Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «Руслан эчсә, шайтанга әверелә»

Ильмира Нәгыймова үзенең «Инстаграм» челтәрендә җырчы Руслан Кираметдинов белән аерылуын хәбәр итте. «Интертат» Ильмира белән элемтәгә керде.

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова: «Руслан эчсә, шайтанга әверелә»
  • Ильмира Нәгыймова ире Руслан Кираметдиновны кул күтәрүдә гаепләде, аерылышуы турында пост урнаштырды. Руслан моны кире какты. «Ильмирага бер тапкыр да кул күтәргәнем юк», ди Руслан һәм хатынын сугышуда, җиңел холыклы булуда, көнләшүгә сәбәп бирүдә гаепләде.

«Мин моңа озак килдем»

Руслан сезнең аерылышуны кире кага. Сине «взломали», дигән иде.

Нигә алай дигәнен белмим, әмма мине «взломать» итмәделәр.

Бу мәгълүмат таралгач, Руслан сиңа ни диде?

Ул ахырга кадәр минем Инстаграмга чыгаруыма ышанмады. Мин аңа соңгы адым шул булачак, дидем. Инстаграмга чыгарам икән, димәк ул sos дигән сүз, башка чара юк, ул мине гел тилмертеп ятачак, ә халык белгәч, ул куркачак.

Инстаграмга чыгарасың икән, мин синең шәрә фотоларыңны чыгарам, бөтенесе күрсеннәр, дип әйтте.

Руслан әти буларак нинди? Балаларга да агрессивмы ул?

Руслан эчмәгәндә әйбәт. Әмма эчсә, алдында анасы торамы, баласымы — аңа барыбер.

Бәлки, аны дәваларга кирәктер?

Файдасы юк.

Ун ел дәвамында шулай булдымы?

Дөресен әйтәм: 2012 елда никах укыттык. Ул нык исерде. Мин шул төндә үк дөрес эшлимме, юкмы икән дип уйладым. Никах укыткан көннең кичендә үк исерек килеш чәчемә ябышкан иде. Элек йөргән егетләремнән көнләште. Шунда ук барысы да билгеле булган инде, тик мин яраттым, гашыйк идем, берни күрмәдем, ишетмәдем, дигәндәй...

Шулай да бәхетле көннәрегез булгандыр?

Бәхетле көннәребез дә булгандыр инде...Мәсәлән, 30 яшемә җитеп, чит ил күргәнем юк, балалар белән чыкканым юк. Быел чит ил паспорты ясаттык, ул үземне генә җибәрми. Үзе чыга алмый. Шуңа күрә минем чит ил дә күргән юк, гел эш, эш, ипотека, кредит...

Аның әти-әнисе белән син нинди мөнәсәбәттә? Алар сиңа ни ди?

Мин Русланның әти-әнисен хөрмәт итәм. Алар бик яхшы кешеләр. Руслан үзе дә начар кеше түгел, эчсә генә шайтанга әверелә. Аек Руслан Кираметдинов һәм эчкәне — ике кеше. Аек Руслан Кираметдинов ул — ялкау. Урманга да эшкә керде инде, тагын да күбрәк бурычларга батты, бер тиен акча алып кайтмады. Пандемия вакытында минем Инстаграмнан реклама акчасына яшәдек. Миңа халык «Руслан урманда эшли, ә Ильмира рәхәттә ята, акчасына коена», — дип язды. Әйе, тот! Реклама хисабына яшәдек. Аның белән хәзер кайбер дуслары да аралашмый, аның кем булуын аңладылар. Алар бөтен сүзләремне раслый ала.

Эчүен ташласа, кабат бергә була алырсызмы?

Юк, бергә булмыйбыз. Бетте. Мин моңа озак килдем.

Хәзер ул кайда? Язамы, шалтыратамы?

Кайда икәнен белмим. Минем машинамда каядыр китте. Беренче машинабызны аның исеменә кредитка алган идек. Бергә эшләп, кредитны түләдек. Мин Эльмира Сөләйманова белән эшли башлагач, ул миңа машинаны бирми иде. Абыйның яисә әтинең машинасын алып, гастрольләргә йөри идем. Ярты ел мин Эльмира белән концерт куеп йөрдем. Шушы ярты ел дәвамында Руслан кредитны түләмәгән. Машина миндә булмагач, нигә мин кредитны түләргә тиеш?! Мин дә түләмәдем. Ахырда бездән ул машинаны банк хезмәткәрләре алды. Ничә ел түләп… Шулай итеп машинасыз калдым. Соңыннан кабат машина алдык. Анысын үземнең исемемә. Хәзер тагын менә миндә машина юк. Ярый, мин яңаны алырмын әле, Алла боерса. Ә аннан өч тапкыр машина йөртү таныклыгын алдылар. Ул машинаны исерек килеш йөртә. Берәрсен бәргәнче туктамас инде.

Русланның иҗатын яратучылар сиңа теләсә нәрсә язадыр ? Аны бик тыныч дип беләләр ич.

Минем турында: «Борынын чөйгән», — дип язалар. «Руслан бит ул тыныч, Ильмира шул хәлгә җиткергән», дип язалар. Мин күңелдәгенең барысын да сөйләсәм… Мин әле ун ел дәвамында булганнарның бик әзен генә сөйләдем. Минем тирә-юньдәге кешеләр, дуслар барысын да белә. Халыкның барысын да белүе миңа кирәк тә түгел. Мине халык сәхнәдә Руслан белән көтмәсен дип күрсәтергә теләдем.

Син бик чибәр, көнләшүе дә бардыр?

Аныңча, мин аннан танылганрак җырчы булырга тиеш түгелмен. Ул шуңа көнләште. Мин нишләтим соң? Халык үзе сайлый бит. Ул беренче булырга тиеш икән… Мин үз иҗатымны, сәләтемне күмеп куя алмыйм бит инде. Үземчә тырышам, эшлим. Ул да тырышсын!

Суккан икән... Фотолар белән уртаклаштың.

Сукмады түгел инде. Минем паникага бирелүләрем, күпме борчылуларым. Тыныч яшисем килә!..

Берәр егет белән аралашканыңны күргәне булмадымы?

Менә ун ел яшәп, бер тапкыр да хыянәт иткәнем булмады, Аллага шөкер. Нәрсә белән генә ант итим? Ул хәтта дус кызларымнан да көнләшә. Мин дусларым белән башка аккаунттан язышам.

Соңгы «пик» ни булды? Нигә барысын да сөйләргә булдың?

Күпме түзәргә була инде? Менә соңгы эчүе пик булды. Мин аңа бәхет телим. Мин аны хатын-кыз буларак туктата алмадым. Аның юлында шушы эчүен ташлатырлык хатын-кыз очрасын иде. Минем сабырлыгым җитмәде.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 30 апрель 2022
    Исемсез
    Бер характерсыз кеше булмый инде но сез халыкка чыгарасыз та тавышына гашыйк
  • 29 апрель 2022
    Исемсез
    Всё не могут угомониться. Значит, к тебе у кого- то есть бооооольшой интерес. Гордись, Руслан
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100