Гөлинә Шәйхи: «Байлыкны сайласам, күптән кияүдә булыр идем»
«ТАҢ» проектының чираттагы чыгарылышында танылган шагыйрә, журналист Гөлинә Шәйхи белән югалтулар, илдәге вазгыятьнең яшь язучыларга тәэсире, кыйммәтле бүләкләр һәм никахка кадәр җенси мөнәсәбәткә керү турында сөйләштек.

«Тәкъдир булса да, мин барыбер нәрсәнедер үзгәртә алырмын кебек...»
Гөлинә, сез – радиода алып баручы да, актер да, журналист та, шагыйрә дә. Үзегезне иң беренче чиратта кем дип атар идегез?
Күңел белән мин – актриса. Мин үземне шулай итеп тоям. Ләкин менә бу артист һөнәре миңа һәр профессиягә җайлы керергә ярдәм итә. Минем иң беренче интервью алган кешем Илдар Кыямов иде. Мин ул вакытта Илдар абыйга: «Мин беренче тапкыр интервью алам», – дип әйтеп куйган идем. Ул: «Борчылма, барысы да яхшы булыр», – диде. Һәм барысы яхшы булып та чыкты.
Миңа калса, нәкъ менә шул артист булуым миңа кеше күңеленә юлны тиз табарга ярдәм итә. Мин бит әле сәхнә теле дәресләре дә укытам. Сәхнә теле дәресләре укытканда артист булу шулай ук миңа бик ярдәм итә. Шуңа күрә бөтен җирдә «Гөлинә Шәйхи – журналист, актриса, шагыйрә, җырлар авторы» диләр. Кеше шуңа күнеккән инде, ләкин мин үземне күбрәк артист итеп тоям.
Ә артист булу теләге кайдан килә?
Кечкенә чакта, телевизор пульты тотып, «мин артист булачакмын» дигән хыяллана идем. Минем әни белеме буенча – режиссер, ул без тугач укып йөрде бит инде. Әни укудан кайта, һәм миңа кызык. Матур итеп эшкә китә, матур итеп кайта, менә шул күңелгә кереп калгандыр инде.
Дөресен әйткәндә, мин артист булып эшләрмен дип уйламаган идем. Югары уку йортын тәмамлаганда күңелемдә шундый уй туды: әгәр мин театрда ким дигәндә 3-4 ел эшләмәсәм, бу – минем иң зур үкенечем булып калачак, гомер буе мин моны искә төшереп яшәрмен кебек иде. Шул уй белән мин театрга эшкә кердем. Алдамыйм, хәзер дә, сәхнәдә спектакль уйнасалар, мин елыйм. Чөнки минем урыным – тамашачы залында түгел, ә сәхнәдә булырга тиеш.
Ә театрга кире кайтырга теләмисезме?
Мин кайта алам театрга. Әгәр мине алсалар – мин кайта алам. Ләкин минем барып караганым юк. Минем ул теләк сүнгән, дип әйтимме соң. Мин артист буларак үземне чикләячәкмен, чөнки театр ул – чемоданлы тормыш. Аннан, кайтмавымның төп сәбәбенә килсәк... Елатасыз, егетләр.
Мин театрдан киттем, чөнки минем сеңлемә биргән вәгъдәм бар иде. 2018 елда мин сеңлемне югалттым. Мин аңа: «Казанга күчәм дә, икәү бергә яшәрбез», – дип сүз биргән идем. Сеңлем китеп барды, мин сүземдә тора алмадым – театрдан китеп, сеңлем белән яшәргә җитешмәдем, дип әйтик инде. Сеңлем үлгәч булса да, мин бу вәгъдәмне үтәдем; театрдан киттем, радиога эшкә кердем.
Инде театрга кайтмауның тагын бер сәбәбе – әти. Хәзер әтинең бит өлешчә хәтере юк. Гастроль тормышы авыр икәнен беләм. Гел каядыр чыгып китү, төрле шәһәрләр, атна буе кайтып кермәү... Мин юкта әтигә нидер булыр да, кайтып җитешмәм, дип куркам. Шуңа театрга кайтмыйм.
Ә тәкъдир дигән әйбер? Барысы да сездән тормый бит?
Ансы шулай. Ләкин без саклый алган кадәр әти-әнине сакларга тиеш. Мәсәлән, минем күңелдә үкенеч булып тагын бер әйбер калды. Ул да булса – сеңлем үләр алдыннан 1 көн кала, миннән туйга киеп барырга нәрсәдер сорады. Ул вакытта минем спектакль бара иде, мин тиз генә сөйләштем дә, вакытым юк дип, телефонны куйдым. Менә шул үкенеч булып калды. Әйе, тәкъдир бар, ләкин кадерләп яшәтәсе килә. Мин барыбер нәрсәнедер туктата, үзгәртә алырмын кебек…
Сеңлегезнең фаҗигале үлеме турында сез бер җирдә дә ачык итеп сөйләмисез, аңлашыла да – бу бик шәхси югалту. Шулай да, әгәр мөмкин булса, бу вакыйга турында бераз тулырак сөйләп үтмәссезме?
Чыннан да, бу сорауга мин беркайчан да тулысынча җавап бирмим, чөнки ул – күп кешенең күңел ярасы. Туганнан туган апасының туена барганда, алар авариягә очрады. Арча белән Балтач арасында бик зур авария булды, бәлки, ишеткәнсездер дә. Машинада 5 кеше иде, шул 5 кешедән 2 кеше урында ук үлде, шуларның берсе – минем сеңлем иде.
Мин ул вакытта Казанда идем, ләкин больницага кайтканда, мин әле сеңлемне исән дип уйладым. Хәзер теләкләр телим дә, сеңлемне алып калам дип, оча-оча кайттым инде мин анда, ләкин... Язмышы шул булгандыр.
Без бик-бик якын идек. Әле дә хәтеремдә – ул миңа гел: «Гөлинә апай, үскәч, мин дә синең кебек булам. Минем дә синең кебек дусларым күп булачак, алар миңа гел ярдәм итеп торачак», – дип әйтә иде. Хәтта бизәнмәгән килеш, өйдә «по-домашнему» йөргән вакытта да ул: «Шундый матур инде син, минем Гөлинә апа!» – дип әйтә торган иде. Менә ул күңелемә шундый матур итеп кереп калган... Кояш кызы! Шундый ярата идем үзен...
Сеңлегезнең фаҗигасе турында ишетү мизгелен искә төшерү авыр икәнен аңлыйбыз. Шулай да, әгәр мөмкин булса, шул көнне, бу хәбәрне ишеткәч беренче минутларыгызны искә төшерә аласызмы?
Беләсезме, ул ничек булды... Мин ул көнне Казанга дус кызыма кунакка килгән идем. Кире кайтырга юлга чыккан гына идем, миңа бертуган апам шалтырата: «Илсинәләр авариягә очраган, кайт», – ди. Ә мин, җиңел генә бер авариядер инде, дип уйлаган идем, мондый икәнен күз алдыма да китерә алмадым. «Арбузов» остановкасында төшеп калганымны гына хәтерлим. Машиналар кычкырта, мин, юл уртасына чыгып, машина туктатам. Ярый бер кеше туктады, ул минем телефоннан сөйләшкәнне аңлап, кызурак кайта башлады.
Мин анда кемнедер күрерлек, ишетерлек хәлдә түгел идем. Икенче сеңлем дә шул ук машинада иде бит. Аны Казанга, башын тегәргә алып киттеләр. Ә бу сеңлем үлгән, дигәч, чыгып, җирне төя-төя еладым. Бик авыр булды. Бер елда мин 3 якын кешемне югалттым. Беренчесе – әби. 20 көннән соң – бабай, аннан соң инде – менә сеңлем. Урын өстендә яткан кешенең китүенә ничектер ияләшәсең, ә 20 яшьлек кызның шулай китеп баруы – ул башка сыймый торган әйбер.
Шуңа күрә мин моны аңлата да алмыйм. Мин әле моны һаман да кабул итә алмадым. Миннән яшь сораганда да, нигәдер, хәзер дә «22» дип әйтәсем килә. Һаман да мин шул мизгелдә калганмын кебек.
Төшегезгә кергәне бармы?
Башта керә иде. Сеңлем үлгәч тә, аның бертуган сеңлесен РКБга күчерделәр бит. Мин аны саклап ятканда, ул әле апасының үлгәнен белми иде. Шул кичтә керде ул төш миңа. Исән калган сеңлемнең хәлен белергә больницага килгәнмен икән, ә бүлмәдә ул юк. Мин: «Илүзә кайда?» – дим. «Илсинә алып китте», – диләр. «Ул бит үлде, нигә аңа бирдегез!» – дип кычкырам. «Әнә, кара тәрәзәгә», – диләр. Карасам… Илсинә исән калган сеңлемне ямь-яшел тау башына алып менде дә иңеннән кочаклады һәм юкка чыкты. Без ул вакытта, аны саклап калгандыр, дип уйладык, чөнки андый авариядән исән калу – үзе бер могҗиза иде.
«Безнең нигездә сихер бар икәнен мин ачык беләм...»
Бөтен проблемалар балачактан килә, диләр. Сезнең балачакта күңелегезне сындырган мизгел булдымы, булса, ул бүген сезгә тәэсир итәме?
Психологлар телендә аны шулай әйтәләр инде, әйе. Гадәттә, әти белән әни аерылыша икән, бу – гомерлек травма дип санала. Мин 4 нче сыйныфта укыганда, әни белән әти аерылышты. Ләкин мин аны балачак травмасы дип әйтә алмыйм. Чөнки алар аерылышса да, мин кечкенәдән икесе белән дә бертигез вакыт үткәрә идем. Ә күңелне иң сындырган әйбер дип әйткәндә, ул шул 1 елда 4 югалту кичерүдер. Мөгаен, нәкъ менә шушы үлемнәр, югалтулар мине сындыргандыр да инде. Әгәр минем күңелем сынмаган булса, мин сезгә еламыйча җавап биргән булыр идем. Ләкин миңа хәзер дә авыр. Бу – мине сындырган иң авыр кайгыларның берсе.
Ә бәлки, безне сындырган әйберләр безне, киресенчә, көчлерәк итәдер?
Юк, бу – ул очрак түгел. Үлем кешене берничек тә көчлерәк итә алмый. Бәлки, тормышның бүтән сынаулары безне көчлерәк итәдер, ләкин якыннарның үлеме түгел. Якыннарның үлеме – ул йөрәкне тартып алган кебек. Юк, юк... Мин ышанмыйм үлемнең кешене көчле итә алуына.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Сез интервьюларыгызда күбрәк әтиегез турында сөйлисез. Әниегез турында да ишетәсе килә – ул сезнең тормышыгызда нинди роль уйнады?
Күптән түгел бит инде әти югалды, аны бөтен Татарстан белән эзләдек, бәлки, шуңа күбрәк әти турында сөйләнеләдер. Ә әни – мине кеше иткән кеше. Һәм бүген мине Гөлинә Шәйхи буларак азмы-күпме кеше белә икән, бу – әнинең тырышлыгы. Күңел төшеп, бернәрсә эшлисе килмичә, әни янына кайтып егылганда, ул миңа: «Ялкауланма. Менә шул вакытта ялкауланмаган булсаң, инде әллә кемнәр була ала идең. Син бит булдырасың, нигә эшләмисең?» – дип әйтә. Менә әнинең шул сүзләре мине һәрвакыт аякка бастыра.
Сез миннән югалтулар кичергәч тә, эчке халәтем турында сорадыгыз. Мин бу хисләрне әнигә беркайчан да сиздермим, мәсәлән. Мин хәзер юлга чыгам икән, әнигә бары тик кайтып җиткәндә генә шалтыратам. Чөнки, сеңлемне югалтканнан соң, безнең гаилә өчен юл – ул үзе бер фаҗига. Күптән түгел, күзгә операция ясатканда, шулкадәр авырттырып алды бермәл. Шул минутта: «Нигә әнигә әйтми генә кердем икән монда? Эх, әни кулдан тотып торса...» – дип уйладым. Күзләрнең кызыллыгы беткәч, кич белән генә шалтыраттым әнигә. Аңа шок булды инде ул. Бу бит – каядыр бару гына түгел, барыбер пычак астына яту. «Нигә әйтмәдең? Ник гел берүзең күтәрәсең ул авырлыкны?» – диде инде. Ләкин бу – әнине санга сукмаудан түгел, ә аны борчырга теләмәүдән генә.
Ә әтиегез белән әниегезнең аерылышу сәбәбен әйтә аласызмы?
Мин аны үзем дә белмим. Бәлки, ярату беткәндер. Белмим. Кайвакыт әнидән дә сорыйм, ә ул: «Теләсә нәрсә белән башыңны катырма», – дип кенә җавап бирә. Ләкин мин бер нәрсәне төгәл беләм – хыянәт булмады. Әтинең өлешчә хәтере юк, ләкин ул һәрвакыт: «Мин гомерем буе Ләйсәнне яратачакмын», – дип әйтә. Әни турында сөйләгәндә, аның күзләрендәге нур... Мин аны аңлатып бетерә алмыйм. Ул авыру хәлдә дә һаман әнине ярата.
Алай булгач, бәлки, әтиегез белән әниегез арасына сихер кергән дип уйламыйсызмы?
Бар. Әтидә дә бозым бар. Мин хәтерлим: кечкенә чакта әни төнлә эштән кайта, әти шул вакытта төнлә кичке аш әзерли. Әнигә! Әти кеше! Чәнечкеләрне – бер якка, пычакны икенче якка куя, ресторандагы кебек. Авыл ир-аты бит ул! Балачактан калган менә шундый мизгел. Бозым дигәннән... Безнең нигездә бар икәнен беләм. Аны бит вакытында чыгарырга да кирәк. Тормыш сынган бит инде хәзер – ике кешенең язмышы сынган. Аны хәзер бернишләтеп булмый.
«Мин намаз укырга әле күңелем белән килеп җитмәдем...»
Сезнең тормышыгызда дин нинди урын тота?
Мин – Җәлил хәзрәт авылында үскән, кечкенәдән мәчеткә йөргән кеше. Мин намаз укымыйм, әйе, бу – зур ялгышлык, ләкин мин күңел белән, бар булмышым белән аңа әле килеп җитмәдем. Тик мин догалар укыйм. Ышанасызмы, дөньядагы бөтен кеше өчен укыйм. Кечкенәдән, ничектер, шулай калган. Минем бүген исемем бар, өстемдә түбәм, сәламәтлегем бар икән – бу Аллаһның рәхмәте. Бер ипи алырга да акча булмаган вакытлар булды. Кайвакыт әни һәм апай белән шул чакларны искә төшерәбез дә, шулкадәр елыйсы килә. Ләкин өстәлдәге тәм-томнарны күрәсең дә, шөкер итәсең. Мин беләм: ул мине үз юлына бастырыр өчен сайлап алган. Ул миңа төрле сынаулар җибәрә.
Бер хәзрәттән ишеткән идем, ялгышмасам: Аллаһ кешене сайлап алгач, аңа сынаулар җибәрә. Әгәр ул кеше: «Мин әле әзер түгел», – дип, сәбәп эзли икән, якын кешеләрен ала. Чөнки якыннарны югалткач кына без баш иябез. Тормышымда буллган сынаулар шуның өчен, дип уйлыйм. Әкрен-әкренләп, мин шул уйга киләм.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Сезнең тормышыгызда югалтулар күп булган. Андый вакыйгалардан соң, телисеңме-теләмисеңме, үлем турында уйлана башлыйсыңдыр. Шул кадәр югалтулар кичергәннән соң, сезнең үлемгә карашыгыз нинди? Сез аннан куркасызмы?
Элек, дустым Гүзәлия белән «үләсе килми» дип елый идек. Кайдан кергәндер инде ул – белмим, бәлки, шул намаз, вәгазьләрдәндер инде. Анда бит барыбер сөйлиләр инде ул турыда. Бер көнне генә уйлап утырам: ә нигә үлемнән куркырга соң? Менә минем әби гомере буе: «Кеше кулына калырга язмасын», – дип әйтә иде. Урын өстендә калды. Тартып китергән кебек, дип әйтимме соң? Алай каласы килми. Ләкин яшисе килә. Үземнән соң эз калдырасым килә, нәсел дәвам итәсем килә. Әни булганнан соң тагын да яшисе киләдер инде ул. Ә болай, үлгәннән соң бит Аллаһка тагын да якынрак буласың. Аннан куркырга кирәкме икән?
Сез: «Мин әле эз калдырмадым», – дип әйтәсез. Нинди эз калдырасыгыз килә?
Кеше буларак эз калдырасым килә. Заманы шундый аның. Кайвакытта кешеләрдән кеше табып булмый. Син ярдәмне бер кешедән көтәсең, ә сиңа ул кеше түгел, чит кеше ярдәм итә. Шуңа булыша алган кадәр булышып, ярдәм итеп яшисем килә. Бу – минем чын күңелдән чыккан ниятем.
«Байлыкны сайласам, күптән кияүдә булыр идем...»
Һәр шагыйрь, лирик герой аша булса да, үз тормышы турында яза. Иҗатыгызны күзәтеп баручы кеше, мөгаен, сезне күп газаплы мәхәббәт кичергән кеше дип уйлыйдыр. Бу – чыннан да шулаймы?
Һәр шигыремдә бер бөртек булса да мин бар. Беренче мәхәббәт – ул чын ярату кебек, чөнки син ул хисләрне, ул халәтне беркем белән дә бүтән кичермәячәксең, диләр бит инде... Ләкин минем беренче мәхәббәтем чын мәхәббәт булды микән ул? Белмим. Мин, беренче мәхәббәт белән йөргәндә, аны яратам дип уйлаган идем. Ул вакытта, төннәр буе йокламыйча, яшьлегемнең иң матур елларын әрәм иттем. Аның белән аерылышканнан соң гына мин чын мәхәббәтне таптым дип уйлыйм. Әле дә шулай уйлыйм. Мин ул кешене яраттым, аңа җырлар, шигырьләр багышладым. Менә анысы ярату булгандыр. Ләкин мин дә бер генә яшим, мин дә ялгыша алам...
Бүгенге киноиндустрия, гомумән заман яшьләргә бер-берсен тән мәхәббәте аша эзләргә куша сыман. Сез ничек уйлыйсыз, хатын-кызның тормышында ничә ир-ат булырга тиеш? Никахка кадәр җенси мөнәсәбәткә керүгә мөнәсәбәтегез нинди?
Үз тиңен тапканчыга кадәр. Ә никахка кадәр җенси мөнәсәбәткә керүгә мин нормаль карыйм. Һәр кеше үз тормышын яши, һәр кешенең үз башы бар, ничек телиләр – шулай яшәсеннәр. Иң мөһиме: бәхетле булсыннар. Яраткан, мәңгелеккә сайлаган кешеләре белән икән – бер сүзем юк. Яратсыннар гына!
Бәлки, шуңа күрә дә безнең илдә аерылышулар күптер?
Юк, аннан түгел. Әгәр син кешене яратасың икән, син аңа теләп түгел, ә сокланып карыйсың. Ә яши башлагач, төрле проблемалар туа инде ул. Хәзер бит хатын-кызлар сиздергәч кенә ир кеше чәчәк бирә бит, йә бер җиргә алып бара. Бу – хатын-кызның күңеленә кереп кала.
Димәк, бүләкләр һәм хатын-кызга игътибар гаиләне саклап кала ала?
Хатын-кызга һәрвакытта игътибар кирәк. Монда сүз акчага гына кайтып калмый. Ниндидер юк-бар бүләктән дә күңел була бит инде безнең. Ләкин «яратам»га гына алданып та яшәп булмый бит инде.

Фото: © Гөлинә Шәйхинең шәхси архивыннан, Ильяс Хаҗиев
Шулай да, бүген хатын-кызлар күбесенчә абьюзив мөнәсәбәткә керергә ярата. Әгәр сезгә сайлау бирелсә: бер ир-ат «Гелик» алып бирә, ләкин мөнәсәбәтләрдә абьюзив, икенчесе – мәхәббәт һәм хөрмәт вәгъдә итә, ләкин байлыгы юк. Сез кайсысын сайлар идегез?
Гомер буе яратачакмын, хөрмәт итәчәкмен, дип кенә яшәп булмый бит. Әгәр кулыннан эш килә икән, мин, әлбәттә, аны сайлаячакмын. «Гелик» алып биреп кенә, яратып булмый. Мин аңлыйм: «Москвич»ка караганда «Гелик»ка утырып елау рәхәтрәк, ләкин бу – минем очрак түгел. Миңа андый тәкъдимнәр булды, «Гелик» сайлаган булсам, инде күптән кияүдә булыр идем...
«Гелик» ошамадымени?
Юк, юк, алай түгел (көлә). Миңа яратуын әйтеп торучы кеше кирәк, мин үзем андый сүзләргә саран, ләкин шулай да...
«Дуслар арасында көнчелек бар икәнен мин беләм...»
Сезнең социаль челтәрләрдә еш Илсөя Бәдретдинова һәм Зәринә Хәсәншинаны күреп була. Без аларны сәхнәдә генә күрәбез, беләбез, ә сәхнәдән төшкәч алар нинди? Аларны ничек тасвирлар идегез?
Бөтенесе бик гади. Мин Илсөягә бик рәхмәтле. Бик авыр вакытларда мин аның җырларын тыңлап аякка бастым. Бу ялагайлану түгел – ничек бар, шулай. Бик авыр чаклар булды, гел миңа иң беренче ярдәмгә килгән кеше – Илсөя. «Дуслар сиңа нәрсә өчен кирәк?» – дип әйтә ул. Әти югалгач та, бүтән авыр хәлләрдә дә иң беренче миңа язган кеше – Илсөя. «Борчылма, әгәр егыласың икән, мин артыңда», – ди. Менә шушы сүзләр миңа бик зур көч бирә. Чөнки мин беләм: әгәр мин хәзер кайдадыр абынам, ялгышам яки миңа ярдәм кирәк була икән, мин Илсөягә шалтыратып, аннан киңәш сорый алам. Ул шундый кеше. Ә Зәринә... Ул миннән җыр сатып алды да, шуннан танышып киттек. Икебез ике төрле холыкта булсак та, без гел хәбәрдә.

Фото: © Гөлинә Шәйхинең шәхси архивыннан
Хатын-кызлар арасында көнчелек көчле була, диләр. Сезнең арагызда көнләшү бармы?
Илсөянең көнләшер кешесе бар дип уйламыйм. Аның тормышы көнләшерлек. Мин тәүлегенә 24 сәгать эшләүче бүтән бер артистны да белмим. Зәринәгә карата дә көнләшү бар дип уйламыйм. Ул гел ниндидер оригиналь әйберләр уйлап таба. Ә иҗатта көнчелек булырга тиеш, дип уйлыйм. Чөнки ул үсешкә уңай йогынты ясый. Ә дуслар арасында көнчелек бар икәнен мин беләм. Дусларым күп түгел – 3 дустым бар.
Ә кешегә «дус» дип әйтер өчен, сезгә никадәр вакыт кирәк?
Шактый. Мин – кешене бик сайлап аралаша торган кеше. Бу – тәккәберлек яки кемгәдер биектән карау түгел, ә кешегә ышана, ачыла алмаудан. Мәсәлән, минем көн саен аралаша торган 3 дустым бар, аларга ышанам. Ә болай кешеләрне мин бик авырдан күңелгә кертәм. Никадәр дустың булса да, һәрвакыт үзеңә ышанырга, үз-үзеңә дус булырга өйрәнергә кирәк. Чөнки кешегә барыбер бөтенесен сөйләп бетереп булмый.
«Язучылар берлегенә нинди дә булса файда китерү теләгем зур...»
Сез – яшь шагыйрә, Язучылар берлегендә әгъза булып тормасагыз да, аның эшчәнлеге белән кызыксынасызмы?
Күзәтеп барам. Язучылар союзына эшкә дә керәсем килгән иде әле.
Күптән түгел Язучылар съезды булып үтте, аның рәисе сайланды. Әмма съездның үзендә барган хәлләр миңа 2005 елда экраннарга чыккан «Мастер и Маргарита» сериалын, төгәлрәк «Массолит» язучылар берлегендә торган геройларны хәтерләтте: ашыйлар, эчәләр, бер-берсе белән нәрсәдер бүлешәләр. Сез ничек уйлыйсыз, бүгенге рәвештә бу оешманың киләчәге бармы?
Язучылар берлеге, әлбәттә, кирәк. Ул – бөтен язучыларны берләштереп, тоташтырып тора торган оешма. Берлек язучыларның кадерен арттыра, аларга үзләрен кирәкле итеп тоярга ярдәм итә. Анда торучы язучыларның күбесе өлкән яшьтә. Кая чакырсалар да, аларның барасы килә. «Без әле кирәк икән» дигән уй аларны яшәтә.
Берлектә бик күп язучылар бар икәнен беләм һәм күбесенең киңәшмәләргә йөрмәвен дә беләм. Ләкин, әгәр син берлеккә кергәнсең икән, син милләт өчен дә, тел өчен дә, үзең язган әсәрләр өчен дә җаваплысың. Теге «мин берлеккә кердем дә, минем вакытым юк әле» дигән сүз булырга тиеш түгел. Сине бит беркем дә анда мәҗбүри кертмәде.

Фото: © «Мастер и Маргарита» сериалыннан скриншот. реж. Владимир Бортко. 2005
Шулай да яшьләрнең анда барасы килми.
Әйе, кемнән генә сорама, «Язучылар союзы – «бабайлар оешмасы», нәрсә калган сиңа анда» , – дип әйтәләр. Шул сүзне әйтәләр дә, шуның белән – шул. Ләкин минем күңелемдә күптәннән Язучылар берлегенә нинди дә булса файда китерү теләге яши. Алар мине чакырмасалар да, миннән нәрсәдер сорамасалар да, мин үз интервьюларымда, эшләгән тапшыруларымда бу мәсьәләне күтәрәчәкмен. Һәм ничек тә булса бу проблеманы кузгата алырмын, дип ышанам. Язучылар берлегендә яшьләрнең берләшеп, нәрсәдер эшләвен күрәсем килә. Бәлки, безне күрерләр, безне ишетерләр. Барысы да үзебездән тора.
Олы буын язучылар белән яшьләр арасында киртә биек бит. Яшьләр өлкәннәрне тәнкыйтьли, олы буын яшьләрне сүгә. Бу – табигый күренеш. Яшьләргә: «Сез гел мәхәббәт турында гына язасыз», – дип эләгә. Олыларга, киресенчә: «Сез бернәрсә аңламыйсыз», – диләр. Ә яшьләр мәхәббәт турында гына язмасын өчен нишләргә кирәген бер кеше әйтми. Сезнеңчә, нишләргә кирәк?
Яшьләр мәхәббәт турында гына язмасын өчен, иҗади лабораторияләр булырга тиеш. Ләкин һәр кеше үз үткәнен һәм күңелендә кагылганны яза. Әгәр ул бүген мәхәббәт турында яза икән, димәк, ул әле тормыш турында язуга килеп җитмәгән. Очрашулар уздырсыннар, әмма трибунада «лар-лор» орып түгел, ә якын итеп, киңәш биреп. Күптән түгел генә укыдым: Һади Такташка багышланган фестивальгә Һади Такташ премиясен алган бер генә язучы да килмәгән икән. Бу – болай булырга тиеш түгел. Һәр өлкән буын кешесе яшь кешене сүгә инде ул, аны күңелгә якын алырга кирәк түгел, дип уйлыйм.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Соңгы айларда һәр һөнәргә, шул исәптән язучылык эшенә дә, зур адымнар белән ясалма интеллект үтеп керә. Элек кешенең талантын бәяләп булса, бүген талант ясалма интеллект аркасында чуала, дип уйламысызмы?
Мин ясалма интеллектны әллә ни тирәнтен белмим, өйрәнеп кенә киләм. Күбрәк элекке шагыйрьләргә таянып яшим, дип әйтимме соң. Миңа кешенең таланты мөһим, әмма аңлыйм: алга таба ясалма интеллект аркасында кешенең чын таланты бармы-юкмы икәнен тулысынча белеп булмаячак – анысы дөрес. Шулай да, минем ясалма интеллект белән артык тирәнтен кызыксынган юк, аның мөмкинлекләрен дә яхшы белмим.
Алайса, мисал китерик. Сез бит күп кенә әдәби конкурсларда жюри әгъзасы булып торасыз. Әгәр бер бала конкурска җибәрү өчен шигырь яза, һәм ул аңа ошап бетми икән, ул ясалма интеллектка шул ук шигырьне: «Такташ яки Тукай стилендә язып бир», – дип сорый ала. Ясалма интеллект шунда ук шигырьне әзерләп бирәчәк. Сезнеңчә, киләчәктә чын иҗатны ясалма тексттан аеру мөмкин булырмы?
Беләсезме, бер конкурста шундый хәл булды: кемдер минем язган шигырьне алып, үз исемен куеп җибәргән. Бу – шаккаткыч хәл иде. Ясалма интеллект язган шигырьләр белән әлегә очрашканым юк. Мондый очракта ничек ачыкларга икәнен дә белмим.
«Кайвакыт мин үземнән робот ясаганнарын ачык сизәм...»
Иҗат кешесе сәясәт белән кызыксынырга тиешме, ничек уйлыйсыз?
Шәхсән мин сәясәткә кагылмаска тырышам. Ул – минем юлым түгел, мин күзәтеп, кызыксынып барам, ләкин белемем сәясәткә кагылырлык дәрәҗәдә тирән түгел.
Яшь язучылар соңгы арада илдә барган вакыйгалар турында язарга тырыша, ләкин андый әсәрләрне бастыру кыен. Шул ук вакытта өлкән буын яшьләрне «гел мәхәббәт турында гына язасыз» дип тәнкыйтьли. Әгәр иҗади ирек чикләнгән икән, яшьләрдән ничек зур темаларга язу көтәргә мөмкин?
Хәзер илдә бара торган вазгыять турында язылган әсәрләр еш кына яшьлек максимализмы белән сугарылган була. Аларны без аек акыл белән бәяләргә тиеш, чөнки иң беренче чиратта син үз яныңдагы кешеләрне куркыныч астына куярга мөмкинсең. Бу – бездән генә торган әйбер түгел. Андый әсәрләр әлегә басылмый, чөнки кагылырга ярамаган темалар һәм сүзләр бар. Һәркемнең тыныч яшисе килә. Бездә һәр кеше үз сүзен әйтергә ирекле, ләкин шул ук вакытта ниндидер чикләр дә бар. Минем дә әллә нәрсәләр әйтәсем килә, ләкин бу чикләрне мин беләм һәм аларны урап узам. Шуңа күрә, әлегә ярамаган темаларга кагылмый торыйк.
Сез бит аңлыйсыз, әгәр нинди дә булса чикләр бар икән, мәдәният, сәнгать, әдәбият үсүдән туктый. Ул очракта иҗат кешесенең башында идеягә караганда курку алгы планга чыга.
Чикләр, әлбәттә, булмаска тиеш. Ләкин безнең заман хәзер шундый. Вазгыять шундый, аңлыйсыңмы?
Ул бит инде ничә ел шулай...
Юк, юк, килешмим. Әйе, яшь иҗатчының күңеле бу вакыйгаларны авыр кабул итсә дә, ул бу турыда кычкырып йөрергә тиеш түгел. Чөнки кемнеңдер баласы инде 3 ел дәвамында сугыш кырында. Ә яшь иҗатчы бу вакыйгаларны үз күзе белән күрмәгән килеш, бары тик яшьлек максимализмы яки протест белән яза икән, беләсеңме, нәрсә була?

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Шулай да, сугыш турында соңгы вакытта бик күп әсәрләр языла. Ләкин аларда ак белән кара күзгә бәрелеп ята кебек. Ә әдәбият ул иң беренче чиратта укучыга үзенә сайлау мөмкинлеге бирергә тиеш. Шулай түгелме?
Бу – бездән тора торган әйбер түгел. Без – тулы айның кечкенә бер кисәге генә. Ә аның икенче ягын белсәк, без шашар идек. Шуңа күрә әлегә бу темаларга кагылырга кирәкми. Менә шундый матур чаклар җитәр – рәхәтләнеп язарбыз.
Ә соңгы 5 елда сезгә илдә нәрсә барганы, гомумән бу илдә яшәү ошыймы?
Илдә нәрсә барганы беркемгә дә ошамый. Бу – бөтен илнең уртак кайгысы. Мин кемнедер якламыйм да, гаепләмим дә, чөнки мин – бу сәясәтнең кечкенә бер кисәге. Ә илдә яшәү ошыймы, дигәннән, миңа Татарстанда яшәү ошый. Монда миңа бөтен мөмкинлекләр бирелгән. Мин калганы өчен җавап бирә алмыйм.
Иҗат кешесе дөньяны һәрвакыт нечкәрәк, тирәнрәк тоемлый. Соңгы елларда кешеләрдән робот ясарга тырышалар кебек тоелмыймы сезгә?
Шулай кебек. Менә Горький шоссесы, Залесный якларында искиткеч матур табигать иде бит инде. Иҗат кешесе өчен ул үзе бер илһам чыганагы иде. Тик безнең күзне томаладылар хәзер. Бар яктан, янәсе, өйләргә юл тавышы комачауламасын дип, каплап бетерделәр. Юкса, барыбыз да нигә икәнен яхшы белә бит инде. Әйе, менә андый вакытта мин үземнән робот ясаганнарын ачык сизәм. Ләкин кешене барыбер өмет яшәтә. Гел шулай яшәмәбез әле, барысы да үзгәрер.
«ТАҢ» проекты — эчке дөньясында һәр көнне «таң аткан» кешеләр турында. Һәр таң — кешегә яңа фикерләр, тирән уйлар, онытылмас хисләр алып килә! Һәр таң кешене үзгәртә, шул ук вакытта һәр таңның ахыры була, шуңа күрә аны күреп, тоеп калырга кирәк!
- Айдар Шәйхин: «Актаныш кешеләренә кара юмор хас, ул – минем өчен саклану чарасы»
- Зөфәр Рәмиев: «Өстәлемдә – Резедә ике баланы тотып төшкән рәсем, шуңа карыйм да елыйм...»
- Зөлфәт Закиров: «Мин тормыш иптәшемә ачык хыянәт итәм!»
- Әзһәр Шакиров: «Кешенең җанын, күңелен тетрәткән әсәрне мин сәхнәдә күрмәдем»
Идел Кыямов: «Аллаһ бирә – хатын ала!»