Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Өч бала анасына болай ярыймы?" Фирдүс Тямаев белән Гүзәл Уразова юлдагы хайван үләксәсеннән көлгән

"Өч бала анасына болай ярыймы?" Фирдүс Тямаев белән Гүзәл Уразова юлдагы хайван үләксәсеннән көлгән

news_top_970_100
"Өч бала анасына болай ярыймы?" Фирдүс Тямаев белән Гүзәл Уразова юлдагы хайван үләксәсеннән көлгән
Фирдүс Тямаев белән Гүзәл Уразова юлда яткан хайван үләксәсе янында видеога төшеп, челтәргә куйганнар. Моны күргән кешеләр шаккаткан. "Өч бала анасына болай ярыймы", дип тәнкыйтьлиләр. Бу турыда "Вечерняя Казань" сайты язып чыкты.

Гүзәл Уразова инстаграмга куйган роликта алар Фирдүс белән бергә юлда басып торалар. Алар янында әллә төлке, әллә эт үләксәсе ята. Артистлар көлешә.

"Шашлык ясарга өлгермәдек", - ди Гүзәл.

"Үзегез беләсез, гастрольгә барабыз, ашыйсы килә. Шуңа күрә Гүзәл белән тукталдык", - ди Фирдүс.

"Сөйләмә инде, кеше ышандырырсың", - ди Гүзәл. 

Видеоны 100 меңнән артык тапкыр караганнар. Артистларның юморын күпләр аңлап бетермәгән.  

"Бер кызыгы да юк, кошмар", "Сорарга да оялам инде, монда кайсы җире кызык соң?", дип ачулана инстачылар.

"Юлда бәрдереп киткән хайван, ә сезгә кызыкмы? Коточкыч. Аннары балалар песиләрне, этләрне үтерә дибез", дип тәнкыйтьлиләр. 
 


Берничә сәгатьтән бу комментарийларны юкка чыгарганнар. 

"Ул бит популяр шәхес, аның 450 мең язылучысы бар, өч бала анасы, аңа яшьләр дә охшарга тырыша, болай эшләргә ярамый, ул үрнәк булырга тиеш. Бөтен негатив комментарийларны бетерәләр, минекеләрен дә шул исәптән, ә видеоны алып атарга намусы кушмый. Бу нормальме? Хайван үләксәсеннән көлгәнне нигә бөтен кешегә күрсәтергә", - дип сөйләгән Гүзәл Уразованың язылучысы Рифат Каюмов "Вечерняя Казань" сайтына.

"ВК" хәбәрчесе Гүзәл Уразова белән элемтәгә керә алмаган. Аның концерт директоры артистның эше бик тыгыз булуын, биш минут та сөйләшә алмавын әйткән.

"Гүзәл Әскәровна хайваннан көлмәгән, ул бу турыда берни дә әйтмәгән, әле киресенчә, Тямаевка алай әйтергә ярамый дигән", - дип җавап биргән Руслан исемле директор, ул фамилиясен әйтүдән баш тарткан.

"Сезнең ни эшегез бар? Телефоннан паспорт белешмәсен дә әйтергәдер бәлки", - дигән бу кеше.

Бераздан бу видеоны инстаграмнан алганнар.

"ВК" хәбәрчесе Фирдүс Тямаев белән дә аралашкан. Ул шашлык турында сүзләр шаярту булуын, аны бөтен кеше дә аңламавын әйткән.

"Мин башта хайван үләксәсен күрмәдем, Башкортстанда трассада туктаган идем. Концерттан соң, тамашачыларга мөрәҗәгать яздырырга җыендым. Анда матур таулар", - дигән Фирдүс.

"Шунда Гүзәл Уразованы очраттым. Юлда хайван үләксәсе күрдек, шаяртып алдык. Бу шаярту бит. Кафега кереп, шашлык нидән ясалганын сорагач, эт яки мәчедән дип җавап бирәләр бит. Менә мин дә "о, шашлык" дидем. Гүзәл шуннан көлде. Мине белгән кешеләр, минем шаяртуларымны аңлый, белмәгәннәргә теләсә ни язып утырырга инде, мин моңа игътибар итмим", - дигән Фирдүс.

Роликны яздыргач, Фирдүс хайван үләксәсен юлдан алып ташлавын да әйткән.

"Минем машинада шундый очраклар өчен перчатка, пакет бар. Мин, гомумән, хайваннарны яратам, этләр белән атларны бигрәк тә", - дигән артист.

"Әгәр алар үләксәне юлдан алып ташлау өчен туктаса, бу бер хәл. Әгәр моннан "хайп" ясасалар, бу - кыргыйлык. Видеода артистлар үзләрен чын йөзен күрсәтте, бу роликта нинди булсалар, алар тормышта да шундый. Тамашачылары кумирларының нинди икәнен белеп торсын", - дигән «Зоозабота» оешмасы рәисе урынбасары Майя Кренгель.

Хәзерге вакытта әлеге видео инстаграмда артистларның сәхифәсендә юк. 

Фирдүс Тямаев сәхифәсендә юлда очрашу турында видео бар. Башкортстан трасасында төшерелгән кадрларда Фирдүс үзе, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов бергә эшләгән чакларын искә ала. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100