Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева ире белән радиодагы туры эфирда да әйткәләшеп кайткан

news_top_970_100
Гөлназ Асаева ире белән радиодагы туры эфирда да әйткәләшеп кайткан

Гөлназ Асаева белән Вилли (Вилдан Шәмсетдинов) «Татар радиосы»нда туры эфирда кунакта булган. Радиода алар соңгы арада гаиләләрендә булган вакыйгалар турында сөйләгән.

Искәртеп үтәбез, яшь пар 4,5 ел бергә яшәгәннән соң аерылулары турында «Интертат»ка хәбәр иткән иде. Бу яңалыклардан хәбәрдәр булган Зөлфәт Зиннуров туры эфир вакытында шул сорауларга җавап эзләде.

«Матбугатта башта «аерылганнар икән» дип яздылар, икенче көнне ачасың – «юк, бергә икән», өченче көнне – «юк икән, иптәшләр, чынлыкта аерылышканнар икән» дигән язмалар чыкты. Нәрсә булып бетте ул?» – дип сорау бирде алып баручы.

Гөлназ Асаева: «Нәтиҗәсен күреп торасыз, бергә без. Безнең, беләсезме, ничек... гадәттә бит инде гаиләләрдә, бик начар торсалар да, кеше алдында «әй, бик яхшы торабыз инде, бездән дә яхшы, үрнәк гаилә юк» диләр. Бездә менә, нишләптер, киресенчә. Без яхшы торабыз, кешеләргә «бездән дә начаррак торучы юк» дибез. Белмим, нигә алайдыр ул?» –  дип, аптыравын күрсәтте Гөлназ.

Шунысы кызык: бу сорауга Гөлназ җавап биреп сөйләгән вакытта, гаилә башлыгы Вилданның серле елмаюы күзгә ташлана. Ләкин радио үзенең аккаунтында урнаштырган видеода Вилданның җавабы ишетелми.

Зөлфәт Зиннуров: «Сез, димәк, үзегез шулай дип (чыгардыгыз)? Нидидер видеодан чыктымы ул сүз?» – дип, вакыйгаларның төбенәрәк төшмәкче булып карады. «Юк-юк, без видеолар кертеп тормыйбыз», – дип нокта куйды Гөлназ бу сөйләшүгә, эстрадагы кайбер аерылган парларга ишарә ясап.

Үзе дә 3 бала әтисе Зөлфәт Зиннуров, кызыклы сораулар аша, яшь парның гаилә мөнәсәбәтләре темасына тагын да «ялкын өстәп» торды. «Көн уңышлы булсын өчен Виллига нәрсә кирәк?» – дип сорады ул Вилданнан.

«Елмаеп торган Гөлназ кирәк, башка бер әйбер кирәкми, – дип шаяртты Вилдан. – Дөрес, туклану буенча – ашауны узем ашыйм, киенүен – үзем киенәм».

«Гөлназ иң курыккан нәрсә ул – ...» дип дәвам итте Зиннуров.

«Минеке – Вилдан. Шулай куркып яшибез бер-беребездән», –  дип елмайды Гөлназ.

Эфир вакытында яшь әти белән әни кечкенә кызлары Динә турында да сөйләде. «Кечкенә вакытта шундый тыныч иде, хәзер үзен күрсәтә башлады», – дип уртаклашты Гөлназ, сабыйның бик шук булуы турында сөйләгәндә.

Вилли: «Кемгә охшагандыр, белмим», – дип елмайды, тормыш иптәшенә карап.

 

Гөлназ Асаева белән Виллиның никахы – видео

Гөлназ Асаева тормышындагы беренче ир-ат кем булуын әйтте

«Радик кыйбатлы бүләкләр бирә иде» — Гөлназ Асаева белән «Гадел әңгәмә»

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 февраль 2023
    Исемсез
    Мин татар радиосында аларны тыңладым бик матур ихластан сөйләштеләр, аларда ясалмалылык юк бигрәк шуңа ихтирам итәм. Молодцы тигез һәм бәхетле яшәсеннәр!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100