Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев: Тезләнер бу диеп көтмәгез!

Фирдүс Тямаев: Тезләнер бу диеп көтмәгез!

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев: Тезләнер бу диеп көтмәгез!
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев юлда яткан җәнлек-чүпрәк һәм шул тирәдә барган зур гаугага карата мөнәсәбәтен белдереп, яңа җыр иҗат иткән.

"Тезләнер бу диеп көтмәгез!" - дип яза инстаграмында Фирдүс.

"Раббыбыз бу якты дөньяны яратуга ук, пакь күңелле кешеләр янәшәсендә кара эчле, хөсетле бәндәләр дә пәйда булган күрәсең... Юкка гына тормыш ак-кара полосалардан тормыйдыр. Бу-кешеләрнең чын йөзен ачучы төп фактор! Кемдер әлеге сынаулардан үзенә сабак алып, хаталарын төзәтә, кемдер сына, кемдер сыгыла! Ә Тямай бандасы җыен юк-бар гайбәтләрдән, көнчел, кара эчле кешеләрнең уйдырмаларыннан өстен кала бирде һәм калачак та!!! Без беркемгә дә үч, ачу сакламыйбыз!!! Чөнки безнең намусыбыз чиста! Калганын исә, киләчәк күрсәтер!!!

Бер сәгать эчендә язылган жыр. 

Бинахакка гаеп атмагыз,
Яманатлар безгә такмагыз!
Ялган сөйләп,
җанны кыймагыз,
Өстегезгә гөнаһ җыймагыз!

Аһ,бу телләр бигрәк үткен лә,
Кеше сүзе-кеше үтерә.
Белеп,белми кылган гөнаһларны
Раббыбыз бар хөкем итергә.

Тезләнер бу диеп көтмәгез,
Йөрәгемне зинһар өтмәгез!
Кунак кына шушы дөньяда
Эчегездэ шакшы йөртмәгез!

Намусым пакь,шуның өчен дә
Мин башкача инде үзгәрмәм.
Тезләнсәм дә,ярлыкавын сорап,
Бер раббыма гына тезләнәм!
(Гөлчәчәк Садретдинова)".


  • 26 октябрь көнне Фирдүс Тямаев белән Гүзәл Уразованың юлдан яткан җанвар үләксәсеннән көлеп сөйләшкән видеолары чыкты. Әлеге видео зур гауга куптарды - Татарстанның атказанган артисты Тямаев белән Татарстанның халык артисты Уразованың хайваннарга мондый мыскыллы мөнәсәбәте халыкта ризасызлык тудырды. Гауга федераль мәгълүмат чараларына кадәр барып җитте. Шуннан соң Фирдүс Тямаев үзенең шаяртуыннан гафу үтенде, ә Гүзәл Уразова халыкны гаделсезлектә гаепләде, җәнлекне чүпрәк иде ул дип ышандырды.
Посмотреть эту публикацию в Instagram

Раббыбыз бу якты дөньяны яратуга ук,пакь күңелле кешеләр янәшәсендә кара эчле,хөсетле бәндәләр дә пәйда булган күрәсең...Юкка гына тормыш ак-кара полосалардан тормыйдыр.Бу-кешеләрнең чын йөзен ачучы төп фактор!Кемдер әлеге сынаулардан үзенә сабак алып,хаталарын төзәтә,кемдер сына,кемдер сыгыла!Ә Тямай бандасы җыен юк-бар гайбәтләрдән,көнчел,кара эчле кешеләрнең уйдырмаларыннан өстен кала бирде һәм калачак та!!!Без беркемгә дә үч,ачу сакламыйбыз!!!Чөнки безнең намусыбыз чиста!Калганын исә, киләчәк күрсәтер!!!! #тямаев #фирдустямаев #безнентямай #тямайбандасы #тямаевфирдус Бер сэгэть эчендэ язылган жыр инахакка гаеп атмагыз, Яманатлар безгә такмагыз! Ялган сөйләп, җанны кыймагыз, Өстегезгә гөнаһ җыймагыз! Аһ,бу телләр бигрәк үткен лә, Кеше сүзе-кеше үтерә. Белеп,белми кылган гөнаһларны Раббыбыз бар хөкем итергә. Тезләнер диеп көтмәгез, Йөрәгемне зинһар өтмәгез! Кунак кына шушы дөньяда Эчегездэ шакшы йөртмәгез! Намусым пакь,шуның өчен дә Мин башкача инде үзгәрмәм. Тезләнсәм дә,ярлыкавын сорап, Бер раббыма гына тезләнәм! (Гөлчәчәк Садретдинова)

Публикация от Фирдус Тямаев (@firdustyamaev_official)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100