Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөфәр Рәмиев: «Өстәлемдә – Резедә ике баланы тотып төшкән рәсем, шуңа карыйм да елыйм...»

«ТАҢ» проектының чираттагы чыгарылышында Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый мирасын кайтаруда зур көч куйган, күп еллар дәвамында Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләгән тел галиме Зөфәр Рәмиев белән Тукайны идеаллаштыру, ялгызлык һәм башка күп темаларга әңгәмә кордык.

news_top_970_100
Зөфәр Рәмиев: «Өстәлемдә – Резедә ике баланы тотып төшкән рәсем, шуңа карыйм да елыйм...»

Зөфәр абый, бүген нинди хезмәтләр өстендә эшлисез?

Безнең Резедә (ред. – Резедә Ганиева – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, 2020 елда вафат) белән икебезнең дә китапханәсе зур иде. Җыелды инде 50-60 елда. Резедә белән дә сөйләшкән идек әле киткәнче – шул китапханәнең бер өлешен Каюм Насыйри туган авыл фондына бирергә кирәк, дип... Резедә – Каюм Насыйри туган авылдан бит.

Бүген ул авылда Каюм Насыйри фонды эшли, китапханәбезнең бер өлешен 2 ел элек шунда бирдем. Тагын бер өлешен Фәннәр академиясенең китапханәсенә тапшырдым. Ә калган өлеше үзем белән калды. Менә шул үзем белән калганнарында кайбер әйберләремне таба алмыйм. Мәсәлән, бер композитор минем шигырьгә көй язган иде, шуның нотасын югалттым, инде 3 ай диярлек шул минем күңелне борчып тора. Шуны табасым килеп актарам әле.

Зөфәр Рәмиев һәм Резедә Ганиева

Тормыш иптәшегез дә күренекле галим иде, аның белән танышу тарихын сөйләгез әле?

1967 елда университетны тәмамларга вакыт җитте, һәм диплом язырга мине Резедәгә билгеләделәр. Ул миңа тема бирде, мин яздым, шул вакытта инде безнең арада мәхәббәт хисләре туды. Бераздан, дипломым галәмәт яхшы, дигән карар чыгардылар. Монда Резедәнең да катнашы зур булды, шулай үземне бераз күрсәттем һәм мине аспирантурага тәкъдим иттеләр. Галимҗан Ибраһимов исемендәге институтта бер урын бар иде, мин шул урынга уңышлы имтихан биреп эшкә кердем һәм Резедә белән безнең бәйләнешләр дәвам итте.

1968 елда без гаилә кордык. Ул вакытта инде ул доцент иде, дәресләр бирә, шактый остарган укытучы. Гаилә коргач, билгеле, яшәү урыны кирәк. Резедә гаиләсе белән Казанның Фрунзе урамында яши иде, мин шунда йортка кердем. Татарда йортка керүне бик мактамыйлар, ләкин, шөкер, мин бернинди кимсенү сизмәдем, мине бер кеше дә «Син йортка кергәнсең икән!» дип үчекләмәде.

Шул йортта без 2 ел яшәдек, 2 балабыз булды. Соңыннан бу йортны сүттеләр, һәм хөкүмәт безгә 2 бүлмәле фатир бирде. Шулай итеп, без аның күп еллар буе матур гына яшәдек. Бүген дә эш өстәлемдә шул вакытларда Резедә ике баланы тотып төшкән рәсем тора, кайчак шуңа карыйм да елыйм инде... Шул мизгелдә аның йөзендә нинди зур бәхет чагылганын күреп елыйм…

Резедә кыю кеше иде. Студентлар да лекцияләрен яраталар иде, дип беләм. Аның турында бик күп язмалар бар. Менә моннан 2 ел элек шуларны китап итеп тә чыгардым: «Профессор Резедә Ганиева» дип атала. Шунда бөтен фоторәсемнәребезне, истәлекләребезне урнаштырдым.

Тормыш булгач, төрле хәлләр була инде, авырлыклар да булды. Шәмәрдәннән кайтышлый, кызыбыз юл һәлакәтенә очрап, вафат булды. Резедә белән минем гомергә җитәрлек фаҗига булып күңелләрдә яшәде инде…

Зөфәр абыйның тормыш иптәше Резедә Ганиева һәм аларның балалары Булат һәм Халидә

Зөфәр абый, Резедә апаны сагынасызмы?

Сүз дә юк, сүз дә... Кешеләр, билгеле, картая, китәргә кирәк, һәм мин шундый фикергә дә килдем: парлы тормышта булганда, ирләр алдан китәргә тиеш! Дөрес, Резедәнең яше шактый бар иде, әмма соңгы 1-2 елда гына үзен кыенрак тота башлады. Аңа кадәр эшләде, аралашты.

Вафаты булыр атнада ул бер 4 көн урынында гына ятты. Мин инде торгызырга уйлыйм, үземчә кофелар, порошоктан ясап ризык та бирәм. 4 көн шулай ятты. 5нче көнне иртән утыртып шулай ук кофе бирергә тырышам, ә ул минем балтырымны чеметә әле... Ул да түгел, бер 30-40 минут узды – башын тотмый башлады. Мин инде чакырдым «ашыгыч ярдәм», килде... Вәссәлам... Менә шулай китеп барды... Без аны Самосырово янындагы яңа зиратта кызым янына җирләдек, үземә дә урын алып калдым...

Сез, ирләр алдан китәргә тиеш, дип әйтәсез, ялгыз калганга шундый фикердәме?

Әйе, «ник яшим» дигән сорау һәр кешедә була бит инде ул. Яшьлектә – үсәм дип яшисең, өйләндең – балалар дип яшисең, аннан – оныклар дип, ә монда… Улым бүген гаиләсе белән Истанбулда яши. 1998 елда, чикләр ачылгач, Төркиягә техник университетка вакытлыча эшләргә барып торган иде, әле һаман шунда эшләп тора.

Интервью алырга уйлагач, сезнең номерны эзләгәндә, сезне күп кеше, Төркиядә, дип әйткән иде. Тормыш иптәшегез үлеменнән соң, сез күбесенчә Төркиядә, улыгыз янында инде, әйеме?

Юк, Резедә үлгәч бер 5 ай барып торган идем, аннан соң да бардым, менә быел кыш шунда булдым. Ә болай – Казанда.

Төркиядә күптән түгел генә коточкыч җир тетрәү булды. Сез дә сиздегезме, әллә сез яшәгән җирне бу фаҗигә читләтеп уздымы?

Әйе, җир тетрәү вакытында мин Төркиядә идем, ләкин без аны сизмәдек. Бары тик телевизордан гына бу фаҗигане күзәттек.

Казанга кайткач моңсу түгелме?

Сүз дә юк инде, сүз дә... Ярый телефон, телевизор, ватсап бар. Аннан әле эшләгән дә булып утырам бит. Мин белгәннәр үзем белән китмәсен, китаплар рәвешендә калсын, дип. Кайбер вакытта институттан да мөрәҗәгать итәләр, фәлән темага язсаң иде, дип. Менә шулай үтә көннәрем.

Ә якын дустыгыз бармы?

Иң якын дустым – улым. Чөнки ул мине аңлый, мин аны аңлыйм. Шулай ук улымның гаиләсе – хатыны Илсөяр. Ә болай эштәге иптәшләр белән аралашып торам. Мин Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 53 елдан артык эшләдем. Андагы иптәшләрем Әлфәт Закирҗанов, Закир Шәйхелисламов, Марсель Ибрагимов һ.б. белән дә аралашып торабыз.

Сез ярты гасыр дәвамында институтта әйдәп баручы галимнәрнең берсе булдыгыз. Шушы ярты гасыр дәверендә институтка яңа гына килгән яшь галимнәр белән сез еш аралашкансыздыр. Туры сорау бирим –татар фәненең киләчәге бармы? Аның киләчәге өчен борчыласызмы?

Борчу бар, билгеле. Хәзерге көндә телнең сакланышы мәсьәләсе, башка яклар. Нәрсә дип әйтим... Ул турыда уйлаучы, шул юнәлештә ниндидер гамәлләр кылучы кешеләр бар. Мин инде эштән киткәч, читтән генә күзәтә алам. Тел һәм әдәбият институтында нәрсә эшләнгәне, гомумән әдәбият дөньясында нәрсә булганын да күзәтеп бара алмыйм. Дөрес, күңелдә борчу бар. Ләкин яңа китаплар чыга: мәсәлән, Галимҗан Ибраһимовның – 15, «Татар әдәбияте тарихы»ның 8 томлыгы чыкты. Мин шуларны күрәм дә, безнең галимнәребез бернәрсәгә карамыйча эшләрен, эзләнүләрен дәвам итәләр, дип шатланам инде.

Гади кешегә галим хезмәте кызыксыз, соңында бәхетсез итә торган эш дип күренә торгандыр. Алар аны кәгазьдә, үткәндә буталып, бүгенге тормышның кызыгын югалту, дип саный. Сез, гомерегезне үткәнне өйрәнүгә багышлаган кеше, «мин бәхетле» дип әйтә аласызмы? 

Мин үземне бәхетсез дип санамыйм. Менә бит сугыш булды, сугыш елларында бергә үскән авылдашларым күбесе югалып калды, кайберсе үз юлларын таба алмады. Ә мин укый, эшли алдым, хезмәтләрем дә беркадәр басылды, китаплар булып та чыкты. Менә бүгенге көндә библиографиямне төзеп утырам, шактый гына язганмын икән. Шул ук Тукай, Исхакый, Әмирхан иҗатларын кайтаруга беркадәр минем дә көчем кергән икән, дип сөенәм. Нигә мин үземне бәхетсез дип санарга тиеш?

Сез – Фәннәр академиясенең СССР һәм Рәсәй Федерациясе системасында эшләп караган кеше. Кайсы системада сезгә эшләргә уңайлырак иде?

Минемчә, 90нчы елларда. Аңа кадәр безнең институт планнарын Мәскәүдә раслау бар иде, чөнки һәр институт СССР Фәннәр академиясенең теге яки бу бүлекчәсе кулында булды.

Мәскәү кулында булгач, ул вакытта сезнең яки коллегаларыгызның нинди дә булса хезмәтләренә цензура ясалмадымы?

– Юк. Ләкин бервакыт – Хрущев заманында – Галимҗан Ибраһимовны кайтаргач, безнең институт җитәкчелегендә «аның мирасы зур, бәлкем 10-15 том дип эшләргә кирәктер» дигән уй туды. Мәскәү ул эшне рөхсәт итмәде. Автономияле республика гына дип, 8 томлыгы гына чыкты. Менә шундый бер моментны мин беләм.

Сез – Тукайны өйрәнгән галим. Бүген еш ишетелгән фикерләрнең, сорауларның берсе: Тукайны идеаллаштыру кирәкме, юкмы? Сез ничек уйлыйсыз?

Тукайны идеаллаштыру... Тукайны аңларга кирәк. Менә бит 4 яшендә әнисез кала, кулдан кулга күчеп йөри, ул шундый тормышта үссә дә югалып калмый. Ул үзен шагыйрь булып таныта алды, безгә аның шәхси тормышында тегенди-мондый моментлар нигә кирәк?

Мин күп җирләрдә шуны сөйлим. Бер кеше өч төрле булып күренә ала. Беренчесе – кеше үзен ничек күрсәтергә тели, икенчесе – башкалар аны ничек кабул итә, ә өченчесе – берсенә дә туры килмәскә мөмкин.

1913 елда Зәйтүнә «безнең турыда язып чыктылар» дигәч, Гаяз Исхакый: «Барыннан да бигрәк, безнең Тукай – ул шагыйрь! Милли шагыйрь!» – дип әйтә. Һәр кешенең кимчелеге бар. Безгә Тукайның ул ягын түгел, менә бу ягын күрә белергә кирәк. Халык күңелендәгене күргән, ача алган, халыкның күңелен күтәрергә тырышкан һәм яхшыга өндәгән.

Тукай бит үзе дә әйтә: «Күз йомалар бер генә яктан ачылган яктыма». Без Тукайны шагыйрь буларак кабул итәргә тиеш, аны ниндидер идеал шәхес итеп түгел. Татар күңелен шулай ачып бирә алган кем бар тагын? Кеше, үзен яхшы итеп күрсәтер өчен, кемдәдер кимчелек таба. Күп кешеләрдә бар ул.

Тукайның Зәйтүнәгә мәхәббәтен без соңгысының истәлекләреннән генә беләбезме, әллә тагын берәр фактлар бармы? Гомумән, сез, Тукайны күп еллар буе өйрәнгән галим буларак, Зәйтүнә – аның чын мәхәббәте икәненә ышанасызмы?

Аны замандашлары сизгәннәр бит инде. Минемчә, бу – факт булган. Зәйтүнәнең истәлекләрендә дә күренә ул.

Дөрес, соңгы вакытта, ул мәхәббәте булмаган, дигән сүзләр дә чыкты. Шул ук Равил Мирхәйдәров язып чыкты, имеш, Тукайның сөйгән яры Арча янындагы Күпербаш авылында яшәгән. Мин моны булган хәл дип санамыйм.

Тукайның мәхәббәте бер генә һәм ул – Зәйтүнә. Билгеле, мәхәббәт дигәч, гаилә кору, дигән сүз килеп чыга, бу мәхәббәт ул дәрәҗәгә барып җитмәгән, ләкин Тукай күңелендә Зәйтүнәгә җылы, гыйшкы мәхәббәт булган, дип саныйм мин.

Тукай яшәгән Болгар номерлары, кызганыч, 2000 елларда җимерелүгә дучар булды. Шуннан чыгып сорау туа. Нигә Тукай бүлмәсенең фотосы юк, һәм нигә аны ул үлгәннән соң, яки әле ул төзек хәлдә булганда, фотога төшереп калдырмаганнар?

– Соңыннан бит инде ул бүлмә бүтәннәргә күчеп йөргән, үзгәргәндер, гел Тукайныкы булмаган, дип әйтәсем килә. Анда, минемчә, нәрсә төшереп булсын иде инде? Ул фото төшерелгән булса да, минемчә, ул Тукай бүлмәсенең тарлыгын, бер тәрәзәсен генә күрсәтә ала торгандыр инде.

Ә 80-90нчы елларда, сез Тукайны җитди рәвештә өйрәнгәндә, аның белән кызыксынганда, сездә ул бүлмәне күрү теләге тумадымы?

Юк, ул вакытта мин андый фикердә булмадым. Карале, минем үземнең дә бу сорау белән кызыксынганым юк…

Тукай яшәгән «Болгар номерлары». 1985 ел 

Сез – Тукай псевдонимнарын барлап, өйрәнеп чыккан кеше. Сезнеңчә алар барысы табылып беткәнме, әллә табылмаганнары да калдымы?

– Мәгълүм булганнары турында энциклопедиядә язылды. Сүз бара бит инде 6 томлык академик басмага кергәннәре турында, ләкин анда да бит мәгълүм булганнары гына теркәлгән. Тукай әсәрләре халыкка ничек барып җиткән? Әлбәттә, җыентыклар аша. Җыентыклары барысы табылган, эшкәртелгән. Ә бар гәҗит-журналлар. Тукай Уральскида чакта «Уклар» журналында эшләгән, «Фикер»дә төп язучыларның берсе булган. Ләкин менә ул гәҗит-журналлар барысы сакланган, дип әйтеп булмый. Мәсәлән, «Фикер» гәҗитенең 1нче санында ук кайбер битләре юк, аннан 1907 елда чыккан 12-14нче саннары табылмады. Казанда, Уфада да ул саннар юк. Дөрес, 13нче санын Фәрит Шәкуров Ташкент якларыннан алып кайтты. Шулай ук Рафик Нәфыйков дигән галим бар иде. Ул үзе дә – Уральскидан. Ул, Тукайның шигырьләре «Уральсикй дневник», «Степь» дигән гәҗитләрдә русчада басылган, дип әйтә, ләкин ул гәҗитләр дә сакланмаган.

Тукайны хәтта русча да язган, дип тә әйтәләр. Бу турыда мин белешеп карадым, ләкин дәлилли алырлык фактлар таба алмадым.

Ә кеше белмәгән берничә кызык псевдонимын әйтә аласызмы?

«Шүрәле» инде иң танылганы. Ул бер 80 әсәрен шул имза белән яза. «Тиктормас» дигән имзасы да бар, хәзер генә башыма килми инде. Энциклопедиядә мин аның 69 имзасын күрсәттем.

2020 елда башкорт галиме Айдар Хөсәенов: «Тукай беркайчан да булмаган, аның урынына бер төркем язучылар язган»,  дигән сүз чыгарган иде. Сез бу сүзләргә ничек карыйсыз?

– Бу – уйдырма. Тукайның Уральскидан Казанга килүе турында күпме истәлекләре бар. Ул Фатих Әмирхан гына уйлап чыгарган әйбер түгел. Шигырьләре нәшриятларда басылган, нәширләр ул турыда язалар. Миңа ул мәкалә эләккән иде. Мин аңа бер генә сүз әйтә алам: Тукай булган!

Ул галим бит инде «20нче гасыр башында татарларга яңа тормыш башлар өчен ниндидер маяк, символ кирәк булган» дип әйтә, шуңа күрә ул «Тукай  шул максатларга ирешер өчен уйлап чыгарылган кеше» ди.

Юк! Юк! 100 процент уйдырма бу! Күпме истәлекләр бар, ул истәлекләр уйдырма кеше турында дип уйлыйсызмы? Зур кешеләр турында шундый ым-шымнар, гайбәтләр була инде, нишләтәсең?

Сез ул кешене күрсәгез аңа нәрсә әйтер идегез?

Юк эш белән шөгылләнәсең, дип!

2020 елда сезне Тукай премиясенә тәкъдим иткәннәр иде. Гомерегезне аның иҗатын, шәхесен өйрәнүгә багышлагач, премия нәтиҗәләрен ишетү күңелегезне төшермәдеме?

Юк, эчем пошмады. Анда комиссия карый, тикшерә. Мин үзем дә әллә ни зур омтылыш ясамадым, шуңа күрә эчем дә пошмады. Дөрес, бер премия алырга туры килде. Гаяз Исхакыйның 15 томлыгын чыгарганда, без 7-8 кеше эшләгән идек. Дүртебезне аерып алып, шул дүртебезгә премия бирделәр. Рәхмәт анысы өчен дә, ләкин миндә акча ягына, шөһрәт ягына омтылыш «кычкырып» тормый – замандашларым да шуны әйтерләр.

Яшь барган саен күңел туган җиргә тарта, диләр. Сезнең, бу яшьтә, туган җирегезгә  кайчандыр бала булып йөгереп йөргән сукмакларга кайтасы килмиме?

Авыр сорау... Гомумән, татар авылларының соңгы 15-30 елда язмышы тегенди-мондый була башлады бит инде. Хәтерлим, сугыштан соң безнең авылны номерлап чыкканнар иде. Исемләп түгел, номерлап, һәм шунысы кызык – ул спираль рәвешендә иде, үзәктә соңгы йорт. Минем йорт 91нче иде, хәзерге вакытта авылым бетеп бара. Күптән түгел авылда 60-70 кеше генә калган икәнен ишеттем. Кызганыч, киләчәктә авылымның язмышы тегенди-мондый... Күп авыллар шундый язмышка дучар.

Ул – заманның шундый бер кара табымы инде?

Белмим, ул авыллар юкка чыгарлармы инде. Авылда эш юк бит, нишләсен инде ул авыл. Хәтерлим, элек безнең авылда сарык фермасы эшли иде. Хәзер, кайттым – берсе беткән, бер-икесе – ташландык.

Ярый җитәр, монда политикага кереп китәм, кирәк түгел…

Бу интервьюны караган, укыган кешеләргә әйтәсе килгән сүзегез бармы?

– Әле кичә генә «Казан утлары»ның 2нче санын алдым. Авторын хәтерләмим, ул хатлар, хат алышу турында язган һәм поэмасы да шул турыда. Моны нигә әйтәм... Хәзер аралашу бетте бит кешеләр белән. Кара-каршы утырышып аралашу, сөйләшү хәзер юкка чыкты. Ул телефоннан да мөмкин, ләкин телефоннан сөйләшү – ул телефоннан сөйләшү инде. Менә шушы аралашу кайтсын иде... ләкин кайтмас инде ул...

Менә мин Төркиядә 2 ай булып кайттым, күпләр шалтырата, ләкин өйгә берәү дә килми. Мин дә, менә кайттым дип, анда барып чыга алмыйм. Әллә нинди инде – үзем дә арткылы-чыктылыдыр... Элекке заманда авылда булсак та, кызыклырак иде шул тормыш. Урамга чыгасың – балалар күп, туп тибәләр, сөйләшәсең, утырасың, күршеләр белән аралашасың. Хәзер…

Хыялларыгыз бармы?

Әллә ни зур хыялларым юк. Яшь бара, көнне бөтенләй үк мәгънәсез уздырмыйча, берәр нәрсә язып уздыру – максатым. Ходай, бу дөньяда минем яшәү вакыты җитте, дип караса, тиз генә алып китсен. Бу яшьтә хыяллар шундый гына инде.

Рәмиев Зөфәр Зәйни улы 1938 елның 24 июнендә ТАССРның Кама Тамагы районы Каратай авылында туган.

Урта мәктәпне, аннары техник училищены тәмамлаганнан соң, 1956 елдан Казан авиация заводында фрезерчы булып эшли.

Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе.

XX гасыр башы татар язучылары иҗаты буенча берничә йөз эш (монография, мәкаләләр) авторы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100