Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев Ришат Фазлыйәхмәтовны Тәтишкасы каршында тезләндерде

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев Ришат Фазлыйәхмәтовны Тәтишкасы каршында тезләндерде
Ришат Фазлыйәхмәтов аккаунтыннан скриншот

Кичә Фирдүс Тямаев Ришат Фазлыйәхмәтов белән Питрәч районы Чыты авылында бер сәхнәдә чыгыш ясаган. Бәйрәм ахырында Фирдүс Тямаев сәхнәдә чыгыш ясаган коллегаларына рәхмәт әйтте. Ришат Фазлыйәхмәтов турында әйтә башлагач, аның хатыны Тәтишка турында да сөйләп китте. Вакыйга урынында төшерелгән видеоны «Интертат»ка юлладылар.

«Тәтишка – супер, оказывается. Шушында Тәтишканы кочаклаган идем, Ришатның йөзе болай җимерелде инде менә. Хәзер сугышалар дип торам. Мин яратам бит кеше сугышканда», – дип шаярта Тямаев. Аннары ул җырчының үзен сәхнәгә чакырып менгерде.

Аннары: «Минем кулым җиңел, хәзер авырга да узасыз, бала да табасыз, баласы миннән булса да ярый. Аермасы юк», – дип, Тямаев сәхнәгә Ришат Фазлыйәхмәтов янына аның хатынын Тәтишка – Эльмираны да чакырды. Искәртеп үтик, әлеге пар күптән түгел аерылышулары турында хәбәр иткән иде.

«Тәтишка белән аерылып маташа. Ты что? Мондый Тәтишка белән кем аерыла инде? Җүләр. Әйдә, тезлән. Әйдә, тезләнеп, бер кулын үп әле. Тиз-тиз генә, матур гына иттереп. Бөтенесе алдында «Мин сине яратам» диген, әйдә, тиз-тиз. Яратасың икән, әйдә. Давай, кулын сора. Бер, ике, өч, давай», – дип җилтерәтә Тямаев сәхнәдә Фазлыйәхмәтовны.

Ришат Фирдүс Тямаев кушканнарны барысын да эшләде. Бар халык алдында Ришат Тәтишкасына: «Яратам мин сине», – диде.

Фирдүс Тямаев шушы мизгелдә Тәтишкага да үз киңәшләрен бирде. «Иң мөһиме – ташлама син», – дип йомгаклады Фирдүс һәм Ришатның 40 яшьтә акылга утырачагын әйтте.

Пар кочаклашып-үбешеп сәхнәдән төшеп китте. «Рәхәтләнеп кочаклашып йоклагыз бүген, бөтен ачуыңны ал, әйдә», – дип төшереп җибәрде Ришатны сәхнәдән Фирдүс Тямаев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100