Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Радик кыйбатлы бүләкләр бирә иде» — Гөлназ Асаева белән «Гадел әңгәмә»

Гөлназ Асаева төнге клубта сакчы белән нигә сугышкан? Радик Юльякшинның фатирында ул нишләп йөргән? Ришат Төхвәтуллин белән аны нәрсә бәйли? Җырчының әти-әнисе нигә Вилданны кабул итмәгән? Болар турында җырчы «Гадел әңгәмә» тапшыруында сөйләде.

news_top_970_100
«Радик кыйбатлы бүләкләр бирә иде» — Гөлназ Асаева белән «Гадел әңгәмә»
Рамил Гали

Гөлназ, беренче эш итеп сине әни булуың белән чын күңелдән котлыйм. Әни булу бик килешә үзеңә. Әйтеп кит әле, әни булу сине үзгәрттеме?

Ул хәтле үзгәртте дип әйтмәс идем. Чөнки без моңа әзер идек. Әмма җаваплылык хисе, әлбәттә, артты. Кыз балага игътибар аеруча кирәк. Кыз баланы карау, тәрбияләү — аерым бер хис.

Кызыгызны тәрбияләргә сездән тыш бүтән кешеләр булышамы?

Безгә бер кыз йөри. Дөрес, өйдә бала белән аның үзен генә калдырмыйм. Барыбер куркыта, бала әле кечкенә бит. Әтисе үзе генә карарга курка. Шуңа күрә Динә гел минем белән, йә шул кыз булыша.

Динә — бик матур, чын татар исеме. Кем сайлады?

Әтисе. Шәмсетдинова Динә Вилдан кызы — ничектер матур, яңгырашлы.

«Сәхнәгә чыгарга әти-әни булышты»

Әти-әниең — җырчылар. Артист баласы булу авырмы?

Бер караганда, авырдыр ул, икенче карасаң, җиңел. Чөнки сәхнәгә чыгуда, төпле итеп басып торырга әти-әни этәргеч булды. Мин кечкенәдән бу «боткада» кайнадым.

Башка яктан карасаң, әти-әниләр гастрольләрдә булганда, аларсыз көннәр үткәрү психологик яктан бик авыр булгандыр. Әмма моның бары тик минем өчен генә икәнен эчтән тоя идем. Аларның гастрольләрдә йөрүләре, эшләүләре минем бәхетле балачак өчен.

Гадәттә, артист гаиләсендә туып үскән бала үзе дә җырчы булса, «Менә, әти-әнисе эткән, төрткән, әти-әнисе булмаса, белмәс тә идек», — диләр. Сиңа әти-әниеңнең ярдәме тидеме?

Әлбәттә, әти-әни ярдәме белән сәхнәгә чыктым, эшләдем. Ләкин аның икенче ягы да бар. Әти-әни синең өчен җырламый, эшләми, синең өчен концертлар куеп йөрми. Беренче адымнарны ясаганда, бик каты ярдәм булды. Мин моның белән горурланам гына. Минем гел әйтә торган сүзләрем бар: Аллага шөкер, әти-әнием аша чыктым, бүтән кешеләр, ятаклар аша түгел.

«Әти-әнине карт әтине якын күргән кебек күрми идем»

Син: «Минем ике әти», — дип әйтәсең бит инде. Ике әтине дә тигез ярату мөмкинме ул?

Ялганламыйм, чын дөресен әйтәм. Андый әйбер бар икән ул. Рөстәм әти белән аралашмый торганым юк, без гел бергә. Фәдис әтием үстерде, ә икенче әтием үстерергә ярдәм итте.

Авыр вакытлар да булгалый, гел идеаль булып булмый. Моның өчен күпмедер вакыт кирәк булды. Әмма икесен дә бертөрле, каты итеп ярату хисе бар.

Күптән түгел карт әтәеңне югалттың, урыны җәннәттә булсын. Инстаграмыңда: «Ул минем фәрештәм кебек», — дип язып куйган идең. Димәк, ул тормышта да шундый изге җанлы кеше булган?

Карт әтием мулла иде. Әти-әниләр янда булмаганда, ул гел янымда иде. Мин, гомумән, нәнәй, карт әтәй белән үстем. Карт әтәй барысын да алыштырган сыман иде. Мин аны әти кебек тә, карт әтәй кебек тә күрә идем. Ул — минем иң якын кешеләремнең берсе. Әти-әнине дә карт әтине якын күргән кебек, алай ук якын күрми идем. Нәнәем исән булсын.

Карт әтәй киткәч, көн дә стресс иде миндә. Хәзер көн дә төшкә керә. Карт әтәйгә минем бу халәтемнең ошамавын тоям. Ул гел позитив булырга өйрәтә иде, еларга беркайчан да рөхсәт итмәде. Шуңа күрә үземне тынычландырам. Карт әтәйнең анда барысы да яхшыдыр дип ышанам.

«Югалту ачысын җиңәргә беркем дә булыша алмады»

Төшкә керә, дисең. Ничегрәк керә ул, нәрсәләр күрәсең?

Нәнәй карт әтәйнең киемнәрен икенче шкафка күчереп куйган иде. Шунда карт әтәй минем төштә: «Кайда торган, шунда торсын», — диде. Нәнәй аның киемнәрен яраткан шкафыннан күчергән булган. Шул ошамагандыр. Шундук кире күчереп куйдык.

Шушы югалту ачысын җиңәргә кем ярдәм итте?

Ул вакытта берсе дә ярдәм итә алмады. Берсе белән дә артык сөйләшәсе дә килмәде. Эчемдәге әйберне тышка чыгарырга яратмыйм. Ләкин соңгы арада карт әтәй турында постлар чыгаргач, сөйләгәч, миңа ничектер җиңел, рәхәт.

Карт әтәй дә кеше арасында йөрергә ярата, үзенә карата игътибарны ярата иде. Концертларымда да сәхнәгә чыга иде. Миңа калса, ул теге дөньяда күзәтеп бара. Мин аның турында гел сөйләячәкмен, без аны беркайчан да онытмаячакбыз. Үземнең кызыма да безнең шундый карт әтәй булганын гел сөйләп торачакмын.

«Сәхнәдәге образ тормыштагы Гөлназдан нык аерыла»

Кечкенә чагыңда әниләрең белән гастрольләргә йөргәндә, сине халык тыйнак, ягымлы кыз итеп күрде. Кешеләр шушы образга гашыйк булды. Ләкин соңрак җәнҗаллар, ниндидер сугышулар китте. Бу пиармы?

Пиарны махсус эшләгәнем, валлаһи газыйм, беркайчан да булмады. Мин, гомумән, андый кеше түгел. Мине халык тыйнак итеп күрде. Ул — сәхнәдәге образ. Ләкин бу образ белән тормыштагы Гөлназ бик аерылып тора. Мин бәләкәйдән бик шук идем, егетләр белән сугышып үскән кыз. Минем абыем һәм энеләрем генә бар иде. Алар белән сугышып, урам буйларында йөреп… Мин беркайчан да курчак уйнап үсмәдем…

Шуңа күрә сәхнәдәге бу образ миңа туры килми. Үсә бара шушы образдан чыга башлагач, халык: «Нәрсә булган моңа? Нишләде бу?» — дип аптырап калды. Сәхнәдәге образ минем җырларыма гына кагыла. Мин килделе-киттеле түгел, тирән мәгънәле, моңлы, эчтәлекле җырлар гына яратам. Аның сүзләре дә яхшы булсын, көе дә салмак булсын, үзебезнең татар рухлырак та булырга тиеш.

Шушы җырлар аша минем образ килеп чыккандыр. Ләкин нәрсә булуына карамастан, сәхнәдә үземне һәрвакытта да тыйнак тотачакмын. Сәхнә сәхнә инде ул, сәхнә тыйнаклыкны ярата.

Гөлназ төнге клуб сакчысы белән нәрсә бүлешмәгән?

Сугышу дип юкка гына әйтмәдем. Син Уфадагы төнге клубларның берсендә сакчы белән сугышкан идең. Монда сине гаепләүчеләр дә булгандыр.

Булды инде, әлбәттә. Өлкән буын язылучыларым моны бөтенләй кабул итмәде. Сугыштым инде, сугышмадым дип утырып булмый бит инде.

Ничек килеп чыкты ул?

Минем Шома исемле бик якын дустым бар. Үзенең исеме Эмиль инде аның, без Шома дип йөртәбез. Бардадан килде дә, бергәләшеп «Ретро» дигән клубка киттек. Нәрсәгә нәкъ менә шунда барганбыздыр инде?.. Бәлки, башка җирдә урын булмагандыр.

Клубтагы сакчы миңа: «Беләзек киегез», — ди. Анда беләзек белән кертәләр бит инде. Мин аңа: «Әйдәгез, мин сатып алам, ләкин кимим», — дим. Ә мин бер киреләнсәм киреләнәм инде. «Юк, кияргә кирәк», — ди. Мин: «Мин сатып алам, тотып йөрим, әмма кимим. Без озакка түгел», — дидем. Ул һаман кияргә куша. Ярар, кидем. Кергәндә, моңа «Менә, кидем», — дип йодрыкны күрсәттем. Шунда әзрәк борынына эләккәндер инде… Тотып атты теге мине. Миңа җитә калды инде. Шуннан әйдә аннары… Мин бик кызу канлы.

Ир-ат ничек хатын-кызга шулай ташлана ала икән?

Ул минем белән генә булган хәл түгел икән. Ул клуб өчен бу гадәти, нормаль күренеш. Судларга да йөргәләдек. Ирендем. Суд ахырына барып җитмәде. Бик күп акча алырга мөмкин булган анда.

Юльякшин һәм Төхвәтуллин белән нигә бергә була алмаган?

Бер концертта Радик Юльякшин сиңа тәкъдим ясаган иде. Бу чынлап ясалган тәкъдимме, әллә пиар өчен эшләндеме?

Пиар дип инде… Ничек дип әйтим… Хәзер моңа елмаеп, көлеп кенә карыйбыз. Радикның хатыны белән дә яхшы мөнәсәбәттә.

Егет белән кыз ничек йөриләр? Йоклап, үбешеп йөриләр. Андый әйбер бездә булмады. Әлбәттә, аның ягыннан кыйбатлы бүләкләр булды. Айфон бүләк итте, 20 яшемә бик матур бәйрәм оештырды. Игътибар билгесе генә иде.

Бәлки, ул сиңа өмет итеп йөргәндер?

Миңа калса, ул миңа үзенең туганына караган кебек карагандыр. Ямьсез «подкатлар» беркайчан да булмады. Матур ният белән генә аралашып йөрдек. Бүген дә без бик яхшы мөнәсәбәттә.

Бер интервьюда «Радикның фатирында булгалыйм», — дип әйткәнсең. Шуннан соң халык сезне кавыштырып куйды.

Аның фатирында кем генә булгаламый. Анда син дә барып керә аласың. Алар рәхәтләнеп кунак итәләр, аның өендә бик күп кешеләр. Анда булу әллә нәрсә түгел.

«Фатирының бер начар ягы бар — душта ишек ябылмый», — дигәнсең. Асаева Радикның душында нишләп йөрде икән?

Сөйләгәнмендер инде. Кайчакта әллә нәрсәләр ычкынып куя инде миннән. Душ дип, бәдрәфкә керәсең бит инде…

Заманында сине Ришат Төхвәтуллин белән дә кавыштырып куйганнар иде әле.

Ришат белән йөрдек, йөрмәдек түгел. Мин ул вакытта бәләкәй идем, 15 кенә яшь иде. Ришатка 24 иде. Начар йөрү түгел иде ул. Матур аралаштым, флирт булырга мөмкин иде. Ләкин шуннан да күбрәк әйбер булырга тиеш түгел. Әлбәттә, ул якты, матур хатирәләр. Ришат белән дә яхшы мөнәсәбәттә без.

Мин үземне ярата торган, минем өчен яши, яна торган, мине хөрмәт итә торган иргә кияүгә чыктым. Ә Ришат ул тулаем үзен яратучы ир-ат. Миңа кала, безнең бер нәрсә дә килеп чыкмас иде. Ул — җаны-тәне белән артист. Шуңа үзенә аеруча зур игътибар бирә.

Мин Ришатка бары тик бәхетләр телим. Ул — бик яхшы кеше, артист. Җырлары да хуш китмәле. Мин аңа матур, яхшы хатын табып, матур бәбиләр табуларын телим. Чөнки яше дә бара, уже пора.

«Вилданны күргәч: „Нинди чудо бу?“ — дидем»

Ә Вилдан белән ничек таныштыгыз?

Без аның белән бик күптән таныш идек. Мин аны ничектер кабул итми идем. Әллә нинди «өстеркәләр» киеп йөри, чәче төшкән — нинди чудо бу, мин әйтәм. Тавышы да Радикныкы, копия! Радикның «плюсына» җырлап йөриме соң бу, дим.

Инстаграмда язарга булдым. «Син кем соң? Нәрсә эшләп йөрисең?» — дидем. Ул миңа: «Сәлам! Мин Вилдан, мин сине беләм», — дип матур итеп җавап бирде.

Соңрак мин Илназ Гариповның концертында чыгыш ясадым. Вилдан йөргән кызы белән килгән. «Ә-ә, бу теге бит әле», — дип янына бардым. «Сәлам, ширпотреп», — дим. «Андый кием белән минем карт әтәйләр абзарга да чыкмый, җүнле кием ки инде», — дип төрттердем. Ә ул юмор итеп кабул итте. Шулай аралаша башладык. Минем 20 яшькә дә килде әле ул. Аннан соң аралашу ничектер бетте.

Ул Радик белән эшли башлагач, миңа: «Гөлназ, сәлам. Ничек хәлләр?» — дигән «голосовой» килгән. «Нишләп Радик минем белән мәңге сөйләшмәгән кебек сөйләшә икән?» — дим. Мин Радик яза дип торам, Вилдан икән. Бу өч ел элек 19 февраль иде. Шуннан бирле аралашмый торган юк.

«Әни: „Бернинди Вилли-шмиллилар кирәк түгел безгә“, — диде»

Вилданны башта син генә түгел, әти-әниең дә кабул итмәгән булган.

Алар берсен дә кабул итмәде инде. Башта аларга кыяфәте ошамады. Әни бөтенләй: «Юк, только через мой труп. Бернинди Вилли-шмиллилар кирәк түгел безгә. Кирәкми, күрәсем дә, беләсем дә килми», — диде.

Әтиләр икесе дә сак иде. Рөстәм әти Вилданның төшкән ыштаннарыннан: «Бәтәч, улым, кәкәй иттеңмени?» — дип шаярта иде.

Әти-әниләрдә башта ышаныч булмады. Аларны аңлап була. Чөнки һәрбер әти-әни үзенең баласына яхшы хатын, яхшы, ышанычлы ир тели. Вилдан соңрак үзенең эше белән алар ышанычын аклады. Хәзер «кияү-кияү» дип кенә торалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100