Яңартылган «Тамырлар» кантатасы: Ваемсызлыктан арынырга һәрберебез көч табармы?!
Тинчурин театры сәхнәсендә композитор Роза Мөхетдинова шагыйрь Сөләйманның шигырьләренә иҗат иткән «Тамырлар» кантатасы 20 ел үткәннән соң тамашачы хозурына тәкъдим ителде. Әсәр күренекле артистлар һәм «La Primavera» оркестры башкаруында яңгырады. Галимә Резеда Сафиуллина шушы концерт турында яза.

Бу музыкаль вакыйга – «Тамырлар» кантатасының яңартылуы – һәрбер тамашачының күңелендә якты тирән эз калдырып, Рамазан ае бүләге булып кабул ителде. Яңа концертның иҗади көчен туплаган шәхес, проектның продюсеры – Гөлзадә Сафиуллина.
Кантата – рухи характердагы, фәлсәфи эчтәлектәге, хәзерге көндә халык тарихындагы зур вакыйгаларны сурәтләгән зур, күп бүлекле симфоник-вокаль әсәр.
Татар музыка сәнгатендә «кантата» сүзе яңалык түгел. Без күренекле композиторларыбыздан Нәҗип Җиһановның һәм Шамил Шәрифуллинның кантата язганлыгын беләбез. Узган гасырның 70нче елларына кадәр әлеге жанр сәхнәгә куела, ләкин, ни кызганыч, соңрак музыканың бу гүзәл төре онытылып торды. Моннан нәкъ 20 ел элек композитор Роза Мөхетдинова шагыйрь Сөләйманның «Тамырлар» поэмасына музыка яза, һәм аны Казанның иң мәшһүр залларында халыкка күрсәтәләр. Аны «Татарстан – Яңа гасыр» каналы язып ала һәм үз фондында саклый.
Бу илаһи әсәр 20 ел буена тулаемы белән дә, кисәкләп тә татар сәхнәләрендә куелып килә. Хәтта берничә бүлеге Мәскәүнең П.И. Чайковский исемендәге дөньякүләм бөек оркестрлар һәм дирижерлар чыгыш ясаган залында яңгырады. Ә 2024 елның ноябрь аенда Мәскәүнең Татар үзәге булган Асадулаев йортында зур уңыш белән узды. «Татар дөньясы» газетасында, бу бөек әсәрне анализлап, зур мәкалә басылып чыга. Музыка белгечләре дә ошбу әсәрнең тарихи, татар моңы белән сугарылган милли, колачлы әсәр булуы, киләчәк буыннар өчен кирәклеге хакында төрле массакүләм чараларда яктыртып килделәр инде.
Һәм инде менә ниһаять, татар сәхнәсендә яңадан – кантата!
Бу әсәр хакында кереш сүзне укучы һәм ахырдан катнашучылар белән тамашачыны таныштыручы Айзилә Батырханова бу кичәнең бизәге булды.
Солистлар: Идрис Газиев (тенор), Резеда Галимова (сопрано), «Фәридә – Алсу» вокаль дуэты, Роберт Миңнуллин (бас) «La Primavera» оркестрына кушылып җырладылар. Сәгать ярымлык тамашаны залдагы халык тын да алмыйча, берсулыштан күз яшьләре аралаш кабул итеп, ахырында аягүрә басып озак алкышлады.
Бәяләмәләрнең берсенә – әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова язмасына тукталып узыйк.
«Тарихи темаларга язган әсәрләр бик сирәк яңгырый залларыбызда... Музыка авторы – композитор Роза Мөхетдинова, шигырьләр авторы – Сөләйман (Җәүдәт Сөләйманов). Рөстәм Абязов оркестровкасы. Маэстро заманында Роза Мөхетдинова белән очрашып, бу әсәрне үстереп, сәхнәгә чыгарды. Композитор белән берлектә тамашачыга, татар халкына шундый зур бүләк ясады. Афәрин! Олы йөрәкле, киң күңелле кеше. Татар! дип кычкырып йөрми. Татар халкының мәдәнияте белән бөтен дөньяны таныштыра.
Сәхнәгә татарча җырлаган хорлар чыкты. Яшьләр катнашканы дулкынландырды, сокландырды. «Хыял» исемендәге камера хоры, Әүхәдиев исемендәге музыка көллияте хоры, Казан федераль университетының Филология һәм массакүләм коммуникация интитутының фольклор-инструменталь ансамбле «Бәйрәм» коллективлары... Безнең замандашлар безнең алдыбызда иҗади имтихан тоттылар... Әлфия Җаппарова көче белән җыелган зур коллектив.
«Болгар җиле», «Атлар», «Иске өй», «Шәһри Биләр», «Сәүдә», «Кәрван», «Бәйрәм», «Алмас хан догасы», «Биләр –Болгар таҗы», «Вокализ», «Яүгүрләр», «1236...», «Кайтыйм дисәм», «Кызлар җыры», «Иске зират», «Йомгаклау», «Сак-Сок» исемле партияләрегез әле дә колакта яңгырый. Афәрин! Сүз осталары: аксакаллар Рабит абый Батулла, Гөлзадә Сафиуллина һәм Фәнис Җиһанша. 20 ел элек туган сценарийга үзгәртүләр кертелгән... «Тәүбә» бүлеге туган. Дини ягы көчәйтелгән... Илшат Рәхимбай дөнья яралу минутларыннан безнең заманга тикле фәлсәфи видеорәт төзеген. Бу алым катлаулы тарихи теманы аңлату өчен кирәк иде. Кызганыч, мәктәпләрдә татар әдәбияты, татар тарихы бүген аз өйрәнелә. Тамырсыз агач кибә. «Тамырлар» кантатасы татарларны үз тамырларын барларга чакыра. Ваемсызлыктан арынырга һәрберебез көч табырмы?!!
«Тамырлар»ның беренче версиясендә Айрат Арсланов, Наилә Гәрәева, Илдус Әхмәтҗанов, Фәнис Җиһанша катнашканнар. Видеорәт ярдәме белән әсәрнең иҗади тарихы бүгенгесе белән очрашты...
Залда утырган тамашачының әле милли аңы сүнмәгән. Сәхнәдә яшьләр булуы, киләчәктә дә сүнмәс, дигән хыял уята. Моның өчен мондый җитди әсәрләр 20 елга бер генә тапкыр яңгырарга тиеш түгел. Роза Мөхетдинованың әсәрләре консерватория, музыка көллияте концерт программаларында еш яңгырый. Педагогларга рәхмәт әйтәсе килә. Сез чын милли әсәрләрдә яшь буынны тәрбияләргә тырышасыз. Сез – моң сакчылары! Үзгәреш җилләренә бирешмәгән Татар моңы сакчылары! Һәрбер катнашкан кеше бу концертка үз кабатланмас көчен керткән. Рәхмәт Сезгә! Бу кантата безнең борынгы ата-бабаларыбызга дога булып ирешсен!»
«Тамырлар» кантатасы татар халкының мәдәни тормышында искиткеч, гаҗәеп вакыйга. Оркестр, хор, солистлар һәм нәфис сүз өчен язылган әлеге әсәрнең авторлары гына түгел, башкаручылары да халкыбызның югары сәнгать әһелләре плеядасын тәшкил итте. Алар барысы да – халыкка хезмәт итүгә үзләренең гомерләрен багышлаган шәхесләр. Менә шуңа күрә дә «Тамырлар» яши һәм яшәячәк. Чөнки анда – татар халкының тарихы, язмышы, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге. Кем без татарлар? Кайдан без? Тамырларыбыз кайда? Киләчәктә нәрсә көтә безне? Киләчәк буын варисларына нинди мирас калдыра алабыз? Бу бөек илаһи әсәр шул хакта.
«Хәтер яшәтә күкләрне,
Җир – хәтер күчәрендә,
Кеше булып яши кеше,
Хәтер яшәсә генә.
Хәтер бар яткан ташларда,
Бар хәтер искән жилдә,
Хәтта таш та булмас адәм
Хәтер югалган илдә.
Хәтер-читлек – эчке дөнья,
Хәтер-ятьмә – мир сөрә,
Хәтере нык халык кына
Киләчәк таңын күрә.
Җилләр көйли,
Кан хәтере – тере,
Хатирәләр кинәт җанлана.
Яшәрбезме? Жилләр булырбызмы?
Хак-хакыйкать мәгълүм Аллага...»