Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Флера Сөләйманованың кызы Әлфия: «Үги әни дигәнне яратмыйм, ул икенче әни иде»

Бүген иртән Татарстанның халык артисты Флера апа Сөләйманова китеп барган. Иртәгә ул Курган зиратында җирләнәчәк. Җәмәгатьчелек аны Мәрҗани мәчетеннән соңгы юлга озатачак. Ә бүген без аның турында кайбер истәлекләрне барладык.

news_top_970_100
Флера Сөләйманованың кызы Әлфия: «Үги әни дигәнне яратмыйм, ул икенче әни иде»
Салават Камалетдинов, Рамил Гали/архив, Ваһапов фонды архивыннан

«Тамашачы алдына чыгасы булса, бер авыртуы калмый иде, аягы да йөри иде»

Флера Сөләйманованың кызы Әлфия Асеева: «Ул урын өстендә ятмады, Аллага шөкер, үз аңында, үз тәрбиясендә булды, үз аягында йөрде. Соңгы елда Булат аның янында яшәде, ул болай да каршы йортта гына яши һәм гел кереп тора иде. Ул аңа китаплар укытты.

Аның кичә хәле авырайгач, киленебез Ләйсән «ашыгыч ярдәм» чакырды. Аның яше дә бар бит инде, балачагы да җиңел булмаган, сугыш вакытлары бит ул...

Әле олы абыебыз Марат исән булганда, Флера апа берәр җирем авырта дисә, «Флера апа, сиңа бер концерт кирәк, бөтен авыртуларың онытылачак» дия иде. Тамашачы алдына чыгасы булса, бер авыртуы калмый иде, аягы да йөри иде. Тамашачыны бик ярата иде, тамашачы да аны яратты.

Ул безне түземле булырга, сабыр булырга өйрәтте. Бик йомшак иде, бик шәфкатьле иде. «Үги әни» дигән сүзне яратмыйм, ул үги әни түгел, икенче әни иде. Ул яраткан кадәр баланы үз анасы да яратмаска мөмкин. Бик яхшы кеше иде, урыны җәннәттә булсын».

«Флера Сөләйманованың хәтта ки «Татарстанның халык артисты» исеме дә булмавына аптыраган идем»

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин: «Флера апа – халыкка танылган зур җырчы. Ул заман җырчыларын карасаң, алар бөтенесе ятимнәр, барысы да – авыр тормышта үскән шәхесләр. Күрәсең, аларны шәхес булып формалаштыруда бу тирән эз салгандыр.

Флера апа беркем белән дә сатулашып йөрми торган, ни бирсәләр – шуңа риза булып, ни әйтсәләр, шуны йотып яши торган безнең бик мөлаем татар хатыны – мин аны шулай күз алдына китерәм.

Мин Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә килгәндә, Флера Сөләйманованың хәтта ки «Татарстанның халык артисты» исеме дә булмавына аптыраган идем. 2006 елга кадәр ул «Татарстанның атказанган артисты» булган. Мин моңа шаккаттым. Ничек инде аның шул исеме дә юк, дип даулагач, 2006 елда Флера апага «Татарстанның халык артисты» исемен бирделәр. Минем бирегә килгәч иң беренче башкарган эшләремнең берсе иде бу.

Без аның һәр 5 еллыгын – 65, 70, 75 яшьлекләрен сәхнәдә зурлап бәйрәм иттек. 80 яшьлеген аңлы рәвештә сәхнәдә үткәрмәдек, чөнки үз позициям дә шундый, филармониядә дә шулай сөйләштек – җырчының гөрләп торган вакыты 80 яшь түгел, без аның юбилеен чәй өстәле артында үткәрдек. Шундагы бер сөйләшү истә калган. «Флера апа, синең 80 яшьлегеңне, дусларыңны җыйнап, матур өстәл артында гына үткәрергә булдык», – дим. Флера апа: «И-и-и Кадим, нишләп аның өчен борчыласың? Сәхнәдә үткәрергә аның 85е дә бар бит әле», – диде. Шушы сүзләр күңелгә кереп калды, без бер-беребезгә төрттереп тә озак көлешеп йөрдек. Флера апа шундый җор телле иде.

Мин гомер буе радиода эшләгән кеше Тәүфикъ Камаретдиновичка рәхмәт әйтәм – ул Флера апаны Илһам Шакиров премиясенә тәкъдим итте. Моңа беребез дә каршы килмәде. Флера апа Сөләйманова быел Илһам Шакиров премиясен алып китте. Туган көнендә – 10 мартта – Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре белән янына барып, премиянең медален тагып кайттык. Ул сәхнәгә чыкмады, без аны экран аша гына күрсәттек.

Флера апа һәрчак актив булды. «Илһамият» клубында актив эшли иде. Концертларга барганда аның автобус йөртүче янәшәсендә үз урыны бар иде. «Ул йөртүчене өйрәтеп бара», – дип көләләр иде. Юл билгеләренә күрсәтеп, ашыкмаска кушып, юлны контрольдә тотып бара торган булган.

Без филармония бакчасына шәхесләребезнең чыршыларын утырттык. Анда Флера апаның үзе утырткан чыршысы үсеп килә, Аллага шөкер!

Флера апага әнисез калган балаларны тәрбияләп үстерүе өчен дә баш иеп рәхмәт әйтерлек. Ул аларны тәрбияләде, башлы-күзле итте. Аллага шөкер, ул балалар да аны карады. Флера апа соңгы вакытларда авырды, алар аны хасиятләп карап 84 яшенә җиткерделәр.

Габделхак абый белән алар күгәрченнәргә тиңләрлек парлар иде. Бер-берсен тулыландырып, бергә концертларга киләләр иде. Аларны бергә күргән саен куанып куя идем. Аларның кавышу тарихын белмәгән булсам, гомере буе бергә яшәгән парлар, дип уйлар идем. Флера апа белән Габделхак абыйның тарихын беләбез бит – Флера апа, дус кызының балаларын карарга дип, тол калган Габделхак абыйга соң гына кияүгә чыга. Аңа картаймыш көнендә соңлап килгән бәхет инде бу. Габделхак абый иртәрәк китеп баргач, аны юксынып яшәде. Флера апа дигәч, беренче күз алдына килгән истәлекләр шушылар».

Фото: © Рамил Гали

«Әни аны «Фәрештә» дип атый иде»

Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова: «Флера апа белән әни беркайчан да бер бригадада эшләмәде, солянка концертларында бергә катнашалар иде. Аларны дуслар иде дия алмыйм, ләкин гел яхшы, тигез мөнәсәбәттә булдылар. Әни, ахирәт дуслар 1-2 генә була, дип әйтә иде. Әни белән аларның поездда бер купеда йөргәннәрен дә хәтерлим. Әни белән мин дә бара идем – бер урында йоклыйбыз, бер урында – Флера апа, өстә Илһам абый ята, тагын бер урында тагын кемдер.

Флера апа бик эчкерсез кеше иде. Флера Сөләйманова, Әлфия Авзалова кебек, беркайчан да беркая да тыгылмады, гайбәт сөйләмәде. Гаҗәеп интеллигент кеше иде, гәрчә авылда туып үссә дә, аристократка иде. Авзалова белән Сөләйманова бу яктан охшаш та иде. Әни үткенрәк, ә Флера апа фәрештә кебек иде. Әни аны шулай атый да иде: «Фәрештә». Илһам абый да, әни дә Флера апага хөрмәт белән карадылар. Ул бит артистлар арасында иң тыйнак, кешелекле кешеләрнең берсе иде. Ихахай-михахай килеп йөрми иде, бик тыныч иде, сабыр иде.

Флера Сөләйманова «Әниемә» җырының беренче башкаручысы булып санала. Әлфия Авзалова да ул җырны башкарды. Әни: «Мин җырлаганга Флера үпкәләгәндер инде», – дип борчылган. Ә ул үпкәләмәгән икән: «Синең үзеңчә, мин үземчә җырлыйбыз», – дигән».

«Бүген Флера апага берничә аять укып дога кылдык»

Артист, журналист, төбәкче-язучы Илдар Кыямов: «Флера апа Сөләйманова үзе бер эпоханы тәшкил итә. Илһам абыйлар, Әлфия апалар буыны – даһи кешеләрнең, чын мәгънәсендә үз артыннан халыкны ияртеп бара торган сәнгатькәрләрнең плеядасыннан иде ул. Без бүген Хәмдүнә Тимергалиеваның вафатына 3 ел тулу уңаеннан аш мәҗлесендә булдык. Шунда Флера апага да берничә аять укып дога кылдык. Безнең анда җыелган артистларның да бердәм фикере шундый булды – Флера апа иң зыялы җырчыларыбызның берсе иде.

Уйлап карасаң, ул югары уку йортларында зур музыкаль белемнәр ала алмаса да, чын профессионалларча хезмәт итте, татар җырын һәм татар моңын яратты. Аның яшәве, аның иҗаты заяга булмаган. Мин моны шуннан чыгып әйтәм – телевидениедәге котлау тапшыруларында әниләр турында сүз барса, аның башкаруында «Әниемә» җырын сорыйлар. Үзе исән чагында да яңгырады, вафатыннан соң да озак яңгырар. Бу – иҗат шәхесенең иҗади бәхете турында сөйли, бу – шуңа бер дәлил.

Тагын бер истәлегем бар. Флера апа белән бергә эшләргә насыйп булды – сәхнәләрдә чыгыш ясый идек. Атказанган артист булса да, мин аны «халык артисты» дип игълан иткәнмен. Чөнки Флера апа күптәннән халык артисты дигән ышаныч белән яшәгәнмен, күрәсең. Концерт тәмамлангач, ул яныма килде дә: «Син бит мине указсыз мулла ясадың, мин бит әле халык артисты түгел, рәсми рәвештә мин атказанган артист кына», – ди. Менә шундый тыйнак кеше иде ул.

Юмор ярата иде. Яшьләр белән яшьләрчә сөйләшә белә иде, сиксәнне узган ханым дип уйламассың да. Һәркемгә җылы сүзен таба белә торган чын мәгънәсендә зыялы кеше иде.

Кама Тамагы якларында туып үскән кеше буларак, шул якларның бөтен гүзәллеген калебенә сеңдергәндер ул. Ул – зур мәгънәсендә җырчы иде, урыны җәннәттә булсын!»

«Флера апа үз гомерен матур яшәп матур китте»

Филология фәннәре кандидаты, Флера Сөләйманованың авылдашы Зөфәр Мөхәммәтшин: «Флера апа безнең Иске Барыш авылының (Кама Тамагы районы) горурлыгы иде. Ул – авылга ямь биргән, горурлык китергән, авылыбызны таныткан шәхесләрнең берсе. Безнең авылдан чыккан фән докторлары да, кандидатлар да, хезмәт геройлары да күп. Шушыларның барысын да бергә җыйган һәм таныткан кеше – Флера Сөләйманова. Аны безнең авылда бик хөрмәт итәләр.

Әти-әнисе булмагач, абыйсы да вафат булгач, авылга сирәк кайтты. 90нчы елларда Якташлык җәмгыяте оештырып, авылдан чыккан шәхесләр очрашу ясагач, ул да кайтып җырлап, җыр сәнгате турында сөйләгәнен хәтерлим.

Авылдашлык белән генә чикләнмичә, Флера апаның тембры турында әйтәсем килә. Яхшы вокаллы җырчыларның да тавышы яши-яши утыра. Флера апаның табигый тембры шушы көнгә кадәр сакланды. Андый җырчылар сирәк буладыр.

Филармония җитәкчелегенә дә рәхмәт – бөтен юбилейларын үткәрделәр. 75 еллыгында: «Миңа 10 җыр җырлатсагыз, шул җитә», дип әйттем», – дип сөйләгән иде.

Ел саен туган көне белән котлый идем. Соңгы берничә елда, кәефе нинди икәнен белмичә, шалтыратырга яхшысынмадым. Флера апа үз гомерен матур яшәп, матур китте. Андый халыкчан тавышлы, халык мелизматикасы белән җырлаган җырчылар бетеп бара. Аның исемен саклау буенча да чаралар үткәрергә кирәктер».

«Сәхнәдә утырып кына җырлады... Бу исә мәшһүр җырчыбызның сәхнәдәге соңгы чыгышы булган икән»

Фото: © Ваһапов фонды архивыннан

Ваһапов исемендәге татар мәдәниятен үстерү фонды башкарма директоры Рифат Фәттахов: «Флера Сөләйманова. Татар җырының тагын бер алтын баганасы ауды. Илһам абый, Әлфия апалардан соң иң соңгы могикан иде Флера апа. Аның белән безнең соңгы очрашуыбыз узган елның март аенда булды. Мин аны 8 Март белән котларга дип, өенә бардым. Инде шактый нык авыру булса да, урын өстендә генә ятса да, хәтере әйбәт иде. Данлыклы «Әниемә» җырының тарихын да искә төшердек. Флера апа – аның беренче башкаручысы, дөньяга танытучысы. 1950 елларда язмыш җиле Флера апаны Казахстанга илтеп ташлый. Шунда казах композиторы Шамши Калдаяков Флера апаны эзләп таба да яңа бер җыр тәкъдим итә. «Ана туралы ер» дип атала. Әйе, Флера апа бу җырны иң элек казах телендә җырлый, аннары Казанга кайткач кына татарчасын яздыра.

Ә Флера апаның сәхнәгә соңгы тапкыр чыгуы 2021 елның 28 сентябрендә булды. Бу көнне без Алмаз Хәмзин белән филармониядә «Йолдызлар сәламе» дигән концерт уздырдык. Флера апаны озак үгетләдек. Башта бик каршы килде. «Сез нәрсә инде? Авырыйм бит мин. Хәлем юк. Сәхнәгә бик чыгасым килсә дә», – дип кат-кат әйтте. Концертка бер көн кала исә: «Бик чыгасым килә сәхнәгә. Кем белә бит, тагын кайчан чыгам?» – дип ризалыгын бирде. Дөрес, сәхнәдә утырып кына җырлады. Әмма халык аны гаҗәп җылы кабул итте, аягүрә алкышлады, чәчәкләргә күмде. Бу исә мәшһүр җырчыбызның сәхнәдәге соңгы чыгышы булган икән.

Элегрәк без аңа Рәшит Ваһапов исемендәге милли-иҗтимагый премия дә тапшырган идек. Күңеле бик булды. Телгә дә бик шаян иде бит Флера апа. Мин аңа: «Сезгә Ваһапов премиясен тапшырырга дигән карарга килдек», – дип шалтыраткач: «Дөрес карарга килгәнсез сез, – дип ихлас көлде. – Соң без бит барыбыз да, Илһамнар, Әлфияләр, гомумән безнең буын, Рәшит Ваһаповларны тыңлап үстек, аннан җырларга өйрәндек. Һәм гомер буе аны остаз дип санап, аның традицияләрен дәвам иттек. Аның кебек моң ияләре онытылырга тиеш түгел!» – дип, безгә дә рәхмәтләрен әйтте. Инде хәзер Флера апаның бу сүзләрен аның үзенә карата да әйтергә була. Флера Сөләйманова кебек кабатланмас моң ияләре онытылырга тиеш түгел!»

Фото: © Салават Камалетдинов

Фото: © Салават Камалетдинов

Фото: © Рамил Гали

Фото: © Рамил Гали

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 сентябрь 2023
    Исемсез
    Флёра апанын урыны җәннәттә булсын.Аның җырлапын тыңлап үстек.Безнең авылга килеп концерт куйганын да хәтерлим.Беренче Флера апаны шунда күрдем.Флера апа дип әйтәсе килә,чөнки ул гади,халыкныкы,Тугсның кебек ничектер җылы.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100