Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фатасы да бар: Винарис Ильегет һәм Лилия Хәмитова ситса туйларын бик күңелле бәйрәм иткән

news_top_970_100
Фатасы да бар: Винарис Ильегет һәм Лилия Хәмитова ситса туйларын бик күңелле бәйрәм иткән

Татар эстрадасы артистлары Винарис Ильегет һәм Лилия Хәмитованың гаилә коруларына 1 ел тулып куйган. Гаилә якыннары белән бергә ситса туйны бәйрәм иткән.

Узган елның 14 августында артистларның туе булган иде. Туй алдыннан 1 көн кала рәсми рәвештә язылыштылар. Римма Никитина, мәсәлән, туйда була алмаган икән, ә хәзер «югалган кыз кайткан» һәм кунакларның күңелен дә күргән.

«Лилия апа «маманя» мине каршы алды, бүген «туса» була. Туйга эләгеп булмаган иде, әмма «годовщинага» килдем», – дип сөйли Римма Никитина социаль челтәрдә.

«Аллаһка шөкер, кызыбыз булды «годовщинада», – дип елмая Лилия Хәмитова.

Римма Никитина урнаштырган видеоларда Винарис һәм Лилия халык арасыннан, кияү белән кәләш кебек, бер кәрзин чәчәк тотып узалар. Лилиянең башында фата да бар.

Бәйрәмдә Нурзадә дә булган. «Винарис белән Лилиянең ситса туйларында», – дип фото урнаштырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100