Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Тимерҗанова яшь иреннән калган бурычларны түләп бетергән

news_top_970_100
Гөлнара Тимерҗанова яшь иреннән калган бурычларны түләп бетергән
"Татар-информ" архивы

«Шәһри Чаллы»дан Пятачок» концерты йолдызы, 2000 елларның иң популяр җырчыларының берсе Гөлнара Тимерҗанова зур шатлыгы белән уртаклашкан. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында хәбәр ителә.

«Иремнән «өелеп» калган бурычларны түләп бетердем. Ниһаять, без дә чит илгә ял итәргә бара алачакбыз», – ди җырчы.

Гөлнара Тимерҗанова ялгызы ул һәм кыз үстерә. Иделгә 24 яшь, кызы Айзифага 8 яшь тулган. Беренче ире белән аерылышканнан соң, Гөлнара ханым үзеннән 7 яшькә яшьрәк егеткә кияүгә чыкты. Тик: «Аллаһтан мине ярата торган, гаиләнең кадерен белә торган, акыллы ир сорыйсы калган», – дип уфтана җырчы. Бүгенгә кадәр суд юлыннан кайтып кергәне булмаган. Аерылышкач, иренең бизнесына дип алган кредитлары да аңа өелеп калган.

«Артык шатланырга вакыт юк. Күрәселәр алда әле. Бергә яшәгәндә бала акчасын ул алган йортның ипотекасын ябарга тоткан идек. Балага «өлеш» бүлеп бирергә тиеш булса да, ирем аны кирәк эш дип тапмады. Үз баласына бит! Инде үзара килешә алмагач, суд аша хәл итәсе булды. Әмма ул апелляциягә бирергә йөри. Кабат суд юлларын таптыйсы. Дөрес әйтәләр, иргә ышанма, Иделгә таянма!» – ди җырчы.

«Гөлнара Тимерҗанова, бераз югалып торганнан соң, кабат үсештә. Бер-бер артлы җырлар иҗат итә, клиплар төшерә. Автор-башкаручы буларак аның «Ташланмагыз кочагына», «Мәхәббәт учаклары», «Ике яр», «Нигез» җырлары дөнья күрде», – диелгән хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100