АКШ эшмәкәре Илон Маск, Европада сугыш башланачак, дигән фикердә.
«Әгәр хәзерге тенденцияләр сакланса, Европада гражданнар сугышы котылгысыз», – дип язган Маск үз аккаунтында.
Британиянең эчке эшләр министры Суэлла Браверман, легаль булмаган миграция Көнбатыш өчен куркыныч, дип белдергән иде. «Европада мультикультурализм сәясәте тормышка ашмады, чөнки мигрантлар Европада параллель тормыш белән яшәделәр», – дигән иде ул.
Газа Секторын контрольдә тоткан ХАМАС төркеме Израильгә бәреп керү сәбәпле, көчле сугышлар башланды. Израильдә яшәүче гарәпләр дә бу конфликтта, билгеле, ХАМАСны яклый. Көньяк Ливанны контрольдә тоткан «Хезболлах» төркеме Израильнең төньягын утка тота, хәзер анда көчле сугышлар бара.
РФ президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков: «Россия ике яктан да тигез дистанция сакларга тиеш, шул гына тынычлык урнаштыруда катнашырга хокук бирәчәк», – дип белдерде.
Дөньяның төрле илләрендә яшәүче мөселманнар Израиль сәясәтенә каршы чыга, шулай ук Израильне яклаучылар да урамнарга чыга. Төрле илләрдә, шул исәптән, Европада Израильгә каршы һәм Израильне яклап чыккан кешеләрне килештерү мөмкин түгел, дип әйтеп була.
Швециядә Палестинага теләктәшлек күрсәткән мөселманнар белән полиция арасында бәрелешләр булган.
Британия шәһәрләренең берсендә мэрия, яһүдиләргә теләктәшлек йөзеннән, Израиль флагын элгән булган. Мөселманнар җыелышып килеп, Израиль флагын җиргә ата, Палестинаныкын урнаштыра.
Канадада мөселманнар Палестина, Россия, Канада байраклары белән митингка чыккан.
АКШта ике як тарафдарлары сугыш оештырды.
Ә монысы – Франция. Израильне яклаучылар митингы.