Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев хәрбиләргә өченче машинасын җибәргән

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев хәрбиләргә өченче машинасын җибәргән

Фирдүс Тямаев концертлардан кергән акчага ике «Нива» сатып алган иде. Яңа гына аны егетләр хәрбиләргә тапшырып кайтканнар иде. Җырчы хәзер өченче «Нива» машинасы сатып алган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге битендә хәбәр итә.

«Без үзебезнең патриот солдат егетләренә өченче «Нива»ны алдык. Бу машина Сватово якларына барачак. Кемнәр безнең белән – кушылыгыз! Сез биргән кирәк-яракларны егетләребез кулына тапшырачакбыз. Егетләр, без сезне көтәбез. Нурлат, алга!» – дип язган җырчы.

Җырчының мондый изге эшен барысы да хуплый, күпсанлы рәхмәт сүзләре язалар, аны башкаларга үрнәк итеп куялар һәм аның гаиләсенә иминлек телиләр.

Җырчылар җылы яклардагы ялларыннан куйган фотолар халыкның «күңеленә тия». «Фирдүс диңгез буенда мактанып төшсә дә була, чөнки аның ярдәме санап бетергесез. Ул зал тутырып тамашачы җыя. Ук кебек атыла, яшен кебек яшьни, буран кебек туздыра», – дип тә комментарий калдыручылар бар.

«Энекәш шунда булганга йөрәк өзгәләнә. Әмма ул, гуманитар әйберләрнең берсе дә килми, диде», – дип язучыга «Минем ирем шунда, барысы да килә, дип әйтә», «Балтач һәм Биектау районнарыннан егетләр Херсон якларына барып, блиндаж саен таратып кайттылар», – дип җавап язганнар.

Фирдүс Тямаевның хәрбиләргә ике машина сатып алып җибәргәне турында язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100