Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев хәрбиләргә ике машина алып җибәргән

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев хәрбиләргә ике машина алып җибәргән
"Татар-информ" архивы

Фирдүс Тямаевның егетләре Татарстан хәрбиләренә посылкалар һәм 2 машина илтеп биргән.

«Дуслар, бу видеоны карагач, безнең егетләргә изге теләкләр телик әле. Бу – зур тарих… Егетләр чикне үтеп, тагын 450 чакрым эчкә кереп, иң беренче сафта булган егетләр янына бардылар. Концерттан кергән акчага ике «Нива» машинасы сатып алдык. Аллаһка шөкер, барысы да барып җитте. Ярдәм итүчеләргә барыгызга да рәхмәт. Нурлат, алга!» – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Видеода күренгәнчә, җырчының әнисе йортына исемле посылкалар да китергәннәр. Фирдүс Тямаев хәрбиләргә үзе дә посылкалар әзерләгән. Җырчы махсус хәрби операция зонасына китүчеләрне озатып кала, алар арасында бертуган энекәше булуы турында да әйтә. Анда шулай ук хәрбиләрнең аларны каршы алулары күрсәтелә.

«Фирдүс брат, рәхмәт! Барлык әйберләрне алдык. Барысын да ашаттык, эчерттек, мунчада юдык. Малайлар исән-сау килеп җитте. Әйберләр бик күп, тәмле итеп чәй эчтек. Машина – ут», – дип, хәрбиләр җырчыга рәхмәт сүзләре яздырган.

Икенче көнне егетләр кочаклашып саубуллаша. Бу вакытта хәрбиләрнең күзләре яшьләнә. «Сез молодцы, безнең горурлык!» – дип, кире юлга кузгала ярдәм китерүче егетләр.

«Фирдүсне сүгеп туя алмаган кешеләр, карагыз! Кемнәрдер арт саннарын кояшта кыздырганда, Фирдүс нинди изге гамәлләр кыла. Үрнәк алыгыз»;

«Фирдүс, ничек молодец кеше син. Изге җан. Сәламәт бул! Елап карадым видеоны»;

«Андый хәвефле юлга чыгу өчен чын ирләр кирәк. Барыгыз да кадерле сез. Фирдүс, син чын патриот»;

«Еламыйча карап булмый. Барысы да исән-сау әйләнеп кайтсын»;

«Үрнәк гамәлләрегез өчен рәхмәт», – дип комментарийлар калдырган видео караучылар.

Комментарийлар (5)
Калган символлар:
  • 23 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Исэн имин эйлэнеп кайтыгыз егетлэр! Фирдус малодец узенэ менлэтэ кайтсын🙏
  • 22 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Молодец
  • 22 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Аллахнын мен рэхмэте яусын сезгэ егетлэр. Жину яулап кайтырга насыйп итсен Раббым
  • 22 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Молодец Фирдус! Рэхмет шундый зур ярдемен очен. Курсеткен згелеген узенэ , гаилене дуларына мене бн Кайсын. Саулык бн озын гомерлер насыйп булсын. Егетлерр исен сау кайтсыннар. Чын мишер егете_мен шундый була
  • 22 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Исэн сау туган иллэренэ кайтырга насыйп булсын барсынада,
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100