Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ренат Харис: «Эротик поэма язгач, татарның демографиясен яхшырта дип рәхмәт әйттеләр»

Халык шагыйре Ренат Харис белән хәбәрчебез әңгәмәсе.

news_top_970_100
Ренат Харис: «Эротик поэма язгач, татарның демографиясен яхшырта дип рәхмәт әйттеләр»
Михаил Захаров фотолары

Ренат Харис — Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. 1972-1982 елларда ТР мәдәният министры урынбасары, 1982-1989 елларда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире. Өч чакырылышы дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Татар композиторлары Леонид Любовский, Резеда Әхиярова, Эльмир Низамовлар белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә иҗат ителгән «Шагыйрь мәхәббәте», «Сөембикә», Кара пулат», «Алтын Казан» опералары, «Йосыф кыйссасы», «Алтын Урда» балетлыры либреттолары авторы.

Ренат Хариска 80 яшь. Ул әле дә актив иҗатта: яңа поэмалар, романслар, либреттолар, әдәби тәнкыйть мәкаләләре яза.

— Ренат абый, күптән түгел генә дөньяны яулап алган вирус сезгә дә кагылып узган икән. Яшәү белән үлем арасында булып карагансыз. Куркынычмы?

— «Мәдәни җомга» газетасында «Реанимация» дигән поэмам басылып чыкты. Ул 150 мең тиражлы «Литературная газета»да да басылды — аны Россиядә дә, чит илләрдә дә укыдылар, «Ике дөнья арасындагы чиктә булдыгызмыни?» кебек шалтыратулар булды. Мин авырый башлагач та, реанимациядә ятканда да бернәрсәдән дә курыкмадым: җиңел генә килеп кергән кебек җиңел генә чыгып китәр дип уйлаган идем. Әмма ул алай булып чыкмады. Реанимациядән чыккач, ике дөнья чигендә йөргәндә хәтердә уелып калган мизгелләрне яңадан күз алдыннан үткәргәч, кулыма каләм алгач, уйлана башладым: чынлап та мин коточкыч чиктә булганмын икән бит. Чиктән бер адым атлаган булсам, бу дөньяга әйләнеп кайта алмас идем дигән уйлар килде. Ясалма комага киткән, йә булмаса клиник үлемнән соң яңадан дөньяга кайтучылар турында истәлекләр тыңлагач, чын мәгънәсендә курка калдым һәм үз хәлемне аңладым — ярый әле, авырып киткәнче мин вакцина кабул иткән булганмын. Врачлар: «Вакцина кабул итмәгән булсагыз, сез бу дөнья кешесе түгел идегез», диделәр.

Кешеләр бернәрсәдән дә курыкмыйча урамда йөри, чөнки әле алар чиккә барып карамаган, миңа кагылмас, узып китәр дигән уйларына ышанып, гаҗәеп авыр хәлгә килеп эләгәләр. Шуның өчен кулымны йөрәгемә куеп әйтәм — вакцина кабул итергә кирәк. Ул авырудан йолып калмаса да, үлемнән йолып кала ала, хастаңны җиңел итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Татар халкы шуны аңласын иде: безгә саныбызны киметергә ярамый. Безгә артырга, артырга, артырга кирәк! Ходай Тәгалә яһүдиләр теле белән бик күп гасырлар элек әйткән бит инде: «Плодитесь, размножайтесь», дигән. Шушы әйберне һич тә күңелдән чыгарырга ярамый.

— Ә нинди фәлсәфи уйлар туды? Анысы соңрактыр инде, бәлки. Аякка баскачтыр…

— Авырганда андый уйлар башка килми. Әмма андый уйлар-тойгылар бар икән, алар хәтернең кайсыдыр бер почмагында яши икән. Тикмәгә «Реанимация» поэмасында «Мин хәтергә чумганмын икән» дип язмадым бит инде. Җан теге дөньяга китү юлында бер ноктада тукталып кала икән, ул нокта — хәтер икән. Тәннең хәтере, җанны сагынып, аны суырып ала да, кешенең үзенә кайтара икән дигән фикер туды. Тәннең хәтере бетмәс борын син үзеңә кайта аласың. Ә тәнеңнең хәтере бетсә, җаның сиңа кире кайтмый. Җанны саклый белү ул үзеңә бик тә җаваплы итеп карый белү дигән сүз икән.

Бу дөньяда эшләнеп бетмәгән күпме эшем калган дигән уйлар тудымы? Әллә сез бөтен эшегезне тәртипләп эшләп бара торган кешеме?

— Иҗатта бөтенесен тәртипләп эшләп бетереп булмый. Иҗатның бер кызыклы ягы бар. Иҗат ул чистартып, юып, тарап куелган йон кебек. Аның тәртибе юк, шул бер йомарлам йоннан җеп чыгара башлау — хаосны тәртипкә китерү була. Иҗат һәрвакыт хаостан туа. Тормышның бөтен өлкәләрен күз алдында тотып булмый, бер тәртиптә булмавы белән дә ул кызыклы. Йон йомарламын бер ягыннан тотасың — эрләнми, икенче ягыннан өзелеп чыга, өченче ягыннан тартып карыйсың — һәм ул җепкә әйләнә башлый. Ә җептән, кирәк икән, оекбаш, кирәк икән, бияләй, яки берет, свитер бәйләп, йә үзең киясең, яки кешегә кидерә аласың.

— Сезнең язасы килеп йөргән, ләкин әле кайсы ягыннан тотынасын белмәгән әйберләр күпме?

— Андый фикерләр бик күп. Мин әле кичә генә яңа поэма төгәлләдем. Бу инде минем алмышынчымы, алтмыш беренчеме поэмам. 80 яшемә җиткәч, өч поэма яздым.

— Поэма дигәннән, ул хәзер укылмый дигән фикер бар. Бу жанрны яклау сүзен әйтегез әле.

— Поэма ул бөтен кеше укысын дип язылмый. Поэма шигърияткә сусаган, аңы-белеме югары күтәрелгән, йөрәгендә һәм зиһенендә тормыш тәҗрибәсе тупланган, шуңа да карамастан аң ягыннан да, әхлак ягыннан да, эстетик яктан да үсәргә теләгән кешеләр өчен языла. Музыкаль жанрларның падишаһы опера булса, шигъриятнең дә иң биек ноктасы — поэма. Безнең күренекле әдәбият белгече, профессор Тәлгать Галиуллин да шулай дип әйтә. Ә ул безнең татар әдәбиятында поэмалар жанрын иң тирәнтен белүче галим.

— Ренат абый, 80 яшь ул горурлыкмы, әллә куркынычмы?

— Мин картлыктан куркучыларны аңламыйм. Картлыкка җитә алучылар — иң бәхетле кешеләр. Минем бер китабымда шундый сүзләр бар: «Кем бәхетле? Кем озак яши — шул бәхетле». Иң зур бәхет — озак яшәү. Яшәүнең дә бит төрле рәвеше була: тәрбиядә яшәү дә, тәрбиясез яшәү дә. Әмма нинди генә яшәү булса да, ул үлемнән кадерлерәк, ул үлемнән көчлерәк.

Заманында без әдәбиятка күп яшьләр килдек. Кайберләребез 40ка җитмичә китеп барды, 50гә, 60ка, 70кә җитмәүчеләр булды. Без берничә кеше, Аллага шөкер дип әйтик, сиксәнебезне дә тутырдык. Әйтәм бит, 80 яшемдә мин өч поэма язган кеше. Тормыш миңа шундый мөмкинлек биргән икән, димәк, мин тормышымны шушы рәвешкә китерә белгәнмен. Димәк, мин бу яктан бәхетле һәм бу бәхетем башка бөтен шатлык-куанычларга нигез.

— Бу дөрес яшәүдәнме?

— Барысы да бардыр дип уйлыйм. Әтием — 87, әнием 82 яшенә кадәр яшәде. Әтием соңгы көненәчә акылын югалтмады, мантыйклы акыл белән дөньядан китеп барды. Миңа шундыйрак язмыш язса иде дигән теләктә яшим.

—  Озын гомернең кайсы чорын сагынып искә аласыз?

— Мин яшәвемнең бөтен чорын сагынып искә алам. Әмма ул чорларның берсенә дә кире кайтырга теләмим. Киресенчә, шушы ноктадан алга барырга дигән теләгем бар, кире кайту теләгем юк.

— Шул вакытта дөрес итмәгәнмен, ялгышканмын, курыкканмын дигән үкенечләр бармы?

— Әлбәттә, бар. Андый үкенечләр һәрвакыт күңелдә яши. Андый үкенечләр иҗатка ярдәм итә. Шатлыктан бик күп уйланып булмый, үкенеч-сагыну барлыкка килсә, алар уйландыра һәм иҗатның нигезенә ята. Шулар ымсындыра, иҗат итәргә көч бирә. Минем соңгы поэмам да «Хәтеремә кычыткан кагылды» дигән сүзләрдән башлана. Анда: «Хәтерем кычыта башлады. Хәтерне кашыйсы килә һәм анда булганны чыгарып кәгазьгә салып, кычынуны басасы килә», дигән сүзләр бар.

— Үкенүләр темасын дәвам итеп, ул чакларны искә төшереп үзегезне акларга тырышасызмы, әллә гаебегезне таныйсызмы?

— Минем үземне беркайчан да гаепләгәнем дә, аклаганым да юк. Әгәр гаебем бар икән, әйе, бу эшне болайрак эшләгән булсам, яхшырак булыр иде дигән уй була. Мин үз гомеремдә бер кешегә дә начарлык эшләмәдем дип уйлыйм. Кемнәргә нинди зур яхшылыклар эшләдең дисәләр, хәтеремә төшереп ул исемлекне яза алыр идем. Ул шактый озын булыр иде. Ләкин беркайчан да мин фәләнгә яхшылык эшләдем әле дип, аны үз мәнфәгатьләреңдә файдаланырга ярамый. Бу инде һәм коррупциягә китерә, һәм синең кешелек сыйфатыңны киметә. Син яхшылык эшлә дә оныт! Кирәк чагында аны хәтереңә кайтара бел! Яманлык эшләдең икән — гафу үтенә бел! Ничек тә булса ул кеше алдында, йә җәмәгатьчелек алдында гаебеңне төзәтә бел!

— Андый чаклар булдымы?

— Андый чаклар минем булмады. Әмма мондый хәлнең булуы мөмкин һәм мондый хәл булса, мин шулай эшләр идем дигән механизм минем аңымда яши.

— Кеше рәхмәтле була беләме? Сез яхшылык эшләгән кешеләр турында сүз бара.

— Кызганыч ки, рәхмәтле булмаган кешеләр бик күп. Бигрәк тә хәзерге яшьләр арасында. Безнең замандагы кешеләр әле күпмедер дәрәҗәдә рәхмәтле була белә иде. Ә хәзерге яшьләр — язучылар, шагыйрьләр — рәхмәтле була белми.

Безнең Буа якташлыгында бер медалебез бар — «Рәхмәтле якташ» дип атала ул. Ягъни, үз районыңа сине тудырып, үстереп кеше иткәне өчен, сиңа ярдәм итеп торганы өчен рәхмәт әйтергә тиешсең. Үз районыбызга нинди дә булса эштә ярдәм итәбез икән, димәк, без районыбызга, авылыбызга рәхмәт әйтә белгәнбез. Шундый кешеләргә «Рәхмәтле якташ» медален тапшырабыз.

— Сезнең өчен район белән бәйләнеш әһәмиятлеме?

— Һичшиксез, әһәмиятле. Һәр кеше үзенә күрә Антей, ул туган җиреннән аерылса, көчен-куәтен югалта. Туган җир ул тел белән дә бәйле, әгәр син туган телеңнән аерылсаң, шул җирлектән аяк-кулың ычкынса, көчеңне югалтасың, күңел матурлыгыңны бирергә адрес тапмыйсың.

— Сез үскән нигез сакланганмы?

— Әлбәттә.

— Анда яшиләрме?

— Мин туган йортта кеше яшәми. Без анда кайтып йөрибез.

— Ә ул йортның киләчәк язмышы ничек булачак?

— Ул безнең өчен проблема. Анда кайтып яшәп булмый. Йортта яшәп булыр да иде, ләкин тормыш шартлары шундый — без инде авылга кайтып яши алмыйбыз. Энем вафат инде. Балаларыбыз, оныкларыбыз, туруннарыбыз анда кайтмаячак. Йортны кешегә дә бирәсе килми. Шулай тора инде. Кайтып буяп та киләбез…

«Әсәрләремне киләчәктә аңларлар әле дип язу дөрес түгел»

— Басылып чыкмаган, китап буларак дөнья күрмәгән күпме иҗатыгыз бар?

— Китап булып чыкмаган өч-дүрт томлык әсәрләрем бар иде, хәзер инде аз-азлап бастыра башладым. Быел пьесалар китабым чыкты, калын гына шигырьләр китабым Татарстан китап нәшриятында чыгарга тора. Мин шигырьләрне җыеп, саллы җыентык итеп чыгарырга яратам. Шигырь китабы бөтен кеше өчен язылмый, шигырь сөючеләр өчен языла. Шигырьне барысы да кулланырга яратса да, әйтик, мәҗлесләрдә котлау өчен, ә менә акыл алыр, хисләнеп укыр өчен, күңелеңне сафландырыр өчен, үзеңне үзең матур итеп күрер өчен кулланучылар, кызганыч ки, бик сирәк.

— Әле алар кими дә бара кебек.

— Арту-кимүен әйтә алмыйм. Китап кибетләрендәге китапларның тиражын карасаң, сатып алынмаганнарын саный башласаң, ул бер мәсьәлә, төрле мәдәни чараларда шигырь укучыларның илһамлы чыгышларын күрсәң, киресенчә, шатлыклы уйлар килә. Шигырь — ул деликатес, аны һәркөнне ашап булмый, урыны белән аз-азлап, тәмен белеп ашарга кирәк. Минем яраткан шагыйрем Дәрдмәнд әйтмешли, «Кирәк наз гына, ул да — урыны белән, аз-аз гына…»

— Ләкин җыр сүзләренә әйләнеп, көн саен кулланылганнары да бар.

— Җыр сүзләренә әйләнгәннәре, кызганыч ки, мине шатландырмый. Мин начар текстны җырлаучыларны аңламыйм. Теләсә нәрсә язарга була, әгәр дә син аңлы, акыллы, зәвыклы, әдәбиятны һәм телне белүче җырчы икәнсең, андыйны җырламаска тиешсең. Хәзерге җырчыга ни бирсәң дә, уйлап та тормыйча җырлый. Бүгенге эстрада җырчылары әдәбиятның зәвыклылыгын киметүләрен уйламыйча эшлиләр — алар иң зур гаеплеләр. Нинди генә сүзләр ишетмим мин алар җырлаганда! Шаккаткыч! Шуны үзен артист дип санаган кеше җырлый.

— Сез кайчан да булса аның авторына яки җырчысына шалтыратып әйткәнегез бармы? Әллә эчтән генә ачуланып каласызмы? Моны төзәтү өчен нәрсә дә булса эшлисезме?

— Мин радиоларга шалтыратам да: «Сез үзегез ул текстларны тыңлап карадыгызмы?» — дип сорыйм. «Җырлыйлар бит инде, Ренат абый, диләр, көе әйбәт, тавышы әйбәт — җырлый бит», ди.

— Сезнең язылып та укучысын, аңлау тапмаган, киләчәк өчен язылган әсәрләрегез бармы?

— Мин бүген аңлау тапмаган әсәрләр язмыйм. Мин язган әсәрләрнең бөтенесе дә күпчелеккә аңлашылып та бетмидер, яки кабул ителеп тә бетмидер, әмма мин аларны, һичшиксез, барыбер аңларлар дип язам.

—  Киләчәктә дигән сүз түгелмени бу?

— Киләчәкне белеп булмый. Киләчәк бик ерак офыклар артында. Бу офыкка кадәр бик күп елгалар, урманнар кичәсе бар — аны күреп булмый. Шуның өчен минем әсәрләремне киләчәктә аңларлар әле дип язу дөрес түгел. Ә кайбер шигырьләрдә, поэмаларда шундый әйберләр бар — бүген ул аңлашылмый, дөресрәге, аңлашыла, ләкин кабул ителми. Мәсәлән, бер шигырем бар — мин анда бетә торган авылларга хәерле юл телим. Мине кайберәүләр аңлый, ләкин бу фикерне кабул итми: ничек инде алай — Ренат Харис бетә торган авылларга хәерле юл тели?! Чөнки минем оппонентларның фикеренчә, авыл бетсә, татар теле дә бетә, әхлагыбыз да бетә, фәлән дә бетә, төгән дә бетә. Ә бит авыл 20 елдан бетмәсә, 120 елдан бетәчәк. Европага чыксаң, бер илдә дә авыл юк. Бер илдә дә авыллар безнең татар, урыс, чуаш, мордва авыллары кебек түгел, алар кечкенә-кечкенә, 20-30 йорттан торган шәһәрчекләр. Аларда шәһәрдәге бөтен шартлар бар, иген басуларында бездәге кебек эшләп йөрмиләр, сыерларны бездәге кебек саумыйлар. Анда бөтенесе башкача, әмма кешеләр миллилекләрен, телләрен авыллары беткәч тә саклап калганнар. Минем ул шигырем «Авыл беткән очракта да бүген тел бетмәслек итеп яши белик», дип тәмамлана. Безнең максат — авыл беткән очракта да телебез бетмәслек итеп, офыкның теге ягында да туган телебез белән исән калырлык итеп яши белергә кирәк.

—  Сезнең фикердәшләрегез кемнәр? Кыен, борчулы чакта кем белән аралашасыз?

— Исемнәрен-фамилияләрен әйтмим. Мин күбрәк галимнәр белән белән сөйләшәм — тарихчылар, философлар, әдәбият белгечләре… Минем иң шәп әңгәмәдәшләрем — берничә журнал. Мәсәлән, бик яратып «Наш современник» дигән журналны укыйм. Андагы публицистика! Анда безнең татар галимнәре дә үз фикерләре белән чыга, кызганыч ки, Казанда яшәүче татар галимнәре түгел, Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә яшәүче татар галимнәре. Мин аларның фикерләрен укып сокланам. Нигә безнең Казаннан шулай язып торучылар юк икән, нигә безнең Казанда чыга торган әдәби-публицистик журналларда шушындый мәкаләләр чыкмый икән дип борчылам.

— Ә каләмдәшләрегез белән аралашасызмы?

— Каләмдәшләр белән очрашабыз, сөйләшәбез. Кызганыч ки, яшьләр арасында безнең кебек күп яшәгән кешеләргә тартылу юк. Яшьләр өлкән буын белән якынаерга теләми, аларның үз дөньясы! Ә үз дөньялары безнекеннән бик күпкә аерыла. Без яшь чакта бик күп кеше белән аралашып яши идек. Ә алар чын кеше белән түгел, кеше кыяфәтен алган гаджетлар белән аралаша — аерма зур.

—  Яшьләрнең иҗатын укып барасызмы?

—   Әлбәттә.

—  Шәп әсәрләр очрыймы? «Энем, сеңлем, шәп язгансың!» дип шалтыратып әйткәнегез бардыр, бәлки.

— Мәсәлән, моннан берничә ел элек Язучылар берлегендә шагыйрьләр секциясендә тикшерелергә тиешле кулъязмаларны күреп алдым. Бер кулъязманы алып, бер шигырьне укыдым, үзенә алып кереп китте — икене, өчне, дүртне укыдым. Папкасы белән сорап алдым да, өйгә алып чыгып укыдым һәм «Бу ханым китабы булмаса да, язучылар берлегенә керергә лаеклы», дип, фикерләремне яздым. Минем үземне дә заманында китабым да булмаган килеш Язучылар берлегенә кабул иткәннәр иде. Минем ул шагыйрәне үз гомеремдә күргәнем һәм ишеткәнем юк иде. Бервакыт миңа хат килеп төште, ачсам — кечкенә генә китапчык. Мин язган фикерләрне китапның кереш сүзе итеп кулланып, бастырып та чыгарганнар. Бу — Гөлүсә Батталова. «Хөрмәтле Ренат абый! Әдәбият мәйданында тәүге адымнарымны хуплап каршы алуыгыз, олы бәягез, җылы карашыгыз өчен рәхмәт», дип язган иде ул китабына.

«Казан утлары», «Идел», «Сөембикә», «Сәхнә» журналларын алдырам. Беренче нәүбәттә шигырь һәм поэмаларны укыйм. Бездә әле язучылар күп булуга шатланам һәм горурланам, башка халыкларда үз телләрендә язучылар бетеп бара. Яшьләрне укып барам. Дөнья әдәбияты, Россия әдәбияты, күрше халыклар әдәбияты бар, алар нинди югарылыкка күтәрелгән дә бу конкрет автор шушы җирлектә кайсы урында тора — мин моны яхшы күрәм, мөрәҗәгать итсәләр, мин әйтергә әзер.

—  …ләкин бөтенесе сорамый.

—  Хәзер бөтен яшь язучы үзен академик дип саный булса кирәк.

«Эротикага бәйләнгән хисләр кешенең иң матур, иң бөек, иң мөкатдәс, иң тирән, иң гүзәл хисләре»

— Шигърият — ул яшьлек, шигърият — ул хис, диләр. Өлкән яшьтәге шагыйрьгә нәрсә илһам чыганагы була ала?

— Бөтен нәрсә илһам чыганагы.

—  Хатын-кыз күпме дәрәҗәдә илһам чыганагы?

—  Хатын-кыз шагыйрь өчен үлгәндә дә илһам чыганагы булачак. Үлгәндә дә…

— Конкрет бер хатын-кызмы, әллә шагыйрь урамда үтеп барган ханымга мизгел эчендә гашыйк булып шигырь тудыра аламы?

— Сез юк әйбер турында визуаль хыяллана аласызмы? Юкны күз алдына китеп бастыра аласызмы? Хатын-кыз һәм аңа булган хис һәрчак илһам чыганагы.

— Киң итеп җавап бирдегез. Теманың дәвамы — сезнең туксанынчы елларда язылган эротик шигырьләрегез. Бу шигырьләр хистән туганмы, әллә татар әдәбиятында яктыртылмый калган тема бит бу дип акыл белән язылганмы?

— Эротикага бәйләнгән хисләр — кешенең иң матур, иң бөек, иң мөкатдәс, иң тирән, иң гүзәл хисләре. Ул хис булмаса, бер генә матур әдәбият әсәре дә матур әдәбият булып җитә алмас иде. Бу кешедә генә була торган хис. Хайваннарда ул инстинкт, кешенең инстинкты акылына һәм йөрәгенә кушылган. Бу аңлы җан иясендә генә була торган хис. Һәм беренчел хис. Әгәр дә син аны матур итеп яза аласың икән, әсәреңне матур итеп күрсәтә аласың икән… әйтик, бәлешнең камыры бар, эчлеге бар — димәк, син турыдан-туры эчлегенә барып тоташасың.

Татар әдәбиятында эротик әсәрләр миңа кадәр дә булган. Мәсәлән, Габделҗәббар Кандалыйның шигырьләрен алыгыз. Ул Тукайда да бар, ул Дәрдемәндтә дә бар. Күрә белергә кирәк. Бу хисләрне алар бик матур итеп бирә белгәннәр…

— Совет чорында булмады…

— Ничек инде булмасын? Минем «Өч үбешү» поэмасы совет чорында язылды.

—  Совет чорында ул юк иде һәм сезнеке барлыкка килде. Кемнәрдер өчен сез беренче эротик шигырьләр авторы.

— Шулай. Бая әйттем бит 80 яшемә җиткәч өч поэма яздым дидем. Шуларның иң беренчесе «Татар Декамероны» дип атала. Ул ун эротик новелладан торган әсәр. Аны повесть дип тә атап була. Бер галим новеллино дип атады. Бәлки, шулайдыр. Ләкин ул турыдан-туры журналда басыла торган әсәр түгел. Аның укучысы 21 яшьне узган кеше булырга тиеш.

— Хәтта 18+ та түгелмени?

— 18дән дә ярый. Ләкин 21 яшьтән булса, яхшырак. Мин, мәсәлән, үзем 21 яшендә өйләнгән кеше. Менә ул яшьтән булса, әйбәт.

Тиздән Татарстан китап нәшриятында минем «Өмет йолдызым» дигән шигырьләр китабым басылып чыгачак. Ул поэма анда дөнья күрәчәк.

— Интрига.

— Әйе, аны ачык матбугатта бастырып булмый. Заманында «Өч үбешү» «Казан утлары»нда чыкты һәм ул журналны әллә ниләр эшләтеп бетерделәр.

—  Бестселлерга әйләнде…

— Әйе. Бестселлерга әйләнде. Ул 1993 елның бер санында иде. Авылларга барып китапханәгә кергән саен кызыксынып карый идем: журналның бөтен саны бар, шул саны юк. Кайчакта ул саны да бар, алып карасаң, шул битләрен ертып алып киткәннәр. Мәктәптә очрашулар укучыларсыз гына узса, укытучылар ул поэма турында мең сорау бирәләр иде.

«Татар Декамероны»н да журналларда бастырып булыр иде, әлбәттә. Ләкин хәзер журналларда яшь тамгасы куела һәм «Казан утлары”на 12 + дип куелган. Анда 21+ диелгән әсәрне бассаң, журналга зыян килүе мөмкин. Татарстанның әдәби-мәдәни мәйданында ул поэманы бастырырлык бер генә урын бар — ул да булса, авторның китабы.

—  Димәк, сез сиксәнегезне шундый эротик поэма белән каршыладыгыз.

— Без былтыр таҗлы вирус пандемиясе башлангач, Аккош күлендәге бакчабызга киттек. Боккаччоның «Декамерон»ын беләсез бит инде. Анда 10 монах, чумадан куркып, бер монастырьга җыела да, унар новелла сөйли — алар барысы да эротик характерда. Мин дә шуның үрнәгендә яздым, 10 кеше Аккош күлендәге язучылар дачасына бикләнәләр дә, ун көн дәвамында бер-берсенә башларыннан кичкән эротик хәлләрне сөйлиләр.

—  Прототиплары да бармы?

—  Анысын сезгә әйтә алмыйм. Укып карарсыз.

— Без прототип эзләргә тотыначакбыз.

— Анысын үзегез карарсыз.

— Ә «Өч үбешү» әсәре язылуга ук басылып чыктымы? Кайдадыр вакытын көтеп ятмаган идеме?

— Минем басылмый калган әсәрләрем юк дисәм дә ярый. Бар инде алар, ләкин алар сәяси яки әхлакый күзлектән караганда яраксыз булып, чикләүләр таләп ителә торган әсәрләр түгел. Бары тик минем кулым җитмәгән әсәрләр.

— «Өч үбешү» не халык яратып кабул итте. Ә каләмдәшләрегез? Ниндидер фикерләр булдымы?

— Булды, әлбәттә. Сүгүчеләр дә булды. Рәхмәт әйтүчеләр дә булды. Монысы чыккач та булыр дип уйлыйм. «Ренат Харис, ниһаять, татар халкының демографиясен яхшы якка үзгәртә», дип рәхмәт әйтүчеләр дә булды. Барысы да булды.

— Хатын-кыз яраттымы, ир-атмы?

— Хатын-кыз.

— Аксакалларыбыз ничек кабул итте?

— Ул вакытта аксакалларыбыз әйбәт кабул иттеләр. Әдәбият әһелләре тарафыннан ниндидер бер тәнкыйть белән чыгучылар булмады. Миңа төрле хатлар килде. «Без Ренат Харисның бу дәрәҗәдә бозык, әхлаксыз кеше икәнен белми идек», дип тә яздылар. Әмма бу интим эшләрне тыйнак, матур итеп, яман уйлар кузгатмый торган, киресенчә, матур омтылышлар кузгата торган итеп язуга сокланучылар күбрәк булды.

— «Өч үбешү» тәрҗемә ителмәдеме?

— Кайбер кешеләрнең, бигрәк тә, хатын-кызларның, аны аерым китап итеп чыгарырга омтылышлары булды. Мин андый эшкә ризалык бирмәдем. Ә тәрҗемә итү мәсьәләсе… Әлбәттә, була, ләкин аны подстрочниксыз тәрҗемә итә белүче кирәк. Минем әсәрләремне үзем ясаган подстрочник аша тәрҗемә итәләр. Мин бит рус теле белгече. Мин публицистиканы, әдәбият белеменә кагылышлы мәкаләләремне рус телендә язам һәм аны беркайчан да беркем дә үзгәртми. Мин рус телен беләм. Әмма ул белү генә русча шигырь язарга мөмкинлек бирми. Урыста «владеть» дигән сүз бар. Татарда ул сүз юк. Аны идарә итү дип тә, куллану дип тә әйтеп булмый. Нәрсә ул владеть? Мин, мәсәлән, шпаганың ни икәнен беләм, ләкин не владею, шуңа шпага тотып ярышка чыкмыйм. Мин рус телен беләм, ләкин владеть итмим, яки тар даирәдә генә…

— Бу әсәр «Кандалыйлар язган бит, нигә хәзер юк» дигән уй белән тудымы, әллә беренчел булып хис тордымы?

— Әйтә алмыйм. Фәлән кеше фәләнне язды бит әле, мин дә шуны языйм дип әйтү эпигонлыкка керә. Әгәр синең башыңа идея килә икән, аңа нәрсәдер этәргеч бирә. «Татар Декамероны»н язу өчен миңа этәргечне шушы пандемия белән Декамерон әсәренең бергә тоташуы бирде. Мәсәлән, минем «Татар Титанигы» дигән поэмам бар. «Булгария» теплоходы батты, күпме кеше һәлак булды — шул этәргеч бирде.

«Кабахәтлекне тудыручы их әшәке хисләр — нәфес һәм көнчелек. Мин аларны татыган кеше…»

— Трагедия темасына килеп җиткәч, сезнең белән сөйләшәсе тагын бер тема — шушы көннәрдә сезнең Ваһапов фонды биргән премияне 175 нче мәктәп фаҗигасен кичереп үзен батырларча тоткан ханымга тапшыруыгыз. Моны соклангыч адым дип бәяләделәр.

— Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль барлыкка килү минем өчен кызыклы. Мин партия өлкә комитетында эшли идем булса кирәк, яныма Рифат Фәттахов килде. «Хәйдәр Бигичев фестивале оештырыйк әле, шуның кадәр яхшы җырчы», ди. Мин: «Ул бик әйбәт җырчы, ләкин аннан да бөегрәк җырчы бар», дидем. «Кем?» ди. «Синең якташың Рәшит Ваһапов», дим. «Кара әле, шулай бит», ди. Бу фестивальне башлап җибәрдек. Соңрак Рифат Фәттахов Рәшит Ваһапов иҗаты буенча диссертация яклады, ул хәзер философия фәннәре кандидаты, эстетика белгече. Без гел киңәшеп эшләдек, хәзер дә дус. Фестивальгә Бибигөл Тулегенова, Зураб Соткилава кебек зур шәхесләр килде. Зур рус шагыйре Егор Исаев та килде, Мостай Кәрим дә катнашты, чуаш шагыйрьләре дә катнашты. Болар барысы да безнең Рифат Фәттахов белән киңәшеп-сөйләшеп эшләгән эшләребез. Шуларны истә тотып булса кирәк, 80 яшьлегемә премияне миңа бирделәр — Ваһапов фестиваленә бик рәхмәтлемен. Бу бик зәвыклы фестиваль, без аны үстерә барырга һәм ярдәм итергә тиешбез.

Шул премия бирелгән көннәрдә 175 нче гимназиядә трагедия булды. Аның катнашучылары арасында безнең Буа кешеләре дә бар икән. Шул билгеле булгач, башыма шундый уй килде — йә гимназиягә бирәбез, йә бер каһарман кешегә. Якташлар белән тиз генә киңәшеп алдык та, мин премияне иң кирәкле вакытта кнопкага баскан һәм коридор буйлап ишекләрегезне ябыгыз дип кычкырып йөргән ханымга — Тәскирә Әхмәдуллина бирергә дигән фикергә килдем. Шунысы да кызык — ул Бакый Урманченың туган авылы Күл-Черкеннән. Минем әти-әнием Күл-Черкен мәктәбендә озак еллар укыттылар. Тәскирә ханым минем әтиемдә укыган булып чыкты.

—  Ренат абый, без бу трагедиядән нинди нәтиҗәләр ясарга тиеш?

— Мондый трагедияләрне алдан күреп булмый. Без һәрвакыт яхшыга омтылган килеш тормышта начарлык та барлыгын сизеп яшәргә тиеш. Моның өчен югары әхлакка, югары гражданлык хисенә һәм җәмгыяви аңга ия булырга тиешбез. Максим Горький: «В жизни всегда есть место подвигу», дигән. Каһарманлык эшләү таләп ителгәндә без аңа әзер булырга тиешбез. Ләкин кеше каһарманлык эшләр өчен тумый дөньяга.

Минем «Җәлилчеләр» дигән поэмамда: «Без батырлык эзләп яшәмибез», дигән юллар бар. Сугыш елларында да, хәзер дә фаҗигалар була тора — күп кеше моңа әзер түгел. Җәлилчеләр әзер булган. Чөнки аларның күңелендә иҗтимагый аң һәм сәяси аң гармониядә булган: матурлык хакына фаҗига белән нәрсә эшләргә кирәген дә белгәннәр.

— Кабахәтләр шулай кабахәт булып туамы, әллә ниндидер шартлар аларны шушы хәлгә җиткерәме икән?

—Табигать кабахәтне тудырмый. Иң ерткыч җәнлекләр дә, иң агулы еланнар да кабахәт түгел, алар табигать тарафыннан тудырылган көчләр, әмма алар кабахәт тә була ала. Агулап үтерә дә алалар, дәвага да әверелә алалар. Кабахәтлекне кеше тудыра, җәмгыять тудыра.

—  Кешене шартлар шушы хәлгә китергәнме?

— Әлбәттә. Фәкать кеше үзе. Тәрбиясезлек кабахәтлекне, сатлык җанлыкны һәм башка яман хәлләрне тудыра. Кабахәтлекне тудыручы их әшәке хисләр — нәфес һәм көнчелек. Мин аларны татыган кеше…

— Рифат Фәттахов темасын дәвам итик әле. Сез аңа хөрмәтегезне белдердегез. Ләкин бер әйбер бар — ул үзе чыгарган җырчылар белән ямьсез аерылыша. Филүс Каһиров һәм Ришат Төхфәтуллин белән низаглары турында беләбез. Хәзер Зәлилә исеме белән җырлый башлаган Рузилә Бәдретдинова белән конфликт бара. Бу бездә продюсерлык белән эшләү тәртипләрен белмәүме, әллә Рифат ягыннан да гаеп бармы икән?

— Мин бу әйберләрне белмим һәм белергә дә теләмим. Мин нәтиҗәне генә карыйм. Филүс Каһиров бүген халыкка танылган җырчы икән, аны кем шулай итте? Рифат Фәттаховның Ваһапов фонды! Ришатны кем шулай итте? Шулай ук! Нәтиҗә шундый, ә бу нәтиҗәгә ничек ирешкәннәр — бусы инде башка мәсьәлә. Гаепнең атта да, тәртәдә дә булуы мөмкин. Бу бик кечкенә мәсьәлә һәм моңа безнең журналистлар, гомумән, игътибар итмәскә тиешләр. Бу журналистика эше түгел. Журналистика бөек булырга нигезе бар шәхесләребезне күтәрергә тиеш. Күтәргәндә җитешсезлекләрен күрә икән, бераз гына тәнкыйтьләргә дә тиеш. Минем бер китабымда: «Бөек милләт нигә бөек? Үзенең бөекләрен күтәрә белгәнгә бөек», дигән фикерем бар. Журналистлар шушы ноктаи назардан чыгып эш итәргә тиешләр.

— Журналист кыерсытылган яшь җырчы кыз Зәлиләне якларга тиеш түгел идемени? Балалыгы белән уйлап бетермичә контрактка кул куйган булса да…

— Мондый очракта кеше үзен үзе генә коткара ала. Әгәр дә ул акылсызлык эшләп кул куйган икән, иң беренче үзен гаепләргә тиеш. Бераз акылы бар икән, «Кул куйдым бит, мин түзә белергә, бу мәйданда эшли белергә тиеш», дип уйларга тиеш. Рәшит Ваһапов фестивале — ул бик күренекле фестиваль. Аның җитәкчеләренең бүген бер төрле кәеф булуы мөмкин, икенче көнне ул үзгәрергә мөмкин. Аңа карап фестиваль үзгәрми. Артист җитәкче белән түгел, фестивальдә эшли — шуны аңласын.

«Үз гомеремдә беркайчан да хәтта күмәк хатларга да кул куймадым»

— Тагын бер тема. Без сезгә төрле темага эксперт буларак еш мөрәҗәгать итәбез. Сез һәрчак фикер әйтәсез — шунысы рәхәт. Фикерегез еш кына рәсми фикерне куәтли, гадиләштереп аңлатып бирә. Сез һәрвакыт чын күңелдән әйтәсезме, әллә үзегез дә җитәкче булган кеше буларак, рәсми фикергә хөрмәттән дә киләме?

—  Ягъни, сез Ренат Харис икейөзләнәме, юкмы дип сорыйсыз.

— Әйе.

— Мин беркайчан да икейөзләнергә тырышмыйм. Аннан миңа бернинди файда да, кызык та юк. Мин үз фикеремне әйтергә тырышам. Рәсми кабул ителгән фикерләр тарафдары булырга беркайчан да тырышмадым. Үз гомеремдә беркайчан да хәтта күмәк хатларга да кул куймадым. Күмәккә тагыласым килми, минем үз фикерем бар. Кирәк тапсам, Президентка да, Премьер-министрга да, министрга да, Мәскәүгә дә үзем хат яза алам. Шулай эшлим дә. Әйтик, сез ни өчен хәзер «Орда» фильмы күрсәтелмәвен беләсезме? Әлеге фильмда татарларның нинди ямьсез күрсәтелүе турында Россия Президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать советында мин әйткән фикерләр дә йогынты ясагандыр дип уйлыйм.

— Белми идем.

— Мин аны әйтеп йөрмим.

— Быел Шигырь бәйрәме белән бәйле вазгыять килеп тугач, сез аны башлаучыларның берсе булуын белеп, фикерегезне сорап шалтыраткан идем. Сез рәсми карарның нинди булуы белән кызыксындыгыз.

— Рәсми фикер нинди булуга карамастан, Шигырь бәйрәме булырга тиеш. Әмма шартларга карап. Пандемия куера икән, әлбәттә, булмаска тиеш — Казанда да, Кырлайда да, Әлмәттә дә… Ә инде Казанда булмыйча аны Кырлайга яки Чаллыга күчерәбез дип әйтәләр икән, мин моның белән беркайчан да килешмәячәкмен. Мөмкин икән, ул булырга тиеш, һәм һичшиксез, ул Казанда булырга тиеш. Минем фикерем бүген дә шулай, иртәгә дә шулай булачак. Әмма минем фикеремнең тагын бер төсмере бар. Тукай бәйрәме хәзер Опера театрының Тукай һәйкәле янында булырга тиеш түгел инде. Дөрес, мәдәният министры урынбасары булып эшләгәндә аны бу урынга мин күчердем. Чөнки башта ул кольцодагы Тукай һәйкәле янында иде, трамвайлар шалтырап Тукай һәйкәле яныннан узганда шигырь укып булмады.

Хәзер заман үзгәрде. Мин бик күп бәйрәмнәрдә дөнья буйлап йөрдем: Пушкин, Лермонтов, Аксаков, Есенин, Островский, Гамзатов, Сеспель бәйрәмендә дә… Беркайда да тротуарда Пушкин бәйрәме үткәнен күргәнем булмады, ә бездә шулай үтә. Ничек Пушкин түзәдер анда… Күренекле әдәби бәйрәмнәр паркларда була. Болдинода булсынмы ул, Михайловскийдамы, Рязаньдәме… Бүген Театр тыкрыгында бәйрәм ясау Тукайга да төс түгел, Татарстанга да төс түгел. Казан хәтле Казанга да, татар хәтле татарга да төс түгел.

Безнең Черек күл тирәсендә, Бутлеров һәйкәленнән арттарак, Университет баскычлары янында рәхәтләнеп шигъри бәйрәмнәр үткәрергә була. Баннерларны гына алмаштырып, бүген — Тукай, иртәгә — Пушкин, берсекөнгә Державин, Боратынский, Хлебников бәйрәме ясап булыр иде. Аннары, әйтик, Заболоцкий, йә булмаса, Җәлил, Такташ, Фатих Кәрим бәйрәмнәрен үткәреп нинди матур вакыйга ясап булыр иде дигән уйда яшим мин бүген дә. Мин Президентка да, мэрга да язган идем. Бу хатлар нәтиҗәсез калды. Дөрес, алар аны аңлаттылар: бу баскыч Казанныкы түгел, Университетныкы икән. Ә Университет ул Мәскәүнеке. Монда милек мәсьәләсе калкып чыга…

— Ренат абый, сезнең буын язучылары СССР язучылар берлеге әгъзасы булгандыр инде. Хәзер язучыларыбыз нигездә Татарстан берлегендә. Ә сез берәр Россия берлегендә дә торасызмы?

— Әлбәттә. Россия язучылар берлегендә (Союз писателей России).

— Быел аның рәисе Николай Иванов җитәкчелегендә рус язучылары Казанда булып киттеләр. Сез бу очрашуның асылын нидә күрәсез?

— Татарстан язучылар берлеге заманында Россия язучылар берлегеннән аерылды. Туксанынчы елларда бу, бәлки, актуаль дә булгандыр. Без суверенитетыбызны якладык, аны ныгытырга тырыштык. Бәлки, бу дөрес тә булгандыр.

Вакытлар үтте, заманалар үзгәрде, Татарстан язучылар берлеге изоляциядә калды. Татарстан язучылар берлеген беркая чакырмыйлар, Татарстан язучылары Пушкин, Лермонтов, Блок бәйрәмнәренә дә йөрми. Бу, әлбәттә, үтергеч җитешсезлек түгел, алай да яшәп була. Менә шулай йомылып яшәүнең нәтиҗәсе татар шагыйрьләре һәм прозаикларының әсәрләрендә дә чагыла. Масштабны киңәйтергә тырышалар икән, бармактан суыра башлыйлар. Ул җитешсезлекләр безнең язучыларның бөтенесендә диярлек бар. Безнең яшь язучыларыбыз гаҗәеп дәрәҗәдә сәләтле кешеләр. Ләкин үз казаныңда гына кайнап сөттән май ясап булмый, каймактан ясап була. Сөттә теләсә күпме йөзә аласың, ул сөт булып кала, ә каймак ул киңрәк, тыгызрак, куерак.

Татарстан язучылары, һичшиксез, ил язучылары белән бергә булырга тиеш. Татарстан язучылары Россия берлеге белән элемтәне ныгытканнан нәрсә югалта? Бернәрсә дә югалтмый. Язучылар берлегенә үзебез әгъзалар алачакбыз, ни телибез шуны баса алачакбыз. Әдәби әсәрләребезне, язучыларның мөгамәләләрен, аралашуларны киңәйтергә юл гына ачыла. Без анда барырга телибезме-теләмибезме — ул безнең эш. Безне беркем дә чыбыркылап каядыр җибәрә алмый. Безнең күренекле язучыларыбыз арасында да Россия язучылары бүлгәләнеп бетте дип әйтүчеләр булды. Безнең ни эшебез бар аларның бүлгәләнүендә?! Без бит аларга кушылган белән аларның интригаларында катнашмаячакбыз. Без үз мәнфәгатебезне яклаячакбыз. Әмма безнең трибунабыз киңәячәк.

— Иванов җитәкләгән Берлек эчендә 91 берлек бар. Без 92нчесе булачакбызмы? Ә Ркаил Зәйдулла карашынча, без алар белән тигез хокукларда аралашырга тиеш.

— Ә ничек аңлата ул тигезлекне? Нинди үлчәү белән тигез? Андый үлчәү бармы? Андый үлчәү юк! Язучылар саны — чагыштыргысыз, әсәрләребезнең тиражы — шулай ук. Кем алдарак оешкан дип үлчи башлыйкмы? Әйтик, Чувашия язучылар берлеге Татарстанныкына караганда иртәрәк оешкан, Мәскәү язучылар берлеге иртәрәк оешкан. Без тагын ничек тигез булырга тиеш? Законнар алдында һәр язучы да, оешмаларыбыз да һәрвакыт тигез булды. Мин ничә еллар Россия язучылар берлеге секретаре булып сайландым. Мине Россия язучылары съездларына башка республикалар сайлады. Чөнки Татарстан берлеге анда делегация җибәрә алмый — ул анда карамый. Татарстан берлегенең барлыгына-юклыгына карамастан, мин Россия Президенты каршындагы мәдәният, сәнгать советы әгъзасы булып эшләдем.

Минем «Ант суы» дигән поэмам бар. Аны бер ел эчендә Владивостоктан алып Калининградка кадәр 16 журнал, альманах, газета бастырып чыгарды. Чөнки алар авторны белә. Хәзер Мәскәүдә, башка Россия төбәкләрендә исән татар язучысының берсен дә белмиләр дисәм дә була. Алар өчен татар язучысы Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй…

— Ә Гүзәл Яхина? Ул татар язучысымы?

— Аны, әлбәттә, беләләр. Казандагы татар язучысын белүче кеше юк. Татар язучылары арасыннан миңа килеп: «Ренат абый, „Литературка“ да, „Наш современник“ та басыласы иде», дип үтенүчеләр булды. Мин, булдыра алганча, ярдәм итәм — күрәсездер. Язучыны белергә тиешләр. Белсәләр — басалар. Белмәсәләр, бик яхшы әсәреңне дә басмаска мөмкиннәр. Димәк, син татар халкының брендын башка халыклар алдында күрсәтә алмыйсың. Татар өчен син әйбәт шагыйрь, прозаик, драматургтыр. Ләкин син татар укучысы өчен генә. Син үзең турында гына түгел, халкыңның исеме, бренды турында да уйланырга тиеш. Мин бит әле халкымны үз әсәрләрем белән күрсәтә алам дип уйларга кирәк! Шул вакытта үзеңә дә таләпчәнлекне арттырырга мәҗбүр булачаксың.

— Язучыга үз әсәре яхшы булып күренә. Аның чыннан да Россия югарылыгына, дөнья әдәбиятына лаеклы икәнен кем бәяләргә тиеш?

— Яхшымы, начармы икәнен, беренче чиратта, язучы үзе бәяли. Ә ул аны каян чыгып бәяли? Татарстан җирлегеннән торып бәяләү — монысы бер, Татарстан үренә баса да, Азнакай, Балтач, Әгерҗе районнарын күрә. Әмма Мари-Элны, Саранскины, Ижевскины, Түбән Новгородны, Якутскны ул Татарстан үреннән күрә алмый. Шуңа күрә, Татарстанда ул әйбәт, ә тегеләр өчен күренми. Бәяләр өчен югарырак баскыч кирәк. Ә ул каян барлыкка килә? Аралашудан. Ул Саратовта да, Түбән Новгородта да, Дагыстанда да нәрсә язганны белергә тиеш, Адыгеядан Исхак Машбашның да, якутлардан Николай Лугиновның да, алтайларның Бронтой Бедюровның да ни язганын карап барырга тиеш. Шул очракта ул үз әсәренә башкачарак карый башлый. Лугинов Чыңгызхан турында роман язды, Волгоградтан рус язучысы Үзбәк хан турында роман язды, ә нигә мин язмадым — шулай уйланып язса, әсәре дә шул югарылыкка күтәрелә.

— Язучы үз әсәренә тәнкыйди карый аламы? Үз әсәрең гел яхшы булып тоелмыймы?

— Үз әсәрең, әлбәттә, яхшы булып тоела. Син бит үз әсәреңә дә шушы югарылыктан карыйсың. Мин яңа әсәремне кичә кичке сәгать 9 белән 10 арасында язып бетердем. Лилия апаңа укыдым. Үзем укыйм, үзем аңа карыйм, үзем укыганымны бәяләргә тырышам. Укып бетердем, сөйләшеп алдык. Әле әсәр потенциаль мөмкинлеген файдаланып бетмәгән дигән фикергә килдек. Иң беренче мин килдем, әлбәттә. Ә ул мине яклады гына. Менә шулай бәялисең!

«Сез «Дружба народов»та, «Наш современник»та редколлегия әгъзасы дип, миңа әсәрләре белән төрле язучылар килә, татарлар гына түгел, чуашлар да килгәне бар. Мин карап чыгам да әйтәм: «Безнең өчен кызык, тегеләр өчен кызык түгел», дим. Чөнки минем бит әле үземнең дә исемем бар. «Ренат Харис тәкъдим итте, ләкин моны басып булмый», дип әйттерәсем киләме? Юк!

—  Сиксән яшьлек Ренат Харис утыз яшьлек Ренат Харис иҗатын укып карагач, аларга ничек бәя бирер иде икән. Эх, монысы булмаса да яраган дияргә мөмкинме?

— Андый әсәрем юк. Мин бөтенесе белән канәгать, ул минем тормыш юлым, ул минем иҗади этапларым һәм мин ул этапларга ихтирам белән карыйм. Мәсәлән, минем 25 яшьтә язылган «Сабантуй» поэмасы бар. Ул инде 50 елдан артык һәр ел саен Татарстан радиосында һәм русчасы Мәскәү радиосы аша яңгырый. Пушкин әйткән бит: «Ай да Пушкин, ай да сукин сын!» дип, мин дә үземә: «Эх Ренат, әле Ренат Харис түгел, Харисов Ренат булган вакытта да шундый әйберләр язгансың икән, син инде шуннан кимен язарга тиеш түгел», дип әйтәм.

— Ренат абый, бүгенгә соңгы сорау — нәрсә ул гөнаһ һәм савап?

— Минем «Һарут һәм Марут» дигән поэмам бар. Һарут һәм Марутны — ике фәрештәне — Аллаһы Тәгалә Җирдәге яманлыкларны тикшереп кайтырга җибәрә. Алар Җиргә төшеп, кешеләрнең бозылып беткәнен күрәләр — гыйш-гашрәт белән шөгыльләнәләр, башка бозыклыклар кылына. Алар үзләре дә бер хатынга гашыйк булып, гөнаһ кыла башлыйлар, хәтта аның ирен үтерәләр. Аллаһы Тәгалә аларның канатларын кисеп, чылбырлап Бабил манарасы астындагы зинданга мәңгелеккә ябып куя. Бүгенге көндә дә Вавилон манарасы астында бу фәрештәләр яши. Әмма ләкин минем версия буенча алар котылып чыга һәм Казанга килә. Бу поэмада мин гөнаһ һәм савап турында уйланам. Бер үк эш бер караганда гөнаһ, икенче караганда савап. Шуңа күрә савап белән гөнаһны аеру һәр кешенең үз эше, закон эше, әхлак эше.

Мин, мәсәлән, «Нәрсә ул гөнаһ?» дигән сорауга җавап бирә алмыйм. Әйтик, сугыштан тол калган хатыннар янына сугыштан кайткан ирләр йөри. Кем өчен гөнаһ та бу, кем өчен савап? Хатын-кыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан бала табу өчен яратылган. Ир кеше шушыны башкару өчен яратылган. Әгәр болар кушылмаса, Аллаһы Тәгалә бит хупламаска тиеш. Бу гөнаһмы, савапмы? Шуның өчен гөнаһ белән савап ул бик катлаулы мәсьәлә. Безнең аңыбызда бит әле мондый риваять тә яши — кешенең бер иңендә ак эшләрне, берсендә кара эшләрне язып баручы фәрештәләр утыра. Алар ничек аералар икән? Бу инде яңа әсәрнең нигезе булып тора ала.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100