news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Газа Секторын утка тоту нәтиҗәләре: куркыныч кадрлар

news_top
Газа Секторын утка тоту нәтиҗәләре: куркыныч кадрлар

Шимбә көнне Газа Секторындагы ХАМАС хәрбиләре Израильгә бәреп керде. Һөҗүм вакытында тыныч халык, шул исәптән балалар, хатын-кызлар да күпләп һәлак булды. Барлыгы 1,2 мең кеше һәлак булган, 3 мең кеше яраланган дип исәпләнә. Шулай ук 100дән артык кеше әсирлеккә алынган, дип санала.

Моңа җавап итеп, Израиль Оборона министрлыгы 300 меңнән артык кешене мобилизацияләде һәм хәрби операция башлады. Израильнең Оборона министры Йоав Галант әйтүенчә, алар сугыш кагыйдәләреннән баш тарталар, хәрби судлар булмаячак, хәрбиләргә трибунал булмаячак, солдатларга җаваплылык каралмаган, алар Газа Секторын уттан, судан, азык-төлектән мәхрүм итәчәкләр.

Израиль Газа Секторындагы мәгълүмат чаралары, һәлак булучылар саны 1 меңгә җитә, дип яза. Социаль челтәрләрдә Израильнең һөҗүме видеолары һәм фотолары тарала.

Газа университетына ракета һөҗүме

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар