Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Горький татарин» – Туфан Имаметдиновтан үзеңне кимсетү ләззәте турында пластик спектакль

Максим Горькийның «На дне» пьесасының бер персонажы булган Татаринга багышланган спектакльне хәбәрчебез карады.

news_top_970_100
«Горький татарин» – Туфан Имаметдиновтан үзеңне кимсетү ләззәте турында пластик спектакль

«Моң» театр мәйданчыгы «Горький+» сәнгать фестивале өчен «Горький татарин» спектаклен чыгарды. Фестиваль кысаларында ул 2 мәртәбә күрсәтелде. Алга таба театр аны репертуарга алырга да җыена.

Спектакльнең идея авторы һәм режиссеры – Туфан Имаметдинов, текст авторы – Динә Сафина, сценограф – Лилия Имаметдинова. Спектакльнең бердәнбер артисты – Илнур Гарифуллин.

Спектакль Максим Горькийның «На дне» пьесасының бер персонажы – Татаринга багышланган. Татарин (Асан, Князь) – төп персонаж саналмый, икенче пландагы персонаж. Пьесадан Татаринның сүзләре «чүпләп алынган» да, алар «Моң»ның шәхси драматургы, «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Дина Сафина тексты белән баетылып, 40 минутлык пластик спектакль рәвешенә китерелгән.

Спектакль алдыннан режиссер Туфан Имаметдиновның аңлатмасы: «Горькийның иң киң таралган «На дне» драмасында бик әһәмиятле тоелмаган бер персонаж бар. Без тексттан аның сүзләрен җыеп чыктык, һәм бер монолог барлыкка килде. Аның җөмләләре кыска, ымлыклар белән дә әйтә, русча да дөрес сөйләшми – табигый. Аның һәр репликасына Дина Сафина аерым текст язды. Сез шушы текстны ишетерсез.

Әсәрдә Татарин – «крючник». Крючник – ыргак белән эләктереп йөк ташучы. Без, тамашабызның асылы шушы ыргакларга бәйле булсын, дип уйладык. Татар милләте дә ыргакларда кебек».

Спектакль Милли китапханәнең Күргәзмәләр залында куелды. «На дне» әсәре һәм анда вакыйгаларның сукбайлар «ночлежкасы»нда баруына карап, кемгәдер спектакльнең «Моң» театрының «кара кубигы» эчендә баруы табигый тоелыр, бәлки. Әмма режиссер һәм сценограф – ирле-хатынлы Лилия һәм Туфан Имаметдиновлар – спектакльне зур ак залда итеп күргәннәр. Ул уңышлы вакытка – залның күргәзмәсе алмашынган вакыт туры килгән – спектакль Күргәзмәләр залында барды.

Бүлмә уртасындагы тимер конструкцияләргә арканнар эленгән, аркан очларына тимер ыргаклар беркетелгән. Татарин – ТЮЗ һәм Тинчурин театрлары актеры һәм яшь режиссер Илнур Гарифуллин – шушы ыргаклар, баулар арасында хәрәкәт итә. Пластиканы Туфанның иҗатташ дусты Марсель Нуриев куйган.

Импровизацияләнгән сәхнәнең бер ягында – музыкант Сугдэр Лудуп. Икенче ягында Гүзәл Вәлишина текстны укый. Текст бернинди хис-тойгыларсыз тигез укыла. Туфан Имаметдинов аңлатканча, Татаринның кыска гына репликасына Динә Сафина озын монологлар өстәгән. Ә пластик монологны Илнур Гарифуллин «укый», ягъни, хәрәкәтләнә – ыргаклар арасында йөри, шуыша, үрмәли, тәгәри, утыра, баса, сикерә…

Илнур Гарифуллин татар тамашачысына «Идегәй» спектаклендәге Идегәй образы аша яхшы таныш. 

Ыргаклар дигәннән, ул – иҗатчыларга төрлечә уйларга мөмкинлек бирә торган предмет. Хәтта Корбан бәйрәмендә корбан итеп чалынган мал түшкәсен бүлү өчен элеп куя торган ыргаклар да күз алдында тотыла ала. Ярты сәгатьләп ыргаклар арасында йөргәч, персонаж аларны тоташтыра. Аларны тоташтыру әллә котылу, әллә киресенчә чорналу –анысын һәркем үзенчә аңлый ала. Өч егет – Туфан Имаметдинов, Марсель Нуриев һәм Илнур Гарифуллин куйган «ребусны» һәр кеше үзенчә чишә ала: сценография дә, пластика да шуның белән кызыклы. Ә менә текстка сораулар күп.

Текст болай яңгырый: «Синтезатор, әни турында җыр, баян, ачык төстәге киемнәр... Всё должно быть матур. Так появился новый жанр – татарская синтетическая эстрада». «Ни дисәң дә, полиэтник бөек дала варислары. Кайсы якка карап дога кылсаң да ярый, иң мөһиме – базарга товар китер». «Аңлый алмыйм – нигә бөтен җирдә өчпомакны (өчпочмаки) өчпочмак дип атыйлар, Татарстанда алар «треугольники». Ә тутырма, гомумән, шотланд хаггисы». «Татар телендә «хочу» дигән сүз юк, син «моя пить идёт» дисең, «телим» дисәң, натурально килеп чыкмый». «Менә Кәримә исемле кыз, аның икесе урыслардагы Матрена кебек. Менә Артем, эшкә алсыннар өчен шундый исем кушканнар, менә Марсель – француз түгел. Менә Ирина Шейхның әбисе Галия, русча Галина. Менә Атлас, әтисе контурлы карталар яраткан...»

Җәмәгать, бу текстларның асыл мәгънәсе миңа шушы ук «Моң» мәйданчыгында барган «Чын татар» спектаклен хәтерләтте. Анда һәвәскәр артистлар үзләренең татарлыгы турында шулай сарказм белән сөйлиләр. Бу спектакль – минем өчен татарларның үзләрендәге төрле сыйфатларыннан көлүнең «иң матур үрнәге». Ул спектакльнең авторлары Ксения Шаачнева белән Дина Сафина. Ягъни үзешчәннәрнең текстларын җыеп әдәби формага китерүче – Дина Сафина. Туфан Имаметдинов белән Дина Сафинаның «Горький татарин»ы да шундый ук милли-рухи мазохизм – «үзеңне рухи кимсетү ләззәтенең» бер үрнәге булып чыккан.

Гомумән, рус телле татарлар сәнгатьтә милли-рухи мазохизм белән шөгыльләнергә ярата. Ниндидер сәер ләззәт. Нигә кирәк – аңламыйм. Бәлки, андый спектакль үзенең милли тәңгәлләге белән буталып беткән комплекслы татарлар өчен кызыклыдыр — алар өчен милли тәңгәллекне клоунадага әверелдереп, үзләрендә аның җуелуына акланудыр. Ә нигә акланырга, кызлар-егетләр, үзегез өчен көлке тоелган татар сыйфатларын «куркыныч һәм көлке букигә» әверелдермичә яшәгез, яши алганча.

Текстның бер өлеше аеруча гаҗәпләндерде.»Хатын-кыз бәхәсләшә, хатын-кыз басуда эшли, хатын-кыз дөресен әйтә, хатын-кыз хат яза, хатын-кыз талаша, хатын-кыз остазбикә...» Миңа бу өзек бик таныш бит.

Әлмәт театрының драматурглар һәм режиссерлар хезмәттәшлегеннән торган уникаль «Аһәң» проекты нәтиҗәсендә «Аһәң» спектакле туган иде.

«Аһәң» – татар халкының музыкаль-шигъри фольклорына нигезләнгән спектакль. «Аһәң» – новеллалар мозаикасы. Проектның нигезе – драматургик әсәрләр. Авторлар – Фәрит Нәгыймов, Екатерина Тимофеева, Дина Сафина, Булат Минкин, Рәмис Нәҗмиев, Павел Поляков, Рәдиф Кашапов.

Әлеге драматургия әсәрләренең берсе Булат Минкинның «Хатын-кыз» новелласы иде. Хатын-кызның эш-гамәлләреннән торган монологны Наилә Нәҗипова укыды. Әсәр «хатын-кыз тора, хатын-кыз киенә, хатын-кыз бара, хатын-кыз кайта» кебек аның эш-гамәлләрен чагылдырудан тора.

Димәк, Дина Сафина, Булат Минкин новелласын алып, фигыльләрне генә алыштырып чыккан түгелме? Болай ярыймыни?

ххх

«Горький Татарин» спектаклендә автор, кызып китеп, татар инкыйразына «диагноз куеп» та ташлаган. Консерватизм. Кадимчелек, ягъни. Белмим, белмим. Диагноз куелган икән, ни өчен куелганын аңлатырга да кирәктер ич. Балага Марсель дигән француз исеме кушканга яки синтезатор белән җырлаганга гына түгелдер бит инде? Текст буенча шуның өчен генә кебек аңлашыла.

Әйе, Туфан Имаметдинов кызыклы проектка алынган. Җитди итеп тотынсаң, Татарин (Асан, Князь) персонажы турында, аның репликаларының асылына керә ала торган кызыклы текст эшләргә булыр иде. Шул чор контекстында һәм, бәлки, бүгенге көн белән тоташтырып, Татаринның тормышын күзаллый торган мәгънәле текст язып була.

Әйтик, ни өчен Князь? Ул төпкә төшсә дә гаделлеген, кешелек кыйммәтләрен җуймаган. Татаринның «Закон душа иметь», «Пить будим, гулять будим, смерть пришол – помирать будим» кебек репликаларына таянып, татар кешесенең фәлсәфәсе, язмышы, аның Горький тасвирлаган дөньяда ят кеше булуы турында уйланырлык әсәр язарга булыр иде.

Әмма аның өчен күп эзләнергә кирәк ләбаса. Ә болай җайлы – үзең алдан башка проектлар өчен язган һәм аннан-моннан җыештырган текстны тезәсең дә чыгасың! Автор нәкъ үзе язганча: «Кайсы якка карап дога кылсаң да ярый, иң мөһиме – базарга товар китер». «Алтын битлегең» бар икән – нинди товар бирсәң дә ярый – шулай булып чыгамыни?

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 июнь 2023
    Исемсез
    Тагын Туфанны бетереп ташлаганнарски)))
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100