Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2 млн 180 мең сумлык приз фонды «мүкләнгән» балалар әдәбиятын яңарта аламы?

Бүгенге балалар әдәбиятын үстерү мәсьәләләренү күзәтү — хәбәрчебез язмасында.

news_top_970_100
2 млн 180 мең сумлык приз фонды «мүкләнгән» балалар әдәбиятын яңарта аламы?
Салават Камалетдинов, Рамил Гали, Михаил Захаров/архив

2021 елда Татарстан Хөкүмәте 2 млн 180 мең сум хисабына балалар һәм үсмерләр әдәбиятына караган 25 яңа әсәр булдырды. Әлеге акчалар ике конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы әсәр язучыларга түләнде. Әмма балалар әдәбиятына караш үзгәрмәсә, вазгыятьне 2 миллион сум акча белән генә үзгәртеп булырмы икән?

Ел азагында балалар әдәбиятына кагылышлы ике конкурска нәтиҗә ясалды. Болар:

— Татарстан Президенты карамагындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән ябык әдәби конкурсның балалар һәм үсмерләр әдәбиятына кагылышлы номинацияләре; 

— Роберт Миңнуллин исемендәге Балалар һәм үсмерләр өчен әдәби әсәрләр конкурсы.

Конкурсларның беренчесендә «Повесть» (үсмерләр әдәбияты), «Хикәя» (үсмерләр әдәбияты), «Шигырь» (үсмерләр әдәбияты), «Хикәя» (балалар әдәбияты), «Шигырь» (балалар әдәбияты) номинацияләре булса, икенчесендә «Шигьрият» һәм «Проза» кебек стандарт жанрларга өстәп, «Скетч» һәм «Комикс» номинацияләре кертелгән.

Конкурсларның беренчесе — исеменнән күренгәнчә, Татарстан Президенты карамагындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән иде; икенчесе — «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында үткәрелде.

Ябык конкурста жюри әгъзасы булу сәбәпле һәм нәкъ менә балалар һәм үсмерләр прозасы уку йөкләнгәнгә күрә, бүгенге балалар әдәбияты хәле ачык күренде. Ни кызганыч, ул бик сөенечле түгел. Монда бер проблема әлеге әсәрләрне язучыларда булса, икенчесе аларны сайлаучыларда булуы ачыкланды. Кыскасы, Татарстан Президенты карамагындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән ябык әдәби конкурсы балалар һәм үсмерләр әдәбиятындагы бер проблеманы ачып салды — балалар әдәбиятында үгет-нәсыйхәт, вәгазь уку ни дәрәҗәдә булырга тиеш һәм ул, гомумән, булырга тиешме?

Соңгы елларда балалар әдәбиятына кагылышлы түгәрәк өстәлләр, конференцияләр үткәрелеп торды. Аларның кайберләрендә гонорар аз булганга язмыйбыз дигән кебек фикерләр дә яңгырады. Әмма зур призлы конкурслар үткәрү акчаның гына сәбәп булмавын күрсәтте. Әйбәт кенә суммалар вәгъдә ителсә дә, әсәрләр уртакул иде. Җитмәсә сайлаучыларның иске стандартлары яңалыкны күрергә дә комачаулый икән.

«Сезнең карашларыгыз әдәбиятны деградациягә алып бара»

Әлеге ике проблеманы беръюлы күрсәтү өчен жюри утырышларының берсеннән «кыскартылган стенография» тәкъдим итәм.

«Хатын-кызны жюрига күбрәк керткән саен, алгы планга үгет-нәсыйхәт чыга», дигән иде Ркаил Зәйдулла жюри әгъзалары утырышының берсендә. Балалар һәм үсмерләр әдәбияты номинацияләре буенча фикер алышу аның фикерен раслады. Ике ир-ат һәм ике хатын-кыз бәхәсләшсәк тә, балалар һәм үсмерләр әдәбиятында шушы үгет-нәсыйхәттән котыла алмадык.

Катнашалар: әдәбиятчы Равил Рахмани, балалар язучы, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Вакыйф Нуриев, Татарстан китап нәшриятының Балалар әдәбияты бүлеге мөдире Айсылу Галиева, журналист, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының мәдәни күзәтүчесе Рузилә Мөхәммәтова. Әсәрләр ун баллы система буенча бәяләнде.

Бәхәс балалар өчен язылган «Телефон иясе» һәм «Азалия язмалары» хикәяләреннән башланды. Алар «Балалар өчен хикәя» номинациясенә тапшырылган иде.

Әдәбият галиме Равил Рахмани I урынга «Телефон иясе» хикәясен тәкъдим итте. Ә мин I урынга тәкъдим иткән «Азалия язмалары» хикәясе коллегаларым өчлегендә юк булып чыкты.

Равил Рахмани: Минем рейтинг буенча «Телефон иясе» — 8 балл, «Тамгалы Рәшит» — 6 балл, «Күзәй эзләп үткән җәй» — 6 балл…

Вакыйф Нуриев: Әлеге дә баягы песи турында инде соңгысы да…

Айсылу Галиева: Мин «Күзәй…» гә 8,5 балл куйган идем. Миңа ошады ул: баланы үзе ияләштергән җан иясе өчен җаваплылыкка өйрәтә. Ул песи өчен җаваплылык хисе тоя. 

Рузилә Мөхәммәтова: Ягъни, бөтен әсәрдә баланы тәрбияләү булырга тиешме?

Айсылу Галиева: Һичшиксез.

Рузилә Мөхәммәтова: Максатчан аудитория диик инде — минем 16 яшьлек кызым «Азалия язмалары» н югары бәяләде. Ни өчен икәнен сорадым. «Минем өчен яхшы әсәр эмоцияләр һәм яхшы кәеф бирергә, миңа аны укуы рәхәт булырга тиеш», диде. Әдәби әсәр укып бала яхшы эмоция ала икән — бу яхшы бит инде. Конкурска килгән бик күп әсәрдән ул бу хисләрне алмады.

Айсылу Галиева: Әдәби әсәр безне үстерергә тиеш. Без — татар халкы дип әйтимме инде — бүген нәрсә эшлибез? Гыйбрәт алырлык әйбер укыйбыз да, Аллага шөкер, мин болай яшәмим бит әле, дибез. Фаҗигаләр карыйбыз, шикле геройлар булган әсәрләр укыйбыз. Мин басыла һәм сатыла торган китапларга, бүген популяр булган авторларга карыйм да, аларның безне деградациягә илтүен күрәм. Әдәбият кешене яхшыртырга тиеш. Әдәбият тәрбияләргә тиеш. Балалар әдәбияты бигрәк тә.

Равил Рахмани: Артык тәрбия булса, туйдырадыр да… Искергән инде бу караш та. Эмоция белән генә дә булмыйдыр. Гармониясен табарга кирәк.

Рузилә Мөхәммәтова: Мораль укып тәрбияләп булмый…

Айсылу Галиева: Кызыңа «Азалия…» нең ошавын аңлап була — ул «клип» рәвешендә бара…

Равил Рахмани: Ул бала сүзләрендә хаклык бар — әсәр тәэсир итергә тиеш. Үгет-нәсыйхәт мөмкин кадәр сизелмәскә тиеш. Сизелә икән, бу инде әсәр булудан чыга.

Айсылу Галиева: Аны без генә сизәбез…

Вакыйф Нуриев: Кайбер әсәрләрдә абзацлап мораль уку бар шул…

Рузилә Мөхәммәтова: Ике-өч автордан кала, конкурска килгән әсәрләрнең тулаем алганда сыйфаты искитәрлек түгел…

Вакыйф Нуриев: Әйе, сыйфат… урыс әйтмешли, «оставляет желать лучшего.

Рузилә Мөхәммәтова: «Телефон иясе» ндә әбине балалары авылдан алып китә. Соңыннан ул йорт иясе һәм оныгы белән кире авылга кайта. Мәгънәсе кайда? Әйбәт башланган, әмма кызыклы чишелеш табылмаган.

Равил Рахмани: Шундый зур фикерләр шартлылык аша матур итеп бирелә. Шартлылык — минем өчен иң зур табыш.

Айсылу Галиева: Мәгънәсе — һәркемгә үз туган җире кадерле. Бала әбисенә ярдәм итергә тырыша…

Рузилә Мөхәммәтова: Тырышмый, аны телефон иясе туйдырып бетерә, аптыраганнан булыша.

Айсылу Галиева: Безнең балалар үзләре теләп нәрсә эшли соң алар?! Балага этәргеч кирәк. Монда телефон иясе — этәргеч.

Вакыйф Нуриев: Мин ул әсәргә 6 балл бирдем.

Рузилә Мөхәммәтова: Мин дә шуннан арттыра алмыйм.

Равил Рахмани: Юк-юк, арттыр дип кодаламыйбыз…

Айсылу Галиева: Җәмгысы 28 балл җыелды.

Рузилә Мөхәммәтова: Димәк, «Телефон иясе» белән «Азалия язмалары» тигез балл җыйды.

Айсылу Галиева: «Азалия көндәлеге» — хикәя түгел. Сезнең карашларыгыз әдәбиятны деградациягә алып бара. «Телефон иясе” нә I урын дип кул күтәрәбез икән, син берүзең каршы буласың. «Азалия…” гә кул күтәрәбез икән, син берүзең риза буласың.

Вакыйф Нуриев: Мине дә «Азалия…” нең жанры борчый инде…

Равил Рахмани: «Азалия язмалары»н ни өчен I урынга тәкъдим итәсез?

Рузилә Мөхәммәтова: Бала күзлегеннән бүгенге вазгыять бик оста тасвирланган.

Айсылу Галиева: Бу хикәя түгел. Елъязма, көндәлек… Биредә композиция юк. Әдәбият булып җитә алмаган. Әдәбият булсын өчен төенләнеш булырга тиеш, чишелеше булырга тиеш. Бу баланың үзгәрешен күрергә тиешбез. Бу статик, тигез бара…

Равил Рахмани: Автор мәгълүматны атып кына бара. Натураль төстә атып барылган мәгълүмат бит әле әдәбият була алмый. Мәгълүмат гомумиләштерелергә тиеш.

Вакыйф Нуриев: Конкурс шартлары буенча хикәя, повесть, шигырь жанрлары бар, көндәлек жанры юк. Әмма үзе әйбәт язылган, әсәрдә кыз бала аша бер елыбызга бәя бирелгән.

Айсылу Галиева: Балалар психологиясе бар — анысына сүзем юк.

Вакыйф Нуриев: Әсәр миңа ошады. Уйлашыйк: көндәлек хикәя була аламы?

Рузилә Мөхәммәтова: Хатлар була алганны нигә көндәлек була алмасын? (Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар” ы күздә тотыла. Авт). «Хикәя» жанрына туры килми икән, нигә беренче утырыштан соң бу әсәр төшеп калмады? Нигә аны «шорт” ка керттегез? Нигезләмәгә каршы килгәч, Сөмбел Гаффрованың әсәре төшеп калды бит. Мин биредә I урынга лаек башка әсәр күрмим.

Айсылу Галиева: «Җиләк тәме». Икенче гаилә, үги әнине кабул итү, чит баланы кабул итү бик борчый торган тема…

Рузилә Мөхәммәтова: Стандарт хикәя. Андый хикәяләр конкурстан тыш та языла да, чыга да. Аларны чыгару өчен конкурс уздырып торуның мәгънәсен күрмим.

Айсылу Галиева: Алай димәс идем… Стандарт ул, сүз дә юк, ләкин андый әйберләр кирәк. Мин башка яхшы хикәяләр күрмәдем. «Африкада өрәңге үсәме?» хикәясе бар да, шушы «Җиләк тәме». Әйдәгез, балларын саныйк.

Равил Рахмани: Баллар белән барсак, минем өчен 8 — классика. 10 балл Тукайга гына була ала. Бу әсәргә 5 балл диик.

Айсылу Галиева: Бөтен балларны кушып 4кә бүлгәч, 8 балл чыга.

Равил Рахмани: Үз балларыбыз үзебезне кыйный хәзер. Минем өчен Дәрдмәнд, Такташ, Бабич, Фатих Кәримнәр зур шагыйрьләр минем өчен 8 баллы. 10лы бер Тукай гына.

Вакыйф Нуриев: Хәзер безне баллар кыйный, матбугатта чыккач балалар гына кыйнамасын…

Менә шундыйрак бәхәс аша җиңүчеләр исемлеге барлыкка килде (ул язма ахырында тәкъдим ителә).

ххх

Бәйгегә килгән әсәрләрнең күпчелеге шәһәрдән авылга кунакка кайткан бала тирәсендә бара, мәче турындагы әсәрләр дә шактый. Кыскасы, күбесе татар әдәбиятына ниндидер яңалык китерми торган «мүкләнгән» әсәрләр. Алар гадәттә үгет-нәсыйхәткә корыла. Бу әсәрләр җиңүчеләр арасына да үтеп керде. Нәкъ менә бүгенге балалар һәм үсмерләр аудиториясен күздә тотып язылган әсәрләр «стандартларга» туры килми булып чыкты. Кызганыч…

Клара Миңнуллина: «Мин ул әсәрләрдә Робертка якын образлар, стильләр, рифмалар эзләгәнмендер»

Роберт Миңнуллин исемен йөрткән конкурска килгәндә, анысы ачык конкурс булса да, комиссия утырышларының ни рәвешле барганлыгы турында хәбәрем юк. Шулай да әсәрләрне укучы һәм үз бәясен бирүче кеше — Роберт Миңнуллинның хатыны Клара ханым булган. Җиңүчеләргә дипломнарны да мәдәният министры Ирада Әюпова белән бергә ул тапшырды. Клара ханым гаилә исеменнән Роберт Миңнуллин исемендәге конкурсны оештыручыларга һәм аңа катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Клара Миңнуллина: «Кеше истә булганда ул исән диләр. Бу конкурс безнең гаиләбез өчен бик зур горурлык. Мин аның эшендә үзем дә катнаштым — бөтен әсәрләрне укырга туры килде. Туганнарыбыз да карады. Мин ул әсәрләрдә Робертка якын образлар, стильләр, рифмалар эзләгәнмендер. Бәлки, субъектив та булганмындыр. Кыска гына арада бик күп гаризалар килде. Рәхмәт һәммәгезгә дә. Барыгыз өчен дә бик шатланам».

Конкурс комиссиясендә мәдәният министры Ирада Әюпова, аның урынбасары Дамир Натфуллин, бүлек мөдире Айрат Фәйзрахманов, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм берлекнең балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе Вакыйф Нуриев, «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов, республика балалар китапханәсе директоры Ирина Мөхәммәтгәрәева, республика үсмерләр китапханәсе директоры Наилә Вәлиуллина, Милли китапханә директоры урынбасары Тәбрис Яруллин, Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин, «Юлбасма» нәшрияты җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәехов һәм «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин да бар иде.

ххх

Ябык конкурс шартлары буенча, балалар әдәбиятына язылган әсәрләр өчен авторларга 1 млн 280 мең сумлык премия түләнәчәк. Конкурс нигезләмәсе буенча, катнашучылар, Конкурста җиңгән очракта, әдәби әсәргә үз хокукларын «Татарстан китап нәшрияты» Татарстан Республикасы дәүләт унитар предприятиесенә тапшырырга ризалыгын бирә. Оештыручылар әсәрләрнең Татарстан китап нәшриятында, «Казан утлары” нда һәм «Татмедиа» журналларында басылачагын әйтә. Татарстан китап нәшриятының аларны нинди шартларда нинди финансларга чыгарачагы билгесез.

Роберт Миңнуллин исемендәге конкурсның приз фонды 900 мең сум. Нигезләмәдә авторлык хокуклары турында сүз юк. Нигезләмәдә авторларның «әлеге әсәрләргә бары аларның гына авторлык хокуклары барлыгын» гарантияләве язылган. Әлеге әсәрләрнең нинди юллар белән укучыга тәкъдим ителәсе билгесез.

ххх

Кыскасы бер ел эчендә — сүз 2021 ел турында бара — балалар әдәбиятын үстерү өчен Татарстан Республикасы тарафыннан 2 млн 180 мең сумлык приз фонды билгеләнгән. Тик әлеге әсәрләрнең укучыга җиткерү юллары ачык билгеләнмәгән. Әгәр конкурс үткәрелә икән, җиңүче әсәрләрне дәвам итү, бастырып чыгару һәм тарату өчен дә финанслар билгеләнсен иде.

Әйтик, «Комикс» номинациясендә I һәм II урын алган эшләр «Пилот версиясе» буларак эшләнгән. Заказ булганда авторлары аны дәвам итә алыр иде. Әмма андый мөмкинлекләр алдан каралмаган икән, барысы да авторларның көченнән һәм теләгеннән тора, алар приз акчасы белән канәгатьләнеп каламы, әллә әсәрләрен укучыга җиткерү юлларын эзләячәкме? 

Минемчә, әлеге әдәби конкурсларның төп яңалыгы — яңа әсәрләр түгел, яңа авторлар табылу. Ябык конкурс аша шагыйрьләр Лилия Гыйбадуллина һәм Булат Ибраһимның менә дигән балалар язучылары булачагы ачыкланды. Аларның прозасында шигърият һәм бүгенге көн бар иде. Шушы ике автор хакына гына булса да, ябык конкурс үзен аклады дия алабыз. Нәкъ менә шушы ике автор яңа заман балалар татар әдәбияты әсәрен иҗат итте.

Ачык конкурсның яңалыгы — комикслар. Н. И. Фешин исемендәге Казан сынды сәнгать училищесы кызлары — Сәлимә Аскарова, Елизавета Буланкина һәм Надежда Чурилова фэнтези жанрында график новелла, Нурихан Фәттахның оныгы Зөләйха Камалова нәниләр өчен маҗаралы комикслар иҗат иткән.

Ябык әдәби конкурсның балалар һәм үсмерләр әдәбияты номинацияләре лауреатлары:

«Шигырь» (балалар әдәбияты) номинациясендә:

I урын. Әнвәр Шәрипов (Шомырт), «Мин бит татар баласы».

II урын. Лилия Фәттахова (Л.Әхмәт) «Суалчан». Чаллы

III урын. Г.Гафарова (Назгөл), «Чыршылы аш», Башкортстан.

«Шигырь» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:

I урын. Хәбир Ибраһим (Музей) «Айфон- патефон».

II урын. Йолдыз Шәрапова (∞) «Медальле эт».

III урын. Гөлүсә Батталова (Сабый акылы), «Җиләктә».

«Балалар әдәбияты. Хикәя» номинациясе

I урын. Лилия Фәттахова (Л. Әхмәт), Чаллы «Телефон иясе».

II урын. Булат Ибраһимов (Китап сатучы), «Азалия язмалары».

III урын. Фатыйма Гыйльметдинова (Гомәрия), «Күзәй эзләп үткән җәй».

«Үсмерләр әдәбияты. Хикәя»

I урын. Гүзәл Шакирова (Су малае) «Африкада өрәңге үсәме»;

II урын. Гүзәл Шакирова (Бала күңеле) «Җиләк тәме»;

III урын. Ләйсән Абдрахманова (Nisan), I had a friend… (Минем дустым бар иде).

«Үсмерләр әдәбияты. Повесть»

I урын. Лилия Гыйбадуллина (Хамис Сафиуллин) «Бишенче гомер».

II урын. Алмаз Гыймадиев (Тимербулат) «Киләчәктән килгән малай».

III урын. Илдус Диндаров (Ризаетдин) «Ак төннәрнең кара көннәре».

Призлар:

«Повесть» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:

I урын — 300 000 сум

II урын — 200 000 сум

III урын — 150 000 сум

«Хикәя» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:

I урын — 100 000 сум

II урын — 75 000 сум

III урын — 50 000 сум

«Шигырь» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:

I урын — 40 000 сум

II урын — 30 000 сум

III урын — 20 000 сум

«Хикәя» (балалар әдәбияты) номинациясендә:

I урын — 100 000 сум

II урын — 75 000 сум

III урын — 50 000 сум

«Шигырь» (балалар әдәбияты) номинациясендә:

I урын — 40 000 сум

II урын — 30 000 сум

III урын — 20 000 сум

Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби конкурс лауреатлары:

«Шигьрият» номинациясе:

I урын — Рәшит Бәшәр;

II урын — Рәхимә Арсланова;

III урын Ләйсән Солтанова.

«Проза» номинациясе:

I урын — Галимҗан Гыйльманов;

II урын — Айгөл Әхмәтгалиева;

III урын — Әлфия Ситдыйкова.

«Скетч» номинациясе:

I–II урыннарга лаек әсәр табылмады,

III урын — Эльмира Шәрифуллина.

«Комикс» номинациясе:

I урын — Н. И. Фешин исемендәге Сынлы сәнгать училищесы студентлары Сәлимә Аскарова, Елизавета Буланкина, Надежда Чурилова;

II урын — Зөләйха Камалова;

III урын — Кандакова Ульяна, Тимербаев Айдар.

Җиңүчеләр өчен түбәндәге премияләр каралган:

«Балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы чәчмә әсәр» (бәян яки хикәя): I урын — 100 мең сум; II урын — 80 мең сум; III урын — 60 мең сум;

«Иң яхшы комикс» (сюжеты иллюстрацияләрдә ачыла торган рәсем-хикәя): I урын — 120 мең сум; II урын — 90 мең сум; III урын — 70 мең сум;

«Иң яхшы скетч» (ике-өч кенә кеше катнашында, көлке яки сатирик эчтәлекле бер актлы кыска пьеса): I урын — 90 мең сум; II урын — 70 мең сум; III урын — 50 мең сум;

«Балалар өчен иң яхшы шигырь» (шигырьләр циклы яки поэма): I урын — 80 мең сум; II урын — 50 мең сум; III урын — 40 мең сум.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100