Идел Кыямов: «Аллаһ бирә – хатын ала!»
«ТАҢ» ютуб проектының яңа чыгарылышында танылган журналист, теле һәм радио алып баручы, диктор, Казан шәһәре думасы каршындагы яшьләр парламенты әгъзасы - Идел Кыямов белән гаилә, армия, татар фильмнары, патриотизм турында сөйләштек.
Идел, әйдәгез туган җирдән башлыйк. Сез Казанда тугансыз һәм шунда ук яшисез, иҗат итәсез. Бу шәһәр сезгә нәрсә бирде, сез аны яратасызмы һәм ташлап китә алыр идегезме?
Минем тормышымда шундый бер этап булды - мин театр училищесын тәмамлаганнан соң, 2015 елның җәендә Мәскәүгә ВГИКка (Всероссийский государственный институт кинематографии имени С. А. Герасимова- ИТ) продюсерлыкка укырга керергә киткән идем. Төрле этаплар бар бит инде югары уку йортына кергәндә, шунда яшәп торырга туры килде миңа. Ничектер барыбер Мәскәү минем өчен зур шәһәр иде ул вакытта. Ул бәлки хәзер дә шулайдыр. Дөресен генә әйткәндә, анда эш тә юк иде. Эш булмагач, вакыт озак үтә, вакыт озак үткәч, мин бу шәһәргә кирәкмим дигән уйлар да килгән иде. Вакытлар узгач, Мәскәүдә дә эшләп карарга туры килде, ләкин мин анда яши алмас идем. Шул акча эшләргә, кыска вакытка гына барып килергә була дип уйлыйм. Ә болай мин Казаннан китә алмас идем, чөнки Татарстанда безнең тамырларыбыз, ата-бабаларыбыз монда җирләнгән. Татарстан һәм Казан гомумән ул минем өчен бик кадерле.
Балачагыгызны, мәктәп елларын искә төшерегез әле, гомумән сез ниндирәк бала идегез?
Балачактан мин бик йомык идем. Беренче сыйныфтан бишенчегә сыйныфка кадәр мин күбрәк интроверт булганмындыр, чөнки мин үземнең чәчелеп йөргәнемне хәтерләмим. Бик җитди егет идем, чөнки 17 яшь тулгач та миңа 25 яшь бирәләр иде, хәзер менә 27 яшь тулгач, миңа 40 яшь бирәләр, чәч тә коелгангадыр инде ул...
Аннары 6-7 сыйныфта укыганда мин ачыла башладым. Әни: «Син класстагы усал, бандит кыз белән дуслаш», - дип әйтә иде. Бандит кыз белән дуслашсаң, күтәрелеп китәсең дигән фикере бар иде аның. Һәм мин шулай эшләдем дә, безнең староста да булып алды ул кыз, аның белән дуслашып, ничектер мин дә ачылып киттем.
Кайсы җирдә генә интервью бирсәгез дә, сез әтиегез турында горурланып сөйлисез. Тормыш булгач, төрле хәлләр була, әтиегез белән конфликтлар, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканы булдымы?
Әти-әни белән мин гел яхшы мөнәсәбәттә идем. Мин туганда аларга 22-23 яшь иде. Без ничектер бергә үстек һәм алга таба да бергә мәдәнияткә, журналистикага үз өлешебезне кертәбез.
Ләкин менә бер әйберне искә алырга кирәктер. Без 2005 елга кадәр тулай торакта яшәдек, 13 кв метрлы кечкенә генә бүлмә. Ул 90 еллар, анда акча да юк, ашарга да. Алар миңа сөйлиләр: «Синең пособияң килә дә, сиңа сөт алыргамы, яки үзебезгә ипи алып ашаргамы?», - диләр. Шуңа да карамастан, тулай торакта үскән балалар да күп иде.
Минем ниндидер начар ягым булган дип әйтик инде, никтер әти кесәсеннән акча алып күрше егетләргә төрле газировка, сагыз, чипсылар алып, аларны сыйлый идем. Әти моны белеп алды да, бик яхшылап мине... каеш белән ярды дисәк каты булыр инде, биргәләп алды в общем... Менә шул момент истә калды, әтинең кул күтәргән вакыты шул иде һәм бу кирәк тә булгандыр, чөнки ул вакытта йомшаклык күрсәткән булса, нинди хәлләр килеп чыгар иде – белмим. Ә болай без бүген аерым торсак та, гел элемтәдә, яхшы мөнәсәбәттә, авылга гел бергә кайтабыз, төрле чараларда катнашабыз, бер-беребезгә ярдәм итеп торабыз. Без бөтенебез журналистика, артистлык казанында кайнагач һәр яңалыклардан хәбәрдәр. Аларны түгәрәк өстәлгә салып сөйләшәбез, хәл итәбез, бер-беребезнең фикерен тыңлыйбыз.
Сез армия сафларында хезмәт иткән вакытны бик яратып сөйлисез, тормышыгызның бу этабы ничек үтте, хезмәтегез нәрсә белән истә калды?
Армия вакытын мин бик җылы хисләр белән искә алам. Театр училищесында укыганда егетләр армиядән кайталар иде, театр училищесына кайтканнарның күбесе флоттан иде. «Корабларда бөтен дөньяны йөзеп чыктык», - дип сөйлиләр. Бу сүзләр миңа да ниндидер романтик рух өсти иде һәм минем дә армия романтикасын үз өстемдә тоясым килде. Уйладым да, бер ел күп түгел, кайдандыр булмаган акчаны алып военный билет сатып алганчы, барып кайтырга кирәк дигән фикергә килдем.
Беренче чиратта мин Кремль полкына барасым килгән иде, медкомиссияне уза башлагач, ФСБ да эшләүче абыйлар мине кире борды, мин аларның тикшерүен узмадым. Шуңа да карамастан, безнең комиссариат призывниклар белән яхшы эшли, һәрбер кешенең фикеренә колак сала. «Без сине Кремль полкына алмасак, бүтән элиталы хәрби җиргә җибәрә алабыз, менә мәсәлән Балтийскта диңгез флотында хезмәт итеп була», - диделәр.
Хезмәтем белән бер дә үкенмим, чөнки без хәрби техниканы төрле портларга куганда да катнаштык, ике айга корабльләр белән Балтыйк диңгезеннән чыгып китеп, Ла Маншка хәтле барып җитеп, бөтен Европа илләрен күреп кайттык. Иң истә калганы ул 2016 елда Мәскәүдә хәрби парадта катнашу. Бу әлбәттә истә калырлык, горурланырлык әйбер, чөнки күп егетләр белән сөйләшергә туры килә армия турында. Күбесе әйтә мин монда, тегендә хезмәт иттем һәм күбесе нәрсәдер саклап подвалларда утырганнар инде. Ул кызык та түгел бит инде, ә мин монда күп әйбер күрдем, дуслар таптым, хәрби хезмәтем белән канәгать.
Идел бүген армия – вакытны гына уздыру дигән фикерләр күп яңгырый, сез үзегез дә бу турыда «подвал армиясе» дип искә алып киттегез. Сезнең фикерегезчә, бүген армия кирәкме?
Подвалларда саклап утыра торган армия дә кирәктер, чөнки алар бит нәрсәдер саклый. Мин үзем күп әйбер күргәнгә күрә аны подвалларда дип әйтәм. Әлбәттә, аларның да шөгыльләре буладыр: химзащита, автоматтан ату, марш-бросоклар, тегесе-бусы.
Дөрес төрле егетләр бар, менә мин ярты ел хезмәт иткәннән соң яңа призыв килде бит инде. Командир бөтенесен чакырып сөйләшә, белешә, мәгълүмат җыя. Бер таза гына егет керде. «Теләп килдеңме армиягә» дигән сорауга җавап бирәсе урынына еларга тотынды. Нормаль хәл түгел бит инде. Әгәр дә син гомер буе әниең итәге астында яткансың икән, сиңа анда барырга кирәкми. Армиягә барып, син ирләр атмосферасына эләгәсең, ә ирләр коллективына эләктең икән, үзеңне ничек куясың, шундый караш сиңа да була. Ә гафу итегез, маңкаңны агызып елап утырсаң, әлбәттә сине типкәлиләр, чүпрәк урынына буласың. Килеп ирләрчә сөйләшә белсәң – бүтән эш. Монда кешесеннән тора. Әгәр дә син әзер, үз фикерең бар икән, армиягә барырга була, шуңа күрә егетләргә киңәшем – куркырга кирәкми.
Студент елларына әйләнеп кайтыйк.
Студент вакытлары... Минем бит ничек? Мин мәктәпне тәмамламадым, 11 классны тәмамламадым, унынчы класстан соң театр училищесына киттем һәм дүрт ел шунда укыдым. Хәзер менә КФУның журналистика бүлеген тәмамлыйм, соңгы бишенче курс һәм мин читтән торып укыйм. Ничектер студент тормышының рәхәтлеген күрмим дип әйтергә кирәк. Хәзер гаиләле кеше булгач, күп эшләргә туры килә, уйнап йөреп булмый.
Ә театр училищесында укыганда вакытлар, әлбәттә, рәхәт мизгелләр. Анда миңа уналты, унҗиде яшь. Театр училищесында уку авыр бирелмәде минем өчен. Өченче курста укыганда режиссер Резеда Гарипова мине «Без барыбыз да кешеләр» дигән спектакльгә төп рольгә чакырды. Бу миндә драма артисты тормышына, театрга карата зур кызыксыну уятты. Шунда Тинчурин театрының бөтен труппасы уйнады дип әйтергә була. Ул вакыт шуның белән дә истә калган. Мин мәрхүм Наил Шәйхетдинов белән бер сәхнәдә уйнаган идем. Ул әтинең якташы. Олылар бит арабыздан китеп бара, шуңа күрә мин шатмын шундый олпат, зур актерлар белән бер сәхнәдә уйнавыма. Студент еллары шулай узды: укып, эшләп, күңел ачу вакытлары да булды.
Ни өчен бүген театрда актер булып эшләмисез?
Театрда актер булып эшләмим, чөнки театр актеры ул – бәйдә торган эт кебек, мәсәлән аны каядыр кинога төшергә, концертта эшләргә чакыралар икән, ә ул анда китә алмый, чөнки режиссер репетиция куйган. Шуңа күрә шул ягы да бар иде. Һәм ничектер менә Тинчурин театрында спектакльләрне өч ел буе тәрҗемә итеп, мин актерларның ул спектакльләрне еллар буе уйнавым күрә идем. Миңа калса, ул сине бикли, аерым бер калыпка кертә. Минем белән дә шулай булмасын өчен, төрле яклап үсәргә тырышыр өчен мин театрда эшләү юлын сайламадым.
Мин гомумән эстрада артистына укыдым, драма артистына түгел, шуңа күрә мин театрда эшләргә дә тиеш түгел инде үзенә күрә. Театрга күбрәк драма бүлеген бетергән укучыларны алалар.
Театр училищесында укыганда безгә: «Эстрада артисты – ул драма артистыннан бер башка өстенрәк булырга тиеш!» – дип әйтәләр иде, чөнки эстрада артисты ул менә хәзерге моментта ук импровизация ясый белергә, төрле яклап осталыгын күрсәтә алырга тиеш. Барыбер драма артистын бит режиссер ясый, әвәли, ә эстрада артисты ул биюне дә, конферансье осталыгын да, жонглированиесен да белергә тиеш.
Әйдәгез «Кире» фильмы турында сөйләшик. Кинопоискта фильмның билгесе 5.6. Бу бик түбән билге. Сез үзегез бу фильмны ничек бәялисез?
«Кире» фильмында мин күбрәк администратор вазыйфасын башкарган идем. Мин Мәскәүдән техниканы каршы алырга, монда урнаштырырга, колхоз базарындагы бандит егетләр белән тукталышларны сөйләшергә, актерларны туры китерергә тиеш идем. Бу минем икенче тәҗрибәм иде мондый проектта. Беренче тәҗрибәм – «Пустота» фильмында мин Павел Москвин дигән яшь режиссерга булышкан идем, монда Ильсияр Дамаскин чакырып алды. Мин бик теләп ризалаштым, чөнки дуслар белән эшләү ул күңелле дә, җиңел дә. Шулай ук эшли торгач, миңа фильмдагы редактор ролен тапшырдылар. Фәнис Җиһанша белән бер мәйданда да уйнадык. Мәскәү артистларына килсәк, Камиль Ларин дигән артистыбыз төште. Үзенә күрә бер тәҗрибә иде- бу фильмның ничек төшерелүен күрү. Кыскасы, үз эшемә бәя биреп әйтсәң - мин бу проекттан канәгать.
Идел, сез фильмнар төшерү процессында еш катнашасыз, шулай ук менә әйтеп үттегез администратор, директор вазифасын башкарганыгыз бар. Кыскача әйтсәң, сез фильм төшерү кухнясын беләсез, аның эчке ягы белән таныш. Татар киносының бик артта калуы, сыйфатсыз булуы турында күп фикерләр бар. Сезнеңчә, татар киносы бүген нинди хәлдә?
Беләсезме, нинди генә профессионал булсаң да, яңа туа торган яки башка кешеләр иҗат иткән әйберләргә каты бәреләсе түгелдер дип уйлый мин. Әйтәләр бит «Кешенең аяк киемен киеп карамасаң, аның турында сөйләмә», дип.
Татар киносы нинди хәлдә? Төрле фильмнарның үз тамашачысы барыбер бар һәм ул бүген булмаса да, иртәгә булачак. Төшерелгән әйбер ул бит югалмый, киштәләрдә тора, шуңа күрә монда ничектер начар хәлдә дип әйтеп булмый. Ә сыйфатлы төшерер өчен аңа бит акча кирәк, актерлар кирәк, команда кирәк. Монда шундый зур эшчәнлек алып бару сорала һәм ул бер көндә генә туа торган әйбер түгел.
Әлбәттә, сез әйтергә мөмкин – 90 елларда төшергәннәр, хәзер бит инде 2022 ел. Ни өчен шул 90 еллардагы кебек төшерәләр дип әйтергә була, ләкин каты бәреләсе түгелдер дип уйлыйм, чөнки һәрбер әйбернең үз остасы һәм тамашачысы бар. Бүгенге көндә менә «Татаркино» оешмасы фильмнар, ТНВ да «Ватан» кинокомпаниясе – «Бер-бер» хәл дигән сериал төшерә. Бик зур казаныш тапты ул. Башка фильмнар да бар. Күптөрле булырга тиеш, син бит гел аш ашап утырмыйсың, бәрәңге дә, бургер да ашыйсы килә. Шуңа күрә төшерсеннәр, эшләсеннәр.
Идел, беренче мәхәббәтегезне искә төшерегез әле, чөнки бу серле әйбердә һәр кешенең үз тарихы, үз кабатланмас хисләре чагыла. Сездә серле беренче мәхәббәт тойгысы кайчан һәм ничек уянды?
Беренче мәхәббәт ул һәр кеше тормышында була. Минем тормышымда да булды андый хәлләр. Менә кеше бит җырлар тыңлаганда, үзеңнең тормышында булган вакыйгаларга әйләнеп кайта. Минем дә андый вакытларда беренче мәхәббәтем искә төшеп ала, әмма ләкин мин монда беренче мәхәббәтем кем булды, кайчан булды, ничек булды дигән сорауларга җавап бирмәм инде, әлбәттә, чөнки хатыным карар, ул бәлки көнләшеп куяр… Бәлки беренче мәхәббәт булган мизгелдә очрашкан башка кызлар да: «Нишләп мин беренче мәхәббәт түгел?» - дип ачуланыр. Шуңа күрә без беркемне дә начар хәлгә калдырмабыз. Минем беренче мәхәббәтем үзе кем икәнен белә, шуңа күрә әгәр ул бу юлларны укыса, шуны әйтәм: «Аңа кайнар сәлам!»
Сез хыялланырга яратасызмы? Бүген нәрсә турында хыялланасыз?
Мин күп кенә интервьюларда әйткәнем бар: «Мин Аллаһның, фәрештәләрнең мине саклап торуын сизәм!»
Берничә ел элек Президент чараларында катнашырга, хөкүмәт концертлары алып барырга дип хыялланып йөри идем. Аллаһның рәхмәте белән, 2018 елны мин кереп киттем бу эшчәнлеккә, чакыра башладылар. Ничәдер ел элек, Мәскәүдә армиядә парадта катнашканнан соң, минем дә парадта эшлисе килә, көр тавыш белән бөтен Меңьеллык мәйданында сөйлисе килә дип. Аллага шөкер, 2021 елда чакырдылар. Уңышлы эшләгәнмендер, быел да чакырдылар.
Ул системага салынган, мин нәрсәдер турында уйлап куйсам, ул шулай килеп тә чыга, шул ук мизгелдә булмаса да, ике елмы, ике атнамы – барыбер килеп чыгачак. Бәлки Аллаһ минем ялваруымны сизәдер, шуңа күрә мин әйтә идем: «Аллаһ мине ярата һәм шул ук вакытта Аллаһ каршында да саф булырга кирәк!». Җаныңны рухи яктан баетып үстерергә кирәк.
Мин 2010 елны «Татар егете» шәһәркүләм бәйгесендә җиңгәннән соң: «Киләчәктә нәрсә эшлисең килә?» - дип сорыйлар иде. Мин әйтә идем: «Татарстаныбызның беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев кебек татарларны татар аренасында танытасым килә, Татарстаныбызны танытасым килә», - дип интервьюлар бирә идем. Һәм бу уемнан бүген дә тайпылмыйм. Бүген дә үземнең эшчәнлегемдә Татарстан мәдәниятенә үз өлешемне кертергә тырышам.
Шуны да әйтергә кирәк – минем канда җитәкче каны уйный. Безнең нәселнең ике ягыннан да җитәкчеләр бар: завод директорлары, министрлар, бизнесменнар… Шуларны күреп үскәнгәме, минем дә җитәкче буласым килә. Кечкенә генә хыял дип әйтимме соң инде? Шундый уй бар, хәзер дә ул кайдадыр күңелнең ерак почмагында яши. Күңел дә тарта дип әйтә дип тә булмый, менә нәрсәдер бар. Шуңа күрә бер 10-20 елдан министрмы, директормы булып китсәм, бәлки гаҗәпләнәсе дә түгелдер. Ни өчен шунда барасым килә, чөнки гомер буе концертлар алып барып, театрда уйнап, киноларда төшеп булмый. Төпле урын табып, бер җитәкче вазифада утырырга кирәктер дип уйлыйм мин. Гомер буе теге вак эш эшләп булмый.
Иң зур теләгегез нинди Идел?
Иң зур теләгем ул әлбәттә әти-әниләр исән булсын иде. Бүген без тырыша-тырыша авылда йорт салабыз, киртә корабыз, тиздән, Алла бирсә, акчалар керсә, мунча салырбыз дип өметләнәбез. Аның рәхәтен алар да күрсен иде, без дә күрсәк иде. Шуңа күрә сәламәтлек ташламасын безне, гомумән, күп кешеләрне.
Шулай ук профессиональ яктан үсәсе иде. Хатынның да хыяллары тормышка ашсын иде. Аның да зур-зур опера сәхнәләрендә җырлыйсы килә.
2019 елда сез үз тормыш иптәшегез белән матур гына гаилә тормышын башладыгыз. Ә хатыныгыз белән ничек таныштыгыз? Шул турыда сөйләгез әле.
Бездә хатын-кызларның башыннан миллиметрлап сыйпыйлар. Шуңа күрә... Хатыным белән ничек таныштым? Армиядән кайткан идем. 2017 ел. Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова «Ишек» спектаклен чыгарып яталар иде. Мине шигырьләр укырга чакырдылар. Яңгырлы көн, Язучылар берлегендә репетиция. Чакырып алдылар. Килеп кердем, ишетәм – кайсыдыр кабинетта сопрано җырлый. Мин кызык өчен: «Туктале, кем җырлый микән?» - дип ишекне ачтым да: «Гафу итегез кайда икән репетиция?» - дип сорыйм, гәрчә үзем репетициянең кайда булуын белсәм дә... Озын чәчле, сөйкемле бер кыз җырлап тора. Әнә тегендә, тегендә диделәр. «Ярар!» - дип ишекне ябып куйдым.
Репетициягә кереп киттем. Аннары без Камал театрында, «Беренче угол» да спектакльне куйдык. Шуннан соң мин аның белән ВКонтакте социаль челтәрендә аралаша башладым. Бер-ике ел йөрдек, тәкъдим ясап тормадым мин аңа тәрәзә төбендә серенедалар җырлап торып. Ничектер машинага утырдык та, каядыр барганда безгә өйләнергә кирәктер инде, өйләнешергә дидем. Ул да каршы килмәде бугай, тиздән өйләнешеп тә куйдык, балабыз да туды. Менә шуннан соң «пошло поехало» инде.
Бүгенге көндә дә матур гына яшәп ятабыз. Әлхәмдүллиләх, Аллаһ бирә, хатын ала!
Идел, сез популяр теле һәм радио алып баручы. Телевидениегә ничек килгәнегезне искә төшерегез әле, эфирга чыккан беренче көнегезне хәтерлисезме?
«Татарстан» телерадиокомпаниясендә мин радио алып баручы булып эшли идем. Телевидениегә генераль директор урынбасары булып Илнур Фәйзрахманов килде. Миңа «Добрый день, Татарстан» дигән рус телендә тапшыру ачтылар. «Әйдә, шунда үзеңнең көчеңне сынап кара», дип. Ул миңа телевидениегә юл биргән беренче кеше иде. 2017 елда булды бугай ул. Дулкынланмадым, чөнки коллегам легендар алып баручы Эльза Әхмәтҗанова иде. Аның белән булгач, дулкынлану хисе булмады. Хәзер инде төгәл һәр мизгелне хәтерләмим. Менә шул вакытта кереп киттем телевидениегә.
Бүген кайда эшлисез?
Мин 2021 елның декабрь аенда Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясеннән киттем. Бүгенге көндә мин ТНВ да эшлим. Светлана Звонарева белән пәнҗешәмбе көннәрендә «Здравствуйте» тапшыруын һәм шулай ук «Мәдәни ярдәмче» дигән рубрика алып барам. Ул мәдәният министрлыгы белән берлектә әзерләнә. Мин менә ТНВга шул рубрика белән кергән идем, аннары бер егет эштән китте дә, аның урынына «Здравствуйте» тапшыруына мине алдылар.
Әле менә күптән түгел «Сөйлә» дигән проектны тәмамладык. Аны Казан мэриясе оештырган иде. Без 20 остаз, сәхнә теле укытучылары, егерме мәктәпкә барып, егерме дәрес үткәрдек. Балаларны татар теленә, сәнгатьле сөйләшергә өйрәттек.
Идел! Бүген патриотизм турында күп ишетергә туры килә. Сезнең өчен патриотизм нәрсә ул?
Патриотизм турында сөйләгәндә – яшь буынга аеруча – маңгайга бәреп: «Патриот булырга кирәк!», - дип әйтеп булмый. Кеше үз тамырларын белсә, патриотизм шуннан башлана. Үзенең гаиләсе, әби-бабасы турында белсә, ул әлбәттә патриот булачак. Мин үзем Казан шәһәре думасы каршындагы яшьләр парламентында әгъза булып торам. Безнең төрле чаралар уза, яшьләр белән эшлибез. Яшьләргә патриотизм дигәч, менә ничектер лозунглар күз алдына килә. Бу алай булырга тиеш түгел. Ничектер уртак тел таба белергә тиеш без һәм минемчә ул патриотизм орлыклары гаиләдә салына. Кеше үзенең үткәнен белсә, аның киләчәге дә булачак.
Ә гомумән нинди генә вәзгыятьне генә алсак та, ул безгә кадәр дә булган, бездән соң да булачак. Менә әби-бабайларыбыз сөйли бу вакытта шулай, теге вакытта болай иде, бу җитәкче яхшырак иде, бу начаррак иде, дип. Бер карасаң, шул ук әйберләр элек тә булган һәм хәзер дә спираль буенча бара. Ә моны ничек кабул итү ул һәрбер кешенең үзеннән тора.
Бүген илдә барган вәзгыятькә ничек карыйсыз?
Күп кенә вакыйгалар да безгә кадәр дә булган һәм хәзер без дә аны сизәбез. Шул дәвердә яшибез. Минем аның турында уйланганым бар. Менә тормыш яхшылана гына башлады сыман, эшли дә башладың, акча да керә башлады, өеңне салдың… Но эх ! – менә пандемия бәрде, эх бу килеп чыкты, эх теге килеп чыкты. Шундый моментларда: «Без яши башлаганда гына ахырзаман булмасын иде», - дип уйлап куясың. Менә шундый уйлар килгәли миңа кайбер вакытта. Балаң туды, йөри башлады, үсә, син үсәсең, эшләгән эшеңнең рәхәтен күрәсең. Ә тормыш шулай борылып тора.
Идел, хәзер актуаль сорау. Сез кеше күзе алдындагы кеше, сезнең фикергә колак салалар, сезне тыңлыйлар. Әйтик сезнең кебек кешеләр, гомумән бөтен кешеләр бүген бары тик социаль челтәрләрдә генә үз фикерен белдерә ала. Бүгенге вәзгыятьтә сезнеңчә сүзнең көче бармы?
Без кеше каршындагы кеше булсак та, нәрсә дә булса әйтсәк тә, әллә ни үзгәрешләр булмый. Без бит инде ниндидер глобаль йолдызлар түгел, үз казаныбызда кайный торган артистлар. Тарих бит ул шундый әйбер. Менә 90 елларда безне үстергәннәр нәрсә ашатыйм, нәрсә кидерим дип. Менә без үсеп җиттек, начар яшибез дип әйтмәс идем. Дөрес минем дә андый моментларым була, мәсәлән хезмәт хакы юк, концертлар юк, малайның да пособиесе инде килми безгә. Менә хатын эшли башлады әле, аңа бер-ике тиен килергә мөмкин. Минем дә андый чаклар була – Ихсанга, улыма сөт алыйммы 104 сумга, яисә шул акчаны бензига салып, таксовать итеп кайтыйммы? Ләкин безне дә ничектер үстергәннәр бандитизм вакытларында. Алар да уйланганнардыр нәрсәләр булып бетер микән дип. Аллага шөкер, тормышыбыз рәтләнде бит. Мәсәлән, минем малаем миннән яхшырак яши. Мин күргән авырлыкларны күрми. Әби-бабасы аркасында, минем тырышлыгым аркасында ул тулай торакта яшәми, җылытылган, ике контурлы котел булган бер бүлмәле фатирда, Мәскәү районы үзәгендә яши. Киләчәктә дә аның хәтле егылып китерлек начар хәлләр булмас дип уйлыйм мин. Шуны да әйтергә кирәк, яшерен-батырын түгел, Колчакның сүзләре: «Артистлар, кучерлар, фахишәләргә тияргә кирәкми, алар теләсә нинди җитәкчелеккә яраклаша белә». Минем турында да уйларга мөмкиннәрдер яраклаша белә дип, артист булгач, ә кая китәсең?
Идел, соңгы сорау. Сезнең өчен бәхет нәрсә ул?
Минем өчен бәхет ул – авылга кайткач, физик эш эшләп алгач, кич белән кояш матур итеп, кызарып баеганда мангалыңны ягып куясың да, шунда син шашлыгыңны кыздырасың, симәнкеңне чиертәсең. Еракта кояш бата, балаң йөгереп уйнап йөри яныңда, хатының чәчәкләр утырта, су сибә, атаң яныңда симәнке чиертеп утыра, энекәшең шунда йөри, әниең нәрсәдер эшләп йөри. Менә минем өчен бәхет шул. Аларның сәламәт булуы, аларның синең яныңда булуы, алар белән сөйләшә алу мөмкинлеге, аларны ишетә белү мөмкинлеге. Менә минем өчен бәхет шулдыр, бәхет һәм яшәү мәгънәсе.
Идел Илдар улы Кыямов - актёр, эстрада артисты, журналист, нәфис сүз остасы, конферансье. Кыямов Идел Илдар улы 1995 елның 3 гыйнварында Казанда туган. Әтисе – Илдар Кыямов, «Татарстан – Яңа Гасыр» (ТНВ) телерадиокомпаниясендә редактор, алып баручы. Әнисе – Мөршидә Кыямова, «Идел» яшьләр журналында баш мөхәррир урынбасары. Хатыны Сөмбел – опера җырчысы.