Гөлназ Асаева белән Виллиның никахы - видео
Тантананың видеосын үзенең инстаграм челтәренә яшь кияү урнаштырган.

Җырчы Вилдан Шәмсетдинов үзенең инстаграмдагы аккаунтына Гөлназ Асаева белән никахлашу мәҗлесенең видеосын урнаштырган. Бәйрәмнең видеокадрлары Виллиның «Гөлназым» җыры фонында күрсәтелә.
«Гомерлеккә бергә. Әти-әниләребезгә рәхмәт», — дип язган Вилдан Шәмсетдинов.
Инстадуслары яшь парга матур теләкләрен җиткергәннәр. «Вилли, булдырдың, озак уйлап тормыйча, эстраданың принцессасын үзеңнеке иттең дә куйдың», — дип кияү егетен мактарга да онытмаганнар.
.