Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Тимерҗанова: «Ир куенына сыенып, иркәләнеп яши алмадым»

Чаллыда «Шәһри Чаллы» газетасы уздырган «пятачок» концертына 2000 еллардагы иң популяр җырчыларның берсе Гөлнара Тимерҗанова да килгән иде. Җай чыгып, җырчы белән шәхси тормышындагы үзгәрешләр һәм иҗат яңалыклары турында сөйләшеп алдык.

news_top_970_100
Гөлнара Тимерҗанова: «Ир куенына сыенып, иркәләнеп яши алмадым»
Гөлнара Тимерҗанованың шәхси архивыннан

«Җырларымны чит кеше исеме белән яздым»

Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова берара югалып торса да, бүгенге көндә үсештә. Шушы арада 3 яңа җырына клип төшерергә җыенып йөри икән. Шулай ук быел зур гастрольләр турын башларга, күрше Башкортстан якларындагы тамашачы белән элемтәне ныгытырга исәпләп тора.

 Аллаһы боерса, көз айларыннан гастрольләргә чыгарга әзерләнәм. Концертларны Башкортстан якларыннан башларбыз дип торам. Аннан Чаллы, Алабуга, Әлмәт кебек Татарстанның зур шәһәрләрен дә «алу» планлаштырыла.

Төрле концертларда чыгышлар ясыйм, паузалар алгаласам да, иҗаттан тулысынча тукталып торганым юк. Соңгы вакытта тамашачыга үземне автор-башкаручы буларак та тәкъдим итә башладым. Элек тә җырлар яза идем мин, тик бу турыда халыкка сөйләгәнем булмады – чит кеше исеме белән язып килдем. Җырларымның халыкка ошаганын белгәч, яшерми башладым. Курыкмыйча, үзем язган җыр дип, чыгып башкарам, – ди җырчы.

 

Фото: © Гөлнара Тимерҗанованың шәхси архивыннан

«Радиолар юбилей концертларына безне чакыруны кирәк санамый»

Гөлнара Тимерҗанова башкалар кебек социаль челтәрләр аша популярлык артыннан кумый. Аның сүзләренчә, яңа җырларны танытуның башка нәтиҗәле юллары да күп.

Менә кайбер артистларның 500әр мең язылучысы бар. Шул хәтле подписчигы булган аккаунтта караулар да ким дигәндә 250 мең булырга тиеш. Андый саннар күренми бит, димәк, язылучыларының барысы да чын кешеләр түгел.

Гомумән, социаль челтәрләргә вакытын кая куярга белмәгән кеше генә керә, дип саныйм мин. Популярлашу, танылуның хәзер башка юлы бар: яңа җырлар яздырып, музыкаль мәйданчыкларга бирергә була. Шунда сиңа 100 процент уңыш килә. Әлбәттә, болар берсе дә бушка эшләнми.

Гөлнара Тимарҗанова сүзләренчә, элек гел үзләренең җырлары белән «яшәгән» радиолар да хәзер бары тик акча эшләү максатын гына алга сөрә.

Радиолар фәлән-фәлән еллыкларын зур юбилей концертлары белән билгеләп үтәләр. Кайсыдыр чорда радиоларда көннәр буе безнең җырлар әйләнә иде. Бәлки, күпмедер дәрәҗәдә безнең җырлар аша популярлашкандыр ул радио. Ә инде хәзер үзләре акча эшләгәч, безне чакыруны кирәк тапмыйлар. Җырны ишеттерү өчен дә үзләренә саллы суммадагы акчалар түләргә кирәк.

Дөрес, хәзер радиога җыр биреп артык популярлашып булмыйдыр инде ул. Бүгенге көндә телевизор караучылар да, радио тыңлаучылар да кимеде бит. Бөтен кеше мәгълүматны интернет аша ала.

Мәгълүмат күп булу – халык өчен бер караганда әйбәт, икенче караганда, ул аңа тискәре тәэсир итә. Хәзер бит кеше газета да укымый. Бер федераль газетада минем белән әңгәмә чыкты. Шул газетаны: «Укый торган танышларыгызга бирегез», – дип, дусларыма тараттым. Берсе исә икенче килүендә: «Бирдем танышыма, ул аны укып та тормаган, газета белән банка төреп куйган», – ди. Күп кешенең укымышлылыгы да менә шул дәрәҗәдә хәзер. Кешенең башы мәшәкать белән тулы. Кеше мал артыннан куа. Элек бит болай баш күтәрми чабу юк иде, булганына риза булып яшәдек.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы. Гөлнара Тимерҗанова математика укытучысы Нәсим Шәфыйков белән дуэт башкара

Гөлнара Тимерҗанова минем «берара бөтенләй югалып алган идегез» дигән фикеремә каршылык белдерде.

Мин үземне бөтенләй югалып тордым дип әйтә алмас идем. Әйе, кечкенә вакытта баламны калдырыр кешем булмагач, берничә ел зур концертлар оештыру мөмкинлегем булмады. Казанда соңгы концертымны 2016 елда куйдым. Шулай да кечкенә мәйданчыкларда йөреп торылды. Бөтенләй эшләмәсәм, нәрсәгә яшәгән булыр идем? Тормыш юлымда авырлыклар гел чыгып торганга, бала тапканнан соң да мин «түшәмгә карап» кына ятмадым. Алдан хәстәрен күрдем, акча тупладым. Дөньяда төрле хәлләр була, иргә генә ышанып утырырга ярамый.

«Ике ирем белән дә мөнәсәбәтләремне әниләре кысылып какшатты»

 Димәк, сез – ир тәэмин иткәнне көтеп утыра торган хатын-кыз түгел.

Юк, юк. Кызганыч, ике иремнән дә бәхетем булмады. Ир куенына сыенып, иркәләнеп кенә яши алмадым. Назланып гомер иткән хатын-кыз түгел мин. Ә читтән караганда шундыйга охшап торамдыр, мөгаен. Буем кечкенә, үзем ябык, тавышым да нечкә.

Кызымны үстергәндә, янымда терәк булырдай бер генә кеше дә булмады. Үз туганнарым Башкортстан якларында, кайнанам баламны алып калмады. Аннан кызымны, бөтен тәмен белеп, үзем тәрбиялисем килә. Кыз баланы кемгәдер ышанып калдыру теләгем юк. Улымны няняга калдырып китеп, бик уңайсыз хәлдә торып калган идек. Без юкта нянябыз, улымны да алып, танышларына кунакка барган. Кәеф-сафа корып, бәйрәм итеп кайтып килгәндә, юлда фатир ачкычын төшереп калдырганнар. Өйгә керә алмыйча, миңа шалтыратып… Булды анда хәлләр. Әлеге вакыйгадан соң үзе дә бик оялып йөрде, башка килмәде дә. Мин дә икенче няня эзләмәдем.

 

Фото: © Гөлнара Тимерҗанованың шәхси архивыннан. Кызы Айзифа белән

Гомер буе бөтен авырлык үз җилкәмә төште инде минем. Моның уңай ягы да бар – дөньяны үзем тартканга, мин хәзер беркемгә берни тиеш түгел. Үз әнием дә: «Мин сезне карап үстердем, миңа балалар алып кайтып ташлыйсы түгел», – дип, алдан ук әйтеп куйды.

Ике иремнән дә бәхетем булмады, дисез, Гөлнара апа. Сезне бүген ялгыз дип аңларгамы?

Бәхетле булып, ир кочагына сыенып яшәү – минем өчен ниндидер бер әкият ул. Ике ирем дә бер-берсенә охшаш булып чыктылар. Беренчесе концерт костюмнарымны сорап судка бирүгә кадәр барып җитте бит. «Ул әлеге киемнәрдә җырлап, акча эшләде», – дип. Нормаль күренеш түгел бу… Аннан ике ирем белән дә мөнәсәбәтләремне әниләре кысылып какшатты. Икенчесенең туганнары да арага керде. Бик кызганыч, ирем мине, баланы түгел, аларны сайлады. Ничек кенә гаиләне сакларга тырышсам да, мин начар булып калдым. Бүгенгесе көндә кызым белән аралашып тора. Малай да үз әтисе (беренче ирем) белән элемтәдә. Мин аларны балалар белән аралашудан тыймадым.

«Яратам икән, үлеп-бетеп яратам»

Тормыш юлыгызда башка яхшы кеше очраса? Балаларыгыз да кечкенә түгел бит инде.

Мин нык арыдым, Гөлназ. Миңа беркем дә кирәк түгел. Өемә кайтып кергәндә, беркем дә миңа «кая бардың», «нигә шул минутта кайтмадың» дип бәйләнми. Рәхәтләндереп кайтып керәм, рәхәтләндереп чыгып китәм. Әле беркөнне кызым белән сөйләшкәндә, «фәлән апаңның яңа ире» дип сөйләштем дә: «Кем була ул яңа ир, әни?» – ди бала. «Менә мин кияүгә чыксам, минем дә яңа ирем була инде», – дип аңлатам. «И-и, әни, нигә сиңа яңа ир! Ул да минем әти кебек булса-а, кирәк түгел», – ди шул сабый да.

«Ялгызыңа кыен булыр, әле сиңа 48 яшь кенә тула бит», – дип әйтүчеләр күп. Элек аңлашыла иде, әйе, табигать барыбер үзенекен итә, ир хатыны булып яшисе килә. Хәзер исә, бик рәхәт вакытым минем, дим. Бала табасым да, кияүгә чыгасым да юк. Эшлә дә, иҗатыңны үстер.

Аннан мин эшне 100 генә түгел, 200 процентка бирелеп эшли торган кеше. Бу шәхси тормышка да кагыла. Яратам икән мин кешене, үлеп-бетеп яратам. Менә шулай яратуым өчен дә «пешәмдер» инде мин. Тик моны берничек тә үзгәртеп булмый инде. Син бит шулай яралгансың бу дөньяга. Юлымда башка кеше очраса, мин үземне яңадан, Алла сакласын, шулай ук тотарга мөмкинмен.

«Иң авыры – якын иткән кешеләреңнең сиңа һөҗүм ясаулары»

Сез бүгенге тормышыгыздан кәнәгатьме?

Тормыш юлымда авырлыклар хәзер дә чыгып тора. Ләкин мин үз өстемдә бик нык эшләдем, һаман да эшләвемне дәвам итәм. Биш вакыт намазымны укырга тырышам, Аллаһы Тәгалә белән аралашудан көч алам.

Мине бетерергә, юкка чыгарырга, күңел төшенкелегенә бирелдерергә тырышучылар күп булды. Берсендә кызымны циркка алып бардым да шул фотоларны социаль челтәрләргә куйдым. Шунда берәү: «Беттең инде син, Гөлнара», – дип комментарий язып калдырган.

«Әлхәмдүлилләх, бетмәдем. Беткән кеше – үлгән кеше була ул. Үзегезнең тормышыгыз барып чыкмаганга, теләсә-нәрсә язып ятасыз», – дидем ул адәмгә.

Ләкин иң авыры: син үзең хөрмәт иткән, якын иткән кешеләрнең сиңа һөҗүм ясаулары. Мәсәлән, моннан 3-4 ел элек Илсөя Бәдретдинова аккаунтына кереп, икенче иремнең әнисе: «Син молодец! Гөлнара Тимерҗанованы да эшләргә өйрәт әле», – дип комментарий калдырган. Бу турыда миңа танышларым сөйләде. Илсөя исә аңа: «Гөлнара да матур җырлый бит», – дип җавап кайтарган.

Мин үз вакытымда җир җимертеп эшләдем, шыгрым тулы залларга концертлар куйдым. Билетларны бер ым белән генә калдырып чыгып китә идем. Илсөя кебек популяр чакларым минем дә булды. Бар көчемне куеп эшли башласам, хәзер дә булмас дип уйламыйм. Илсөя дә бит ул хатынга шулай дип, башка төрле җавап язып куя ала иде. Һәр кешенең үз дәрәҗәсе бар бит бу тормышта. Бер кеше дә башка кеше дәрәҗәсен ала алмый.

Бүгенге көндә элеккеге кебек үк популярлыгым булмаса да, мин – танылу алган кеше. Хәтта кибетләрдә дә, Гөлнара Тимерҗанова бит бу, дип таныйлар мине. Кайвакыт кызым, аптырап: «Әни, бу кеше ник синең белән исәнләште?» – дип сорый. Мине таныйлар, хәлемне белешәләр, исәнләшәләр икән, бу да – минем өчен дәрәҗә. Кешеләрнең яхшы мөнәсәбәттә булуы шатландыра.

Кайнанам шулай дип язгач, исем-акылым киткән иде минем. Авырып ятканда хастаханәләргә урнаштырып, табиблар белән сөйләшеп, кечкенә бала белән ашарларына китереп йөрдем мин аның. 3 ай буе иремнең апасының баласын карадым. Бакчага китергән кебек кенә китереп китәләр иде миңа. Менә шул кешеләр миңа аякларын сөрттеләр.

«Бүгенге көндә иң мөһиме – балаларым һәм иҗат»

Шуңа да бу тормышта яратуның ниндидер чикләре булырга тиеш. Хәзерге яшь гаиләләрдә хатын-кызларның үз-үзләрен куя белүләренә шаккатам. Менә шундый була белергә кирәк. Егылып китеп, һаман саен ир өчен генә яшәргә ярамый, кадереңне белмиләр. 

Мин иремә һәрвакыт терәк булып яшәдем. Ә ул мине миллион бурычларга батырып, калдырып чыгып китте. Мин әле дә ул бурычларны түлим. Әле адвокатыма: «Мин кайтам дип әйтсәм, иртәгә үк кертә, күзләреннән күрәм мине яратканын», – дип әйтә, ди. Беркөнне кызым янына килгәндә утырып сөйләштем. «Син шушы гамәлләреңнән соң мине үзеңне кире кабул итәр дип уйлыйсыңмы?» – дидем. 2019 елда «аерылышам» дип чыгып киткәннән соң, мин аны 2 ел көттем. Ә ул горур булып, сөйләшми йөрде. Хәзер исә кире кайтырга җыена икән.

Минем өчен бүгенге көндә иң мөһиме – балаларым һәм иҗат. Миңа күңел тынычлыгы кирәк. Күңел тынычлыгы булмаса, хатын-кызга бик авырга туры килә. Менә син йөрерсең-йөрерсең дә, үлеп китәрсең, ә балаларың нишләр? Кечкенәсенә бөтенләй 8 яшь ярым гына бит әле, әнинең бик кирәк вакыты. 

Күңел тынычлыгы эзләп дингә якынайдыгыз?

Мин тәгаен беләм, бу дөньяда синең тормышыңны бары тик Аллаһы Тәгалә генә җайлый ала. Сиңа аннан башка беркем дә булышмаячак. Уразаларымны мин күптәннән тотам инде, исемнәремне алыштырганнан соң намазга да килдем.

Күрәзәчеләр бар инде менә, «тормышыңны көйлим» дип, әллә ниләр вәгъдә итүче. Мин дә йөрдем үз вакытында аларга, йөрмәдем дип әйтмим. Башыңа төшкәч, әллә ниләр эшлисең. Миңа хәзер кайвакыт хатын-кызлар «җан тынычлыгы таба алмыйм» дип язалар. «Кызлар, алыгыз догалар, укыгыз. Көнгә бер генә булса да намаз укыгыз. Аның көче искиткеч зур», – дип аңлатам. Тик бер укыдың да, иртәгә сиңа әйбәт була, дигән сүз түгел бу. Барысы да әкрен-әкрен генә килә. Кеше менә шуны аңламый – бүген дога укыдым да, Аллаһы Тәгалә иртәгә миңа барысын да бирә, дип уйлый. Юк, тиз генә булмый ул. Аллаһы Тәгалә бирер алдыннан сыный, карый әле ул сине.

Яшь чакта вәсвәсәгә тиз биреләсең. Чөнки без барыбыз да – тере кешеләр. Ләкин көннәрдән беркөнне син акылга утырасың. Акыл белән бергә җаваплылылык хисе дә килә. Син әле үзең өчен генә түгел, башкалар өчен дә яшәвеңне аңлый башлыйсың. Дога укып, бәхет теләмәсәң, син кичергән авырлыклар балаларыңа да килергә мөмкин. Үзең исән чакта, син шулар турында да уйларга тиешсең, Аллаһы Тәгаләдән сорап, аларны да саклап калу – әни кешенең бурычы.

«Әни назлап үстерсә, бәлки, миннән шундый көчле хатын-кыз чыкмаган да булыр иде»

Безгә элек мондый нәсыйхәтләрне беркем өйрәтмәгән инде. Үзе дә үги әни белән үскән әни бик коры булды. Бик уңган, булган кеше булса да, «кызым» дип кочаклап-үбеп үстермәде ул безне. Әни назы белән үсмәгәнгә, аны безгә дә бирә алмады. Безне – 5 баласын яшәргә өйрәтеп утырырга, үгет-нәсыйхәт бирергә, догаларын укып, назлап үстерергә вакыты да булмады. Гел боерык кына бирә иде ул безгә.

5 бала арасыннан миндә дә әни характеры. Эчем тулы яхшылык булса да, тиз «кабынып» китәм. Туганнарым да миңа «син – копия әни» дип әйтәләр.

Миңа бу тормышта көчле булырга туры килде һәм туры килә дә. Әгәр әни назлап үстерсә, бәлки, миннән шундый көчле хатын-кыз чыкмаган да булыр иде. Әни әйткәнчә яшәдек без, аның һәр сүзен үтәп…

 

Фото: © Гөлнара Тимерҗанованың шәхси архивыннан. Әнисе белән. 

Әни гомер буе бөтен авыр эшләрне башкарды. Сәламәтлеге какшап, әти күбрәк өйдә була торган иде. Шуңа да мин күбрәк әтигә сыенып, аннан яклау табып үстем. Мәктәптән кайтуыбызга, умач уган тәмле ашлар пешереп каршы ала иде ул безне. Иң җылы хатирәләрем әти белән бәйле.

Әни, әти үлгәч, күпмедер вакыт ялгызы гына яшәде дә, кабат аны бер бабайга ярәштеләр. Аның белән инде күп еллар бергә гомер кичерәләр. Әни, яңадан тормыш корганнан соң: «Мин әле генә яши башладым», – диде. Димәк, аның чыннан да үз-үзен шулай тотарга җитди сәбәпләре булган.

Бер интервьюдан соң «әнисен яратмый» дип, мине бик күп кеше тәнкыйтьләп чыкты. Бәлки, ул журналистка аңлатып та җиткерә алмаганмындыр. Мин әнине яратмыйм түгел бит. Тик безнең ярату – ул башка төрле ярату. Башкалар кебек бер көн әниләре белән сөйләшми торсалар да сагынышу юк безнең арада. Әни ул «кәнфитләнүләрне» яратмый да. Кайвакыт чәчәк күтәреп кайтсак та: «Нигә алдыгыз бу чәчәкләрне?» – дип сүгеп ата иде безне. «Соң бу бит – гадәти әйбер, яратуны белдерү билгесе, әни», – дип әйтә идем. Озак күрешми торганда да балавыз сыгып кочаклашмыйбыз без. Кочаклый башласам да, «әйдәгез, артык төчеләнмик» дигән мәгънә чыгара ул.

Тик ни генә әйтсәм дә, мин әти-әниемә рәхмәтле. Алар безне ташламадылар, карадылар, кеше иттеләр. Кеше ипигә тилмергән вакытта да өстәлебездә һәрвакыт май да, ит тә, сөт тә булды. Бары тик әни назы гына җитеп бетмәде.

Еллар уза төшкәч әниегез үзгәрдеме?

Ул хәзер йомшарды, элекке кебек кырыс түгел. Үз-үзен тотышлары да икенче. «Кулыннан дисбесе төшми, элек теләмәгән теләкләрен теләп утыра», – ди апа әни турында. Күңелдә торса да, әнинең үзенә беркайчан да: «Син безгә карата каты булдың», –  дип әйткәнем юк. Әйтсәм, мин аны рәнҗетермен кебек. Тик дөреслек яратучы кеше буларак, интервьюлар биргәндә, әни турында алдап сөйли алмыйм.

Сез аның хаталарын кабатламаска тырышасыздыр.

Әлбәттә, мин һәрвакыт балаларым өчен вакыт табам. Туктале, мин бит әни кеше, дип уйлыйм да, 23 яшьлек малемны төнлә кайтып кергәндә дә чыгып кочаклап алам. Иртән аркаларыннна сөеп, уңышлы көннәр, бәхет теләп озатып калам. Кечкенә кызым, аз гына сөйми торсам, «ярат әле, әни» дип, үзе килеп җитә.

Минем әни дә гаиләдә тормышны әйдәп баручы булган. Мин дә үз гаиләмдә шул юлны сайладым. Хатын-кыз үз өстенә артык күп алса, тормыш дөрес китми. Әни кеше күбрәк балалары өчен дип яшәргә тиеш.

 

Фото: © Гөлнара Тимерҗанованың шәхси архивыннан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100