Гөлзада Сафиуллина: «Чукыйм дисәң, чукырга кеше бар, иҗат кешесенә каты кагылырга ярамый»

Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина белән Тинчурин театры залында аншлаг белән үткән «Тамырлар» кантатасы турында сөйләшергә килешкән идек. Ни өчен Гөлзада ханым шушы музыкаль әсәргә зур «ставка» ясый? Ни өчен ул аны «милләтне үстерә алырлык әсәр» дип бәяли, милләт өчен «эш аты» итеп күрә? Әмма бит әле галиҗәнап җырчыны шушы кантатага китергән иҗат юлы бар. Мин теманы киңрәк колачлап, галиҗәнап җырчы турында сөйләшергә тәкъдим иттем.
Гөлзада апа белән аның шәһәр үзәгендә урнашкан студиясендә очраштык. Биредә аның гөл кебек матур, зур кабинеты да бар икән. Сүзебез өстәлдә яткан саллы гына альбомнан башланды – «Сөембикә варислары» фестивале күренешләре һәм лауреатлары турында мәгълүмат тупланган альбом иде ул.
- «Сөембикә варислары» төрки-татар балалар фестивале, Гөлзада Сафиуллина инициативасы белән, 11 тапкыр оештырылды: 7 тапкыр – Кырымда, 4 тапкыр – Казанда.
Гөлзада апа альбом битләрендәге таныш йөзләрне карап, аларның бүгенге көнен искә төшерә башлады: «Әйе, бу – оныгым Ширин, хәзер Вашингтонда яши, музыкотерапия белән шөгыльләнә. Бу – Альбина Насыйрова, бик талантлы кыз, күңеле дә киң, әле күптән түгел генә Казанда ифтар уздырды, «Бала-сити» мәктәбе хуҗасы, хәзер Дубайда яши, анда да «Бала-сити» мәктәбе ачты. Монысы – композитор Мәсгут Имашевның кызы Әминә. Бу – журналист Фирая Бәдретдинованың кызы Фәридә. Бу бик талантлы кыз – Ләйсән Әсхәтова, тавышы бик матур – кристалл кебек иде. Кияүгә чыккач, иҗаты кимеде кебек. Менә 5 яшеннән сәхнәгә чыгып, хәзер профессиональ җырчы булып җитешкән Марат Фәйрушин. Менә – Гөлназ Гафурова, Казан филармониясе солисты, йөзләгән баланы туплап, музыка, вокал укыта, мөнәҗәтләр өйрәтә. Киң диапазонлы, зур репертуарлы җырчы. Марат та, Гөлназ да әллә кайчан Татарстанның атказанган артисты булырга тиешләр иде. Иҗат өлкәсендә тыйнаклык – җитешмәгән ягыбыз булып чыга».
Барысының да хәлләрен белешеп торасызмы?
Әйе. Югалтышмыйбыз. Безнең төркемебез бар: шунда эшләгән эшләре белән бүлешәләр, гаиләләрен күрсәтәләр. Менә нинди шәхесләр үсеп чыкты «Сөембикә варислары»ннан, алар барысы да иҗат юлында, дип сөенәм. Алар милләткә хезмәт итәләр. Алар – милләт күрке.
Казахстаннан «Мин – джазмен» дип җырлаган Диас исемле гаҗәеп малай бар иде. Казах-татар егете дип хәтерлим. Фестивальнең бер «йолдызы» булды.
Диас Мусалимов – Америкада музыка буенча профессор, Нью-Йоркта укыта. Мин бит, фестивальнең юбилее уңаеннан, лауреатларны – Кырым татарларын, ногайларны бөтенесен бергә җыеп, концерт ясарга теләгән идем. Смета күтәреп 2 ел йөрдем – акча бирмәделәр.
Ул фестивальгә элек тә дәүләт булышмады кебек хәтерлим.
Дәүләт булышмады. Ул фестиваль – «Сәләт» кебек зур бер күренеш иде. Анда катнашкан балалар тәрбия алды, алар башкалардан аерылып тора. Ул бит конкурс кына түгел иде. Мохит! Балалар анда 2 атна яшәде. Сәйдә абыстай, «харап була күрмәсеннәр» дип, төне буе кызларны саклап йөрде. Чөнки алар шундый яшьтә. Андый-мондый хәлләр булмады. Ул камилләштерелгән проект иде. Акча бирсәләр, бүген дә грандиоз итеп үткәрә алам.
Иганәчеләр дигәннән, бүләкләрне ничек кенә табыштырмадык. Мин бит, йога белән шөгыльләнгәч, дөньякүләм оешма чакыруы белән, 4 тапкыр Һиндстанда булдым: үз концертларымны куйгач, бүләкләр бирәләр. Һиндстаннан кайтканда, кечкенә сандыгым бүләк белән тулган була иде – балаларга шуларны тараттым. «Сөембикә варисы» булган кызыбыз Гөлназ Гафурованың әтисе бервакыт җиңүчеләргә бүләккә зур тартма капрон колготкилар бирде. Кырым татарлары кызлары ансамбленә шуларны тараттым. Аларның сөенгәне! Юклык вакыты иде бит...
Кырым татарлары белән әле дә аралашып яшисезме?
Әйе, алар миңа бик кадерле. Кырым татарлары – бик пунктуаль халык. Үзләренең яшәү рәвешен дә нык тоталар. Стиль! Безнең Казан татар балалары алардан күп нәрсә өйрәнде.
«…Үзем – администратор, үзем – кассир, үзем – сөйләүче, үзем – җырчы»
Гөлзада апа, сүзебезне, алдан килешкәнчә, «Тамырлар» кантатасы турында сөйләшүдән башлыйк.
Яхшы. Берничә мәртәбә телевидениедән «Тамырлар» кантатасының өзекләрен күрергә туры килде. «Нишләп мин моны белмим?» – дип аптырап, композиторын эзләп таптым. Роза Мөхетдинова минем якташым булып чыкты – Арча районыннан. Шагыйрь Җәүдәт Сөләйманов поэмасына язылган әсәр икән. Беренчедән, бу – милли әсәр: анда Ватан, тел һәм дин яшәеш белән үрелеп бара. Икенчедән, бу – эпос, милләт тарихына кагылышлы әсәр. Роза янына Арчага кайтып: «Бу әсәрне Тукай премиясенә куярга кирәк, болай калдырырга ярамый», – дидем. «Мин аның артыннан йөри алмыйм», – ди. Аның язмышында фаҗига артыннан фаҗига булган: автомобиль һәлакәтенә эләгеп, 1 атна реанимациядә аңсыз яткан, озак та үтми, әтисе үлә, аның артыннан сеңлесе үлә, шушы югалтулардан соң әнисе урынга егыла, үзе дә көчкә йөреп әнисен карый, әнисе үлгәч, аяктан егыла. Ул бу әсәрен юл һәлакәтендә «теге» дөньяга китеп, үлеп терелгәннән соң язган. Бу – илаһи әсәр!
Димәк, 20 ел элек яңгыраган әсәрне торгызу эшенә керештегез.
Әйе, әсәрне кабат күрсәтү хәстәренә керештек. Концерт өчен Тинчурин театры залын алдым. Реклама бирдек. Репетицияләр өчен Җәүдәт Сөләйманов «Сәләт» залын бирде. Консерватория хоры, Әлфия Җаббарованың «Хыял» хоры, Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесы хоры, оркестрның 30 кешесе, солистлар, сөйләүчеләр – репетиция вакытында дирижер Рөстәм Абязов бөтенесе белән идарә итте. Оркестрда гаҗәеп тәртип, искиткеч мөнәсәбәтләр! Бөтенебез эш барышында күккә очтык инде!
Мин бит гомерем буе сәхнәдә эшләгән кеше, кемне генә күрмәдем, исерек музыкантларның үзләрен дә, баяннарын да күпме сөйрәп йөрдем. Гомер буе шуларга көтүче кебек булганмын. Мондагы тәртипкә шаккаттым.
Видеоконтент кирәк булгач, Илшат Рәхимбайга чыктым. Ул – «Сөембикә варислары» егете, миңа клиплар да, фильм да ясаган кеше. Ул дөнья яралуларны кертеп, гаҗәеп видео ясады.
Репетиция ясый башлагач, нидер җитми кебек. Башында азан булырга тиеш – шул төшемә шул керә. Шул ук төш Розага да кергән. Ахырга «Тәүбә» дә кирәк дип, анысын да керттек. Шундый камил әсәр булды ул...
Күп кешенең хезмәте кергән концертны оештыру өчен меценатлар таптыгызмы?
Акчасы юк, билетлар сату белән.
«Үзен акладымы?» – дип сорарга да кыенсынам.
Гомеремдә беркемнән дә акча сорап йөргәнем булмады. Күпме фестивальләр, юбилейлар үткәрдем, беркайчан да сорап кермәдем, ә монда Марат Әхмәтовка (ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе. – авт.) кердем. «Хәлдән килгәнчә ярдәм итәм», – диде, Аллага шөкер, арендага һәм оркестр хезмәтенең күпмедер өлешен капларга шул җитте. Катнашучылар да: «Түләсәң риза, бирмәсәң риза», – диләр. Илшат Рәхимбай да: «Бер тиен алмыйм», – диде. Мин инде өстемә акча чыкса да риза идем.
Миңа затлы зыялыларыбызны китертү мөһим иде. Мин аларны ничек китертә алам? Алар билет алмый, чөнки гомер-гомергә чакыру белән килергә өйрәнгәннәр. Үзем залда күрергә теләгән бөтен кешегә чакыру тараттым. Җитәкчеләргә дә бирдем. Җитәкчеләрнең берсе дә килмәде, дия алмыйм, бер-икесе килде. Җитәкчеләргә бирелгән урыннар буш калмасын дип, өстәмә чакырулар да тараттым. Шулай итеп, залда бер буш урын булмады, балконда басып та тордылар.
Азактан чәчәкләр бирүне дә оештырдым. Югыйсә, Илһам Шакировны искә алу кичәсендә бөтенләй чәчәкләр булмады. 90 еллык бит ул! Шуңа бик гарьләнеп, концерттан авырып чыктым. Ярар, анысы – аерым тема. Монда да шулай булмасын дип, «Тамырлар»да чәчәкләр булсын өчен тырыштым.
Болай азапланып оештыру сезгә нәрсәгә кирәк булды – нәтиҗә ясадыгызмы? Әле бурычлы да булып калгансыздыр. Һәм матди яктан гына да түгел.
2 ай чаптым. Бушлай бит инде ул, финанс ягыннан бер тиен файдасы юк, зыяны гына аның.
Әмма, беренчедән, зур шатлык кичердем. Мин, юбилей кичәләремне уздыргач, халыкның мәхәббәтен сизә, милләтемә зур эш эшли алганыма сөенә идем. Монда да шул хис биләп алды. Икенчедән, бик күп нәрсәгә өйрәндем. Моңарчы күпме белмәгән әйберем булган икән!
Мәсәлән?
Мәсәлән, дирижер хезмәтенең бөеклеген аңладым. Дирижер ул президент эше шикелле икән – президент ил белән идарә иткән кебек, дирижер оркестр белән эш итә. Хорның нигә мине үзенә тартуын аңлый алмый идем. Хәзер үземә ачыш ясадым: хор – ул берләшү. Мин бу бөек кантата аша бөек берләшүне күрдем. Бу – иҗади берләшү. Бу – минем табышым. Мин болар белән эшли алам икән: үзем – администратор, үзем –- кассир, үзем – сөйләүче, үзем – җырчы. Мин бу эшләрнең бөтенесен гомер буе беләм.
Минем бит алып баручы буларак «ставкам» 4 сум 50 тиен иде, җырчы буларак – 7 сум булды. Юк акча инде. Шул вакытта акча эшләү җаен өйрәндем. Кешеләр концертка килгәч, ишектән билетларын ертып кертәсең бит. Концерттан соң ул билетлар идәндә кала, ташлыйлар. Концерт беткәч, рәтләр арасыннан иске билетларны җыеп үтүкли идем. Таслап бер пачка итеп куям да, ертылганны тагын бер тапкыр ертып, авылларда яңадан сатам. Шулай итеп акча эшләдем. Болар Татарстанда эшләнгән эшләр түгел, мин бит ирем Риф Сафиуллин белән читтә эшләп йөрдем – чөнки ул республикадан куылган иде.
Мондый юл белән акча эшләргә берәүнең дә башы җитмәгәндер.
Юктыр. Чөнки мин үземне хәтерли башлаганнан бирле кәгазьдән билет ясап, шуны балаларга 1, 2, 3 тиенгә саттым. Шул акча җыелгач, ручка, дәфтәр, бантик кебек әйберләр алам да, лотерея итеп уйнатып, кире кайтарам. Ягъни, мин акча эшлим – бер ләззәт, икенче ләззәт – чыгыш ясыйм, өченче ләззәт – меценат булып бүләк бирәм. Шуңа авыл балалары минем арттан чабалар, авылда куйган концертларымда һәрвакыт аншлаг булды.
Шулай эшләмәгән булсам, ул чорларны исән-сау кичеп чыга алмас идем. Торыр урын юк, ир, бала, 7 кешелек тере ансамбль...
Риф абый белән булган вакытта да иркә хатын булып, ир артында гына яшәмәдегез алайса?
Юк. Мин гел үзем эшләдем, акчаны ничек эшләргә, ничек кадерен белергә, ничек экономия ясарга өйрәндем. Хәзер оныгым университетның экономика факультетында укый. «Улым, син экономика буенча укыйсың, экономия ясый беләсеңме?» – дим. «Кими башлаган киемнәреңне ташлама син, юабыз да куябыз, вакыт үткәч тә кирәк булмаса, авылга алып кайтырбыз, бакчада эшләгәндә булса да ярар», – дим. «Бер әйберне дә минем белән киңәшмичә ташлама, югыйсә байый алмыйсың», – дим. Мин бернәрсәне ташламадым. Мин хөкүмәттән фатир алган, премия алган кеше түгел, иганәчеләр тапкан кеше дә түгел. Муса Җәлил исемендәге премияне алгач та акчасын Тынычлык фондына күчергән идем. Үзем төзегән өйдә яшим, үз студиямдә эшлим. Мин бөтен эшне – чүкеч белән кагу-сугу кебек ир-ат эшен дә, тегү-чигү кебек хатын-кыз эшен дә беләм. Такта ышкылау, утын яру да миңа берни түгел. Миңа 8 яшемдә без йорт салдык. Авылда тактадан өй төзегән кеше булмады – шаккатты авыл халкы. Әти такта арасына пычкы чүбе төйдертте. Ул өйне әле берничә ел элек кенә сүттек.
Авылда нигез-йортыгыз бармы?
Бар. Яңа йорт төзедек. Ул буш тора, кайтып йөрибез, Коръән укытабыз, Аллага шөкер! Кызым Резеда җәен чәчәкләр утырта, яшелчә үстерә – тирә-ягын гөлбакча ясый. Сентябрьдә туган көнемә туганнарымны авылда җыям – учак ягабыз, пылау пешерәм. Шулай итеп өйне саклыйбыз. Әти нигезе бетәргә тиеш түгел.
Авыл гына бетмәсен.
Элек авылда 120 хуҗалык иде, хәзер 80 хуҗалык. Былтыр авыл мәктәбенең зур бер бүлмәсен алып, кызым Резеда белән Шекә авылы тарихы музее ясадык. Резеда – галимә, Кол Шәриф музее концепциясен дә ул төзеде, Ислам институтында да музей ясады. Музейны иске әйберләрне тезеп кую дип уйлаучылар бар, юк, алай түгел, музей ул хәрәкәттә булырга тиеш. Авылның барлыкка килүеннән башлап, табигате, беренче мәчет, беренче мәктәп, авылның сыер савучылары, балта осталары, гармунчылар, көрәшчеләр – барлык кешеләрен барлап чыктык. Фотоларын таптык...
Зур эш булган бу.
Искиткеч. Без аны 2 ел эшләдек. Хәзер музей бүлмәсенә автобуслар белән күрше авыллардан да балалар килә.
Анда минем почмак та бар, безнең авылдан чыккан филология фәннәре докторы, нәфис сүз остасы Фәрит Бәшир турында да мәгълүмат бар. Исән чагында мин аның альбомын яздырып калып өлгердем. Рәссам Равил Заһидуллинның да балачагы безнең авылда үткән…
Авылыгыздан чыккан эшмәкәрләр дә бардыр. Алар музей ясашырга ярдәм иттеме?
Булыштылар. Хәлдән килгән кадәр авыл кешеләре дә булышты. Киштәләр, өстәлләр, сәкеләр – барысы да кыйммәт тора бит. Күбрәк үзебездән чыкты инде, Аллага шөкер, мөмкинчелегем булды. Авыл кешеләре мәгълүмат белән дә бик булышты. Бер егет 2 тәрәзә йөзлеге китерде. Шуның эченә Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш чоры балалары фотоларын куйдык – тәрәзәдән карап торалар кебек. Апам музейга сандыгын бирде, сәкегә корама япма текте. Әтинең токарь станогы бар иде, әти эшләгәндә чыгырын әйләндереп тора идек – электр юк вакытлар иде әле. Шуны китердек. Бу – музейның шатлыгы...
«Тамырлар» дип башлаган идек, ул да нәкъ шундый шатлык бирде. Тамашачы аннан бик зур рухи байлык төяп кайтып китте. Аны 6 камера белән видеога төшердек – Илшат Рәхимбай оештырды. Без инде аны алга таба югалтмыйбыз, бу – безнең «эш аты» булачак. Бу бит – сәнгать өлкәсендәге иң зур ачыш, һәм ул милләткә эшләргә тиеш. Моны бөтен татар күрергә тиеш.
«Дәүләт бит милләт бетсенгә эшләми. Булсынга эшли»
Беренчел максатка ирешелде – концерт чыкты. Хәзер алга таба нишлисез?
Алга таба моны берәр платформага кую турында уйланасы бар. Без аны 20 ел элек югалта язганбыз бит, хәзер кабат югалтмас өчен, ниндидер оешманың аны үз репертуарына кертеп, даими рәвештә күрсәтеп торуы кирәк. Халык йөриячәк – иманым камил.
Хәзер тамашачы попса концертына гына йөри түгелме?
Бу концерттан чыккан халыкны күргәч, тамашачының йөрисенә ышандым.
Чакыру белән килделәр, дисез бит. Күп булса, 200-300 билет алынгандыр.
Бер килгән кеше икенче юлы билет алып килергә риза. «Без монда гыйлем тупладык, елый-елый чистарынып беттек», – дип язалар. «Татарның бөек сәнгате бар икәнен белдек», – диләр. Алга таба бу әсәр белән дәүләт кызыксынырга тиеш. Дәүләт кай тарафка эшли? Милләт булсынгамы, милләт бетсенгәме?
Булсынга, әлбәттә. Тик, концертка түрәләр килмәде, дисез бит.
Килмәде. Дәүләт бит милләт бетсенгә эшләми, булсынга эшли. Халык өчен эшли. Ысулларын гына белеп бетермиләр. Мин «өстәгеләр» турында сөйләмим, алар ул өлкәдә белем алмаган, белмәүләре дә ихтимал. Аның каравы, алар үз эшләрен белә. Казанны ничек матурладылар! Казан гөрли. Ә сәнгать? Сәнгатьсез милләт буламыни?!
Казанда саммитлар, форумнар, җыеннар, шундый зур күләмле халыкара чаралар булып тора – моны барысына да күрсәтергә була.
Бөтендөнья татар конгрессы ни ди соң?
Мин моны, Тукай премиясенә кую өчен, Бөтендөнья татар конгрессына тәкъдим иттем – документларны туплап илтеп бирдем. Карадылар да, Бөтендөнья Татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров: «Куябыз», – диде. Васил Шәйхразиев та ризалык бирде.
Әмма үтмәде.
Ни өчен кандидатлар исемлегенә үтмәде, дисәң, техник сәбәпләр аркасында. Техник сәбәбе шул – без әсәрне аны башкаручылары белән бергә куйдык, ә башкаручылар арасында дирижер Рөстәм Абязов та бар, ул – инде Тукай премиясе лауреаты. Икенче тапкыр куюны хупламадылар.
Киләсе елга да Тукай премиясенә куячаксызмы?
Иншалла! Ходай саулыгыбызны бирсен! Роза исән-сау булсын! Җәүдәт Сөләйман да сәламәт булсын! Моннан да лаеклы әсәр юк. Әсәрләр күп, ләкин моннан да лаеклысы юк! Мин шуңа инандым, һәм бу – минем өчен зур ачыш булды. Бу – татарның сәнгатен бөтен дөньяга таныта торган әсәр.
Гөлзада ханым, сезнең җырчы буларак бик популяр чагыгыз бар иде бит. Ул чакта бер дә үз иҗатыгызны Тукай премиясенә тәкъдим итәргә уйламадыгызмы?
Бер куйдым мин...
Анысы 10 еллар элек, дип хәтерлим.
Әйе, Арча районы тәкъдиме белән бер куелдым. Арча якташлык җәмгыятенең гөрләп эшләгән чоры иде. Арча гимны язылган вакыт...
Аннан да элегрәк, җырчы буларак бик популяр чакларыгызда, диюем иде.
Уемда да булмады. Мин ул чакларда шундый программалар ясадым! Халык җырлары, мөнәҗәтләрдән башлап, балалар җырларына кадәр – 13 проектым бар, аларны да куярга була иде. Әмма Тукай премиясенә куярга мөмкин дип, башыма да килмәде. Бу – балачактан ук бастырылып яшәү инде һәм консерваториядә укымау... Болар ничектер туктатып килде.
Үз вакытында консерваториядә укымый калу – ниндидер бер комплекс кебекме?
Әйе. Тукай премиясенә куелып, үтмәгәндә дә борчылу булмады. Чөнки минем өчен «принятие» дигән нәрсә бар. Мин юлдан барам, юлым чиксез – барам да барам. Каршылыклар очраса да, артык игътибар итәргә ярамый. «Ирем үлде, ялгыз калдым, беттем инде, беттем», – дип утырсаң, бетәсең. Куйбышев филармониясендә эшләгәндә, ирем үлгәч, 32 яшемдә чит шәһәрдә балам белән коммуналкада калдым. Хәлем бик авыр булды. Ахырзаманга тиң. Фатирны Казанга күчерә алмыйм, филармониягә эшкә дә алмыйлар – 4 тапкыр кайтып тыңландым. Халәтемнең начар булуы тәэсир итәр, дип борчылып, баланы Уфа музыка мәктәп-интернатына биргән идем, үземә генә кыен булгач, кабат алып кайттым. Мин бит нечкә күңелле җырчы кеше, нерв системасы да бик нечкә – үзем генә куркам. «Бу баланы харап итәм бит», – дип, тагын илтеп бирдем. Харап буласы икән, үзем генә харап булыйм, дим, баланы сакларга кирәк.
Әти-әниегез баланы авылга кайтарып бер дә булыша алмадымы?
Алар баланы мин укыганда болай да карады инде. Мин бит аны III курста укыганда таптым. Институтны бетергәнче әни карады. Чөнки ирем миңа: «Институтны ташлыйсың», – дигән иде. «Ташламыйм», – дидем. Ветеринария институтын тәмамлагач, бала белән китеп, Ташкентта 3 ел кошчылык фабрикасында эшләдем.
Ә теге коммуналкада калгач, «болай ярамый» дидем дә, канализацияләр үткәреп, газ кертеп, коммуналь фатирны аерым фатир итеп ясап чыктым. Бу – 1979 ел, кибетләрдә әйбер юк. Төнлә төзелешләрдән ДВПлар, ДСПлар урлап бүлмәләр бүлеп, чүплекләрдән «списанный» унитазлар табып, эшләп чыктым. Күршеләр минем өстән шикаятьләр яздылар. Өч шәһәр аша фатирны Казанда 1 бүлмәле фатирга алыштыра алдым. Батыршин урамында иде ул. Эшли-эшли, бер бүлмәлене – икегә, икелене – өчлегә алыштырдым. Аннары фатирларны сатып, өй төзи башладым. Аннары шушы студияне алдым. 90 нчы елларда алып калдым мин аны. «Табачка»да (Казан тәмәке фабрикасы) эшләгән чагым иде – концерт эшчәнлегемә параллель эшем. Казанда өлешләп түләү белән салынган беренче йорт иде – аскы катында әле төзелмәгән мәйданны алырга кирәк, дип уйладым да алып куйдым. Минем беркайчан да акча җыелып ятканы юк – акчам булса, каядыр кертәм.
Шул төзелешләр, борчылулар белән бронхит килеп чыкты. Җырчыларның күбесендә бар инде ул. Тавыш бетте. Табиплар киңәше белән, Кырымда төзелеп бетмәгән йортлы участок алдым да шуны төзергә тотындым. Әле дә бара ул төзелеш – җиренә җиткерәсе урыннар гел булып тора. Минем Кырымга барып 1 атна яшәгәч, тавышым ачыла. Оныклар шунда үсте – җәй көне укулары беткәч үк киләләр иде. Ел саен дусларым килеп ял итә.
«Бәлки, миңа ниндидер бер көч, бер вулкан милләт өчен салынгандыр»
Сез зур акчага кагылышлы эшләрдә, алыш-биреш булганда кем белән киңәшәсез?
Миндә интуиция бар. Шул интуициям миңа ничек эшлисен әйтеп тора. Аллаһ намаз вакытында ничек дөрес-файдалы булачагын җиткерә. Мин байтак кына еллар йога белән шөгыльләндем...
Йога белән ислам диненең каршылыгы юкмы?
Юк. Киресенчә, ача. Кешеләр дөньяви зур гыйлемнәрне берләштереп карый белми. Коръәндә бөтенесе язылган – ул Канун. Ә башкалары аны аңлатып бирә. Мәсәлән, йогада сулыш алу күнегүләре нигез булып тора. Сулыш алу ул – Коръән уку. Мин йога аша Коръәнгә килдем. Коръән аша йоганы ачам. Аллага шөкер, гарәп хәрефләре белән Коръәнне укый алам. Көн саен укыйм. Аллаһы Тәгалә сиңа үз сулышын өргән икән, язмышыңны фәрештәләр язып бара, дибез. Ә язмышы кешенең үз «күтүмкәсенә» нәрсә җыюыннан тора: ул үз юлын үтә алдымы, авырлыкларга каршы тора алдымы, әллә зәгыйфьлекләргә бирештеме? Шулай итеп, ул аркасына тормыш гыйлеме җыеп, җанын баета. Кешенең шул «күтүмкәсе» «теге» тормышы белән дә бәйле. Кем белгән аның дөньяга ничәнче тапкыр килүен? Әйе, мин җаннарның кабат тууына ышанам. Бәлки, аның беренче тапкыр гына килүедер, шуңа белеп бетермидер. Ярамый кешене гаепләргә! Кыерсытырга, җәберсетергә, мыскыл итәргә ярамый. Йогадагы, Веда дигән борынгы гыйлемдәге «принятие» шул инде ул. Кешене ничек бар – шулай кабул ит! Мәсәлән, ир белән хатынны алыйк: ир хатынга бөтенләй туры килми, ди, ә син аны ничек бар – шулай кабул ит. Ул – синең белән параллель баручы кеше: үз тормышы, үз максаты, үз миссиясе. Кайбер очраклар белән риза булмыйсың икән, ярар, дип үткәр. Чөнки синең балаң бар – баланы ата белән үстерергә кирәк...
Ә җүнсез кеше булса... эчә, сугыша торган булса, мәсәлән.
Җүнсез булса... искәрмәләр бар инде... ә гомумән алганда, мин аны төзәтәм, үземчә итәм, дип уйларга кирәкми. Кешене төзәтеп булмый. Тырышма да, көчеңне дә түкмә! Кабул итә алмасаң – аерылышасың. Кабул итә алучы хатын-кызлар да була. Исерек белән дә яшәүчеләр бар...
Бу – яхшымы соң?
Берәү түзә, берәү түзми. Нервылары бик нәзек, һәм мондый тормыш җүләрләр йортына китерергә мөмкин икән, әлбәттә, түзәргә кирәкми. Түзә ала икән, жәлли икән, авыру икәнен күрә икән... түзә инде. Балаларга зыян икән, кирәкми. Балаларга зыяны булмаса, талашмаса, эчеп кайта да йоклый икән...
И Гөлзада апа, сез дә түзеп кенә яшәгән кеше түгелдер инде.
Анда башка иде сәбәпләр.
Әйе, һәр кешенең үз сәбәпләре инде, киңәш бирә торган тема түгел. Без кабул итә белүдән башлаган идек.
Кабул итә белү иргә генә кагылмый. Туганнары белән талашып-сугышып беткән кешеләр бар. Син кабул итә белүне аңласаң, аның төбендә ни ятканын белсәң, бу – тулы бер гыйлем. Мин моңа озак еллар аша килдем. Бик күп хаталар ясаганнан соң гына килдем. Мәсәлән, соңгы ирем белән без – дуслар. Кырымда йортларыбыз күрше. Бер-беребезгә ярдәм кирәк булганда, керешәбез, киңәшләшәбез, дөнья хәлләре турында төннәр буена сөйләшеп утыра алабыз. Элегрәк кабул итә белүне белгән булсам, аннан аерылмас идем. Менә дигән кеше ул! Кулыннан эш килә! Шул түзә алмау инде, ничек бар – шулай кабул итүнең булмавы...
Ул бик көнләште, концертларымны туктатуымны теләде. Мин, артист булмыйча, аңа гына җырлап торырга тиеш идем. 5 минутка соңга калган өчен «тревогага» бастыра: «Нигә соңга калдыгыз? Эчеп яткансыз!» – дип сүгә иде. Ә мин беркайчан да эчмәдем. Эчсәм, бетә идем. Артистлар арасында эчүчеләр күп булды. Иремә аңлатам, акланам... Нигә акланырга?
Аның белән яшәгәндә йогага йөри башладым, «принятие» дигәнне аңладым да акланырга кирәкмәвен күрдем. «Әйе, – минәйтәм, – шундый инде синең хатының, менә син шундый хатынга өйләндең инде», – дим. Тупас рәвештә әйтәм инде. Алай дигәч, аптырап кала, коралсызлана. Ягъни, мин кире какмый башладым. Шулай җиңдем мин аны. Аннары алай бәйләнми башлады. Ә аерылу сәбәбе ул түгел иде. Аның белән яшәргә була, әмма бала аныкы түгел. Иң зур фактор – бала. Мин бит беркайчан да ир эзләмәдем, балага ата эзләдем. Балага әти табылмый, чөнки үз әтисе бар. Миңа ир булган кеше баланың үз әтисен көндәш итеп күрә, баланың йөзендә элеккеге иремне – бала атасын күрә. Бала үз әтисе белән түгел икән, аны беркем дә кабул итми. Алтын бала булса да, кабул итмиләр. Бөтен сәбәп шул булды. Риф Гатауллин белән дә шуның аркасында аерылыштык, ул да начар кеше түгел иде: бер калыптагы кешеләр булмасак та, яшәп булыр иде.
Баланы кабул иткән очракта да сезне өйдә пәрәмәч пешереп, ир көйләп кенә яши торган хатын-кыз итеп күз алдына китерүе авыррак, Гөлзада апа.
Бәлки, миңа ниндидер бер көч, бер вулкан милләт өчен салынгандыр. Минем башка андый кешене очратканым булмады. Мин моны үземне күтәрү өчен әйтмим. Кешеләр билгеле бер этапта сыналар һәм күчәләр. Я акчага, я портфельгә, я властька сатылалар. Минем ирләрем дә начар кешеләр түгел иде, ә мин дилемма алдында калдым, чөнки беренче планда милләт язмышы булды. Иҗатым беренче планда булды. Җырчы хатын-кыз, ир белән яшәп, үзен реализацияли алмый...
Нигә?
Булмый. Беренчедән, ул талантыңны таныса һәм, икенчедән, ярдәмчең – продюсерың яки акча табучың булса – була. Син акча турында уйламыйча, иҗат турында гына уйлап яшәсәң – була. Башкача булмый: гаилә алып барып, бала үстереп, аллы-артлы алъяпкыч ябып кухняда эшләп иҗат итеп булмый. Мин мөнәҗәтләрне төнлә кухняда өйрәнгәнемне хәтерлим. Чөнки ул вакытта ир белән яши идем. Ул йоклый, мин төне буе өйрәнәм. Төнлә хатынның концертлардан кайтып керүенә бер ир дә риза түгел. Сиңа биргән чәчәкләргә, алкышларга беркем риза түгел. Аны беркем күтәрә алмый. Аны синең бөеклегеңне аңлаган һәм сине бөек итеп күргән һәм сиңа хезмәт итәргә теләгән кеше генә күтәрә ала. Мин шуңа күрә ир белән яшәмәгән җырчыларны гаепли алмыйм. Әнә, Әлфия апа... яши алыр идеме... ничек яшәсен ул... ул бит гел юлда, балаларын да карарга кирәк, муенында оркестры утыра, аларны ашатырга кирәк. Барысына да акча кирәк. Ул вакыт бит 2 тиен, 1 тиен иде хезмәт хакыбыз. Әйтәм ич – 4 сум 50 тиеннән 9 концерт. Мин качып-посып концертлар биреп кенә яши алдым. Барысын да китабымда язам.
Китап яза башладыгызмы?
Апрель азагында Кырымга китәм дә язам.
«Мин акча эшләр өчен хәләл көчеңне салып эшләргә кирәген генә беләм»
Диндә сезнең киңәшер кешегез, остазыгыз бармы?
Диндә китаплар бик булышты. Мин яңа чыккан бер китапны ала бара идем. Гомерем буе дин китаплары һәм шигырь китаплары җыйдым. Апанай мәчетендә Вәлиулла хәзрәт ачкан типография минем өчен бик кадерле иде.

2020 ел. Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 еллыгына «Мин – Тукайның замандашы» кичәсендә
Фото: © Салават Камалетдинов
Дингә килгәч, бик каты хаҗга барырга теләдем. Чөнки анда ниндидер магия барын белдем. Мин анда 3 тапкыр бардым. Беренчесендә – самолет белән. «Юк, – минәйтәм, – монда авыр булмады, хаҗда авырлык булырга тиеш». Икенче тапкыр 7 ил аркылы автобус белән киттек. Безнең белән Рамил Юныс та барды.
Бүләк хаҗ идеме әллә? Андый хаҗлар да булды, дип беләм.
Юк, үз хисабыма бардым. Өченчесендә, инде авыр этапларны үткәч, югары дәрәҗәдә үтәп кайтам дип, тагын бер бардым. Хаҗ миңа дин ягыннан зур роль уйнады.
Миңа монда алган гыйлем һәм китаплар гына җитмичә, остаз эзләдем. Төрле тәрыйкатьләр белән таныштым: тегесенә бардым, монысына бардым. Әмма болар – безнең традицион тәрыйкать түгел иде. Безнең традицион нәкышбәнди тәрыйкате вәкилләрен эзләдем. Мөфти Тәлгать Таҗетдин Казанда ябык форумнар уздырганда, мине мөнәҗәтләр әйтергә чакыралар иде. Бер баруымда, карыйм – чалмалы бер кеше утыра. Килдем дә җилкәсенә кулымны куеп: «Сез суфимы?» – дип сорадым.
Каян белдегез?
Мин репродукция китаплары җыям: Иранныкын, Европаныкын, төркиләрнекен. Шуларда суфиларның гәүдә тотышына игътибар иткәнем бар. «Сез нәкышбәндиме?» – дим. «Каян беләсез?» – ди. «Мин сезне эзләдем. Сезнең белән танышырга телим», – дим.
Соңрак мин аның аша Кипрга бардым. Анда 50 хатын-кыз, 50 ир-ат аерым биналарда 2 атна яшәп, көн саен лекцияләр тыңладык. Мин анда чыгышлар да ясадым, мөнәҗәтләр әйттем... Ярар, ул гыйлем – аерым бер тема, мин аларны китабымда язармын әле. Кыскасы, шул гыйлем миңа сиземләү бирде.
Ә суфилык темасы миңа яхшы таныш. Безнең авылда элек Яхъя хәзрәт дигән суфи булган. Аның пәриләре булган һәм шул пәриләр аңа эш эшләгән, дип сөйлиләр иде. Шуңа безне дә – авыл кызларын – «Шекә пәриләре» дип йөрттеләр. Авылда чишмәбез бар, мин аңа күперчек ясатып, чишмәгә Яхъя хәзрәт исемен бирдек. Ишеткәнең булмадымы икән Яхъя хәзрәт турында риваять?
Исеме таныш та кебек...
Авырлы хатыны җиләк сорагач, кыш көне Яхъя хәзрәт идән астына төшеп, савыт белән кура җиләге алып менеп бирә дә, «кешегә сөйләмә» дип кисәтеп куя. Ире өйдә югында хатыны күрше хатынына әйтә. Яхъя хәзрәт кайтып юынганда күрә – аяклары зәңгәрләнгән. Хәзрәт: «Мин үләм. 40 елдан авыл бетәргә мөмкин. Авыл кешеләре миңа дога кылганда авыл яшәр», – дип әйтеп калдыра. 40 елдан, янгын чыгып, авыл янып бетә. Аннары яңабаштан корыла.
Нигезе калдымы соң хәзрәтнең?
Нигезендә кеше юк. Авылда кем генә Коръән укытса да, аның исеменә дога кылабыз. Авылда хәзрәтебез дә бик гыйлемле кеше – ул Яхъя хәзрәткә һәрчак дога кыла. Мин дә догаларыма аның исемен кертәм.
Кипрда йөреп кайту турында сөйләмисезмени?
Мин анда йөреп кайтуым турында бик озак беркемгә дә сөйләмәдем. Шуннан кайткач ирем белән аерылыштык та инде. Аерылуның сәбәбе – әйткәнемчә, бала. Бала ул университетны тәмамлаган җиткән кыз булса да, барыбер, бала. Ана кешегә бала кадерлерәк, аны иргә алыштырып булмый. Баланы иргә алыштырган кеше ялгыша.
Ә бәлки, киресенчә, бала тормышыннан бераз читләшергә кирәк булгандыр, яшәсен үз тормышы белән. Татарда «утыз улың булганчы аксак ирең булсачы» дигән әйтем дә бар, гәрчә мин аның белән килешмәсәм дә.
Резеданың үз тормышы. Ире дә булды. Ул аерым яши, үз фатиры бар...
- Ләкин аның яшәү рәвеше сезнең белән янәшә бара. Сезнең белән фестиваль оештыра, музей ясый, дигәндәй. Мин аның күкрәк баласы белән «Сөембикә варислары» фестивалендә йөргәнен хәтерлим.
Әйе, Резеда гел минем янәшәмдә булды. Миннән башка тормышын күз алдына да китерә алмый. Ул бит – минем бердәнбер балам. Аңа мин гел кирәк булдым. Миңа ул кирәк. Көн саен күрешмәсәк, эшләр харап иде.
Безнең – бик көчле тандем. Бик тырыш минем кызым, бөтенесен булдыра. Җитмәгән яклары да бардыр, әмма анысы берни түгел. Гыйлемле ул – гомере буе укыды. Озак еллар Россия Ислам университетында доцент булды – үзе укытты да, укыды да. Инде ул, белем җитми дип, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керде. Аның психология буенча гына да 4 дипломы бар. Мин булмасам, алай укый алмас иде, әлбәттә. Мин бит аңа терәк булдым.
Акча ягыннан да, мөгаен.
Әйе. Мин ничек аны калдырыйм? Ә ир арага керә. Мин бала янына йөрмәсен өчен вакытымны чикли, алар килмәсен өчен сәбәп таба. Без кызым белән кимендә көнгә 1 күрешергә тиеш. Безнең шундый рухи элемтә.
Акча эшли беләм, дидегез. Акча эшләүнең төрле ырым-шырымга бәйле булуына ышанасызмы? Әйтик, акча эшләр өчен нәрсә эшләргә ярый да, нәрсә ярамый?
Юк. Мин акча табу өчен хәләл көчеңне салып эшләргә кирәген генә беләм. Хәләл көч белән эшләнгән акчаның гына бәрәкәте була, каяндыр кергән һәм синең хәләл көчең салынмаган акчаның файдасы юк – моңа 100 процент, 1000 процент иманым камил. Барысы да хәләл көч белән генә эшләнсен, бер тамчы хәрәм кертергә ярамый.
Минем дә тормышта төрлесе булгандыр. Хәзер анысына тәүбә, тәүбә! Мең тапкыр тәүбә! Юлда гел зекер әйтеп йөрим. Иң зур нәрсә – тәүбә. Хәрәм кертмәскә! Мин тәмле ризыкларга, купшы тормышка кызыкмыйм. Көзен кигән киемем белән язга кадәр чыгам, иң мөһиме – уңайлы булсын һәм исламга каршы килмәсен.
«Тәнкыйть кирәк инде, ләкин үтерү максаты белән түгел»
Купшы тормышка кызыкмыйм, дисәгез дә, киемнәрегез һәрвакыт бик зәвыклы була. Гөлзада ханым, алдарак Илһам абый концерты турында искәртеп узган идегез. Бөек җырчының 90 еллыгы уңаеннан оештырылган концерт күздә тотылгандыр. Нинди фикерләр белән кайттыгыз ул концерттан?
«Үлеп кайттым». Булмадыңмы?
Юк.
3 бүлектән торды һәм 3 сәгать ярым барды ул концерт. Илһам абыйның тормыш этаплары күрсәтелгән сценарий да әйбәт иде, беренче ике бүлектә аның җырларын да җырладылар. Өченче бүлектә әллә нәрсә булды: чыккан җырчыларның киемнәре базар – тегеннән ачык, моннан ачык, җырлары да шырдый-бырдый, аранжировкалары да... Илһам Шакиров боларга видеодан карап тора кебек. Мин бу концерттан соң: «Чихали мы на тебя Илһам Шакиров», – дигән нәтиҗә ясадым. «Менә без нинди! Синең заманың узды. Синең җырларны җырлап, ике бүлектә калдырдык. Хәзер безгә кара!» – дигән кебек килеп чыкты. Минем нәтиҗәм шундый булды, һәм миңа бик кыен иде. Мин бит – аның белән 4 ел бергә эшләгән кеше.

Илһам Шакиров истәлегенә флешмобтан бер күренеш. 2020 ел.
Фото: © Салават Камалетдинов
Тагын нәрсәләрдер эшләнер әле Илһам Шакиров исеме белән – спектакль, мәсәлән. Камал театрында Әлфия Авзалова турында спектакль ясадылар бит. Булдыңмы син анда?
Булдым.
Мин дә булдым. Илһам абый турында да спектакль чыгарасы булсалар, аның истәлеген алай бозмасыннар иде инде. Кариев театрында Ваһапов турында спектакль ясадылар – боздылар. Артисты шәп – Рәшит Ваһапов тавышы белән җырлый, үзе дә охшаган (Ваһапов ролендә Татарстанның халык артисты Фәнис Кәлимуллин иде. – авт.). Ләкин бит җырчыны ача алмадылар, бөеклеген күрсәтә алмадылар. Ул бит җырчы гына түгел, бөек шәхес иде!
Әлфия апа турындагы спектакльдән тулысынча гайрәтем чикте – анда аны җиңел холыклы, «самодур» итеп мыскыллап күрсәттеләр. Мин Әлфия апа белән 2 ел эшләдем – аны бераз беләм. Әлфия апа андый түгел иде. Әйе, ул балалар йортында үскән, тәрбияләнмәгән, ләкин бит ул Мәскәүгә барып, студиядә укып кайта. Ул бик зирәк иде.
Беркөнне кызы Зөлфия белән очраклы гына Мәдәният министрлыгында күрештек. «Сеңлем, – дидем, – әниең турында спектакльне карадым. Син отомстила, да? Хәзер үзеңнән ризамы?» – дидем. «Нишләп алай әйтәсез?» – ди. «Син бит спектакль чыгарырга булышкансың, Мәдәният министрлыгыннан акча да алгансың. Әмма син моның белән әниеңне күтәрмәдең. Ул бит – синең әниең генә түгел, безнең Әлфия Авзаловабыз. Ул – милләт җырчысы! Без аның җырларында үстек, яшәдек, югарыга омтылдык, сәнгатьнең бөеклеген күрдек. Ә син, үч алып, аны мыскыл итеп күрсәттең», – дидем. Спектакльдә Зөлфия әнисенә: «Син безне ташлап киттең», – дип әйтә. «Син безнең белән гастрольләргә йөрдең бит. Әниең апаң белән икегезне дә үзе белән йөртте», – дидем.
Зөлфия ханым нәрсә диде?
«Миңа «шоу ясасаң гына акча бирәбез» дип шарт куйдылар», – диде. Шоу! «Син шоу ясый ала идең. Ләкин бит шоуны әниеңнең дәрәҗәсен төшерү бәрабәренә ясарга тиеш түгел идең. Син харап иттең әниеңне!» – дидем.
Нәкый Исәнбәтне искә алу кичәсендә аны да ниндидер бер «замухрышка» итеп күрсәттеләр. Чәчләре тырпайган мескен карт иткәннәр. Фотоларында матур бит ул! Нәкый Исәнбәт бит ул – остаз!
Безнең бөек шәхесләребез турында бөек әсәрләр бармы? Без татарның бөек шәхесләреннән кемне күрсәтә алдык? Опера театры артына Рудольф Нуриевның һәйкәлен куйдылар – аның да баскан постаменты сынган. Бөтенесен ашыйбыз, чукыйбыз, мәсхәрә итәбез...
Башкортларның, әнә, тау башында Салават Юлаев һәйкәле тора. Башкортлар үзләре дә сәхнәдә ничек киенәләр! Ничек бииләр! Ә безнең егетләр кулларын артка куеп, богаулаган кебек тете-пете бииләр. Ычкындыр инде кулыңны, күккә күтәр! Кырым татарлары беркайчан да кулларын артка куймый...
Шәхесләребез, дигәннән, Тинчурин театрында Туфан Имаметдинов куйган «Хыялга бер адым» спектаклен карадыгызмы? Татар театры булсын, дип йөргән артистлар тормышыннан...
Карамадым. Тинчурин театрында шәп спектакльләр килеп чыккалый. Бер шәп спектакль карадым...
Илгез Зәйниевның «Туган-тумача»сымы?
Әйе. Шәп! Миңа ошады. Менә бит чын татар тормышы ничек күрсәтелгән! Бар бит әсәрләр!
Менә сез хәзер тәнкыйтьләдегез, шул сөйләгәннәрне «чыкмасын» дияргә мөмкинсез әле. Хәзер, тәнкыйтьләсәң, үпкәләргә генә торалар.
Тәнкыйть кирәк инде, ләкин үтерү максаты белән түгел. Сәнгать кешесен бетереп атарга ярамый, яратып тәнкыйтьләргә кирәк. Дөрес юлны беләсең икән, аңа ул юлны күрсәтергә кирәк. Сәнгать кешесе белгән кадәрен эшләгән, алга таба ялгышмасын өчен, кара да дөресен әйт. Ярый әле безнең Миләүшә Хәбетдинова (әдәбият тәнкыйтьчесе. – авт.) бар – һәрвакыт язып чыга. Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә шундый тәнкыйтьче килеп чыгуы бик яхшы. Әмма кайбер очракларда мин аның белән килешеп бетмим. Ильяс Камалны (Татарстан Композиторлар берлеге рәисе, Тинчурин театрының да музыка бүлеге җитәкчесе. – авт.) «бетереп ташлады», Фәрит Бикчәнтәевны да «бетереп ташлады», Илшат Рәхимбайны да «бетереп ташлады»...
Илшатны «Микулай» этнотриллеры өчен ул гына түгел, күпләр «чукыды» инде аны.
«Микулай»ны карадым. Ул – мировой әсәр. Ул безнең кысаларга да сыймый, башыбызга да сыймый. Анда шуның кадәр психологик фәлсәфә ята! Бу малайны бетерергә ярамый! Ул – безнең киләчәк! Безнең бит әле аңа алмаш юк. Ярар, театрыбызда Илгиз Зәйниев бар. Аны да «чукыды» инде ул.
«Чукыйм» дисәң, «чукырлык» кешеләр бар безнең. Дәүләт акчасына яшәп милләткә файда китермәгән кешеләр бар – шуларны «чукы»! Иҗат кешеләренә алай кагылырга ярамый. Журналистларга минем бер дәрес бирәсем килә әле, аңлатасым килә. Хәер, безнең журналистлар «чукымый» да... сораулары гына «ниже пояса». Иҗат кешесенең иҗатын ачу юк, сораган сораулары » чүпрәк тә ир, ничәгә чыккан да ничәдән аерылган... Ә без синең белән иҗат турында, милләт турында сөйләштек... Безнең милләтнең киләчәге бар. Теле бетсә дә, бар! Без бетмибез...
Теле бетсә дә?.. Телебез милли код түгелме?
Юк. Безнең код тирәнрәк ята. Безнең моң бар. Безнең «Тамырлар»га рус теллеләр дә килде, һәм ул әсәр йөрәкләренә үтеп керде. Код бит ул йөрәктә. Мәсәлән, минем визит карточкам булган җырларым йөрәкләргә ишек ача торган код иде. Бөтен җирдә халык җырларын җырладым, мөнәҗәтләр әйттем: иң яраткан әсәрләрем – «Зәңгәр шәл»дән «Качаклар җыры», «Карурман»... «Көзге ачы җилләрдә»не яратам – анда тирәнлекне, тамырны һәм трагедия сизәм. Анда мескенлек юк. Кысрыклаулар, мөһаҗирлек, сабырлык – татарның холкы бу җырга сыйган.
Миңа бик күп илләрдә булырга туры килде – Аллаһы юлымны ачты. Тәмәке фабрикасында эшләгәндә, эшмәкәр буларак, Россия – Америка конгрессына бардым. Мин бит параллель рәвештә концертлар да, бизнес та алып бардым. Җырчы булуым анкетага язылган иде. «Чыгыш ясыйсыңмы?» – дип сорагач, «Карурман»ны җырладым. Җырлап бетергәч, яныма 3 кеше килде дә үз өстәлләренә алып киттеләр. Татарлар иде: берсе – Германиядән, берсе – Америкадан, берсе – Себердән...
«Иҗат бәхетен бернинди бәхет тә алыштыра алмый»
Вафирә апа белән мөнәсәбәтләрегез турында сөйләгез әле. 90 нчы елларда мәйданнар тоткан сез ике җырчы идегез.
Искиткеч яхшы мөнәсәбәтләр иде. Ул – «высший пилотаж» җырчы. Аның тавышы шикелле тавыш дөньяда юк. Әллә нинди сопранолар бар, Вафирә тембры шикелле тавыш бармы? Аның тембрын миллион тавыш арасыннан таныйсың. Ул – шедевр. Беренчедән, тавышы, тембры, икенчедән, консерватория тәмамлады, көче җитте. Ул да бит авыл баласы. Кара син аның образын! Чын татар хатыны образын сәхнәдә тудырган җырчы бит ул! Кем тагын шундый образ тудыра алды? Күбесенең моннан күкрәк ачык булды, моннан итәк ачык булды...
Аралашып яшәдегезме?
Әлбәттә. Ике сәфәрдә булдык без аның белән – концертны алып баручы кирәк булгач, мине алды. Аның баянчысы Илфират Гыйззәтуллин иде. Аларның арасында ниндидер мөнәсәбәтләр юк, иҗатташлар гына. Бервакыт карап торам: Вафирә сәхнәгә чыгу өчен туфлиен киде, ә туфлие шнурлы иде, Илфират, иелеп, шуның шнурогын бәйләде. Мин шуны күреп соклануларым! «Менә бу җырчы!» – дим. Ә мин үзем шнурларны бәйлим. Бөтенесенекен! Аңлыйсыңмы? Аерма шунда!
Үзеңне куя белүдән...
Ул да авыл кызы, мин дә авыл кызы. Мине, 7 нче классны тәмамлагач, 14 яшемнән сыер саварга тыктылар. 4 ел сыер саудым һәм кичке мәктәптә укыдым. Ә Вафирәне училищега җибәргәннәр, аны тәмамлагач, консерваториягә керде – классиканы өйрәнде. Мин дә өйрәндем... үзлегемнән. Мин дә романслар җырлый алам. Ирем Риф Сафиуллин консерватория тәмамлаган кеше иде, аннан бик күпне – сулыш алу күнегүләрен дә өйрәндем. Соңрак консерваториягә дә керергә тырышып карадым. Озак йөрдем. Зөләйха Хисмәтуллина мине ассистентурага алырга да риза иде. Чөнки мин бер вуз тәмамлаган бит инде. «Алам, тик бер белешмә кирәк, алып кил Мәдәният министрлыгыннан», – ди. Мәдәният министрлыгында Ренат Харислар эшләгән вакыт. Бик күп йөреп карадым белешмә сорап, бирмәделәр. Шул справка булмау аркасында, мин консерваториягә керә алмый калдым. Зөләйха апа, ул справка булмаячагын белгәч: «Болай гына йөр, дәресләр бирәм», – диде. Мин 6-7 дәрес алдым. Артыгы кирәкмәде. Шуннан соң: «Оч, – диде, – сиңа миннән бүтән бернәрсә дә кирәкми. Җырла!» – диде. Минем тавышым, Риф Сафиуллин белән эшләп, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова белән эшләп, куелган иде инде. Аларның репертуарын тулысынча белә идем, чөнки Илһам абый сәхнәдә җырлаганны сәхнә артында җырлап тора идем. Аннары Илһам абый мине сәхнәдә дә җырлатты. «Ничәне җырлыйм, Илһам абый?» – дим. «Күпме теләсәң, шулкадәр җырла», – дип әйтә иде. Артык әрсезләнмәдем, әлбәттә, шулай да бер чыгуда 6-7 җыр җырлый идем.
Мин практик яктан урау юллар белән килдем, ә Вафирә баштан ук дөрес юлдан барды. Ул консерватория тәмамлап турыдан сәхнәгә чыкты да бөек җырчы булды. Йөрәге минеке шикелле милләт өчен яна иде.
Вафирә апа бәхетле идеме?
Сәхнә белән бәхетле! Бәхет бит ул – ир белән генә булу, дигән сүз түгел. Иҗат кешесе өчен иң зур бәхет – иҗат бәхете. Аны бернинди бәхет тә алыштыра алмый. Аны хәтта балалар бәхете дә алыштырмый. Аны ир бәхете дә алыштырмый. Чөнки иҗат – Аллаһыдан. Аллаһы биргәнне син үстерәсең, киңәйтәсең. Син шушы Аллаһ биргәнне тулысынча тормышка ашыра алсаң – бәхетле. Бар менә дигән тавышлы кешеләр, ә үз концертларын эшләгәннәре юк.
Бу яктан карасак, сез дә тулы бәхетле җырчы, димәк.
Мин 10 ел рәттән Казанның зур сәхнәләрендә тоташтан 12шәр концерт бирдем. Чаллыда һәм тирә-ягында да шулкадәр үк концертлар бирә идем. Мин бәхетле түгелмени? Әлбәттә, бәхетле. Мин җыр талантымны тормышка ашыра алдым, студиямне төзедем, студиядә Рамил Юныс белән 13 кассетадан торган цикл ясадым. Татарча беренче Коръән тәфсирен минем студиядә яздырдык. Их, Коръәнне татарчага тәрҗемә итеп, студиямдә яздырып, халкыма таратыр идем, дип хыялланып йөргәндә, бер форумда Рамил хәзрәтнең чыгыш ясавын күрдем дә: «Менә бу минеке», – дидем. Без тулы Коръән булмаса да, иң кирәкле сүрәләрне яздыра алдык. Язманың башында йә ахырында минем мөнәҗәтләрне куйдык. Мин бу кассеталарны әрҗәләп-әрҗәләп бушлай өләштем. Алга таба тиражга акча кирәк булгач кына сатуга куйдык. Әлһәмделиллаһи шөкер, студиямдә Коръәнне дөрес укырга өйрәнү, Һәфтияк Шәрифне, Пәйгамбәрләр тарихын, сихердән дәвалаучы догалар чыгардык. Әдәби мирас юнәлешендә эшләп, шагыйрьләрнең шигырьләрен чыгардым. Салих Сәйдәшев, Фәтхерахман Әхмәдиев, Фасил Әхмәтов музыкасын чыгардым. Бу кассеталар «Сөембикә варислары» фестивалендә балаларга таратылды.
Бөтен Россия буенча онлайн эшләп ансамбльләр төзедем. Репертуар җибәрәм, ансамбль төзиләр, фестиваль алдыннан курслар ясыйм. Минем бит бердәнбер белмәгән эшем – компьютер. Оныкларым көйләп бирә дә, компьютер алдына 1-2 сәгать лекция укыйм.
Безгә мәдәният, мәгариф учакларында фольклор ансамбльләре ясарга кирәк. Фольклор ансамбленә беркем бәйләнми, анда бернинди сәясәт юк. Монда – татарның бөтен яшәеше, дине. Мондый ансамбльләргә хәтта зур акчалар да кирәкми, ничек тиешлеген аңлатсаң, кеше үзенә үзе костюм булдыра. Бу – безнең чыгу юлы. Анда бөтен кеше катнаша ала – карты, яше, балалар... Авылда кеше үзенә-үзе җырлый да, бии дә, сөйли дә...
Ансамбль үзеннән үзе яшәми инде, аның җыеп тора торган кешесе кирәк. Акчасыз берничек тә булмый.
Мәсәлән, мин студиямә музыка училищесын яки мәдәният институтын тәмамлаган эшсез йөрүчеләрне чакырам да, курслар бирәм, әсбапларын кулларына тоттырып, эшләргә өйрәтәм. Аннары мәктәпләргә җибәрәм.
Элеккеге Традицион мәдәният үзәге, хәзерге Мәдәни ресурслар үзәге ул эшне эшлидер һәм эшләргә тиештер...
Әйе, шуларны эшләргә тиешле РНМЦ (Республика фәнни-методик үзәк. – авт.) эшсез ятты. Мин Рифны да шуның өчен «ашыйм» (Гөлзада ханымның элеккеге ире, Һәвәскәр композиторларның «Барлау» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Риф Гатауллин турында сүз бара. – авт.): «Ел саен үзешчән композиторларның һичьюгы бер концертын бирергә тиеш идең», – дим. Югыйсә, үзешчәннәр арасында менә дигән композиторлар булды. Илгиз Закиров, мәсәлән. Роза Мөхетдинова бүген дә Союз әгъзасы түгел икән. Шундый кантаталар язган кеше һаман да үзешчән композитор санала. Нинди үзешчән булсын ул!
Бер кешене генә күздә тотмыйча, гомумән әйтүем – дошманнар утыра безнең кайбер «ключевой» позицияләрдә, үз мәнфәгатьләрен кайгыртучылар. Композиторлар берлеге башында 20-30 ел Рәшит Кәлимуллин утырды. Кемне үстерде ул? Бармы бер үскән композитор? Бармы бер музыка белгече? Бармы музыкаль менеджерлар?
Үстерү түгел, үсмәсен дип, чабуыннан тартып торалар, Гөлзада апа. Хәзер, әнә, Эльмир Низамов үсмәсен, дип борчылып...
Бер Эльмирны ашыйлар хәзер «чукып». Эльмир бит ул – бик талантлы, үзе чибәр, үзе буйлы, үзе уйлы. Ни өчен? Менә бездә шундый кешеләр инде! Безнең сәнгатьтә шундый хәлләр булганга, кешеләребезне дөньякүләм аренага чыгара алмыйбыз. Ә кешеләребез бар. Шул ук Айгөл Хәйри, мәсәлән. Ул опера җырчысы булмаса да, эстраданың классик җырчысы була ала. Гаҗәеп тавышлы Илүсә Хуҗина бар. Шундый кызларыбыз барында «Гөлҗамал»ны әллә кемнәрдән җырлатып, җырны бозалар. Егетләр арасында да, кызлар арасында да дөньякүләм «йолдыз» булырлык кешеләребез бар. Әмма аларны күтәрергә ярамый, дип уйлыйлар. Талантлылар чыкса, талантсызларга куркыныч була башлый. Конкурсларда да шедеврлар белән килгән гениаль балаларны беренче этаптан ук төшереп калдыралар бит. Заманында мине ничек тоттылар – бүгенге талантларны да шулай тоталар. Ирем үлгәндә, миңа инде 32 яшь иде, без Советлар Союзын 6-7 тапкыр урап чыккан идек инде, Татарстан сәхнәсенә аяк та бастырмадылар. Татарстан авылларына качып-посып керсәк тә, куалар иде. Мин бу хәлләрне язачакмын, Алла бирсә, Ходай гомеремне генә бирсен!
Рәхмәт, Гөлзада ханым! Сезнең белән мондый әңгәмәләр тагын булсын иде әле.
P.S.: Язма әзерләнеп беткәч, Гөлзада Сафиуллина хәбәр итте – 20 июньдә Камал театрының Татарстан урамындагы бинасында «Тамырлар» кантатасы кабатлап күрсәтелергә планлаштырыла