Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винарис Ильегет: «Туебыздан пиар ясыйсым килми»

Винарис Ильегет белән Лилия Хәмитова – кияү белән кәләш.

news_top_970_100
Винарис Ильегет: «Туебыздан пиар ясыйсым килми»

Кичә үзенең туган көнендә Винарис Ильегет җырчы Лилия Хәмитовага тәкъдим ясады. Без Винарис белән элемтәгә кердек.
«Без 27 ел дәвамында дуслар булдык. Яшь чакта аның җырларына гашыйк булган идем. Бу еллар дәвамында без бер-беребез өчен терәк булдык. Хәзер яшь егетләр кебек гашыйк булдым дип әйтә алмыйм. 45тә баш белән күбрәк уйлыйсың ул. Лилия – минем өчен бик якын кеше», – ди Винарис.
Лилия Хәмитова Арчада яши. Ул әнисен карый. «Әлегә кайда яшәячәгебезне төгәл белмибез. Мин дә, бар эшемне ташлап, Арчага кайтып китә алмыйм. Лилиягә дә әнисен карарга кирәк. Әнисен күчерергә микән, дип тә уйлаган идек, тик ул гомер буе үз нигезендә яшәгән, бик күчәсе килми», – ди кияү-балакай.

Хәмитованың улы Әмир бу яңалыкны уңай кабул иткән. «Лилия юбилейдан соң Арчага кайтып китте. Улына кулларын күрсәтеп: «Ни күрәсең?» – дигән. Улы маникюрын гына күргән башта, аннан соң йөзеккә игътибар иткән. Минем тәкъдим ясавымны белгәч, «классно» дигән. Менә хәзер барысын да хәл итәргә кирәк. Сораулар бик күп!» – дип сөйли Винарис.

Балдак артык кыйммәт булмаган. Лилия көмеш ярату сәбәпле, йөзек тә көмештән. 
Никах турындагы соравыма Винарис: «Мин православие динендә шул», – диде. Туй турында да төгәл җавап булмады. «Бу адымым пиар түгел! Туебыздан да пиар ясыйсым килмәячәк. Миңа – 45, Лилиягә – 50. Без яшь кәләш белән яшь кияү түгел инде», – диде җырчы. 

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 14 март 2023
    Исемсез
    Улымны 34 яшьтэ таптым, дип яза Лилия. Хэзер ана 18 яшь, ди, ничек 50 яшь була сон ана? Ошап бетмэде бердэ,,куклэрдэ язылган никах тугел бу.
  • 14 март 2023
    Исемсез
    Туйда юк, никахта укытмыйлар. Нинди ойлэнешу инде ул!? Узлэрен истэ калдыру эчен уйлап тапканнар. Тиге юлы ислам диненэ кучтем диеп язганнар иде, инде хэзер "мин христиан" дигэн.
  • 14 март 2023
    Исемсез
    Пиар ясыйлар инде, урыс артистлары кебек. Бик " килешэ " инде.
  • 13 март 2023
    Исемсез
    Цирк) Смешно, конечно, смотреть на это.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100