Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винарис Ильегет һәм Лилия Хәмитова туе: мәҗлестә бәйрәм иткән артистларны яклау кыйссасы

Лилия Хәмитова белән Винарис Ильегетнең кызыл туйларыннан «Интертат» журналисты репортажы. Туй үпкәсез булмый инде ул...

news_top_970_100
Винарис Ильегет һәм Лилия Хәмитова туе: мәҗлестә бәйрәм иткән артистларны яклау кыйссасы

Мәхәббәттә кануннар юк, диюләре дөрестер. Бу кануннар исемлегенә яшь категориясе дә керәдер. Сез ышанасыз микән, белмим, мин олыгаеп барган чорда да үз кешеңне очратырга мөмкин булуына ышанам. Кичә Казанда Винарис Ильегет белән Лилия Хәмитованың туйлары үтте. Гөрләттеләр, малай. Туй бетсә дә, таралышмадылар. Анда мин дә булдым, тәмле ризыкларын да ашадым, чәй белән компотларын да эчтем. Сүз уңаеннан, компотларны Лилия үзе япкан булган икән. Уңган килен!

Тантаналы өлеш

Лилия белән Винарис туй алдыннан 1 көн кала рәсми рәвештә язылышкан иделәр. Алар ЗАГСка, шаһитларын ияртеп, икәүләшеп барды. Шаһитлар дигәннән, Рафаэль – Динә Латыйповлар туйның үзенә килмәгәннәр иде. Әллә без яшь пар өчен сөендек инде, туйлары безсез үтсен, дигәннәр, әллә башка сәбәпләр килеп чыкканга күрә килмәгәннәр – монысы безгә ачык түгел. Гомумән алганда, туйга килми калучылар булмады түгел. Әйтик, безнең өстәлдә Резидә Шәрәфиева, Әлфинә Әзһәмова кебек җырчылар утырачагы көтелә иде.

Резидә ханым бер 3-4 ел миңа интервью бирми. Берсендә, бирәм-бирәм, дигән иде югыйсә, аннан кабат югалды. Хәзер шалтыратсам да, алмый. Әһә, минәйтәм, бер өстәлдә туйлап утырсак, интервью бирүгә ризалашып та куюы бар, дип өметләнеп килгән идем. Барлык өметләрем чәлпәрәмә килде, туйның бар гаме бетә язды.

Ярый янымда Диана Тәҗетдинова бар иде, тик ул салгалады. Салгалаган кешедән интервью алу минем кебек намуслы журналистларның гамәле түгел инде дип, әңгәмә кормадым. Анда әңгәмә корырлык бер артист та юк иде... Чулпан Юсуповадан, Ландыштан кала. Бетте бугай кебек. Гаеп атуым түгел: туйга килгәннәр ич. Артистлар да, пар өчен сөенеп килгән башка кунаклар да туйның кимен куймады, шөкер.

Кунаклар барысы бергә бер 200 кеше булгандыр. Күңеле киң булганнарның дуслары да күп шул аның. Лилиянең бертуганнарына да сокланып алдым. Сөйкемле кешеләр, татарчасын да матур бииләр.

Туй танталаны өлештән – регистрация өлешеннән башланып китте. Аны Ильвира Хамматова алып барды. Ул үзе дә әле, билгеле булганча, күптән түгел сөйгәне белән никахлашты. Туйның башында җырчының ире күренмәде. Бер мәлне ул банкетлар залына керде дә, алар бераз кунак булып алдылар да, икәүләп чыгып киттеләр. Кунак буларак утырмадылар да диярлек. Үз туйларына әзерләнәләрдер.

Винарис белән Лилиянең танышу тарихын бәян итеп алыйк. 1998 еллар. Винарисның (ул вакытта әле ул Виталий Блехер) Пермь якларында концертлар оештырып йөргән чоры. Кассетадан Лилия Хәмитованың җырларын тыңлап, тавышына мөкиббән киткән Виталий Лилияне дә Пермьгә җырчы буларак чакыра. Бер төркем җырчылар – Флера Сөләйманова, Фәрит Хатыйпов, Лилия Хәмитова һәм башка җырчылар Пермьгә юл тота. Лилия Виталийга шаяру катыш җитдилек белән: «Мине чәчәкләр белән каршы алырга онытма», – дигән сүзләрен Винарис тормышка ашыра. Әле каршы алганда, башта күзе белән кара чәчле Лилияне эзли ул, чөнки Лилия фотоларда «брюнетка» булган, ә аның каршына сары чәчле Лилия килеп баса. Өйләнешүче парның танышуы менә шулай була.

Никахны рәсмиләштерү өлеше ике телдә барды. Кәләш белән кияүдән парлы тормышка аяк басу өчен ризалыклары соралды, балдаклар кидертелде, имзалар куелды һәм никах рәсмиләштерелде. «Мәхәббәтегезне саклап-яклап яшәгез», – диде Ильвира Хамматова, тәмамлап. Таныклыкны Винарис үз кулларына алгач, алып баручы: «Винарис, аны хатын-кыз сакларга тиеш. Тоттыр Лилиягә», – диде. Винарис гаиләдә кем баш икәнен бер йодрык белән генә күрсәтте, малай. Туйның бу өлеше театральләштерелгән булса да, анда барыбер ниндидер бер романтика бар: вәгъдә сүзләре, янган күзләр, хатирәләр һәм яңа өметләр...

Туй өлеше

Туй алдан ук әзерләнеп куелган видеоязмадан башланды. Лилия белән Винарисның мәҗлескә ничек әзерләнүен күрсәттеләр. Икесе ике фатирда уянды, чәй эчтеләр, Винарис башта ике аягына ике төрле носки киде, аннан соң ашык-пошык чыгып китәргә җыенды, ә Лилия исә, әкрен генә шәрәб чөмереп, әзерләнде, Казанның бер почмагында алар күреште... Һәм менә парлар залга керде, барысы да дәррәү килеп алкышлады.

Туйны Илмир Ямалов белән Ләйсән Ветрова алып барды. Алар икесе дә яхшы, менә дигән алып баручылар. Әмма дуэт булып эшләүләре миңа әллә ни ошап җитмәде. Ләйсәннең көр мишәр тавышы контрастында Тукай районы егете, курайда өздереп уйнаучы Илмирның тавышы күләгә астында калган кебек була иде. Ләйсәннең бертуктаусыз: «Тынлык», «Тссс», – дип кунакларга әйтеп торуы ни турында әйтсен инде: димәк, син алып баручы буларак, бәйрәмгә килгәннәрнең игътибарын үзеңә җәлеп итә алмыйсың. Туй бит инде ул бер төркем кебек. Мәҗлеснең төп капитаны – алып баручы. Алып баручы артистларны игълан итә, алып баручы сүз бирә, алып баручы уеннар үткәрә.

Аннан шушы: «тишина» сүзеннән соң мин үземне бер мәлне туйда кебек түгел, ә берәр завод җыелышындагы кебек хис итеп алган идем. Ләйсән Ветровада харизма бар – бу «плюс».

Кунакларның кайберсе туйда утыруын, алып баручы сүзенә колак салырга кирәк икәнен онытып җибәрә инде кайчак, әйе. Салгалаган кешенең теле дә ачыла бит инде аның. Өстәвенә, туй үткән зал озынча, яшь парлар уртада утыра, ә кунаклар – парның ике ягында. Алып баручылар туйның төп геройларына карап сөйли, ә арттарак утыручы кунакларга ул сүзләр барып та җитмәскә мөмкин. Бәлки, шуңа да базардагы кебек мытыр-мытыр ләчтек сатып утыручылар булгандыр.

Ямаловка бер сүз әйтеп булмый. Бүгенге көнне ул – Татарстанда гына түгел, татарлар яшәүче башка төбәкләрдә дә иң популяр дип саналган алып баручыларның берсе. Реклама булсын әле. Телефон номерын шалтыратып сорарсыз.

Әле онытып торам: туй операдан башланды бит! Винарис ягыннан килгән кунак «Хабанера» (Ж.Бизеның «Кармен» операсыннан) ариясен башкарды. Бу да –үзенә күрә бер үзенчәлекле як, кайсы туйның ариядән башланганы бар иде әле?

Үзебезнекеләр арасыннан Гүзәлия, Таишевлар гаиләсе, Чулпан Юсупова һәм башкалар җырлады. Лилия Хәмитованы таныткан җырчыларның берсе – «Дулый буран» да башкарылды. Аны Лилия яшь җырчы Руслан Трапезников белән җырлады. Хәмитованың яңа җырларын күптән ишеткәнем юк иде. Гүзәлия аңа яңа җыр язып биргән. Бу җырның премьерасы да нәкъ менә туйда булды.

Кәләш букетын аттылар. Аны, ялгышмасам, Лилиянең Рамилә исемле дус кызы тотты. Рамилә апага дим инде, шул бер 45ләр бардыр. Лилия 53 яшендә кәләш булып балкыды бит, Рамилә апа да бер туй күлмәген кияр әле!

Ир-егетләр арасыннан да кайсысы киләсе булып камыт киячәген билгеләделәр. Әле, минсиңайтим, кәләш аягындагы «повязканы» Винарис теше белән салдырды. Бер дә яшь парлардан ким түгел парыбыз.

Артистларны яклыйм

Бер дә шелтә белдерүем түгел. Бер өстәлдә утырган килеш, бергә «әче» кычкырган килеш, бергә бокаллар белән чәкешкән килеш, шелтә белдереп утыру дөрес булмас. Кунаклар арасында җырчыларны бары тик артист итеп күрүчеләр генә дә бар иде. Мәсәлән, Ландыш белән фотога төштеләр, тыңлыйбыз сезне, диделәр. Кунакларга үтенечем бар: аларны артист буларак хөрмәт итүегездән туктамагыз. Алар туйда кунак буларак ял итте. Мәсәлән, Кариев театры артисты Фәнис Кәлимуллинның кунаклар арасыннан сайлап алынган бер хатын белән «нечкәлек билгесен» күрсәткәндә бөккәнен дә, Тинчурин теарты артисты Резедә Төхвәтуллинаның нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина белән кочаклашып биюен дә һәм башкаларны да – артистлар белән бәйле күренешләр дип кабул итмәгез. Ату кайберләре сәерсенеп, бераз шелтәләү белән караш ташлаштыргаладылар. Артистларны яклыйм, кыскасы!

Хәзер менә якладым-якладым да уйланып куйдым: әллә төрле исемнәргә лаеклы булган артистлар үзен тиешле дәрәҗәдә тотарга тиешләрме?.. Юктыр-юктыр, кунак буларак ял итәргә килгәннәр бит инде алар. Кунаклар ял итә белгәндә, туе да матур үтә аның. Илфат Камалиевлар, Фәнис Кәлимуллиннар матур утырды – мин боларны компанияләре белән бергә үз бәйрәмемә чакырыр идем. Ландыш белән Фәритне дә – елмаеп кына утырды алар. ...Тик бокаллар ватылмыйча тормады, бәдрәфне су басты, вино шешәсе дә ярылды – Винарисның кесәсенә әйбәт кенә бәргән инде бу туй, нишләтәсең... (мәҗлес Винарисның шәхси ресторанында үтте).

Аннан соң артистларны эчкән дип сөйлиләр инде менә. Вадим Захаров эчкәли, дип ишеттем әле мин. Хәния апаны хурлаганнар иде, хәтерлисезме? Миңа бу көннәрдә Салаватның лыкым исерек килеш утырган видеосын күрсәткәннәр иде. «Кызлар-пати» төркемендәге кызларны очралаштыргалаштырганда эчәләр, дип чәйниләр. Кая язылган соң ул «артист берәр сәбәбе булганда эчмәскә тиеш» дип? Укытучылар бәйрәмнәрдә спиртлы эчемлекне авыз итмиме? Табиблар? Эчү-эчмәү кешенең дөньяга карашларыннан, үз-үзенә билгеләгән приоритетлардан тора, ә нинди профессия әһеле булудан түгел.

Әлбәттә, һәр хезмәткәргә кагылган бер кагыйдә бар – эш урынында аек булу. Бетте. Артист сәхнәгә исерек килеш чыгарга тиеш түгел, табиб салган килеш дәваларга тиеш түгел, укытучы – укытырга. Артистларны яклыйм.

Торт ни турында иде соң?

Европадан килгән бер гадәт – туй тортын чыгару да булды. Тортта ясалган баллы сыннарны гына мин аңлап җиткермәдем. Кияү, ягъни безнең очракта Винарис, кәләшне, ягъни Лилияне, аягыннан тарта иде. Кулын сорап кайткан ич инде. Лилиянең әнисе хәер-фатыйхасын биргән. Ул үзе туйда була алмады, авырый, диделәр – бу хакта әле тагын язып үтәрмен. Кулыннан тотып, бусагандан атлап, чыгып киткән. Аягыннан өстерәп кая алып бара ул аны?! Мунчагадыр, күрәсең. Рәхәтләнеп, чабынсыннар. «Әйдә, кияү, мунчага, анда чәп-чәп итәрбез, тәмам чистарып беткәч, ятып бәү-бәү итәрбез!». (А.А.)

Әнисен язып үтәрмен, дигән идем. Лилиянең әнисенең килә алмавын белгәч, Винарис туйны үткәрмичә, Арчада бераз гына бәйрәм итәргә тәкъдим иткән булган икән. Үз әнисен югалткан Винарисның Лилиянең әниле булуының никадәр зур бәхет икәнен аңлавыдыр бу. Алып баручылар Винарисның әти-әнисен искә алганда, җырчы күз яшьләрен тыя алмады. Үз ресторанына да Винарис әнисенең – Маһирә исемен биргән.

Лилияне дә, Винарисны да туган җанлы кешеләр итеп күрдем. Туганнары берсеннән-бер матур сүзләр әйтеп, хәтта елап алдылар. Сүзе ихлас күңелдән әйтелгәндә генә, шатлыгы ихластан барлыкка килгәндә генә, күз яшьләре бәреп чыга бит ул. Афәрин! Лилия исә яшь кәләшләрдән дә ким булмады. Ихлас сөендем! Менә дигән егет тәрбияләп үстергән ул. Хәзер менә парлы гаиләдә үсәр егет. Аның бер интервьсында: «Минем дә бераз көчсез булыр вакытым җиткәндер», – дигән иде. Ир хатыны булу, төрле борылышларда терәк тою – зур бәхет инде ул. Бик бәхетле бул, кәләш!

Лилиянең әнисе, балаларны котлыйм дип, котлау сүзләрен язып җибәргән булган. Бу сүзләрне Винарис үз әнисеннән кабул иткән кебек тыңлап торды. «Бу дөньяда һәрбер җан иясе парлы итеп яратылган. Ике ялгызның бер-берсен табуы могҗизага тиң. Бәхетле булыгыз, бер-берегезнең бәхете өчен яшәгез, яшьнәгез. Мин бүген сезнең белән горурланам, сокланам. Чын күңелдән котлыйм сезне! Йортыгызда җылылык, иминлек, ямь телим. Туегызга килә алмаганым өчен ачуланмагыз», – дигән ул. (Ярый әле бу сүзләрне Ләйсән түгел, ә Илмир укыды...)

Винарис белән Лилия дә туй ахырында матур сүзләр әйттеләр, килгән кунакларга рәхмәт сүзләрен белдерделәр. Винарисның: «Без икебез дә – көчле кешеләр. Икебез дә бу тормышта күпкә ирештек. Һәр концертта, хәзер сәхнәгә легендар җырчы чыга, дип игълан итәм Лилияне. Ул бу сүзләргә лаеклы. Лиль, мин синең белән горурланам. Мин сине хөрмәт итәм һәм кадерлим. Син чыннан да миңа яхшы дус һәм коллега булдың. Хәзер син миңа күбрәк (игътибар) бирерсең дип уйлыйм. Лиль, мин шундый бәхетле. Хәзер минем яңа зур гаиләм бар», – диюен әле дә хәтерлим. Амин, диясе генә кала!

Туй күңелле инде ул! Әле Пермь якларында каз бәлешен пешереп алу килү йоласы бар икән, белми идем. Үзебезнең чәк-чәкләр, бавырсаклар да булды!

Винарис белән Лилия бер-берсенә чыннан да яратып карыйлар, аларның күзләре балкый, яна. Ихластан сөенеп кайттым. Барыбыз да бу тормышта иртәме-соңмы үз тиңнәрен тапсын иде. Бәхет телик яшьләргә!

«Мәхәббәт шушыдыр» җыры гына җырланмады. Ә мин көткән идем. Туйдан киткәч, кабат-кабат яшьләргә мәхәббәт, тигез гомер теләп, юлда тыңлап кайттым.

Комментарийлар (8)
Калган символлар:
  • 17 август 2023
    Исемсез
    Не в бровь, а в глаз!)))
  • 17 август 2023
    Исемсез
    Ул Хаматтовадан инстаграмда сургут подписчиклары көлә инде үзеннән 10 яшькә яшь малайны өйләндергәнгә, юган носкиларына кадәр төшерә...шуңа туйда утырмаган инде алар, ул иренә олылар арасында ни кызыгы бар))))
  • 16 август 2023
    Исемсез
    Пырдымсыз журналист
  • 15 август 2023
    Исемсез
    Молодец журналист
  • 15 август 2023
    Исемсез
    Так классно написано, как будто там была
  • 15 август 2023
    Исемсез
    Туры сузле булырга тырышкан имеш. Туры сузлелэрдэ бит сайлап кына, уйлап кына, кемген поддержкасы юк шунарга гына сузлэрен эйтэлэр.
  • 15 август 2023
    Исемсез
    Бик тэ тэрбиясез "журналюга"
  • 14 август 2023
    Исемсез
    Так Ильвира Хамматовамы или Эльвира Хамматова??
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100