Лилия Хәмитова Винариска кияүгә чыгуы турында: «Әни: «Җүләрләндеңме әллә», – диде»
«Син – минем кадерлем, мин – синең бәгырең, мәхәббәт шушыдыр, шушыдыр» дип җырлаучы Лилия Хәмитовага Винарис Ильегет тәкъдим ясады. «Интертат» Лилия Хәмитова белән сөйләште.
«Юк, дип әйтергә өлгереп була»
Лилия апа, Винарисның тәкъдим ясавын көткән идегезме?
Күз алдына да китермәгән идем. Бу – минем өчен көтелмәгән вакыйга. Үз аңыма менә әле генә киләм. Аннан соң, мин – «холостяк со стажем» бит, шуңа бераз гаилә кору куркыта да. «Әйе» дип, дөрес адым ясадым микән, дип уйлап йөрим. Хәзер бит инде 18 яшьлек улым бар, тиздән оныклар көтү яшенә җитәчәкмен. Ә Винарисны инде ничә еллар бары тик дус итеп кабул итә идем. Миңа аның янында гел уңайлы. Бәлки, аңа ышанып, аның артыннан барырга кирәктер. Кем белгән, барысы да яхшы булыр, бәлки. «Юк» дип әйтергә гел өлгереп була ул. Шуңа күрә ризалаштым. Әле бүген кабат сорадым, аның ниятләре бик җитди икән.
Сезнең арада берни булмадымы әллә бу еллар дәвамында?
Юк, бары тик дуслык. Аның миңа яратуын әйткәне булгалады, тик минем ул сүзләргә, төптән уйлап, игътибар иткәнем юк иде. Мин Винарисның ышанычлы кеше булуын гына беләм. Әле ул миннән яшьрәк тә бит, бәлки, шуңа күрә аңа ир-атка кебек караганым булмагандыр.
Ул сезне бәхетле итә алыр микән?
Яшәп карамыйча, белеп булмый шул. Бәхетле итәм, дип, әллә ниләр вәгъдә итүче берәү бәхетле итә алмады менә. Шунысы куанычлы: бәхет дип белгән шушы мәхәббәттән улыбыз туды. Ярый әле аны тапканмын, дим. 34 яшемдә әни булдым. Кияүгә чыкмасам да, яраткан кешемнән бала табачакмын, дия идем. Менә шулай булды да.
Улыгыз Әмир бу вакыйга турында нинди фикердә?
Улым бер шул 3-4 сыйныфларда укыганда, без аның белән сөйләшеп алган идек. «Мин кияүгә чыксам, ни диярсең микән?» – дип сорагач, ул: «Үз әтием бар бит», – дип елаган иде. Шуннан соң мин бу теманы бик кузгатмадым. Ул үзе, үсә төшкәч: «Әнием, син бит шундый чибәр, ник син үзең генә?» – диде. Үземнең дә уйланганым була иде: булган хатын мин, тугрылыклы. Ир-атлар сүз башларга куркалар иде. Ә хәзер улым бары тик шатланды гына. «Ниһаять», – диде.
Сез көчледер.
Мөстәкыйль шул мин. Күпчелек ирсез яшәдем. Артист хатын-кызны ирләр үзләренә бик якын китермәскә тырыша бит. «Клеймо» куйган кебек. Артист кешегә кияүгә чыгармын, дип уйлаган идем, яшьлегемдә андый кеше очрамады. Мин артист булуны сайладым, шәхси тормышым икенче планга күчте. Хәзер менә, 50не тутыргач, ул яктан да бәхетле буласым килә. Тик: «Әйе», – дисәм дә, иртәгә үк күченеп китәм дигән сүз түгел. Анда ничәмә-ничә халык алдында: «Юк», – дисәм дә, дөрес булмас иде. Барысын да уйлап бетерергә кирәк.
Әниегез ни диде?
Ул шок хәлендә. Юбилейга дип киткән кеше балдак киеп кайтсын әле. «Җүләрләндеңме?!» – диде. Шулай да улым үсте, хәзер үзем өчен дә яшәр вакыт җиткәндер. Әни үзе дә: «Яшьлектә үтә ул, олыгайганда бер кеше кирәк», – дия иде. Ул олыгаю чоры җиткәндер, дим.
Ул авырый, шулай бит?..
Әнидә – яман шеш. Әле менә ковид белән авыргач, химия алырга рөхсәт итмиләр. Аллаһка шөкер, йөреп тора, без бер-беребезгә иптәш. 76 белән бара инде.
Яшәгәндә мәхәббәт кирәктер бит?
Винарис миңа күптәннән гашыйк булып йөргән. Аңлатасы килгән, тик мин генә аны аңлый белмәгәнмен. Ни генә дисә дә, шаяруга бора идек. Кичә дә көлдек, ә ул җитди итеп сөйләшә икән. Серләребез дә уртак булды, без – бик якын дуслар. Гаилә тормышы гел җиңел генә булмый. Мин талашырга бер дә яратмыйм. Хәтта улымның әтисе белән бәхәсләшә башласак: «Бүген синең белән сөйләшә торган көнем түгел икән», – дим. Юл куя белү кирәк.
Башкаларга еш «юк» дия идегезме?
Әйе, бик якын китерми идем. Сүз башлаучылар, теләк белдерүчеләр булгалады. Әмма, «бер пешкәч, салкын суга да өрә башлыйсың» дигән кебек, бик ышанып бетми идем.
Улыгызның әтисе рәнҗеттеме сезне?
Төрлечә булды. Алар бик яхшы аралаша. Мин кияүгә чыксам да, берни үзгәрмәячәк. Улым хәзер буй җиткән егет инде.
Аны яраттыгызмы?
Яратканмындыр инде. Бала таптым, шөкер. 50дә дә кияүгә чыгып була, тик бала табып кына булмый. Яшем дә бара иде инде. Мин бит эстрадада да соң күрендем. Үткән вакыт беркайчан да файдага булмый ул. Яшьрәк чакта ул гастрольләр алай ук арытмый иде. 3 сәгать концерт бирү – минем өчен бернәрсә түгел, ә менә юлы арыта. Мин әле дә җырлыйм. Күпләр, телевизордан күренмәгәч, мине югалган дип уйлый, бу алай түгел, гел гастрольләрдә йөреп торабыз.