Палестинада хәрби хәрәкәтләр дәвам итә. Хәзергә 700 кеше һәлак булган, дип санала. ХАМАС, 100 кешене әсир итеп алдык, дип белдерә. Алар арасында балалар да бар.
Һөҗүм Газа Секторы (Газзә сызыгы) чигендә дуслык Nature Party дип аталган дуслык фестивале барган вакытта булган.
Һөҗүм нәтиҗәсе…
Фестиваль вакытында качып котыла алган яһүдиләр видеоларын элгәннәр.
Израильгә бәреп кергән гарәпләр әсирләр алганнар. Бу видеода ХАМАС хәрбие өлкәннәргә тимәвен әйтә.
100 кешене ХАМАС әсир итеп алган. Алар арасында балалар да бар.
ХАМАС Израильне утка тотуын дәвам итә.
Ашкелон шәһәрендә бер кешенең йортына ракета тигән, әмма аның бәхетенә – шартламаган.
Ашкелон шәһәрендә янгыннар башланган.
Җавап итеп, Израиль Газа Секторын утка тота.
Израильнең үзендә яшәүче гарәпләр дә баш күтәргән. Иерусалим шәһәрендә бәрелешләр бара.
Газа шәһәре Израиль утка тотканнан соң…
Дөньяның төрле илләрендә яшәүче мөселманнар Палестинаны яклап чыга. Бөекбритания мөселманнары да Палестинаны яклап митингка чыккан.
Сүз уңаеннан, Берләшкән Гарәп әмирлекләре – бу һөҗүмне гаепләп чыккан бердәнбер гарәп иле.
ХАМАС хәрәкәтенең Израильгә һөҗүме вакытында чит ил кешеләре дә һәлак булган. АКШ – 3 гражданы үлүен, Таиланд – 12 гражданы һәлак булуы, 11е әсирлеккә алынуын хәбәр итте. Әлегә һәлак булучылар арасында Россия гражданнары булу-булмавы турында хәбәр юк.