Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова җәнлек үләксәсе белән килеп чыккан хәл турында: "Чүпрәк бит бу!"

Гүзәл Уразова җәнлек үләксәсе белән килеп чыккан хәл турында: "Чүпрәк бит бу!"

news_top_970_100
Гүзәл Уразова җәнлек үләксәсе белән килеп чыккан хәл турында: "Чүпрәк бит бу!"
Гүзәл Уразова белән Фирдүс Тямаевның юлда яткан хайван үләксәсеннән көлүләре зур гауга куптарды. Татарстанның атказанган артисты Тямаев һәм халык артисткасы Уразова турында бүген федераль мәгълүмат чаралары да язып чыкты.

Исегезгә төшерәбез, вакыйга болай булды: Гүзәл Уразова инстаграмга куйган роликта алар Фирдүс белән бергә юлда басып торалар. Алар янында әллә төлке, әллә эт үләксәсе ята. Артистлар көлешә.

"Шашлык ясарга өлгермәдек", - ди Гүзәл.

"Үзегез беләсез, гастрольгә барабыз, ашыйсы килә. Шуңа күрә Гүзәл белән тукталдык", - ди Фирдүс.

"Сөйләмә инде, кеше ышандырырсың", - ди Гүзәл.


Тик күпләр артистларның юморын аңлап бетермәгән.

"Бер кызыгы да юк, кошмар", "Сорарга да оялам инде, монда кайсы җире кызык соң?", дип ачулана инстачылар.

"Юлда бәрдереп киткән хайван, ә сезгә кызыкмы? Коточкыч. Аннары балалар песиләрне, этләрне үтерә дибез", дип тәнкыйтьлиләр. 

Тәнкыйтькә журналистлар да кушылды. 

Бүген Гүзәл Уразова, 800 километр юл үтеп, кабат теге урынга килгән. Гүзәл бу урынны видеога төшерә. Инстаграмда биш кисәк видео урнаштырган.

"Уйнап сөйләшкән сүздән ниндидер начар әйбер чыгардылар. Юлда җәнлекме, чүпрәкме ята иде. Чүпрәк булгач, шаярттык инде. Фирдүс аны соңыннан читкә алып куйдым диде. Аның хайван түгел икәнен күрәсем килә", - ди видеосында Гүзәл һәм юл читендә теге "чүпрәк"не эзли башлый.

Чүпрәк чыннан да табыла.

Гүзәл инстаграм аркылы мөрәҗәгать итә: "Менә күрәсезме, дуслар, сез Фирдүс белән миңа нахакка шундый начар сүзләр җиткердегез. Мин Ходай Тәгаләдән сорыйм, миңа начар сүзләр җиткергән кешегә Ходай Тәгалә үзе шундый сүзләр җиткерсен иде", - ди Гүзәл.


Кичә бу хәлдән Фирдүс Тямаев да гафу үтенгән иде. Ул исә чүпрәк турында түгел, хайваннар турында сөйләде. Фирдүснең сөйләвендә "чүпрәк" дигән бер сүз дә юк. 

"Гүзәл Уразова белән шаярып видео куйган идек, журналистлар язып тутырганнар, "ике артист җәнлекне мыскыл итеп көлә, иманнары юк" дигәннәр. Кемнәр минем шаяруны аңлый, алар аңлаган. Без бит юлда кафега керсәк, "бу эт итеннәнме, песи итеннәнме" дип шаяргалыйбыз. Бу да шундыйрак шаяру иде. Бәлки минем шаяруым урынсыз да булгандыр. Кемнәр шаяруны аңламый, мин Гүзәл исеменнән дә, үз исемемнән дә гафу үтенәм", - дип сөйли Фирдүс.

Тямаев үзенең этләр, песиләр яратуын әйтә. "Мин аларны һәрвакытта да ашатам, эчертәм, алар белән аралашам, танышам, сөйләшәм", - ди ул.

"Өемдә ау мылтыгы бар, минем аңардан бер тапкыр да атканым юк, чөнки мин тавык суярга да куркам. Шуңа күрә берүк мине дөрес аңлагыз. Бу шаяру гына булды", - ди Фирдүс Тямаев.

Халыкның "җәнлекләрне мыскыллаганнар" дигән сүзенә Фирдүс каршы килә. "Без аны таптатмадык, өстендә биемәдек, өстенә басып җырламадык, типкәләп йөрмәдек, ахырдан без аны әле алып та куйдык", - дип сөйли ул.

"Язуын язганнар... Тик бер дә ике ел элек абыемның сарае янганда, сарайга кереп, ике сарык белән этне коткарганны бер дә язмаганнар. Исән-сау булыгыз, аңлавыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт", - дип тәмамлый сүзен Тямаев.

Шулай да бер сорау туа: чүпрәкме, җәнлекме? Сез ничек уйлыйсыз?

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Добрый вечер уважаемые подписчики! Прошу прощения за 2 дня гастрольного графика пришлось проехать свыше 2000 км, не смогла своевременно ответить. 25 октября проезжая по автодороге мы случайно встретились с Фирдусом и решили остановиться. Общались и, отойдя немного в сторону, захотели снять видеопривет для наших подписчиков. Потом увидели то, что Вы видели. Сначала мы подумали, что это сбитый зверь, но, подойдя ближе, поняли, что это кусок какого-то материала, вздохнули на радости, а Фирдус, продолжая тему, просто подшутил. Фирдус очень популярный артист, шоумен, юморист татарской эстрады и мы давно привыкли к его шуткам. Я тоже ничего плохого на тот момент не подумала. Почему мы удалили видео? Потому что разные паблики в соц сетях начали по-своему интерпретировать данное видео. В конце концов начали писать, что мы с Фирдусом сбили кошку или собаку, курицу и т.д. В соц сетях раздувают скандалы, пиарятся на негативе и направляют верящих им людей на обсуждение того, чего никогда не было. Ни одна кошка от моих рук и Фирдуса не пострадала. Посудите сами, стал ли здравомыслящий человек снимать видео после того, как случайно сбил животное? Никогда! Нормальному человеку это бы снилось в кошмарах и он постарался забыть об этом поскорее. А тут, из-за непонимания нашего языка, СМИ раздули такое, что мы просто сидим в шоке. Я многодетная мать, люблю животных и считаю бесчеловечным смеяться над любым мертвым существом и, честно, была очень удивлена реакции после публикации видео. Столько негатива посыпалось на меня и семью… желают смерти, разве это человечно? Да, мой коллега неудачно пошутил, а я глупо посмеялась. Смех часто защитная реакция от того плохого, что твориться в мире. Я согласна, что поступила неправильно, не понимая, что незнающие татарский люди заинтересуются этим видео и поймут все так, как захочет СМИ. Мы сегодня специально проехали свыше 800 км, чтобы на месте рассказать,показать как все было на самом деле. Я прошу прощения у всех кого это видео как нибудь задело.Еще раз прошу прощения у своих любимых подписчиков, которым приходится читать "эти комментарии" от непонимающих ситуации людей. Мира всем !

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100