Жюри рәисе мин икәнлеге генә билгеле иде. Әмма миңа да шалтыратып, бу әсәргә игътибар ит әле диюче булмады. Безнең язучыларда намус бар, әдәбият әдәп дигән сүздән. Әсәрләрне дә авторларны белмичә генә сайладык. Монда бернинди хәрәм булмады.

Беренче урын буенча бөтенләй бәхәс булмады — бертавыштан «Әлиф кирмән» тәхәллүсле автор әсәре сайланды. Ул Зөлфәт Хәким булып чыкты. Романда сугыш чоры белән бүгенге көн параллель бара. Лейтмотивы — кешелеклелек, кеше нинди генә чорда да гуманистик принципларын югалтмаска, һәрвакыт кеше булып калырга итеш. Аны укып чыккач, үзең дә яхшырып киткән кебек буласың.

Икенче һәм өченче урыннар буенча бәхәсләр аша уртак фикергә килдек. «Сабирулла» тәхәллүсле Фирдүс Гыймалтдинов безнең өчен бөтенләй көтелмәгән автор. «Казан утлары”нда бер романы чыгып килә, димәк, кеше чын-чынлап әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлаган. Әсәрнең структурасы бик камил. Тарихи әсәрләр безгә бик кирәк.

Равил Сабыр романында да әхлакый сыйфатлар өскә чыккан. Кеше яшь чагында хата эшли икән, аның нәтиҗәсе барыбер кайчан да булса килеп чыга һәм кеше фаҗигага тарый. Бу бик метафорик роман — анда фәлсәфә дә, юмор да, фаҗига да бар.

Бу әсәрләр «Казан утлары”нда дөнья күрәчәк. Татар укучы аларны укып сөенәчәк».

Рөстәм Галиуллин Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар» романының 7-8 саннарга планлаштырылуын әйтте. Аның артыннан Равил Сабыр белән Фирдүс Гыймалтдинов романы да басылачак. Әсәрләр өчен, әлбәттә, гонорар түләми, чөнки конкурс нигезләмәсе буенча авторлык хокукы нәшриятта. Призлы урынга эләкмәгән, ләкин яхшы дип табылган романнар да басылачак. Аларның да кайсылары «Казан утлары”нда, кайсыларыдыр «Мәйдан» журналында дөнья күрәчәк.

Авторларны сәхнәгә чакырып дипломнар, сертификатлар һәм чәчәк бәйләмнәре кайчан тапшырылачак — әлегә хәл ителмәгән.

ххх

Әлбәттә, мондый масштаблы әдәби конкурс ел саен булмас та, бәлки. Ләкин ул татар әдәбияты буенча кайбер нәтиҗәләр чыгарырга мөмкинлек бирде.

Конкурс балалар һәм үсмерләр әдәбиятының шактый сыек булуын күрсәтте. Монда эш хәтта язучылар булмауда гына да түгел, ә бәяләү критерийларының искергәнлегендә. «Әдәбият тәрбияләргә тиеш. Балалар әдәбияты бигрәк тә», - ди Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты бүлеге мөдире Айсылу Галиева. Нәтиҗәдә, җиңүче хикәяләр арасына гап-гади мораль укуга корылган әсәрләр керде. Балалар тәрбияли торган әдәбият укырга телиме? Монысын кем кайгырта?

Тагын бер күренеш — татар әдәбиятына бик актив рәвештә хатын-кызлар керүен күрдек. Мәсәлән, шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның дүрт номинациядә җиңүе ир-ат «бөекләребез» өчен маңгайларына шапылдатып суккан кебек булгандыр. Ә менә романнар конвертлары ачылгач, ир-ат язучылар иркен сулап куйды — роман язып җиңүчеләр барысы да ир-атлар бит. Күңелле!

Әмма роман жанры нәтиҗәләре икенче бер нәтиҗәгә этәрә — әдәбиятка журналистлар килә. Ягъни, сүз сәнгате осталары түгел, ә мәгълүмат белән эш итә белүче кешеләр. Равил Сабыр да, Фирдүс Гыймалтдинов та профессиональ һәм «практикующий» журналистлар.

Зөлфәт Хәкимнең беренче урын алуы бөтенләй дә яңалык түгел, бу шулкадәр табигый. Ул туксанынчы елларда татар әдәбиятын һәм сәнгатен дә яңарткан кеше. Татар сәхнәсен һәм әдәбиятын яулап алды ул, димәк, Зөлфәт Хәким әле дә позицияләрен бирмәгән.

Тагын бер зур нәтиҗә — без әле гадел конкурслар үткәрә беләбез икән. Яшәсен хәрәмсез конкурслар!

Ябык конкурс җиңүчеләренең тулы исемлеге биредә.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100