Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аһәң»: Әлмәт театрының милли тәңгәллекне эзләүдәге катлаулы юллары

Әлмәт театрының яңа проекты нигезендә куелган спектаклен безнең хәбәрчебез карап кайтты.

news_top_970_100
«Аһәң»: Әлмәт театрының милли тәңгәллекне эзләүдәге катлаулы юллары
Рәмис Нәҗмиев

Безгә заманча татар драматургиясе кирәк. Ул юк, ә булганы канәгатьләндерми икән, димәк, булдыру юлларын уйларга кала. Драматургия лабораторияләре шушы проблеманы хәл итү юлында ниләрдер башкара.

«Tat Cult Lab / театр», KazanOperaLab проектларын искә төшерсәк, Татарстанда режиссёрлар өчен дә шундый ук лабораторияләрдә эшләү мөмкинлеге булгалады.

Кыскасы, эш бара — яшь иҗатчылар эксперимент буларак җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә. Дөрес, экспериментларның тамашачысы күп түгел.

Әмма Татарстанда экспериментлардан да курыкмый торган театр бар — Әлмәт театры. Аның турында «экспериментлар ярата» дигән дан күптән йөри. Әлбәттә, Әлмәт театрының да төп тамашачысы экспериментларга махсус килеп утырмый. Төп тамашачыга гадирәк, аңлаешлырак әсәрләр кирәк. Алар репертуарда бар, әлбәттә: комедиясе дә, мелодрамасы да җитәрлек. Әмма биредә эксперименталь әсәрләргә аеруча җылы караш, җылы мөнәсәбәт.

Тамашачы чагыштырмача күп булмаячагын да белә торып, нәтиҗәсен дә күзаллап булмаган килеш, Әлмәт театры эксперименталь, уникаль проект башлады. Проект нәтиҗәсе буларак «Аһәң» спектакль-манзарасы тәкъдим ителде.

ххх

«Аһәң» — драматурглар һәм режиссёрлар хезмәттәшлегеннән торган уникаль проект. Проектның партнеры — Заманча драматургия һәм режиссура үзәге (Уфа). Драматургларның кураторы, ягъни шеф-драматург — «Дружба народов» журналының баш мөхәррир урынбасары Фәрит Нәгыймов. Драматурглар язган әсәрләрне сайларга театрга ул булышкан. Спектакль дә аның «Далада» новелласы белән башланып китә.

«Аһәң» — татар халкының музыкаль-шигъри фольклорына нигезләнгән спектакль. Борынгы көйләр һәм бәетләр, җырлар һәм риваятьләр авторларны нинди әсәр тудырырга рухландырган, бүгенге заман кешесе күңелендә ул нинди аһәң белән яңгыраш тапкан — спектакль шуны күрсәтә. Новеллалар татар тарихының Болгар чоры, Казан ханлыгы, Идел буендагы ачлыкны, репрессияләрне, бүгенге көннең этник, мәдәни проблемаларын яктырта. «Аһәң» — тарихка һәм бүгенге вазгыятькә яшь иҗатчыларның сәнгати карашы. 

Әлмәт театры проекты өчен барлыгы утызлап мини-новелла язылган, җиде режиссёр унике әсәрне сайлап алган.

Аерым бер тарихи чордагы билгеле бер күренешне тасвирлаган новеллалар бер спектакльгә җыйналган. Әлбәттә, гомуми бер сюжет барлыкка китерелмәгән. «Аһәң» — новеллалар мозаикасы, бер орнамент булып тезелгән корамалар, төрле энҗе-мәрҗәнне тезгән дисбе. Ә берләштерүче җеп, ябыштырып торучы балавыз — фольклорчы-галим Геннадий Макаровның музыкаль бизәлеше һәм борынгы уен кораллары.

Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаров тумышы белән Әлмәттән. Ул туган ягына кайтып, артистларны борынгы музыка коралларын тоярга һәм аларда уйнаргы өйрәтергә бик рәхәтләнеп ризалашкан. Нәтиҗәдә, башта новеллалар сүз һәм гамәлләр белән берләштерелергә уйланылса да, азактан проектның идея авторы һәм сәнгать җитәкчесе Искәндәр Сакаев иң яхшы берләштерүче көч дип музыканы тапкан. Әлеге мини-новеллалардан 2 сәгатьтән артык барган спектакль тудыру — Искәндә Сакаев хезмәте.

Ә борынгы уен коралларын «Әлмәт» мәдәният үзәгеннән китергәннәр. Биредә композитор Рәшит Кәлимуллинның музыка уен кораллары коллекциясеннән зур күргәзмә әзерләнә.

Проектның нигезе — драматургик әсәрләр. Ни кызганыч, әсәрләр нигездә рус телендә язылган. Авторлар — Фәрит Нәгыймов, Екатерина Тимофеева, Диана Сафина, Булат Минкин, Рәмис Нәҗмиев, Павел Поляков, Рәдиф Кашапов.

Режиссёрлар — Лилия Әхмәтова, Айнур Гайсаров, Ярослав Францев, Ринат Ташимов, Алмаз Садриев, Булат Минкин, Рөстәм Имамов.

Театр драматургия кануннарын белгән, татарча яза алган драматургларга — Сөмбел Гаффарова, Рүзәл Мөхәммәтшиннарга мөрәҗәгать итсә дә, алар язарга ашыкмаган, күрәсең. Ә рус телле авторлар проектка бик рәхәтләнеп кушылган. Новеллаларның күбесе рус телендә язылып, театр аларны татарчага тәрҗемә иткәнлеге сизелә. Тәрҗемә уңышлы булса да, сизелә. Чөнки сүз аһәңе җитми. Монысы инде тәрҗемәче кодрәтеннән генә дә тормый.

Әйтик, бер мисал — Булат Минкинның «Хатын-кыз» новелласы. Режиссер — Ринат Ташимов. Хатын-кызның эш-гамәлләреннән торган монологны Наилә Нәҗипова укый. Әсәр «хатын-кыз тора, хатын-кыз киенә, хатын-кыз бара, хатын-кыз кайта» кебек аның эш-гамәлләрен чагылдырудан тора.

Ә хәзер татар теле — туган тел булган кеше өчен «хатын-кыз, хатын-кыз» дип кабатлап торган монологны күз алдына китерегез. Парлы сүздән торган һәм Х хәрефе кабатланып торган сүзтезмә татар колагына бигүк аһәңле яңгырамый, җәмәгать. Күршемдә утырган колакчынлы егеттән көнләшерлек, чөнки ул Булат Минкин язган «женщина» сүзен тыңлый, өч иҗектән чыжылдап торган сүз. Әлеге сүзне татар теленә чыжылдатып тәрҗемә итеп булмый, димәк, мәгънә үзгәрде, новелла югалды.

Проектка мәрхүм Павел Поляков та катнашкан булган. «Угол» театры белән хезмәттәшлек иткән яшь драматург һәм артист Павел Поляков «Әби казаны» дигән новелла язган — иҗатчының фантазиясе Казан шәһәренең салыну тарихын сурәтли.

Новеллалар арасында Каракүз турында риваять тә кулланылган. Каракүз — Болгар ханының кызы булган дип сөйләнә Әлмәт якларында аеруча популяр булган легендада. Каракүз тумышы белән нефть чыккан яклардан булган, ди җирле халык. Гуля һәм Каракүз тарихын яшь автор Екатерина Тимофеева Әлмәттә Каракүз скульптурасын күргәч язган.

ххх

«Аһәң» манзара-тамашасында Әлмәт театрының легендалары булган өлкән буыннан кала бөтен труппасы уйный. Әлбәттә, төрле режиссёрлар куйган ун мини-спектакль ун төрле. Уйландыра, моңландыра, шатландыра, сокландыра, рухландыра, юксындыра, буталдыра, сискәндерә, җилкендерә, көлдерә, куркыта, өркетә, ярсыта, арыта…

«Аһәң”не мин үзенчәлеген җуеп барган «Һөнәр» яшь режиссура фестивален алмаштыра ала торган проектның юл башы итеп күрәм. Чөнки биредә режиссёрларга әзер театрда, әзер текст һәм әзер артистлар белән эшләү мөмкинлеге бирелә. Алар биредә урау юллар узмыйча гына иҗат итә ала. Аларны биредә якты йөз белән каршы алалар. Киләчәктә бәлки проект үсеп, режиссёрлар кастинглар узып килә башларлар. Мин «Аһәң”нең тамаша буларак кына түгел, ә яшь режиссёрларны берләштергән җитди проект буларак үсүен телим.

«Аһәң”нең репертуар киләчәге нинди булыр — әйтә алмыйм. Әмма ул киләчәк булырга тиеш. Әлеге проектта катнашкан башлап язучы драматургларның берсе Рәмис Нәҗмиев бу хакта болай ди: «Бу — эксперимент, ә экспериментта бөтенесе дә мөмкин, биредә теләсә нинди нәтиҗә хуплана. Чөнки теләсә нинди нәтиҗә дә — уникаль тәҗрибә бирүче нәтиҗә. Әлеге тәҗрибә нигезендә яңа планнар корып булачак, ә бу инде, иртәме-соңмы, кыйммәтле нәтиҗәгә китерәчәк».

Ххх

Финалда Рәмис Нәҗмиевның тагын бер фикерен китерәм: «Эксперименталь спектакльләр өчен тотылган акчага килгәндә, иманым камил — эзләнүләр һәм тикшеренүләр салым түләүчеләр акчасына барырга тиеш. Чөнки бүген милли тәңгәллегебезне эзләү юлында салынган бер сумыбыз киләчәктә миллиардлар китерергә мөмкин. Ерак киләчәктә… Ә бүген шул бер сумны салмасак, киләчәк булмаячак». 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100