Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев хайван үләксәсеннән көлгәне өчен үзе һәм Гүзәл Уразова исеменнән гафу үтенде

Фирдүс Тямаев хайван үләксәсеннән көлгәне өчен үзе һәм Гүзәл Уразова исеменнән гафу үтенде

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев хайван үләксәсеннән көлгәне өчен үзе һәм Гүзәл Уразова исеменнән гафу үтенде
Кичә "көн геройлары" Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев белән Татарстанның халык артисткасы Гүзәл Уразова булдылар. Аларның юлда яткан хайван үләксәсе турында төрттерүле-көлкеле сөйләшүе язылган видео матбугат чараларын, телеграм каналларны айкады. 

Гүзәл Уразова инстаграмга куйган роликта алар Фирдүс белән бергә юлда басып торалар. Алар янында әллә төлке, әллә эт үләксәсе ята. Артистлар көлешә.

"Шашлык ясарга өлгермәдек", - ди Гүзәл.

"Үзегез беләсез, гастрольгә барабыз, ашыйсы килә. Шуңа күрә Гүзәл белән тукталдык", - ди Фирдүс.

"Сөйләмә инде, кеше ышандырырсың", - ди Гүзәл. 


Тик күпләр артистларның юморын аңлап бетермәгән.

"Бер кызыгы да юк, кошмар", "Сорарга да оялам инде, монда кайсы җире кызык соң?", дип ачулана инстачылар.

"Юлда бәрдереп киткән хайван, ә сезгә кызыкмы? Коточкыч. Аннары балалар песиләрне, этләрне үтерә дибез", дип тәнкыйтьлиләр. 

Бүген Фирдүс Тямаев үз гамәлен аңлатырга булган. Инстаграмга яздырып элгән видеосында ул үзе һәм Гүзәл Уразова исеменнән гафу үтенә. 

"Гүзәл Уразова белән шаярып видео куйган идек, журналистлар язып тутырганнар, "ике артист җәнлекне мыскыл итеп көлә, иманнары юк" дигәннәр. Кемнәр минем шаяруны аңлый, алар аңлаган. Без бит юлда кафега керсәк, "бу эт итеннәнме, песи итеннәнме" дип шаяргалыйбыз. Бу да шундыйрак шаяру иде. Бәлки минем шаяруым урынсыз да булгандыр. Кемнәр шаяруны аңламый, мин Гүзәл исеменнән дә, үз исемемнән дә гафу үтенәм", - дип сөйли Фирдүс.

Тямаев үзенең этләр, песиләр яратуын әйтә. "Мин аларны һәрвакытта да ашатам, эчертәм, алар белән аралашам, танышам, сөйләшәм", - ди ул.

Шуннан соң Фирдүс кисәк кенә... мылтык турында сөйли башлый.

"Өемдә ау мылтыгы бар, минем аңардан бер тапкыр да атканым юк, чөнки мин тавык суярга да куркам. Шуңа күрә берүк мине дөрес аңлагыз. Бу шаяру гына булды", - ди Фирдүс Тямаев.

Халыкның "җәнлекләрне мыскыллаганнар" дигән сүзенә Фирдүс каршы килә. "Без аны таптатмадык, өстендә биемәдек, өстенә басып җырламадык, типкәләп йөрмәдек, ахырдан без аны әле алып та куйдык", - дип сөйли ул.

"Язуын язганнар... Тик бер дә ике ел элек абыемның сарае янганда, сарайга кереп, ике сарык белән этне коткарганны бер дә язмаганнар. Исән-сау булыгыз, аңлавыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт", - дип тәмамлый сүзен Тямаев.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100