Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев махсус хәрби операциядә катнашучыларга бишенче машинасын алып бирергә җыена

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев махсус хәрби операциядә катнашучыларга бишенче машинасын алып бирергә җыена
"Татар-информ" архивы

Фирдүс Тямаев Азнакай якларына концерт белән барган. Азнакайда яшәүчеләр, җырчыга биреп җибәрү өчен, хәрбиләргә гуманитар ярдәм әзерләгән. Җырчы видео да куйган.

«Кызлар алгы сызыктагы егетләргә гуманитар ярдәм әзерләп куйган, исемлек бар. Без атна саен Мариуполь, Сватово якларына йөрибез. Азнакай кызлары әзерләгән ярдәмне сезнең кулларыгызга тапшырырбыз. Кызлар, бу ярдәмне безгә ышанып биргәнегез өчен рәхмәт. Егетләр янына барганда, концерт акчасына ике «Нива» алабыз, бу әйберләрне шуларга төяп озатабыз», – диде җырчы.

«Молодец егет син, Фирдүс! Бу ярдәмнәрегез егетләргә тизрәк җиңеп кайтырга булышсын инде»;

«Эшләгән яхшылыгыгыз меңе белән үзеңә әйләнеп кайтсын»;

«Молодец, брат! Олы эш башкарасың»;

«Фирдүс, Аллаһ бу изгелегеңне онытмас. Исәнлек-саулык, гаиләңә озын гомер, шундый ул үстергән әниеңә рәхмәт», – кебек комментарийлар калдырганнар.

Фирдүс Тямаев хәрбиләргә башта ике, ә аннары тагын бер машина сатып алган иде. Аның дуслары машиналарны хәрбиләргә тапшырып кайтты. Шулай итеп, җырчы хәрбиләргә җәмгысе 5 машина җибәрә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100