news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев белән Гүзәл Уразованы җәзага тартуны сорап, имза җыю башланган

Җырчыларны юлда бәрелеп киткән хайваннан көлүдә гаеплиләр.

news_top
Фирдүс Тямаев белән Гүзәл Уразованы җәзага тартуны сорап, имза җыю башланган
"Кеше булуны югалту аздан - көчсез һәм яклаучысызларга кызгану югалудан башлана. Видеодагы ике кеше - танылган һәм күпләр яраткан шәхесләр. Әмма бу аларга юлда мәчене таптатып үтерергә һәм аннары шуны видеога төшереп, бу темага көлүгә комачауламаган.

Бүген яклаучысыз хайваннарны таптаталар, иртәгә кешене таптатулары бар. Һәм аларның шаяртулары ихлас һәм шаян булачак. Бернинди курку да, оят та юк - ике "артист" та бу видеоны профильләренә элеп куйганнар", - дип язылган петициядә.

Петициядә имза җыеп, Гүзәл Уразова һәм Фирдүс Тямаевны җаваплылыкка тартырга өндиләр. "Халык һәм атказанган артист исемен күтәргән һәм халыкка тәэсире булган кешеләр үз сүзләрен һәм адымнарын үлчәргә тиеш", - диелә өндәмәдә.

Гүзәл Уразова инстаграмга куйган роликта алар Фирдүс белән бергә юлда басып торалар. Алар янында әллә төлке, әллә эт үләксәсе ята. Артистлар көлешә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар