Равил Сабыр: «Дөньядагы иң шәп әсәрне яздым! Бу - иң даһи әсәр!» | intertat.tatar

Равил Сабыр: «Дөньядагы иң шәп әсәрне яздым! Бу - иң даһи әсәр!»

Быел Язучылар берлеге идарәсе «Абага алмасы ачы була» пьесасы өчен Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премиягә Равил Сабырны лаек дип тапты. «Интертат» Равилне беренче әдәби премиясе белән котлады.

Әлмәт театрында яңа сезон ачылган көнне Равил Сабырны очраттым. Ул - Казан университетының журфагын тәмамлаган профессиональ журналист. Драматург. Равил Әлмәттә яши, «Татнефть»нең матбугат үзәгендә эшли. Сүзебез иҗат һәм аның бәясе турында да барды.

— Равил, син драматург бит инде безнең, әйеме? Ә үзең театрга йөрмисең, диләр. Ай-яй-яй, әйбәт түгел.

— Йөрим, тик теләгән кадәр еш килеп булмый. Театр директоры Фәридә ханым Исмәгыйлева бераз үпкә белдереп әйтә инде миңа: «Чаллыда чакта театрдан чыкмый ята идең, безгә килмисең!» — ди. Чаллы театрында эшли идем бит мин, шуңа чыкмый яттым анда, ә хәзер «Татнефть»тә эшлим. Менә бер мисал гына китерәм. Оят булса да әйтим инде, Әлмәт театрының «Алтын битлек»тә алты номинация алган «Көзге сере» спектаклен күргәнем юк. Берничә мәртәбә килергә җыенган идем югыйсә, юк, килеп чыкмый, эш тә эш. Соңгы тапкырында хатын белән икебезгә электрон билетлар алган идем. Шул көнне бүлек җитәкчебез авырып китте дә, аның урынына Казанга киңәшмәгә җибәрделәр. Әле кайткач та өлгерә идем, кичен шалтыратып, бүген үк отчетларны тапшырырга кирәк, диделәр. Шулай итеп, спектакль карау урынына ярты төнгә кадәр документ тутырып утырырга туры килде. Дөрес, ул «бүген үк кирәк!» дигән отчет барыбер тагын өч көн китмичә ятты, тик шуның аркасында театрга бармый калдык.

— Син әдәби әсәр язу законнарын, теориясен дип әйтик инде, беләсеңме соң? Журфакта бит инде алар әллә ни укытылмады да…

— Теориясен университетта да үттек инде өстән-өстән генә булса да, үзлегемнән дә шактый өйрәндем. Драматургия белән ныклап кызыксынып киткәч, теория китаплары күп укыдым. Александр Миттаның «Кино между адом и раем» дигән китабында да драматурглар өчен бик файдалы киңәшләр бар, мәсәлән. Ул ыштан төбеннән бет эзләгән кебек бик ваклап, тәфсилләп язылган әйбер — укырга бик кызык.

Китап уку дигәннән, «Татнефть»нең яшьләр өчен уздырган бер форумы искә төште. Анда нефть белгечлекләренә укыта торган бөтен университетлардан студентлар җыелган иде. Мәскәүдән бик зур кешеләр килде. Бер студент сорау бирде: «Сезнең кебек зур дәрәҗәгә ирешү өчен нинди китаплар укырга тәкъдим итәсез?» Берничә китапны атадылар мәскәүлеләр, җавап бирергә чират Рөстәм Миңнехановка җитте.

«Китапны укырга кирәк инде аны, әйбәт эш инде ул, — диде Татарстан Президенты. — Миңа Греф (Сбербанк идарәсе рәисе, — ред. иск.) гел китаплар белән посылка җибәреп тора, тик вакыт юк бит аларны укырга, шуңа мин аларны ярдәмчеләремә бирәм. Алар укып чыгалар да, кыскача эчтәлеген бер биткә язып бирәләр, мин шуны укыйм. Сез укыгыз, әлбәттә, сезнең эшегез әлегә уку-өйрәнү, ләкин бер әйберне онытмагыз — эшли башлагач, ул китапларның берсе дә кирәк булмаячак», — диде.

Чыннан да, җитәкче кеше карарларын китаптан карап түгел, конкрет вазгыятьтән чыгып кабул итә бит инде. Ягъни, китап белән тормыш — икесе ике әйбер дигәнрәк фикер яңгырады.

Теорияне беләсеңме дигәннән, танылган ТВ йолдызы, кинорежиссер Александр Гордон: «Сез мине драма законнарын белми дип уйлыйсызмы? Мин үзем укытам аны студентларга, тик ул шундый эч поштыргыч нәрсә!» — дигән иде ул берсендә. Яза башлагач, чыннан да Президент әйтмешли, китаптан укыганнар баштан чыгып оча, бөтенләй башка законнар эшли башлый. «Тә-ә-әк, монда безнең төенләнеш булырга тиеш, бу диалогтан соң герой бер халәттән икенчесенә күчәргә тиеш», — дип уйлап утырмыйсың.

Баш иҗат процессында алай эшләми, икенче төрле уйный уйлар. Әгәр дә син драматик ситуацияне дөрес корып куйган булсаң, геройлар үзләре сөйләшә башлый, артларыннан язып кына җитешергә кирәк. Бу сүзләрне миңа Туфан абый Миңнуллин әйткән иде, ул чыннан да шулай. Ашыга-ашыга артларыннан язып барсаң, иң рәхәте шул инде. Кайвакыт, әлбәттә, бераз «суынгач» карыйсың да, күп әйберләрне кыскартып та атасың, тик еш кына әсәргә кереп киткән бик тәмле өлешләре дә була.

— Ничә пьесаң бар?

— Бер ел чамасы элек Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Әлмәткә килгәч: «Йөрмә инде, китабыңны чыгар!» — дип сүгеп киткән иде. Җитәкче кешенең сүзен аяк астына салып таптап булмый, кем әйтмешли, хәзинәдә булганны караган идем, инсценировкалар, тәкълидләр, тәрҗемәләрне бергә кушып санасаң, унбишләп әйбер язылган икән — бөтенесе бергә 30дан артык табаклык китап килеп чыга. Шуларның унөчен сайлап алып Татарстан китап нәшриятына илтеп тапшырган идем, күбрәк монда диделәр. Эшләр китап чыгуга кадәр барып җитә алса, унысы китапка керер бәлки.

— Пьесаларны китап итеп чыгаруның әһәмияте нидә? Аны без укырга тиеш булабызмы?

— Татар пьесаны бик рәхәтләнеп укый. Монысы да Туфан Миңнуллин сүзләре. «Мәйдан» журналының быелгы 1чне санында «Болай булмый!» дигән әйберем басылып чыккан иде. Укучылардан шактый күп җылы кайтавазлар килде.

— Кайсы пьесаларың күбрәк: куелганнарымы, куелмаганнарымы?

— Куелганнары күбрәк булып чыкты — үзем дә аптырадым. Мин язылган бик күп нәрсә куелмый ята дип бераз үпкәләбрәк тә йөри идем, баксаң, шул унбишләп әйбер арасыннан өчесе генә куелмыйча калган икән. Әле ул куелмаган өч әсәр дә начар, куела алмаслык дигән сүз түгел. Әйтик, мин 2007 елда «Яңа татар пьесасы» бәйгесенә «Теләк» исемле мелодрама язып тапшырган идем. Әле бәйге нәтиҗәләре билгеле булганчы ук, Камал театрының ул чактагы директоры Шамил Закиров — урыны җәннәттә булсын! — бер газетага интервью биреп: «Быел конкурска бик көчле әсәрләр килде, менә яңа гына „Теләк“ пьесасын укып чыктым, ул һичшиксез җиңүчеләр арасында булырга тиеш», — кебегрәк сүзләр әйтте. Нәтиҗәдә пьеса икенче урынны алды.

Фәрит Бикчәнтәев тә бик ошаткан иде пьесаны. Ул вакытта «татар театры авылдан ерак китә алмый» кебек сүзләр күп ишетелә иде, шуңадырмы инде ул: «Такая интересная городская история, синең ул Дильярың үзенең компромисслары белән… ничектер… нәрсәдер бар анда», — кебегрәк сүзләр әйткәне истә калган. Ул мине пьесаны труппага укырга да чакырды. Зөлфирә Зарипованың әсәрне яхшы кабул итүе истә калган, Хәлимә Искәндәрова ниндидер бер тәрҗемә әйберсе куйганнарын исенә төшерде, Аксеновныкы булмады микән? «Бу аннан бер җире белән дә ким түгел», — диде. Наилә Гәрәева да пьеса турында матур сүзләр әйтте, тик… пьеса куелмады.

Бераз соңрак Булат Бәдриев Чаллыда куярга алынды моны. Яртылаш куелеп беткән иде инде, дөбер-шатыр сәхнәдә репетицияләр уздыралар иде, тик миңа билгесез сәбәпләр аркасында эш тукталды да, бүтән башланмады…

Берзаман Чаллыга гастрольләр белән Рөстәм Абдуллаев килеп чыкты. Фаил абый таныштырды безне. Ул «Теләк» пьесасын укыган икән, Оренбургта куябыз аны, диде. Мин әйтәм, сез шулай дисез инде… «Юк! — ди, чүт үпкәләмәде бу. — Рас әйткәнбез икән, димәк, куябыз!» Вакыт уза торды, Оренбургтан хәбәр булмады…

Шуннан берзаман Чаллы театрына минем «Ком ял итми»не куярга Альберт Гаффаров килеп төште. Тагын нинди пьесаларың бар ди. Бирдем берничәсен. «Теләк»не укыды да, «Ком»ны чыгаргач, «Теләк»кә тотынабыз, диде. Әмма икенче спектакль куярга бирмәделәр аңа Чаллыда. Шундый инде театр дөньясы, баш белән генә аңлап бетерерлек түгел, нишләтәсең…

— Куелган пьесаларыңның кайсы белән бераз акча эшли алдың инде?

— Беренчесе шәп булды акча мәсьәләсендә. «Яшел һәм кызыл» исемле пьеса ул, Булат Бәдриев спектакльне «Хәят» исеме белән чыгарды Чаллы театрында.

— Акча яхшы кердеме?

— 2007 елда чыккан иде ул. Хәтерем ялгышмаса, 112 мең сум түләделәрме икән… Ул чакта коточкыч зур сумма булып күренде инде ул миңа! 20 мең сум тирәсе хезмәт хакы алып эшли идем бугай. Гонорарны бит Мәдәният министрлыгы түли. Аларның үз тәртибе, һәр пьесага да алай түләмиләр. Ялгышмасам, сыйфатына карап, 50 мең сумнан башлап, 150 мең сумга кадәр. Син пьесаңны тапшырасың, аны комиссия әгъзалары укый, балл куеп бәяли. Шул балл буенча гонорар бәясен чыгаралар.

— Сүз уңаеннан, әлеге әсәрдә Фатих Әмирхан күпме дә, Равил Сабыр ничә процент?

— Анда Фатих Әмирхан чирегедер, мөгаен, 25 проценттыр, ярар, 30 булсын!

— Ягъни, гонорарның чиреген Фатих Әмирханга бирергә тиеш була идең.

— Әйе. Тик анда Гаяз Исхакый да бар бит әле.

— Аңа да бүлгәч, сиңа яртысы гына эләгә иде алайса, шулаймы?

— Шулайдыр инде. Тик идея өчен Булат Бәдриевкә дә өлеш чыгарырга кирәк әле. (Көлә.) Хикмәт шунда, Булат — Фатих Әмирханның иҗатын бик ярата, якын итә торган режиссер. Аның бик тә «Хәят»не куясы килә иде. Тик, кызганыч, Әмирхан калдырган әсәрдән спектакль ясап булмый. Аның язылу тарихы да бик кызыклы, үзенчәлекле. Әмирхан башта пьеса яза башлый, аннары пьесага гына сыя алмам дип роман итәргә уйлый. Тик Тукай вафат булгач, язуыннан туктый, депрессиягә бирешә. Шулай итеп «Хәят» язылып бетми кала. Соңрак язып бетергән дип тә әйтәләр. Ул бит аны тормышта булган кешедән күчереп язган — Хәятнең прототибы бар. Имеш, шул прототип булган хатынның атасымы, иреме, Әмирханның роман язганын ишетеп, аның янына килеп, кулъязманы сатып алган дигән сүзләр дә йөри. Моның ни дәрәҗәдә дөрес икәнен әдәбиятчылар, тарихчылар беләдер, мин белгән кадәресе шул.

Әсәр тәмамланмый калса да, Әмирхан аның сюжеты алга таба ничек үсәргә тиешлеге турында план язып калдырган. Булат миңа шул план буенча әсәрне язып бетерергә тәкъдим итте. Мин уйлап-уйлап йөрдем — юк, бармый эш. Шуннан Булат Гаяз Исхакыйның «Татар гакылы» хикәясен дә укып карарга киңәш итте. Хәятнең кияүгә чыккач авырый башлавы, аны дәваларга алып барулар — болар барысы да Исхакый хикәясеннән алынган. Ә диалогларын үзем яздым.

Хәзер булса, мин бу эшкә алыныргамы-юкмы дип ун тапкыр уйлар идем, мөгаен. Ул чакта яшьлек әрсезлеге, максимализмы булгандыр инде, иҗат һәвәслеге белән кереп кителгән. Анда бит иң мөһиме — Фатих Әмирханның язу стилистикасын, шул вакыттагы бай татарларның сөйләм стилен сакларга кирәк иде. Ә мин ничектер җиңел генә шул дулкынга кереп киткәнмен дә язганмын да язганмын. Хәзер көн саен русча аралашып, русча язып, русча уйлап, андый ук дәрәҗәдә яза алыр идем микән? Белмим…

— Әйе, алыр идеңме икән? Кайчаннан бирле русча эшлисең бит инде.

— Әйе, универны тәмамлап Чаллыга киткәч, биш ел мэриянең матбугат үзәгендә русча эшләдем, дөрес, шуның бер елы «Аргамак» журналында эшләп узды, аннары гел русча да русча инде. Әдәби әйбер яза башлагач, ниндидер калькалы җөмләләр килеп чыкканын сизәм, начар тәрҗемә ителгән текст кебек килеп чыга. Русча сүзе телгә килә, татарчасы искә төшми. «Беләм бит инде мин бу сүзне, югыйсә!» — дип сүгенә-сүгенә сүзлекне актарып табам.

— Ләкин алга барган саен андый хәлләр артадыр бит?

— Юк, ул яза башлаганда гына шулай була. Ә аннары җигелеп кереп киткәч, әллә нинди гомер уйламаган-әйтмәгән сүзләр үзләреннән-үзләре әсәргә кереп китә. «Аң төпкелләреннән калкып чыкты», «көмәне булган икән», «урамда койрыгын болгап йөргән эт тә белә» кебегрәк сүз-гыйбарәләр, тагын әллә ниндиләре килеп чыга башлый.

— Онытылган сүзләрне чыгару ни дәрәҗәдә кирәк ул? Аны бит укучы да белмидер инде.

— Кайсы сүзне белми? Көмәннеме?

— Мин гомумән әйтәм.

— Юк, мин гарәп-фарсы сүзләрен бик кулланмыйм. Хәзерге телдә язам.

— Ә ни өчен син татар матбугатыннан русныкына күчәргә булдың?

— Бу сорауга җавап итеп бер әйткән идем инде, татар газета-журналларына башка язмыйм, дигән нәзерем юк. Тик минем беркайчан да мине эшкә алмассыз микән дип беркемнән дә сораганым юк бугай, гел миңа яңа эш, яхшырак шартлар тәкъдим итеп тордылар. Мин бардым да эшләдем, бардым да эшләдем. Хикмәт шунда, барлык тәкъдим ителгән очракларда да рус телендә язарга кирәк иде.

— Равил, ә менә социаль челтәрдә сине мәңгелек өчен эшләми дигән тәнкыйть булып алды. Үзеңне Рүзәл Мөхәммәтшин бик каты тәнкыйтьләп атты. Борчыдымы бу тәнкыйть?

— Юк, борчымады, Рүзәл алай дип әйтүче беренче кеше түгел. Мөдәррис Әгъләм дә шулай дип сүгә иде, Ркаил Зәйдулла белән дә бу турыда сөйләшкән бар. Ничек дип әйтим… Мәсәлән, Тукай тормышын иҗатка багышлаган кеше, аның өчен иҗаттан башка бүтән бернәрсә дә — яшәү шартлары, мәхәббәт, гаилә, балалар да — алай ук мөһим булмаган, миңа калса. Аның өчен шигърият кенә булган дип күз алдына китерәм. Ләкин бөтен кеше дә Тукай түгел. Минем, мәсәлән…

—…матур яшисең килә.

— Нәрсә ул матур яшәү? Көн саен ашыйсы килә, азмы-күпме юньле машинада йөрисе килә, балаларны да ашатырга-киендерергә кирәк. Дөнья күрәсе килә, ялда диңгез буена барып арт кыздырып кайтасы килә. Җыеп кына әйтәндә, кешечә яшисе килә. Мәңгелеккә язам дип Рүзәл Мөхәммәтшин сызган юлдан китсәм, мин өч көндә ачтан үләм — мәңгелеккә барып җитә алмыйм.

Аннары иҗат — бик сәер, ахыргача аңлап-аңлатып бетереп булмый торган әйбер бит ул. Ун еллап драматургия белән мавыгып алгач, унбишләп пьеса язганнан соң, ничектер гайрәт чигеп алды берзаман, язуның кызыгы бетте.

— Куелмый башлагачмы?

— Куела да иде кебек, әйтәм бит, өч пьеса гына сәхнәгә менми калган. Тик нигәдер кисәк кенә кызыгы бетте. Театрның үзенә тарту көче каядыр китеп югалды, энергетикасы сүрелде минем өчен. Менә син мине Рүзәл Мөхәммәтшин бик каты тәнкыйтьләп атты, дисең, андыйлар рәтендә тагын Факил абый Сафин да бар әле. «Нәрсәгә кирәк ул сиңа пьесалар? Нигә кереп киттең син ул театрга? Син бит бер дигән прозаик, шуны проза итеп язсаң», — ди очраган саен.

Ни өчен драматургиягә кызыгуымны аңлата алам. Менә син кара, әйтик, җырчылар тырышып-тырышып концерт программасы әзерли, күпмедер энергия сарыф итәләр. Халык алдында чыгыш ясыйлар — тагын энергия сарыф ителә. Ләкин алар шундук, концерт барышында, ул тәмамлангач, залдан кире үзләренә энергия ала, үз иҗатларының кешегә ничек тәэсир итүен шундук күрә. Прозаикны алыйк. Кеше биш ел буе берүзе романын язып утыра. Ул аның үзенә, әлбәттә, гениаль булып тоела, дөньяда моннан да шәбрәк әйбер юк, дип уйлый ул. Шулай уйламаса, биш ел язмый да бит инде?! Аннары кемнәргәдер укытып карый. Алар арасында куркып, ялагайланып әйбәт дигән кеше булырга мөмкин, көнләшеп пүчтәк дияргә дә мөмкиннәр, кемдер объектив рәвештә үзе уйлаганча яхшы һәм начар урыннарын күрсәтергә мөмкин.

Ләкин болар санаулы гына берничә кеше. Ну, күпме кешегә укытасың инде? Биш-алты, күп булса, ун — бу бит аз. Әле ул китап булып чыгамы-юкмы?.. Ярар, чыкты да ди 1000 тираж белән. Укучы укыды ди, аның башында уйлар өермәсе котырадыр бәлки укыгач, ләкин бит автор бу турыда белми. Бер-ике әдәбиятчы яки журналист, бәлки, мәкалә язар, язса, кемдер шалтыратып әйтер. Кайтаваз юк дәрәҗәсендә, энергетика алышу юк. Автор сыгылган лимон кебек калган, биш ел гомерен бушлыкка чыгарып аткан кебек.

— Ләкин язучы язу процессыннан рәхәтлек алмыймыни?

— Алгандыр, бәлки. Ә, бәлки, интеккәндер. Ул бит ничек кенә карасаң да көчен сарыф иткән, хезмәтен куйган. Ә драматургиядә башкачарак. Беренчедән, биш ел гомереңне сарыф итмисең, пьеса тизрәк языла. Мин әлбәттә «Абага алмасы ачы була» пьесасын 2004 елда башлаган идем, 2009 елда тәмамладым. Ләкин ул биш ел буе баш күтәрми гел язып кына утырдым дигән сүз түгел. Яздым да ятты, тагын яздым, тагын ятты, тагын төзәттем. Шулай итеп биш ел эчендә мин аны сәхнәгә менгерер дәрәҗәгә җиткерә алдым. Материалны ташларга кызганыч иде, Насыйбулла бабай миңа кадерле иде.

Биш елдан ул сәхнәгә менде. Ягъни, син үз геройларыңны сәхнәдә күрәсең һәм сиңа рәхәт. Күңелең күтәрелеп китә, көчең арта, син яңа әйберләр язарга әзер. Артистларның уенын, тамашачының реакциясен күрәсең, чыгып баш иясең, сиңа кул чабалар, яныңа килеп сөйләшәләр. Хәзер соцчелтәрләр аша да фикер килеп тора. Димәк, син биш ел роман язган прозаик белән өч айда программа чыгарган җырчы уртасындарак торасың. Мин шуңа драматургиягә тартылган идем. Икенчедән, сер түгел инде, акча мәсьәләсе — пьесалар яхшырак бәяләнә. Баш миендә «син бушка, мәңгелеккә эшләмисең, әҗере булыр әле» дигән уй утыра барыбер. Әлбәттә, акча өчен язмыйсың, акча кирәк булса, аны башка җирдән дә эшләп була.

— Ярар, син чыгып баш идең. Ә премьерадан соң берәр Рузилә ужас булган бит бу дип язса, ачуың киләме?

— Юк, мин шатланам. Теләсә нәрсә язсыннар, язсыннар гына. Начар дип язса — әйбәт, гомумән язмаса — начар. Чөнки Рузилә «бик начар» дип язса, кемдер «Нүжәли шулкадәр үк начар әйбер язган инде Равил?» дип театрга килеп карарга мөмкин һәм күп очракларда карый да әле. Һәр тамашачының үз кабул итүе инде, аңа үпкәләргә ярамый. Начар дип уйлыйлар икән, димәк, карашларыбыз төрле. 

— Эшеңә яратып барасыңмы? Канәгатьтәнү аласыңмы?

— Мин бүтән эш белмим, русча һәм татарча текстлар белән генә эшли беләм. Авыл малае буларак көрәк, балта, чүкеч тота беләм инде анысы. Һөнәр буларак, журналистикага укыдым һәм шуның тирәсендә генә эшли беләм.

— Нишләп укып бетергәч Казаннан киттең син? Ботка Казанда пешә диләр иде безнең заманда.

— Аның сәбәбе берәү генә түгел иде. Беренчедән, әйтик, минем балачакта күргән беренче зур шәһәр — Чаллы. Минзәләне үзара шәһәргә исәпләмибез, ул үзебезнең Минзәлә бит инде, күрше авыл гына кебек. Минем аңлавым буенча, шәһәр — ул киң иркен урамлы, туп-туры проспектлары булган, масштаблы, яңа — кыскасы Чаллы кебек булырга тиеш иде. Университетка документлар тапшырырга килеп, Казанны күргәч, миндә шок булды. Чөнки ул туксанынчы еллар Казаны иде — җимерек, пычрак. Аның күңелгә ятышлы урыннары да бар иде инде, әлбәттә, тик барыбер балачак мәхәббәте булган Чаллыга җитми иде ул минем күңелдә. Бәлки холкымнан килә торгандыр, биш ел эчендә мин Казаннан туйдым. Гарык булдым. Бик күп сәбәпләр бер урынга җыелып төенләнде дә, күңел Чаллыга тартты.

— Ул чакта бөек булу планы бар идеме?

— Юк.

— Алдашма, синең амбицияләр зур иде. Бөек булачагың турында уйладың.

— Мин бөеклек турында гомер буе шаярып сөйләштем. Хәзер дә шаярам. Бөтен дөнья — театр, ә кешеләрнең актерлар икәнен Шекспир үк белгән. Мәзәк бит инде "мин - бөек" дип йөргән кеше. Мәзәк дигәннән, быел Данил Салихов утарында драматургия семинары булды бит әле? Шунда кемдер: «О, Чаллы драматургы килгән!» — диде. Көтелмәгән һәм мәзәк сүз булды бу минем өчен. Драматург ул, гомумән, географик төшенчә түгел. Драматург ул татар халкыныкы, татар әдәбиятыныкы. Аның кайда торуында — Казандамы, Чаллыдамы, Әлмәттәме, Минзәләдәме, Антарктидадамы — нинди аерма бар? Татарча яза икән, ул татарныкы. Берничек тә Чаллыныкы гына була алмый. Икенчедән, Чаллы театры гына куя дигән сүз колакка бәрелде. Әтнәдә, Минзәләдә, Әлмәттә, Актанышта да куелды минем пьесалар. Халык театрлары куя, белми дә калам. Әлмәт районының Иске Кәшер авылында «Ишәк Чумары»н, Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә «Пәрәҗит» комедиясен, мөслимнәр «Абага алмасы ачы була»ны куйган, Актанышның Пучы авылы үзешчәннәре дә шуны ук куйган. Гади генә әйбер түгел бит инде, югыйсә, катлаулы темасы, тирән фәлсәфәсе бар. Курыкмыйлар, алыналар. Видео өзекләрен күрдем кайбер спектакльләрнең, кызык кына табышлары да бар. Шуңа күрә Чаллы драматургы дию белән һич тә килешә алмыйм.

— Бу бөеклек турында сорауга җавап булды бит инде, әйеме? Чаллыда да бөек булып була дип әйттең, әйеме?

— Бөеклек географиягә бәйле түгел, башка бәйле. Һәм талантка.

— Ә аралашу?

— Ярар, Казанда язучылар Чаллы белән Әлмәткә караганда күбрәк тә булсын ди. Тик син бит барыбер аларның барысы белән дә көн саен аралашмыйсың. Барыбер шул Ркаил Зәйдулла, Марсель Гали, Рәдиф Сәгъди, Ләбиб Лерон, Искәндәр Сираҗи… Нияз Акмал, Фәиз Зөлкарнәйләр бар иде, кызганыч, алар бик иртә китеп бардылар…

— Бәлки Казан театрларында пьесаларың чыкмаганга Чаллы драматургы дип атаганнардыр? Чын-чынлап татар драматургы итеп танылыр өчен Камал театрында әсәрең куелу шартмы, синеңчә?

— Бар андый фикер кайберәүләрдә. Туфан абый исә: «Әгәр профессиональ театр синең әйберне сәхнәгә куйган икән, димәк, сине драматург итеп таныдылар дигән сүз», — дигән иде. Әгәр минем пьесалар Камал театры сәхнәсендә куелмаган икән, бу бит әле алар моңа лаек түгел дигәнне аңлатмый. Лаек! Куелсалар, зур уңыш белән уйналырлар иде, иманым камил.

— Ә ник куелмады?

— Белмим бит. Гәрчә Камал театры тарафыннан минем берничә пьесага игътибар булды. Шул ук Булат Бәдриев «Хәят» исеме белән чыгарган «Яшел һәм кызыл» пьесасын мин Фәрит Бикчәнтәевкә дә тәкъдим иткән идем, чөнки Чаллы театрында берзаман ул пьеса беркайчан да сәхнәгә менмәс кебек тоела башлаган иде. Фәрит әфәнде пьесаны бик ошатты: «Мин аны аерым бер киштәгә алып куйдым», — диде. «Теләк» пьесасы турында сөйләдем инде. «Абага алмасы ачы була»ны Илдар абый Хәйруллинның бик нык Камал сәхнәсендә күрәсе килгән иде. Мин хәтта аның киңәшләрен истә тотып, әсәрнең кайбер урыннарын яңадан яздым.

Ә бер елны «Яңа татар пьесасы» бәйгесенә «Болай булмый!» пьесасын җибәргән идем. Ул бернинди бүләк тә алмады, тик миңа Фәрит Бикчәнтәев шалтыратты: «Шушы араларда безгә килеп китә алмыйсыңмы?» — диде. Мин килдем, сөйләштек. Аннары тагын ике-өч мәртәбә очраштык әле. Нәтиҗәдә «Син генә җитмәгән идең!» комедиясе язылды. Тик санап үтелгән һәрбер очракта, кем әйтмешли, йә гармунның каеше өзелгән, йә… Кыскасы, төрле сәбәпләр аркасында музыка яңгырый алмады. Хәер, киләчәктә яңгырар әле, минечә.

— Өметсез — шайтан, ди…

— Беләсеңме, әгәр дә Казанда Нью-Йорктагы кебек 400дән артык театр булса, мондый сорау тумас та иде. Ә Парижда 350дән артык театр эшләп килә, Токио белән Лондонда — 200дән артык, Истанбулда 180нән артык. Без кайчан мондый саннарга ирешә алырбыз?

Бу темага матбугатта бер язып чыккан идем инде, тик кабатлансам да, артык булмас дип уйлыйм. Менә син кара, театрдагы кайсы гына һөнәрне алсаң да, режиссер, актер, рәссам һ.б. — аларның барысын да бу эшкә укыталар, өйрәтәләр. Һәрберсенең штат расписаниесенә кертелгән хезмәт урыны, вазифасы, хезмәт хакы һ.б. бар. Ә драматургныкы юк. Ягъни драматургтан кала, барысы да үз эшләре белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә, бары тик пьеса язу гына һәвәскәрлек дәрәҗәсендә кала дигән сүз. Без еш кына драматургия ул — театр елгасының чишмә башы, дип кабатларга яратабыз. Тик әгәр ул чишмәне карап тормасаң, чистартмасаң, һәр язда төзекләндермәсәң, суы бетмәс микән соң? Әгәр татар театрының нигезен салучылар, ягъни драматурглар профессионаллар түгел икән, бу нигезгә корылган диварлар озак торырмы?

Башкалар өчен әйтә алмыйм, тик, мәсәлән, мин үзем атнаның биш көнендә иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр эштә, минем газетага материаллар әзерлисем бар. Күп вакытларда эштә төнге 10га, 11гә кадәр калырга туры килә. Еш кына шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә эшкә барасың. Театрга килеп спектакль карарга вакыт җитми, нинди драматургия кайгысы калсын?

«Служение муз не терпит суеты», — дигән Пушкин. Чыңгыз Айтматов та, иҗат өчен иң яхшы дәвер совет чоры булды, чөнки ул вакытта язучылык белән һөнәри рәвештә шөгыльләнергә мөмкинлекләр бар иде, ә дипломатик эшкә күчкәч, шактый авырайды, язарга бөтенләй вакыт калмый башлады, дип зарланган. Әгәр драма әсәрләренең авторлары өчен бу эш төп һөнәр түгел, ә бары тик ниндидер бер хобби, һәвәскәрлек, энтузиазм чагылышы гына, алар бу эш белән төп эшләреннән калган вакытта гына шөгыльләнә икән, артык югары таләпләр кую, бүгенге татар драматургиясенең дәрәҗәсе түбән дип бәя бирү дөресме соң? Хәер, Чехов, Горький, Булгаковлар берьюлы язып яткан заманда да Немирович-Данченко, драматургиядә кризис, куярга әйбер юк, дип сукранган.

— Синеңчә, бу проблеманы ничек хәл итеп була?

— Минемчә, татар язучылары — драматурглар гына түгел, шагыйрьләр дә, прозаиклар да, балалар язучылары да, тәрҗемәчеләр дә, барысы да — үз эшләре белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә алсын өчен шартлар тудырырга кирәк. Алар бүген бар, иртәгә юк грантлар формасында гына түгел, ә Татарстан Республикасының «Татар әдәбиятын үстерү» турындагы кануны буларак рәсмиләштерергә тиеш. Башка илләр тәҗрибәсен өйрәнеп иң яхшы ысулларны үзебездә гамәлгә кертергә кирәк.

Әйтик, Алманиядә мәсәлән шәһәрдә фатирның айлык арендасы 1500 евро булса, язучыларга иҗат итәр өчен бүлеп бирелә торган коттеджларның бәясе — аена 25 евро. Ягъни син килеп урнашасың, синең иҗаттан башка бернинди кайгың юк: ашаталар-эчертәләр, артыңнан җыештыралар, ә син язасың. Баксаң, инглиз телендә һәм башка телләрдә чыккан билгеле романнарның немец теленә 40-50шәр варианттагы тәрҗемәсе бар икән — барысы да китап булып басылып чыккан. Алманиянең һәрбер, хәтта бик кечкенә шәһәренең дә бюджетында җирле язучылар өчен грантлар, премияләр, заказ биреп яздырту өчен махсус акчалар каралган. Кабатлап әйтәм, һәрбер шәһәрдә!

Ә бездә башта син Актаныш театрында пьесаңны сәхнәләштерделәр дип сөенеп-шатланып йөрисең, аннары сиңа Энгель Навапович урынбасары аркылы: «Гафу ит, брат, түләргә акча юк бит», — ди. Менә син шул сүзгә ышанасыңмы? Актаныш хәтле Актанышта, гөл кебек чәчәк атып утыра торган районда, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең туган ягында, бер пьеса өчен түләрлек акча юк, имеш. Үзләре театр ачабыз, диләр. Беркемгә бер тиен түләмичә акчасыз гына эшләмәкче микән алар моны? Кибеттә шырпы да бирмиләр акчаңны түләмәсәң, ә Актанышта ни өчендер татар язучысына аның хезмәте өчен түләмәсәң дә ярый дип саныйлар. Баштан ук эшкә мондый мөнәсәбәт белән ерак китә алыр микән соң ул театр?

Яки менә тагын бер мисал. Хәтерем ялгышмаса, узган гасыр ахырында бугай, Чаллы хакимияте Хәсән Туфан исемендәге әдәби премия булдырган иде. Кайда ул? Нишләп аны Наил Гамбәрович беркемгә дә тапшырмый? Менә «Татнефть» исә ул яктан да булдыра! Ел саен Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр һәм яшь иҗатчылар өчен стипендияләр тапшырыла, «Татнефть»нең «Рухият» нәшрияте ел саен китаплар бастырып бушлай тарата. «КАМАЗ»ның ник әдәби премиясе юк алайса, башка эре предприятиеләрнең? Хәл итәсе сораулар күп шул, артык күп…

— Канун кабул ителгәнен көтеп утырмыйсыңдыр бит инде?

— Әйе, күптән инде башланган да ташланган бер әйбер ята иде, шул язылды быел, Аллаһка шөкер! Пешүе җиткәндер, күрәсең.

— Яңа пьесамы инде ул?

— Юк, проза бу юлы. Хәер, ә бәлки пьесадыр, бәлки романдыр — жанрын төгәл әйтә алмыйм, әдәбият белгечләренә дә эш калдырыйк. Шул әйберне язгач, кайчандыр укыган фикер искә килеп төште. Хәтерем ялгышмаса, Мөхәммәт Мәһдиевмнең интервьюсындамы, әллә аның турында язылган мәкаләдәме, «прозаик җитлегергә тиеш» дигән әйбер яңгыраган иде. Ягъни, проза язу өчен авторның ниндидер тормыш тәҗрибәсе, узган юлы булырга тиеш, язмыш аны билен бер-ике тапкыр тезгә бәреп шартлатып сындырырга тиеш, ул егылырга һәм торып басарга тиеш — шундый багажың булса гына көчле проза яза аласың, дигән фикер салынган иде.

Ул, әлбәттә, бәхәсле нәрсә, чөнки мин бик күп булмаса да, шактый хикәяләр язган кеше, тик бүген дә Казанга килгәч, мине: «О, Равил! «Бисәпит!» — дип каршы алалар. Ягъни, 30 ел элек, 18 яшемдә язылган хикәяне хәтерлиләр, беренче чиратта шуны искә төшерәләр.

— Димәк, син аны алыштырырлык икенче әсәр яза алмагансың булып чыга инде?

— Шулай килеп чыга. Ә бәлки алар укымагандыр…

— Бүгенге заман татар әдәбиятында бестселлер булырга лаеклы әсәрләр бармы?

— Нишләп булмасын! Кинематография белән чагыштырып карасак, һәрбер фильмнарның бюджеты ике өлештән тора. Әйтик, 30 миллион долларга тасмага төшерсәләр, шулкадәр үк акча промоушнга, ягъни бу фильмны матбугатта, соцчелтәрләрдә, башка хәбәри каналларда рекламалауга түгелә. Әгәр дә берәр татар авторының романын бөтен дөньяга 30 миллион доллар сарыф итеп рекламасалар, ул һичшиксез бестселлер булыр иде.

— Синең үзеңнең, әйтик, бу соңгы язганың, бестселлер булырлык кебекме?

— Минем сүзләрем бәлки шапырыну булып яңгырар, ләкин ул әйбергә пиар өчен бер тиен дә кирәкми. Ул бөтен татар дөньясына болай да таралачак, мин аны бомба дип саныйм.

— Ягъни, бу гениаль әйбер?

— Ул дөньядагы иң шәп әсәр! Моңарчы беркемнең дә андый шәп әсәр язганы юк. Ул гениаль әсәр. Мин аны шулай дип саныйм. Чөнки яңа язып бетердем. Язганда аның һәрберсе шулай тоела. Бәлки, ике елдан фикерем үзгәрер. Бераз «суынгач» минем аны азрак кыскартасым килә, гәрчә язганда болай да бик тыгызлап тутырырга тырыштым.

— Ни турында?

— Бар анда… Мәхәббәте дә, фәлсәфәсе дә бар. Үз бәясен алыр дип өметләнеп йөргән чагым.

— Бәясе дигәннән, акчасы да кызыкмы?

— Акчасы гел дә кирәк түгел, бирмәсеннәр, дия алмыйм, хезмәтен куйгач, түләвен дә аласы килә, әлбәттә. Беренче чиратта, әсәргә объектив бәя бирүләрен теләр идем. Бәлки, ул объектив бәя: «Юк, Равил, бернигә дә тормый бу әйберең», — дигән сүз булыр һәм мин аның белән килешермен. Шулай бит ул: минем «Иртәгә дә таң атар» дигән пьесам бар, мин аны язган вакытта бу дөньяның иң бөек пьесасы, дип уйлый идем. Ул өч финаллы эксперименталь әйбер.

— Әйе, бетә дигәндә дә бетми азаплаган спектакльләр була инде…

— Юк, бу башка. Сюжет үсеп килә-килә дә, икенче акт башында лотерея уйнатыла. Өч финалның кайсы чыга — шуны уйныйлар. Алып баручы: «Башка финалны беләсегез килсә, башка көнне килегез», — ди. Хәзер укып карыйм да, Нью-Йорктагы кебек 400 театр булса, яшьләр театрлары күбрәк булса, бәлки эксперимент буларак куеп карарга кызык булыр иде, ә болай егылып үләрлек, чыннан да, бер әйбер дә юк анда.

— Равил, хатын-кыз илһам бирәме? Гашыйк булып языламы?

— (Кычкырып көлде - авт). Ничек дип әйтим икән? Бу сорауга җавап бирер өчен МГИМОда укып чыгарга кирәк бит. Хатын-кызсыз гына булмый инде ул… (Шулчак өченче мәртәбә кыңгырау шылтырады һәм без залга ашыктык.)