Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова «Барс Медиа»ның элекке бинасына килгән: «Минем елыйсым килә...»

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова «Барс Медиа»ның элекке бинасына килгән: «Минем елыйсым килә...»
"Татар-информ" архивы

Гөлназ Сәфәрова элек «Барс Медиа» компаниясе урнашкан бинага, тавыш яздырту өчен, Адель Хуҗин студиясенә килгән. Әлеге таныш юллар, яшьлек еллары узган бина алып баручының күңелендә бик моңсу хатирәләр уяткан.

«Студиягә килдем. Инде 3 ел килгәнем юк иде. Бу бинаны күргәч, минем елыйсым килә… Кем белә – шул аңлыйдыр… Искиткеч куәтле «Барс Медиа» компаниясе бинасы. Биредә минем яшьлегем узды.

17 яшендә Гөлназ Сәфәрова исемле кызчык монда эшләргә килде. «Татар Радиосы»нда көн-төн эшләүләр, туры эфирлар, монда йоклап калулар, беренче концертлар, беренче «Татар җыры».

«Татар Радиосы» тәрәзәсе. Күпме эфир узды монда. Кич белән, эфир беткәч, свиданиегә чыгулар. Шушы бинадан машинам өстенә кар төшеп, түбәсен изгән иде.

Шушы компания мине Сәфәрова буларак танытты. Мин аңа мең рәхмәтле.

Ә ни өчен елыйсым киләме? Чөнки бу бинада «Барс Медиа»да, җитәкчелек тә, «Татар Радиосы» да юк инде. Бары яшьлек истәлекләре генә калды. Барысы да бер көн кебек үтте дә китте.

Шул еллардан бергә эшләгән Адель дустым гына калды монда.

Барысы да үтсә дә, алар минем белән. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады. Айдан әйтмешли, флэшбек тоттым. Хатирәләргә бирелдем. Минем андый хисләр сирәк була. Таныш юллар буйлап барам, елыйм… «Барс Медиа» – ван лав», – дип язган Гөлназ.

Гөлназ Сәфәрованың «Татар Радиосы»ннын китүе хакында язган идек:

Бу темага:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100