Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Тимерҗанова иренең өйләнүе турында: «Машинамда бала тудыру йортыннан алып чыккан»

news_top_970_100
Гөлнара Тимерҗанова иренең өйләнүе турында: «Машинамда бала тудыру йортыннан алып чыккан»
Гөлнара Тимерҗанованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруының кунагы Гөлнара Тимерҗанова булды. Ул тапшыруда шәхси тормышы турында сөйләп эчен бушатты. Алар күпмедер вакыт бәхетле гаилә булып яшәгән, әмма ике очракта да юллары аерылган…

«Кеше юкта сөйләсәң, ул бит гайбәт була, кеше үзе сөйләсә – гыйбрәт була», – дип әңгәмәне тәкъдим итте тапшыруны алып баручы Зәмирә Рәҗәпова.

Җырчы – тормыш дилбегәсен үз кулына алып гомер иткән көчле хатын-кыз. Шул вакытта аңа авыр сүзләр дә ишетергә һәм хатын-кыз өчен иң авыры – хыянәт тә кичерергә туры килгән.

«Беренче ирем – танылган клипмейкер Илдар Муллин белән Башкортстанда Агыйдел шәһәре көнендә танышып киттек. Егетем юк иде, үземне яклаучым булуын тели идем. Ул вакытта авылга поездларда кайта идек, 3 тапкыр көчләмәкче булдылар. Вагоннан вагонга йөреп исән калдым. Ул аерылышкан иде, кемдә булмый инде, өйләнештек. Аны Казанга алып килдем, икәү эзләп, эшен таптык. Улыбыз туды.

Иремнең эш урыны юк иде, ул бар кешене дә өйдә кабул итте. Артистлар белән клиплар әзерләделәр, өйгә бик күп артистлар килә иде. Алар үз өйләрендә кебек йөрделәр. Безгә күз тигән, дип уйлыйм. Йортка бөтен кешене дә кертергә дә ярамый, дигән нәрсә бар. Монда офиска килгән кебек йөриләр. Шул вакыттан аралар суынды. Балага да узарга тиеш түгел идем, уздым. Икенче балабыз 6 айлык булып туып, вафат булды.

Иремә, икәү эшлик, дип әйтеп карадым, ул ризалашмады. Ирем өчен мин яхшы җырчы да, өй хуҗасы да, яхшы хатын, яхшы әни дә булырга тиеш идем. Булып чыкмады, без аерылыштык. Мин аңа никахны яңартып яшәргә тәкъдим иттем. «Бу әйбергә кире кайтсам, мин үземне хөрмәт итмәячәкмен», – диде ул.

8 ел ялгыз булдым. Аннары миннән 7 яшь кече, бер дә өйләнмәгән егет белән таныштым, яшь аермасы сизелми иде. Шушы кешене яраттым, ул да мине яратты. Яратмаган дип уйлыйсым да килми. Ул минем өемнән чыкмады да. Бергә яши башладык, аннары мөнәсәбәтләрне законлаштырдык. Уртак бала алып кайтыйк, дип тә әйтмәдем, бу сүзне аннан көттем. «Сиңа 37 яшь инде, әйдә, бала тап», – диде. 39 яшьтә кыз бала таптым.

Матур яшәдек, үз эшебез бар иде. Әниләргә шуны әйтәсем килә, балаларның арасына керергә ярамый. Минем бит инде беренче иремнән улым бар. Кайнана тиешле кеше «миңа балалы килен кирәк түгел» дип әйтә иде. Апасы да каршы булды. Аның тормышы белән апасы, әнисе яшәми бит. Аның үз сүзе булырга тиеш иде. Әле дә әнисенең итәгендә яши торган кеше. Тормышны үземә алып барырга туры килде.

Шәхси бизнеста проблемалар китте. Ул авырлыкларга түзә алмады. Гастрольдән кайтып кердем, тавыш чыгарды, каты итеп этеп җибәрде. Бер дә алай эшләгәне юк иде. Башыма шеш чыкты. Участковый, табиб чакырттым. Участковыйга: «Аңа штраф биреп нишлисез, аны мин түлим бит», – дидем. Ул, «яхшы яшәгез» дип сүз белән генә әйтеп, чыгып китте.

«Син мондый хезмәтләр чакыргансың икән инде, миңа мондый хатын кирәкми», – диде дә ирем дә чыгып китте.

Бер мәлне мин янып-пешеп уяндым да, ниндидер көч миңа «ВКонтакте»га керергә этәрде. Миңа кадәр йөргән кызга өйләнмичә, миңа өйләнгән иде. Аның сәхифәсендә шул кыз белән никахын күрдем, бала алып кайткан, минем машинага утыртып, бала тудыру йортыннан алып чыккан. Янымда кечкенә бала ята, мин елыйм, шаккаттым. Мин гомумән бу кешене белмәгәнмен. Нык ябыктым. Теге хатын да белмәгән. Икебезнең дә башын әйләндергән, бәлки өченчесе, дүртенчесе дә бардыр. Белмим дә, беләсем дә килми.

Аннары бу кеше миннән гафу үтенде. Мөмкинлек бирдем, гафу да иттем кебек. Шунда ук миңа «сау бул» гына диясем калган. Бу кеше бизнеска алган бурычларны миңа калдырып, тагын чыгып китте. 2017 елдан шундый халәттә яшәдем, быел гына адвокат ярдәме белән җиңеп чыктым, дияргә була. Кире кайтырга уйлары булуын да ишеттем, булмый ул, барып чыкмаячак.

Андый вакытта бит инде күрәзәчеләргә дә йөрисең, хәзрәт янына да. Нишләргә дип аптырыйсың. Арыдым… Беркемгә йөрми башладым. Әнинең үз куллары белән язып биргән догалар дәфтәрен алдым да укый башладым. Намазга бастым, шуннан җиңеллек китте», – дип сөйләде җырчы.

«Тапшыруга килер алдыннан әни шалтыратты. Әни белән саубуллашканда, «тапшыруга барасым бар» дип әйттем. «Әй Аллам, тагын нәрсә сөйләрсең инде», – диде әни. Ул гомере буе кеше сүзеннән куркып яшәде. Бу тормышта үзең булып калырга кирәк. Мин бит кешенекен алмаган, кешенекенә тимәгән. Үз язмышым белән яшим бит. Бер вакытта да гарьләнмәгез, оялмагыз, бу – бит тормыш», – дип тамашачысына теләкләрен җиткерде Татарстанның атказанган җырчысы Гөлнара Тимерҗанова.

Җырчы бу турыда ««Татарстан – Яңа гасыр» каналы видеосында 24.33 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 сентябрь 2023
    Исемсез
    Голнара бик нык итеп ирлэрне ярата белэ. Тигелэре тузэлми, кача.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100