Айдар Шәйхин: «Актаныш кешеләренә кара юмор хас, ул – минем өчен саклану чарасы»
«Таң» проектының чираттагы чыгарылышында религиовед, теолог, тәрҗемәче, «Татар китабы йорты» мөдире Айдар Шәйхин белән атеизм, мөселман масоннары, дөньядагы иң кызык дин, Шәриф Камал «блондинкасы» һәм башка бик күп темаларга әңгәмә кордык.
– Айдар, сезне интервьюга чакырырга уйлагач, күп кеше сезнең турында «олимпиадник, бик акыллы, зирәк егет» дип әйттеләр. «Олимпиадник» сүзе күп вакытта «ботаник» сүзе белән кисешә. Сез мәктәптә укыганда ниндирәк бала идегез?
– Өлешчә шундый идем. Үземә йомылганлык бар иде миндә. Ләкин «отличник синдромы» дигән нәрсә булмагандыр, мин үземдә укуга реалистик мөнәсәбәтне шактый иртә булдырдым. Билге артыннан чапмый башладым, кайсыдыр сыйныфтан соң үземә кайсы фәннәрнең кирәк икәнен аңладым. Мин йомык, интроверт бала ук түгел идем, ләкин үз дөньямда яшәдем һәм һаман да үз дөньямда яши бирәм.
Менә бу «ботан» дигән нәрсәнең дә билгеләмәсе юк бит. Чөнки аларның да төрлесе була: кемдер, мәсәлән, үз фәнендә һәм үз дөньясында бик нык ябыла, һәм башка бернинди дә эшчәнлеккә ул әзер түгел. Андый балаларның тагын бер ягы бар: алар җиңелүне кабул итә белми. Минем андыйларны мәктәптә, төрле олимпиадаларда күргәнем бар. Алар балачактан әзерләнгән, үзләрен бик көчле олимпиадник дип саный, һәм алар чыннан да үз фәннәрендә бик көчле белгечләр. Ләкин олимпиада ул – барыбер спорт, фәнни олимпиада ул – шулай ук спорт. Аның үзенең кагыйдәләре, допинг чаралары, хәйләләре бар. Анда һәрвакыт кемдер җиңелергә тиеш.
Бөтенроссия олимпиадасында җиңелү – үкенечле нәрсә, чөнки анда катнашучыларның якынча 40-45 процент җиңүче була, ләкин шушы процентка эләкми калганда бик авыр була инде. Һәм минем монда истерикага бирелгән кызларны-егетләрне күргән бар иде. Бигрәк тә егетләрне: чөнки ул – мәктәбендә «йолдыз», ә монда килә һәм үзенең «йолдыз» түгел икәнен аңлый. Минем дә 9 класста шулай булды. Мин бардым Бөтенроссия олимпиадасына һәм җиңелдем. Әмма ул миңа бик файдага булды. Аллага шөкер, шундый кечкенә-кечкенә, кайчак зур җиңелүләр булганга, син үзеңә һәм үз эшеңә адекват карый башлыйсың. Шунысын да әйтергә кирәк: минем дусларым һәрвакыт яхшы кешеләр иде, алар миңа үземә йомылып бетәргә һәм стандарт, типик «ботаник»ка әйләнергә ирек бирмәделәр һәм хәзер дә бирмиләр. Социаль кеше мин чынлыкта.
– Әти-әниегез ниндирәк кешеләр?
– Минем әтием Рәсим тракторчы булган. Яшьрәк чагында моңлырак булган – гармунда уйнаган, җырлаган, армиядән соң моңсурак кешегә әйләнгән. Мин белгәндә, әти вакыт-вакыт кырысрак, ләкин хәзер инде рефлексиягә бирелүчән, аңлавымча, шактый моңсу һәм сагышлы кеше булган. Ул диндә түгел иде, ләкин минем дингә килүемне ул күрде, белде, һәм минем өчен аның белән бәйле мөһим моментларның берсе – аның күрше малайларга: «Менә ул диндә, аңа бәйләнмәгез, аны яклагыз», – дип аңлатуы. Минем дингә килүемә сөенүе дип кабул итәм мин аны.
Әни исә шулай ук диндә түгел, ләкин аның күңелендә миңа нәрсә ошый: анда төрле дини идеяләр сыеша ала. Ул – менә шундый дини синкретизмның бер мисалы.
– Ә сез алайса дингә ничек килдегез?
– Ә мин белмим... Дингә килүем 2нче класста укыганда башланды. Аңа кадәр, бәләкәйрәк чакта, керәшен авылында яшәгәндә, мин Начтый апаның ашаганнан соң чукынганын күрә идем. Хәтта бервакыт, миңа 5-6 яшь булгандыр, мин аның артыннан шулай кабатлап чукындым да. Шул вакытта әни миңа: «Без – мөселманнар, без алай эшләмибез», – дип аңлатты. Аннан соң инде каяндыр дини китаплар, догалыклар табып, аларны укый башлагач, мин үзем өчен дини юл сайларга булдым.
Мин һәрвакыт бу сорауга «Үзем өчен, Аллаһы Тәгаләнең үзе аша», дип җавап бирәм. Кемдер бит инде әти-әнисеннән карап дингә килә, кемнеңдер авылында мәдрәсәләр бар яисә имам үзе балаларны җыеп бу юлга алып килә, ә минем алай булмады. Бу бер яктан – остазлы, бер яктан – остассыз юл, һәм ул минем күп очракта хәзер дә шулай бара. Кайбер өлешләрдә остазлар бар тормышта, кайберләрендәюк яки аларның роле үзгә төрле, менә шундый синкретик юл һаман да ки.
– Бүтән дин мохитендә үскәч, сез дә шул мохиттәге дин белән кызыксынып китәргә тиеш идегез кебек тоелмыймы?
– Юк, тиеш түгел идем, нишләп? Без бит Сарысазда 2 ел гына яшәдек, һәм анда яшәгән чор – минем өчен гел сагыну. Хәзер дә андагы тауларга, киңлекләргә, кайвакыт кешеләргә, чишмәләргә, коеларга миндә ностальгия бар. Әүвәлге дини кичерешләрнең берсе дә шушы Сарысазда булды. Миңа 5 яшьләр булгандыр, ни өчендер, үзем дә белми, карлыган куаклары арасына кереп, кояш ягына карап сәҗдә кылдым. Нәрсәгә алай эшләгәнемне хәзер дә аңламыйм, хәтерләмим. Миңа калса, ул вакытта минем өчен бу бер билге булгандыр инде. Дингә килә алу мөмкинлеге – ул бит бәхет, Аллаһның нигъмәте. Бөтен кешеләр бит дингә килә алмый.
– Яшүсмер чакта безнең барлык нәрсәне татып карыйсы килә. Дусларыгыз, кардәшләрегез сезне эчәргә, тартырга чакырган вакытлар, яисә үзегездә шул әйберләрне татып карарга теләк тумадымы?
– Папирос, тәмәке исен мин туйганчы иснәдем балачакта... Тәмәке исе минем өчен ул – әти исе, әтинең фуфайкаларына сеңгән ис ул. Балачакта тартып карыйсы килү теләге фильмнар карагач туа иде, ә эчәсе килү теләге миндә гомумән юк. Мин хәзер дә эчүгә бик нык нәфрәт белән карыйм, чөнки мин аның нәрсә икәнен һәм нәрсәгә китерә алуын яхшы беләм. Эчә, тарта башлармын, дигән курку миндә бик көчле, чөнки мин беләм: әгәр дә бер башласам, мин аны ташламаячакмын.
– Әйдәгез, хәзер сезнең профессиягез турында сөйләшик. Сез – дин белгече, теолог. Диннәрне профессиональ рәвештә өйрәнә башлауга этәргеч нәрсә булды, исегездәме?
– Диннәрне өйрәнүгә төп этәргеч католиклар иде, католицизм белән мавыгу. Моның этәргече исә – Голливуд һәм экзорцизм турындагы фильмнар. Гомумән, католицизмга хас булган йолалар, аларың купшылыгы, матурлыгы, католицизмга хас булган мистика – алар барысы мине җәлеп итә иде. Яшерен-батырын түгел, кайчандыр: «Ә бәлки, католиклыкка күчергәдер?» – дигән уйлар бар иде. Ләкин католик динен һәм аның тарихын өйрәнгән саен син аңлыйсың: әйе, бу – кызык! Бу – матур, бу – бик матур! Ләкин анда катлаулы урыннар бар, ул урыннарны аң белән кабул итеп булса да, йөрәк белән кабул итү авыр.
– Динне өйрәнү бүлегендә укыганда, сезнең янда төрле дин вәкилләре булгандыр. Ә яныгызда сәеррәк, мәсәлән, окультизм, сатанизм кебек ышанулар, диннәр белән мавыккан кешеләр булдымы?
– Окультизм? Бар иде, бар, әйе. Сатанизм белән үк түгел, ләкин окультизмның аерым юнәлешләрендә булган кешеләр бар иде. Динне өйрәнүгә бит төрле кешеләр килә: кемдер килә башка юнәлешкә баллары җитмәгәнгә, кемдер – махсус кызыксынып. Мин, мәсәлән, 300 балл белән килдем, ә кемдер нәкъ менә үзенең сорауларына җавап эзләргә килә. Безгә, мәсәлән, бер магистрант Иисус Христосның чын түгеллеген исбатлар өчен килгән һәм 1-2 ай укыгач, монда мондый әйберне исбатлап булмаганлыгын аңлап, киткән бугай инде (мин үзем күрмәдем ул кешене). Төрле кешеләр бар: сәер дә, максатчан да.
– Дөньядагы төп диннәрнең асылы безгә барыбызга мәгълүм кебек, ләкин шулай да мин, мисал өчен, православлар белән католиклар яки протестантлар арасындагы аерманы барыбер аңлап бетермим. Безне укучыларга да гади рәвештә аңлата алмассызмы аерманың нидә булуын?
– Дөньяда 6000нән артык дин бар, аларның барысын өйрәнеп бетү мөмкин түгел. Христиан дине безгә таныш, ләкин шунысы кызык: дөньяда үзен бары тик христиан дип атый алучы кешеләр юк. Әгәр син христиан икәнсең, димәк, кайсыдыр тармакка карый торган христиан кешесе буласың. Бүгенге көндә христиан дине 3 юнәлешкә бүленә: православ, протестант һәм католиклар. Католиклар – иң зур тармак, ә католикларның православлардан аермасы Филиокведа. Филиокве – ул изге рух, кемнән чыга: атаданмы, улданмы, яки икесеннән дәме? Әгәр икесеннән дә икән – болар католиклар, берсеннән генә, атадан гына икән – ул православлар. Бу әйберләр аңлашылмый, чөнки ул – троица, шушы өчлекнең үзара мөнәсәбәтләре. Троица 3 өлештән тора бит инде: ата, ул һәм изге рух һәм аларның үзара мөнәсәбәтләре яки аларның кайсысы өстенрәк, яки гомумән аларда өстенлек мөнәсәбәтләре бармы? Христосның үзенең табигате мәсьәләсе – ул кешеме яки Алламы, яисә ул кеше һәм Алламы? Болар хакында христианнар 3нче гасырлардан башлап 9нчы гасырга хәтле бәхәсләшкәннәр. Гадирәк итеп әйткәндә, православныйлар өчен беренче кеше – патриарх, һәм бер патриарх та барлык православныйларның җитәкчесе түгел. Ә католикларның бердәм җитәкчесе бар, ул – Рим папасы. Төп сәяси аерма хәзерге вакытта шул.
Ә протестантларның килеп чыгышы тарихы әлеге дә баягы Рим папасына барып тоташа: алар Рим папасына протест буларак формалашалар. Аермалары исә – протестантларга Библия үзе мөһимрәк. Ислам белән чагыштырсак, бар Коръән, бар пәйгамбәрнең сөннәте, христианннарда ул – «Священное Придание», Библиядан тыш барлыкка килгән текстлар корпусы. Протестантларның төп идеясе – «Без кайтыйк Библиягә, без кайтык төп чыганакка!» Менә шулайрак.
– Дөньядагы иң кызык, шул ук вакытта иң сәер дин дип кайсы динне әйтеп була?
– Иң кызык дин дип санарга лаеклы дин ул – пастафарианство (ред. – Пастафариантство – «вера в летающего макаронного монстра»). Чынлыкта ул дин түгел, аны «пародийная религия» дигән категориягә кертәләр, чөнки ул дингә пародия буларак формалашкан. Шуңа да карамастан, Көнбатышның кайбер илләрендә алар үзләрен рәсми дин итеп терки алдылар. Ни өчен кирәк иде ул аларга дисәгез, ул – мөселманнарга бераз пародия. Мәсәлән, кайбер Көнбатыш илләрендә мөселман хатын-кызларына яулык белән паспортка фотога төшергә рөхсәт итсеннәр өчен хәрәкәт башланган иде. Австриядә бу рөхсәт шулай ук бирелде һәм анда: «Әгәр дә аларга яулык белән яраса, мин алайса башыма дуршлак киям дә фотога төшәм!» – дигән әйбер уйлап таптылар. Рөхсәт бирелмәгәч, шушы идеяне уйлап тапкан кешеләр дини оешма теркәде. Россиядә бу дини оешманың үз вәкиллеге бар. Кыскасы, ул – дини идеяләргә пародия итеп эшләнгән дин, аның тарафдарлары күңел ача. Алар үзләренең шаяртканнарын аңлыйлар, һәм ул бер яктан кызык та. Аларда христиан идеяләренә охшатып эшләнгән әйберләр бар, шул ук вакытта ислам элементлары да күренә. Аларда, мәсәлән, изге көн – җомга, аларның шулай ук изге кагыйдәләре бар. Паста ашарга ярый, әлбәттә.
– Шулай ук кызык диннәрнең, ышануларның берсе – ул масонлык. Дин фәнененң масоннарга карашы нинди?
– Масонство – дин түгел, чөнки масоннар арасында мөселманнар да, христианнар да бар. Масоннарда төп идея – Аллаһка ышанырга кирәк. Шуңа күрә дә бит инде масоннарның төп символлары ул – нәкъ менә өчпочмак, аның эчендә – күз, ул нурлы. Ул бит инде Аллаһның символы булып тора, шуңа күрә аны аерым дин итеп кабул итү кирәк түгел.Ләкин, мәсәлән, католиклар тарихында бер дәвердә Рим папалары масоннарны тыйганнар. Ни дәрәҗәдә алар хәзер дөнья белән идарә итә – анысы инде икенче мәсьәлә.
Без күбебез масонлыкны нык кодрәтле оешма дип кабул итәбез, чөнки аларның символлары бик күп җирдә бар. Ләкин аларның символларының күплеге – ул мода белән бәйле, билгеле бер дәвердә масонлык ул модада булган. Хәзер, мәсәлән, массоннар дөньяда күпкә азрак.
– Мөселманнар арасында масоннар бар, дидегез, алар безгә мәгълүм шәхесләрме?
– Англиядә 19-20нче гасырда Пакьстан, Һиндстаннан күчеп килгән мөселманнар элита составына керә. Аларның бер өлеше шушы дәвердә масон ложаларына да кергән. Аерым мөселман ложасы да бар, дип беләм, ләкин ниндидер билгеле шәхесләр дип әйтә алмыйм.
– Ә татарлар арасында масоннар бармы?
– Безнең бит инде шик-шөбһәләр халыкта гел булды. Мәсәлән, менә безнең Шәймиев – масон, чөнки ул Пирамиданы төзеткән, яки анда менә шунысы, тегесе масон... Мондый имеш-мимешләр ул бит инде «сары матбугат»ка хас нәрсә, андый рәвештә фикер йөртсәң, бик күп төрле теория, заговорлар корырга була. Андый күзлектән карасаң, безнең Казанда бөтен җирдә масоннарны күрергә була, аннан, безнең бөтен җирдә «М» хәрефе... Әмма бу инде бөтенләй…
– Безнең Казан Кремлендә дә бит масон символлары күп...
– Чөнки алар 19нчы гасырда төзелгәннәр, ул вакыт өчен бу – нормаль күренеш. Архитекторларның бүген дә күбесе шушы идеяләр белән мавыга, чөнки масоннар төзүчеләрдән килеп чыга. Масонлыкның тагын бер символы да бит – архитектор циркуле. Төзүчелек, дөнья архитектурасы, ул – 17нче гасырда формалашкан идеяләрнең берсе. Дөнья белән бөек архитектор идарә итә. Аллаһ – ул архитектор һәм дизайнер, дизайн – дөньяны төзү. Шуңа күрә архитектурада аның чагылыш табуы – табигый хәл. Безнең Кремльда, әйе, хәзер Рәис администрациясе булган бинада масон билгеләре бар, һәм ул символга ия инде. Ләкин андый әйберләр Россиядә бик күп җирләрдә бар.
– Бу интервьюга әзерләнгәндә, ялгыш кына күземә дөньядагы атеистларның саны төште һәм, дөресен әйткәндә, ул сан мине шаккатырды. Аларның саны 1,2 млрд, бу – дөньядагы кайбер төп булып саналган диннәрне дә узып китә. Шуннан чыгып сорау, ә бәлки, атеизм ул – шулай ук диндер?
– Асылда бөтен нәрсәне дин дип әйтергә була, чөнки «дин» дигән төшенчәнең төгәл билгеләмәсе юк. Диннең билгеләмәсен табу – ул дин фәненең иң зур проблемасы. Диннең 1000нән артык билгеләмәсе бар, һәм ул билгеләмәләргә, гадәттә, барлык диннәрне бергә кертеп бетереп булмый. Атеист булыр өчен укырга кирәк, фикер йөртергә кирәк, инанмаска кирәк. Аллаһка инанмаска кирәк – анысы аңлашыла, ләкин чын мәгънәсендә атеист булыр өчен гомумән инанудан баш тартырга кирәк.
Үзен атеист итеп санаучыларның күбесе болардан мәхрүм. Алар атеизмны Аллаһны, динне инкарь итү итеп кенә кабул итәләр. Мин андый кешеләргә игътибар белән карамыйм, чөнки алар үз фикерләрендә инанмаган, ул Аллаһның ни өчен юк икәнлеген белми әле, ә укыган, аңлаган кеше – ул инде башка мәсьәлә. Инануга корылган очракта, мәсәлән: «Без – атеистлар, менә бу – безнең символ!» – дип әйткән очракта, бу – дингә якын, чөнки бу кешеләрне Аллаһның юклыгына ышану берләштерә. Ләкин төгәл билгеләмә ягыннан карасаң, атеизм – ул дин түгел.
– Атеистлар турында әңгәмәне дәвам итеп тагын бер сорау. Хәзер әйтеләчәк дәлилне атеистлар китерергә ярата. Алар әйтүенчә, диндәге кешеләр яхшы гамәлләрне Аллаһтан савап, ахыр чиктә аннан җәннәт өмет итеп эшлиләр, кыскасы, нәрсәдер өчен эшлиләр, ә атеистлар исә болай гына, бер нәрсә көтмичә ихластан яхшылык кылабыз, диләр. Дин белгече буларак, сез моны ничек аңлатыр идегез?
– Дөньяда бер кеше дә болай гына бернәрсә эшләми. Кешене, барыбер, эгоистик максатлар хәрәкәтләнергә мәҗбүр итә. Кешегә яшәргә мотивацияне нәрсә бирә? Гомумән, биологик күзлектән, тормышның мәгънәсе нәрсәдә? Ул – бик нык эгоистик. Тормышның максаты – үзеңнең нәсел информациясен тапшыру. Һәрбер тере организм шуның өчен яши. Үзеннән соң ДНК күчерер өчен һәм тормыш ул, асылда, ДНКларның көрәше.
Ну кем инде җәннәт өчен тырыша? Җәннәт өчен тырышу – нәрсә ул? Җәннәт өчен дип эшләгәндә, кеше чынлыкта нәрсә турында уйлый? Ул мәңгелек турында уйлый, мәңге яшәүнең сыйфаты турында. Ә атеист инде җәннәт турында уйламыйча эшли, әйе, ләкин ул да бит, гамәлне кылганда, башкалар турында, үзенең мирасы турында яки үзенең балалары турында уйларга мөмкин. Менә бу мотивацияләрнең табигате барыбер бер үк нәрсәгә килеп тоташа инде: үзеңнән соң эз калдыру яки үзеңнең тормышыңны комфортлы итү. Бу мәгънәдә эгоизм – ул нормаль күренеш. Дөнья, җәмгыять, кешелек шулай корылган, ләкин менә бу кешенең мотивациясе – җәннәт, тегенеке – җәһәннәм, ә моныкы – дин түгел, ә гади ихласлык, дип әйтә икән – монда башка сорау туа. Ә ихласлыкның табигате кайдан килә? Безнең дөньяда мораль кагыйдәләр бар: башка кешене үтермә, башка кешенең хатыны белән якынлык кылма, урлашма һ.б. Болар каян килеп чыккан? Алар кая теркәлгән? Алар дини китапларда теркәлгән. Ни өчен хәзер мораль өчен көрәшәләр, аны үзгәртергә тырышалар, чөнки аңлыйлар: моральның табигате – диндә.
Чын мәгънәсендә атеист булыр һәм дингә каршы көрәшер өчен, моральны инкарь итәргә кирәк. Без бу хакта еш кына онытабыз. Фрейдны искә төшерсәк, дөньяда беренче табуларның берсе – ул homicide (кешене үтерү) һәм incest (туганың белән якынлык кылу). Бу Фрейд фикеренчә, беренче тыелган әйберләр. Аларның барлыкка килүе дин белән бәйле. Әгәр дә дини идеяләрне алып куябыз икән, динсез тормыш корабыз икән, без мәдәниятсез калачакбыз, чөнки мәдәниятнең нигезендә дин тора. Мисал өчен, масоннарны алып куйсак – безнең матур архитектура югалачак һ.б. Миңа калса, дөньяда эзлеклерәк булырга кирәк.
– 20нче гасыр башы татар шәхесләренең күбесендә атеистик карашлар күреп була. Тукай, Әмирхан, Кариев – боларның ачык мисалы. Гади күзлектән карасаң, аларның диннән баш тартулары һәм ахырда шундый дәрәҗәләргә ирешүе матур күренә. Дөресен әйтик, алар – безнең бүгенге мәдәниятебезне юктан бар иткән кешеләр. Бу әйберләргә алар диннән баш тартып кына ирешә алганнар, дип әйтеп буламы, ничек уйлыйсыз?
– Тукай – ул яшь егет, Әмирханның протестлы чоры – яшь чагы. Яшь кешеләр, гадәттә, бик күп нәрсәгә протест белдерә. Һәр буын аталар буынын инкарь итергә тырыша, чөнки ул ата урынына басарга омтыла. Бу – табигый хәл, ләкин без бит Тукайны атеист дип әйтә алмыйбыз. Тукайның атеистлыгын раслый торган бер дәлил дә юк. Тукайның антиклерикаль булуы, анысы, әйе, билгеле (дини хакимияткә протестлы караш – ред.). Шәриф Камал да шулай ук антиклерикаль кеше булган. Алар дин әһелләрен, дини идеяләрне тәнкыйтьләгәннәр. Ул яктан карасак, без: «Тукай ул – сәләфит яки вахабит» дип әйтә алабыз. Тукай да тәнкыйтьләгән суфиларны, сәләфиләр дә суфиларны тәнкыйтьли. Шулай да без бит инде «Тукай – вахабит» дип язмыйбыз. Алар диннән баш тартып күтәрелгән дигән сүз дөрес түгел. Аларның динсезлеген совет чорында күперткәннәр. Әйе, Әмирхан намазын да, уразасын да ташлаган, ләкин бу – аның дини практикасының бер өлеше, һәм бу аның мөселман булу-булмавы турында сөйләми.
Дини булу – ул бит хисләр. Миңа калса, алар гомергә дини хисләрдән арына алмаганнардыр. Динлелек аларның һәрвакыт калган – Шәриф Камал, Мәҗит Гафуриның да. «Дини капитал» дигән төшенчә бар, ул – кешенең балачактан үзенә сеңдерә алган дини идеяләре. Дини капиталдан арыну бик авыр, телибезме-теләмибезме, без барыбер шул дискурсларда фикерләүне дәвам итәбез.
Шуңа күрә дә, совет чоры башлангач, большевикларның иҗат иткән әдәби әсәрләре, ясаган картиналары, төзегән биналары, һәйкәлләре – алар бит барысы да шул ук дини әйберләр. Алар, кагыйдә буларак, шул ук иконалар стилен, яки «житияләр» стилен дәвам итәләр. Элек «Жития святых» иде, хәзер шәһит булган большевикларның тормыш юлларын тасвирлый торган әсәрләр, яки анда һәйкәлләр – бу шул ук парадигманың дәвамы, чөнки әле яңа әйберне уйлап чыгара алмадылар. Ахыр чиктә яңа әйбер уйлап чыгаруның мәгънәсезлеген дә аңлыйлар. Сталин ахыр чиктә империядә булган әйберләрнең күбесен кайтара, хәтта «Георгий лентасы» да кайта – империядә булган символ кайта совет символы булып. Кешелек, барыбер, шул бер әйбер янында бөтерелә һәм, әйткәнемчә, диннән арыну ул – коточкыч авыр әйбер, бик авыр.
– Алайса конкрет мисал китерик. Мәсәлән, Һади Такташ. Кечкенәдән мөселман мохитендә үссә дә, мәдрәсәдә укыса да, ахыр чиктә чын, үзе әйтмешли, «примерный» коммунист була. Ул бит арына алган булып чыга, шулаймы?
– Бу очракта атеизмны дин белән чагыштыру урынлы, чөнки кеше һәрвакыт нинди дә булса ышануга мохтаҗ. Булмаса, ул аны уйлап табачак, бу очракта большевиклар тәкъдим иткән идеология системасы шушы рольне башкара. Уул идеология системасында электән дини кешегә таныш булган әйберләр бар. Фатих Әмирхан инде бу хакта 20нче елларда язып чыккан. Шушы идеяне дәвам итсәк, безнең язучыларның, гомумән совет кешеләренең шактыеның бу идеяләргә ихластан ышануы бик мөмкин. Без кайбер очракта аларның ихластан ышанганнарын да күрәбез. Мәсәлән, шул ук Такташ авыр чакта Горькийны укый һәм бу хакта ул үзенең шәхси хатында хәбәр итә: «Менә шундый-шундый авыр көннәрдә мин Горькийны укыйм һәм тынычланам, яисә Сталинны уйлыйм һәм аның безгә ярдәм итәчәгенә ышанам». Аларның иманы бар – иманы шушы, Аллаһ урынына икенче төшенчә генә.
Тагын шунысы бар – мәсәлән, Кутуй бит соңгы хатында яза: «Минем өчен дога кылыгыз...» – ди. Аннан соң, әлбәттә, посткриптум өстәп куя ул: «Шаярттым, дога кылмагыз, мин андый кеше түгел!» Менә бу урында без күрәбез шаярту артында ниндидер бер чынбарлык торганын. Уены-чыны бергә, бер яктан – шаярта, икенче яктан, бәлки, ихластан сорагандыр, үзенең хәленең авырлыгын аңлап... Ихластан ышанганнармы, яраклашканнармы, ләкин үзләренең текстларында ихласлыкны күрсәткән шәхесләр бар. Гариф Гобәй, мәсәлән. Асылда, авторларның күбесендә дингә каршы көрәш элементлары да бар, динне тәнкыйтьләү дә бар.
– Шәриф Камалның көндәлекләрендә «блондинка» дигән сүз очрый. Сез ул көндәлекләрне өйрәнгән, җентекләп укып чыккан кеше буларак, аның кем икәнен аңлый алдыгызмы?
– 1930 елда Шәриф Камал Бондюг поселогында командировкада була һәм анда аның көндәлегендәге бу юллар безгә һаман аңлашылмый. Ул юлларны һәр кеше үзенең бозылганлык дәрәҗәсенә карап аңлата ала инде. 1-2 юлда «блондинка» дигән сүз очрый һәм ул блондинкага баруы, бармавы турында әйтә. Ул текстны ни өчен аңлатуы авыр? Чөнки анда «шәкерт» бар әле һәм ул шәкертнең кем икәнлеген без шулай ук белмибез.
«Блондинка» дигән урынын кемдер Шәриф Камалның ул вакытта ниндидер романы булган, дип тә аңларга мөмкин, кемдер гомумән алай уйламаска... Шулай да без нәрсәдән чыгып фикер йөртергә тиеш, дип уйлыйм бу очракта – Шәриф Камалның табигатен истә тотарга кирәк. Шәриф Камал – бик серле кеше. Дания Фатыйховна Заһидуллина (ред. – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы) әйтмешли, ул – безнең әдәбиятыбызның иң серле язучыларының берсе. Нәрсәдә чагылыш таба бу серлелек? Аның көндәлекләрендәге язмаларда. Ул шифрлар ярдәмендә яза һәм теләсә нинди фикерләрне язмый. Иң мөһиме: бу әйбер музейга килеп эләккән, безнең цензор – Зәйнәп апа Шәрифовна (ред. – Шәриф Камалның кызы) аны «кертергә» дип әйткән икән, димәк, монда без уйларга мөмкин яман әйберләр юктыр. Әлбәттә, блондинканың кем икәнлеген без белә алмыйбыз, чөнки Шәриф абыйның 1930 елда язылган башка хатлары юк диярлек. Миңа калса, бу әйбер Шәриф Камалны кызыклырак итә, шунысы белән безгә кадерле ул, «Шәриф абый еще и такое мог, наверно!» дип. Ләкин, әйткәнемчә, бу – бары тик безнең өлешчә бозык фантазия нәтиҗәсе генә була ала. Шәкерт турындагы өлеше тагын да кызыграк.
– Шәриф Камалның абыйсы турында ниндидер мәгълүматлар бармы?
– Шәриф Камалның абыйсы Гыймадетдин Петербургта дин әһеле булган. Шәриф Камалның язучылыкка кереп китүенә сәбәпче булган кеше дә ул. Петербургтан соң ул күчеп китә Армавирга, анда аны яңа мәчеткә имам итеп чакыралар. 1925 елда, төрле сәбәпләр аркасында, сөргенгә сөрәләр. 1930 елда ул, Казанга кайтырга ярамаса да кайта, чөнки балалары монда яши. Шәриф Камал бу йортта яшәсә (ред. – бүген «Татар китабы йорты» бинасы), ул исә ярымкачак хәлендә, кешеләр бик күрми торган урыннарда яшәргә мәҗбүр була. Алар аралашканнар, күрешкәннәр чынлыкта, бер-берсен инкарь итмәгәннәр, әлбәттә. Ләкин аралашулары яшерен дәрәҗәдә булган. Ни дәрәҗәдә яшерен булганы – башка мәсьәлә, чөнки 1942 елда Шәриф абый үлгәч, без фотоларда Гыймадины күрәбез, ул җеназага килә, озата. Сугыш вакытында аның монда булуына, бәлки, игьтибар да итмәгәннәдер инде. 1944 елда ул үзе дә вафат була һәм Казанда Шәриф Камалдан ерак түгел урында җирләнә.
Ул – бик кызыклы шәхес, ахун дәрәҗәсендәге хәрби имам бит инде ул безнең. Аларның Петербургтагы мөфти Баязитовлар белән мөнәсәбәтләре дә яхшы була. Алар туганнар, дип тә әйтә кайбер чыганаклар. Шулай ук бу тарихның каршылыклы өлеше бар, ул әле өйрәнелмәгән, шуңа аңа комментарий бирү катлаулырак. Мәсәлән, Мәхмүт Бөдәйлинең псевдонимнар сүзлегендә, Гыймади турында «доносчик» дип язылган. Ни дәрәҗәдә бу хаклы – белеп булмый, чөнки аның доносчик булуы турында барлык мәгълүмат – ул большевиклар язган мәкаләләр генә.
– Ә Шәриф Камал совет чорында искә алырга ярамаган шәхесләребез белән аралашканмы? Мәсәлән, Гаяз Исхакый, яисә Фатих Әмирхан кебек язучыларыбыз белән хат булса да алышу булганмы?
– Исхакый белән аралашуы турында бездә дәлилләр юк. Исхакыйның кайсыдыр хикәясенә аның язылган рецензиясе бар. Без аны әле укымадык. Ни өчен укымадык дигәндә – ул әле кириллицага күчерелмәгән. Шәриф Камалның, гомумән, 1917 елга кадәрге иҗаты, тормышы өйрәнелмәгән диярлек. Без ул процессның башында торабыз, шуңа күрә чынлыкта аралашканнармы-юкмы – белмибез. Фатих Әмирхан белән аралашырга мөмкиннәр, чөнки Шәриф Камал 1925 елда Казанга килә. Тукай, мәсәлән, Шәриф Камал турында белгән, аның әсәрләрен искә алган, ләкин алар аралашмаганнар. Аларның аралашуын исбатлаучы бер чыганак та юк. Әгәрдә Тукай чакыруны кабул итеп, Оренбургка күчеп киткән булса, бәлки, алар тыгыз аралашырлар иде. Аның Исхакыйларга булган чын мөнәсәбәтен без инде белә алмыйбыз. Башкача мөмкин түгел, Исхакый исемен искә алырга ярамаганда, искә ала бары тик негатив төсмерләр белән генә.
– Дәрдмәнд – сезнең яраткан шагыйрегез, аның фотосы хәтта сезнең эш өстәлегездә. Ул сезне илһамландырамы?
– Дәрдмәнд илһамландыра, әйе. Аның фәлсәфәсе һәм өлешчә меланхолиясе миңа якын. «Бүзләрем маналмадым» шигырен дә мин үз тормышыма эпиграф итеп күрәм. Шуңа күрә Дәрдмәнд рухи яктан миңа якын. Менә Тукайдагы оптимизм һәм пессимизм икесе дә урынлы һәм татарга кирәкле, ә Дәрдмәнд тирән фәлсәфәсе, суфиларга якын булган фәлсәфәсе белән минем өчен бик кирәкле, миңа аңлаешлы ул. Мин ул хисләрнең каян һәм нигә чыга алуын аңлыйм төсле.
– Дуслар турында да сөйләшик, иң якын дустыгыз бармы?
– Иң якын дустым Төркиядә яши, 2017 елдан бирле. Без аралашуны дәвам итәбез, һәрхәлдә язышмаган, шалтыратышмаган очракта, көн саен бер-беребезгә мемнар, рилслар, приколлар җибәрүне дәвам итәбез. Ул мемнар җибәрү – аралашуның кызык дәрәҗәсе инде. Нәрсә ягыннан? «Мин монда, мин синең белән!» дип әйтү инде чынлыкта.
– Сез Актаныш мәктәбендә укытучы булып та эшләдегез. Актаныш кызлары-малайларыннан сезнең хакта сорагач, барысы да, иң беренче булып, сезнең мәхәббәтне инкарь итеп, аны юк дип әйтүегез хакында сөйләделәр. Сез чыннан да мәхәббәткә ышанмыйсыз, әйеме?
– Моны ничек аңлатырга була? Минем чынлыкта нәрсә уйлаганымны һәм теге яки бу мәсьәләгә нинди позициядә булуымны кешеләргә төгәл белү бик авыр. Ни өчен, чөнки минем авыздан чыккан фразаларның бер өлешен сериаллардан, китаплардан чыккан цитаталар тәшкил итә. Шуңа күрә бу сүзләрнең цитаталар булуын белмәүчеләр дә булырга мөмкин. Монысы – бер мәсьәлә. Бу – минем гаеп, чынлыкта, мин дөресрәк аңлатырга тиешмен позициямне. «Мәхәббәт юк» дип әйткәндә, мин әйткәнмендер мәхәббәтнең биологик, химик принциплары, хисләрнең күбрәк химиягә бәйле булуы турында. Бигрәк тә әгәр дә ул кызлар-егетләр Актанышта лагерьда ял иткән булсалар һәм лагерьда минем лекцияләрне тыңлаган булсалар, ул очракта – бигрәк тә. Сүз бара минем биология, химия, гомумән фәннәр белән кызыксынган периодта әйткән фикерләр турында.
Дин белгече буларак, христиан, ислам мәгънәсендә мин мәхәббәтне берничек тә инкарь итә алмыйм, әлбәттә. Мин кеше арасындагы мәхәббәтнең эволюцион механизмда булганын истә тотырга чакырам, чөнки кайвакыт теге яки бу хисләрне рациональләштерү – ул хисләр китергән проблемаларны кичерергә ярдәм итә. Син аңлыйсың менә сиңа хәзер авыр, чөнки син гашыйксың, ә гашыйклык ул нәрсә? Ул – менә шундый нейромедиаторлар, гормоннар кушылу нәтиҗәсе.
Кешеләргә нәрсәгә кирәк мәхәббәт? Кешелекнең максаты барыбер – ДНК калдыру. Мәхәббәт кешеләр гаилә корсыннар өчен кирәк. Очрашсыннар, кушылсыннар, якынлык кылсыннар өчен генә түгел, ә гаилә дә кора алсыннар өчен. Тотрыклы пар булсын өчен, чөнки адәм баласын тәрбияләү өчен 9 ай гына җитми. Адәм баласын кешегә әйләндерү өчен 18 ел кирәк кимендә, ә аның өчен гаилә кебек тотрыклы институтлар кирәк. Балаларны инкубаторда тәрбияләп булмый, совет дәвере һәм детдомнар тарихы безгә боларны күрсәтте. Шуңа гаиләләр кирәк, ә гаилә өчен кирәк бер нигез. Аның бар икътисади нигезләре, ә бар Аллаһтан бирелгән биологик нигезләре – хисләр.
– Мәхәббәт булып чыктымы соң инде ул? Бармы ул, әллә аны химия генә дип әйтеп буламы?
– Ну, мин демагог бит... Кеше бит инде ул – комплекслы җан иясе, аның бар химиясе. Без бит инде химиясез яшәмибез, безнең аң – ул химик процесслар нәтиҗәсе, ягъни аның матди нигезе, ә мәхәббәтнең шулай ук җисемнәрдән торган нигезе бар, ләкин ул хис булудан туктамый, һәм мәхәббәт бар, әлбәттә.
– «Бизнес-Онлайн» 2022 елда сезне 35 яшькә кадәр иң перспектив яшьләр исемлегенә кертте. Бездә бит перспектив яшьләргә барлык юллар ачык. Шул исәптән, матур кызлар... Сезнең бүген яраткан яки ошатып йөргән кешегез бармы?
– Хәтта хәзер минем яраткан кешем булса да, минем мәхәббәткә, аның биологик принципларга нигезләнгән булуына фикерем үзгәрмәячәк. Конкрет хәзерге вакытта минем яраткан кешем юк, ул яктан мин – чак кына илһамсызрак һәм иреклерәк кеше. Илһамсызрак, чөнки мәхәббәт кешегә бик зур мотивация бирә. Ну, «мәхәббәт» дип инде, гашыйк булу...
– Сезгә берничә айдан 26 тулачак. «Нигә өйләнмисең? Вакыт бит инде!» – дип әйтүчеләр була бит инде ул. Андыйлар юкмы?
– Кемдер гашыйк һәм әзер булганга өйләнә, кемдер аңа кирәк, чөнки әти-әнисе куша, шәригать кушканга гаилә кора һ.б. Мин беркайчан да кемдер кушканга нәрсәдер эшләмим, ягъни миңа ул яктан якыннарның ниндидер басымы юк. Ә икенче яктан, син үзеңә туры килгән кешене табып мөнәсәбәтләр төзисең. Менә эзлисең, табасың, дигән өлеше бар. Мин хәзерге вакытта бернәрсә эзләмим, чөнки тормышымның хәзерге этабында приоритетлар бераз башкачарак юнәлештә. Ияләшәсең ялгызлыкка, һәм... хәзер дә мин күз алдына китерәм – гаилә корсам, миңа ничек авыр булыр иде. Үзеңә уңайлы булган пространствоны башка кеше белән бүлешү – ул минем өчен гел катлаулы. Син психологик яктан ялгызлыкка өйрәнәсең, һәм ул, дөрес, киләчәктә тискәре йогынты ясарга мөмкин, ләкин, икенче яктан, син гаилә тормышына инде әзер булып керә аласың, шул исәптән, үзеңнең психологик проблемаларыңны хәл итә аласың.
Без бит дөньяда күбебез «яралы» кешеләр һәм, шундый кешеләр буларак, үзебезнең «яралы» булуыбызны балаларыбызга да күчерәбез. Безнең «яралы» булуыбыздан ешрак балаларыбыз зыян күрә. Минем бу яктан шундый позиция, мин моңа әзер булгач кына барырга тиешмен, чөнки әле балалар каршында да җаваплылык бар. Әзер булмыйча бала табу, миңа калса, зур хата. Әгәр дә син әле «Get your shit together» («Если еще не собрал свое дерьмо») икән, сиңа авыр булачак. Авыр түгел, сиңа җиңел дә булырга мөмкин, ләкин син дөньяга тагын бер «яралы» кеше китерәчәксең.
– Сезнең Телеграм каналыгыз бар. Бер яктан караганда, анда барысы тыныч, ләкин кайчак андагы фикерләрегездә күрергә теләгән кеше оппозиционлык та күрә ала. Сездә курку юкмы: күрерләр дә... Аңлыйсыз инде...
– Мин үземнең Телеграм каналымдагы фикерләремне оппозицион дип санамыйм. Беренчедән, минем югарылыкка үрелергә амбицияләрем юк. Ни өчен юк? Чөнки мин үземнең нәрсәгә сәләтле булуымны яхшы аңлыйм. Шуңа күрә каядыр җитәкче булырга, ниндидер дәрәҗәгә ирешергә үземне лаексыз дип тә саныйм, чөнки мин үземнең кимчелекләремне яхшы беләм. Икенчедән, мин андагы фикерләрне оппозицион дип санамыйм. Мин анда күбрәк Шәриф Камал, әдәбият, тарих турында язам. Әлбәттә, дөньяда барган төрле вакыйгаларга минем тискәре карашларым булырга мөмкин. Кеше нәрсә күрергә тели – шуны күрә инде.
– Оппозиционлыкны да оста итеп сарказм астына яшереп була бит...
– Әлбәттә, дөньяга без сарказм ашарга карарга мәҗбүрбез. Мин, гомумән, дөньяга саркастик карарга тырышам, өлешчә кара юмор аша карыйм. Балачакта бер дустым минем сүзләремнән шаккаткан булган һәм шаккатуын ул миңа хәзер генә аңлатты. Мәсәлән, сорыйлар: «Синең әтиең кая эшли?» Ә мин шулай: «Минем әти шахтада эшли!» Һәм бу – юмор, чөнки минем әти чынлыкта да җир астында! Мәрхүм! 8 класста мин шундый әйберләр сөйли идем, чөнки миңа аңлашыла ки, минем әтием вафат булды фәлән ел элек, һәм шулай дип әйтү – бер хәл, ләкин сиңа аны әйтергә авыр булырга мөмкин һәм син әйтәсең: «Ул шахтада!» Актаныш кешеләренә, гомумән, кара юмор хас, чынлыкта. Ул минем хәзер дә саклану чарасы буларак дәвам итә.
Һәм мин туры рәвештә фикернең белдерелүен дә бик яратып бетермим. Мәсәлән, без Шәриф Камал турындагы спектакльне әзерләгәндә, режиссерның фикере шулай корылган иде – ул күп урында Шәриф Камал тарафыннан теге яки бу фикерне турыдан-туры әйттерү яклы иде. Ул фикерләр Шәриф Камалның бер текстында да турыдан-туры әйтелми, шуңа күрә без монологларны читләтеп әйтү ягыннан кордык, туры әйтми. Режиссер мине сүкте, әлбәттә, аннары: «Син мин әйткәнчә язмадың, Шәриф Камал авызыннан ул сүзләрне әйттермәдең!» – ди. Минем өчен ул – табигый. Шуңа күрә «Телеграм»да язылган фикерләремдә дә Россия каннунарын бозу очраклары юк дип бәялим.
– Ә бүгенге вакыйгаларга сез ничек карыйсыз?
– Фәлсәфи карыйм...
– Курку бармы?
– Әлбәттә, курку бар, ләкин мин үземне балачактан төрле куркыныч сценарийларга әзерләп киләм. Башымда бик күп куркыныч, караңгы сценарийлар турында уйлыйм. Шуңа күрә аларны алдан уйлап кую миңа бераз җиңеллек бирә. Мин, барыбер, үткәннәр турында уйлыйм, без бит «китап йорты»нда үткәннәр белән эш итәбез. Үткән заман кешеләре турында уйлыйм. Алар кичергән авырлыкларны без әле кичермәгән һәм кичерергә дә язмасын, ләкин алар уза алганнар ул сынаулар аша. Дөньяда булырга мөмкин барлык катастрофалар алар берсе дә яңалык түгел, чынлыкта. Шуңа күрә, Аллаһның ярдәме белән, без аларны, насыйп булса, узарбыз, әгәр дә насыйп икән безгә һәлак булырга – язмыштан узмыш юк...
– Сез шул ук Телеграмда Сталин чорларындагы репрессияләр турында язасыз, төрле фикерләр репостлыйсыз. Сезнеңчә, без бүген шул ук цензурага әйләнеп кайта башламадыкмы?
– Безнең чикләр ябылмаган. Икенчедән, Россия җәмгыяте – башка төрле җәмгыять, барыбер. Бездә Сталинча репрессиялар инде булмаячак, һәрхәлдә, Путин вакытында булмаячак. Путин – башка төрле фикер кешесе. Путин, андый репрессияләр кирәк, дип санаса, ул аны күпкә матуррак итеп эшләячәк. Өлешчә, шушы 20 елдан артык барган вакыйгаларның кайбер моментларында безнең ирекләр кысылды, мәсәлән. Ул бит шулай ук бик итагатьле итеп башкарылды, төрле алымнар белән. Кешегә барыбер мөмкинлек бирелә исән калырга, туктарга, фикер юнәлешен үзгәртергә. Андый рәвештә физик юкка чыгару бездә инде булмаячак.
– Нәрсә ул бәхет?
– Бәхетме? Минем ул хакта шигырем бар иде, 8 класста... Тынычлык һәм тынлык. Юкка чыга алу мөмкинлеге...
– Сезгә хәзер биреләчәк сорауны бирми калмый булмый. Аларга атеистлар – бер төрле, диндәге кешеләр бер төрле җавап бирә. Сез – диннәр белгече, аларны без белмәгән детальләрдә, нечкә детальләрдә беләсез, әле диндә дә үзегез. Аллаһ белән очрашырга язса, сез аңа нәрсә дип әйтер идегез?
– Мин әйтер идем: «Сәлам! – дип. – Ниһаять күрештек!». Ни өчен? Чөнки мин Аллаһның миңа якын булуын сизәм, бу – балачактан. Шуннан чыгып, минем дини кичерешләрем формалашты, һәм мин аңа рәхмәтлемен. Әгәр дә Аллаһны күрү мөмкинлеге була икән, ә аны күрү мөмкинлеге – ул җәннәткә керү дигән сүз. Шуңа күрә мин аңа «шөкер» һәм «рәхмәт» дияр идем!