news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов белән Тәтишка тынгы бирмәүчеләргә: «Борчылмагыз инде шулхәтле»

news_top
Ришат Фазлыйәхмәтов белән Тәтишка тынгы бирмәүчеләргә: «Борчылмагыз инде шулхәтле»
Фото: © социаль челтәрдән

Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны Эльмираның (халыкка аны җырчы Тәтишкә дип таныштырды) фанатлары яшь парның үзара мөнәсәбәтләре өчен кайгырышып беткән, җырчыга сорау арты сорау яудыралар икән. Ә Ришат үзе бер дә артык борчылганга охшап тормый, бакчада җиләк-җимеш ашый, кояшта кызына, витаминнар туплый.

«Сездән күп сораулар килә, дуслар. «Ни булды, Ришат, ничек хәлләрең? Кая Тәтишка?» – диләр. Нәрсә әйтим, дуслар, булгач – булды инде. Аның артыннан үлеп булмый инде хәзер», – дигән ул, битараф кына.

Тәтишкәнең дә бу көннәрдә буш торган сторислары җанланды. Мөгаен, виртуаль дуслары Эльмирага да тынгы бирмидер.

«Дуслар, борчылмагыз инде шулхәтле безнең өчен. Тормышта нәрсә генә булмый. Шул вакытта иң мөһиме – бирешмәскә һәм бары тик алга барырга. Әле менә бергә эшләп бетермәгән эшләр бар. Шуңа аз гына борчылам. Но мин сүземдә торам, үз өстемә алган эшләрне, Аллаһы Боерса, эшләп бетерәм», – дип язып куйган ул.

Ришат Фазлыйәхмәтовның Тәтишкасы белән аралары бозылуы хакында язган идек. «Икебез дә гаепле», – дип Ришат бу турыда «Интертат»ка интервью да бирде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 июль 2023
    Исемсез
    Что с лицом Татишка ?
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар