Ләбиб Леронның «Ир хакы» китабын тәкъдим итүдә: «Кыюлыгың өчен рәхмәт»
Безнең «Татмедиа»да әдәби өлкәдә дә үзләрен сынамаган, каләм тибрәтмәгән матбугат әһелләре һәм журналистлар юктыр, мөгаен. Һәркайсыбыз күңелендәгесен кәгазь битенә төшерәдер. Шулай да нинди олпат татар язучылары янында янында эшләгәнебезне нәкъ китап тәкъдим итү чаралары аша тоябыз. Күптән түгел танылган әдип Ләбиб Леронның «Ир хакы» китабы чыкты.