Флюра Сөләйманова: “Филармониягә эшкә алмадылар, мине халык күтәрде”
Җырчы Флюра Сөләйманованың кабатланмас тавышы, искиткеч җырлары турында озаклап сөйләргә була. Ул бөтен гомерен, бар сәләтен, талантын, тырышлыгын җыр сәнгатен үстерүгә багышлаган. Тавышының ягымлы яңгырашы, тамашачы мәхәббәте - болар барысы да җырчыга уңыш китерә. Флюра ханымның язмышы бик гыйбрәтле.
Татарстанның халык артисткасы, легендар җырчы Флюра Сөләйманова 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 12 март көнне хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә аның хөрмәтенә тантаналы бәйрәм оештырды. "Татар-информ" хәбәрчесе, форсаттан файдаланып, халкыбызның яраткан җырчысы белән әңгәмә корды.
Флюра Сөләймановага һич кенә дә сиксән яшь биреп булмый. Күзләре ут янып тора, хәтере яхшы. Сөбханалла!
- Мин 8 март көнне дөньяга килгәнмен. Тик туу таныклыгында туган көнемне 10 мартта дип яздырганнар. Үткән гомер нәкъ җырдагыча: “Гомерләр уза икән ул, уза да китә икән”. Яшәгән кебек тә булмады. Шуңа күрә, тормыш итүне "күз ачып йомган ара” дип юкка гына әйтмиләрдер. Кем уйлаган бит шушы яшькә җитү насыйп булыр дип. Ничә генә яшьтә булсаң да, йөрәк бер дә картаймый икән. Әле дә сәхнәгә чыгып җырлыйсым килә. Мин үземне озак яши алырмын дип уйламаган идем. Сиксән яшь бик күп бит инде ул. Кеше шуның кадәр яши ала микән? – дип тә уйлап куям. Бу яшькә җитүне зур бүләк дип саныйм. Ул бөтен кешегә дә бирелми, - дип сөйләде җырчы.
- 1939 елның 10 мартында Кама Тамагы районының Иске Барыш авылында туган кызның язмышы кечкенәдән моң белән бәйле. Балачагында әнисез, соңрак дәһшәтле сугыш аркасында әтисез кала сабый.
- Рәхимә апа безнең урамда әби-бабайлардан калган төп йортта яши иде. Әнинең кырыгы узганнан соң без дә әлеге йортка күчтек. Ул чаклар әле дә истә, ул көнне ишелеп-ишелеп ябалак кар яуды. Апа мине һәм Фәнияне кулында күтәреп барды, чөнки без кечерәк идек. Калганнар безнең арттан ияреп атлады. Кар бөртекләре шәрә аякларга төшә дә эреп юкка чыга, тәннәр чемердәп куя. Ул вакытта аякка кияргә оекбашлар юк. Аннан соң өйгә кайткач өшегән аякларны чүпрәккә төреп утырдык, - дип балачак елларын искә алды җырчы.
- Рәхимә апа бик кырыс холыклы булды, чәчтән сөйрәп кенә йөртте. Хәйран усал булды. Куллары бик каты, ир-атларныкы кебек иде. Колхозда тракторчы булып эшләде. Шулай да безгә начар мөнәсәбәттә булмады ул. Безне ачлыктан һәм үлемнән саклап калды. Аның үзенең дә бер малае бар иде, шуңа да карамастан барыбызны тигез күреп яратты. Аннан соң башны кайнар су белән юып үзәккә үтте, шунысы истә калган. “Елама, аннан гына башын пешми. Түзем һәм сабыр булырга өйрән”, - ди торган иде. Бет таралган вакытлар ул, шуңа күрә чәчләрне кайнар суда катык белән юды. Танышларым шул тарихны тыңлагач: “Нишләп качмадыгыз?” – дип сорыйлар. Кая качасын? Гомер буе ападан куркып яшәдек. Аннан соң, чыгып китеп кая барасың соң? Түздек инде. Апа әйткән һәр сүзне, эшне җиренә җиткерелеп үтәдек.
Шуннан соң олы абыебыз Заһир сугыштан кайтты. Әнинең үлеме хакында аңа хәбәр итмәгәннәр, хат та язмаганнар икән. Өйгә кайтып керде, баскыч төпләре юылган. “Әни тазарды, хәле яхшырды мәллә?” – дип сорый миннән. Мин нәрсә әйтергә дә белмәдем, басып тик торам. Шул вакыт абыйның кулындагы букчасына күз төште, шактый зур күренә иде. “Тәмле әйбер алып кайттынмы?” – дип сеңелләрем белән шул букча янына килеп бастык. Ачлык заманы, шулкадәр нык ашыйсы килә. Сугыштан нәрсә алып кайтсын инде ул? Сабый булганбыз, аңламаганбыз инде.
- Флюра Сөләйманова авыл мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Казанга китә. Анда ул киез итек фабрикасына эшкә урнаша, кичке мәктәптә белем алуын дәвам итә. Соңрак, 1950 елда М. Горький исемендәге клубка килә һәм шунда Сара Садыйкова җитәкләгән хорга солист буларак урнаша. Сара Садыйкова мәктәбенә эләгүе кызның алдагы сәхнә тормышында хәлиткеч роль уйный. Сара Садыйкова кызның моңлы тавышын, башкару мөмкинлекләрен бик тиз сизеп ала һәм җитәкләп җыр дөньясына алып кереп китә.
- Филармониядә Флюра Сөләйманова Бөтенсоюз аттестациясендә җырлап, “СССРның эстрада сәхнәләрендә чыгыш ясау хокукы бирелә” дигән таныклык ала. 1960 елда Казахстанның Актүбә һәм Алма - Ата дәүләт филармониясенең татар артистлары бригадасында эшли. Шул вакытта “Мәк чәчәге”, “Истә, һаман да истә”, “Тамчылар тамар чаклар”, “Йөрәк сере”, “Гүзәлия”, “Алтын-көмеш”, “Оренбур шәле”, “Сибелә чәчем”, “Хатирәм” (татар халык җыры) һәм тагын дистәләрчә популяр җырлар иҗат ителә.
Һәркем яратып тыңлаган “Әниемә” җыры да Казахстанда иҗат ителгән. Флюра Сөләйманова 19660 елга кадәр бу җырны казак телендә җырлап йөри. Аннан соң “Татарстан” радиосына эшкә урнаша. Бу җырны шул вакытта режиссер Госман Әхмәтҗанов тәрҗемә итә.
Флюра Сөләйманова Казахстанның Актүбә һәм Алма-Ата дәүләт филармониясенең татар артистлары бригадасында өч ел эшли. Аннан соң ул янәдән Казанга кайта һәм Татарстанның халык артисты Усман Әлмиев җитәкчелегендә Ульяновск өлкәсендә эшләүче татар артистлары бригадасында эшли.
- Ул чорда сәхнәгә юл яру җиңел булмады. Тик халык яратуы тәнкыйть сүзләренең барысын да күмеп китте. Күңелемә якын алмадым. “Тавышың юк!” – дип ишек ябучылар да, “син ямьсез, сәхнәдә йөрмә” – дип әйтүчеләр дә булды. Ул вакытта Усман Әлмиевкә зур рәхмәт, миңа терәк булды. “Заманында миңа да: “Тавышың юк”, – дип әйттеләр. Алай тиз генә бирешмә”, - диде.
Үземнең концерт бригадасын оештырдым, җырлар тупладым. Халык арасында таныла башладым. Көнләшеп караучылар күп булды, иҗатыма күп бәйләнделәр. Бәйләнми хәлләре юк, әгәр дә белемем булса, бәйләнмәсләр иде.
- Флюра апа, тормышыгызда үкенечле мизгелләр булдымы?
- Үкенечләрем юк. Сәхнәгә барыбер чыга алган булыр идем. Филармониягә алмадылар, аңа карап мин югалып калмадым. Киресенчә, кәҗәгә кәбестә биргән кебек булды. Радиога эшкә урнаштым, анда зур мөмкинлекләр ачылды. Минем танылуымны теләмәүчеләр үзләре үк миңа сәхнәгә юл ачты. Филармониягә эшкә алмаулары уңайлы гына булды миңа. Радиода композитор, шагыйрьләр белән таныштым һәм алар белән бик күп җырлар иҗат итәргә туры килде. Ул гына да түгел, үзләренең үк “өстенә бастым” әле. Филармония җырчылары миңа килә башлады, радиодан җырларын ишеттерергә теләделәр. Аларга карата үпкәм бар иде, шуның өчен азрак усаллык күрсәттем. Җырларын үткәрми тордым. Көйләрен, сүзләрен тәнкыйтьләдем. Дөнья түгәрәк шул ул.