Фәридә Исмәгыйлева: «Эндәшмичә калырга ярамаган урында шулкадәр кизәнмәсәк иде...»
Бер төркем журналистлар һәм театр тәнкыйтьчеләре Әлмәткә барып, Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Айдар Җаббаров куйган «Ат карагы» премьерасын карап кайттык. Туфан аганың варисы Әлфия Миңнуллинага рәхмәт – үзенең спектакльгә кертелгән кайбер үзгәртүләргә ризасызлыгы белән, спектакльгә кызыксыну тудырды. Аның ризасызлыгы турында Әлфия ханымның телеграм-каналыннан, «Интертат» электрон газетасыннан һәм «Ватаным Татарстан» газетасыннан укый аласыз. Шулай итеп, бер төркем булып, Әлмәткә юл тоттык. Арабызда Миләүшә Хәбетдинова һәм Әлфәт Закирҗанов кебек «азау ярган» тәнкыйтьчеләр, Мөршидә Кыямова, Регина Яфарова һәм Гөлинә Шәйхи кебек журналист/блогерлар, журналист/кинорежиссер Александр Далматов һәм Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша бар иде. Юлда безгә Асия һәм Әнвәр Маликовлар кушылды.
Мин спектакльне икенче тапкыр карадым. Ир-ат тамашачы минем белән ризалашмаса ризалашмас, әмма ошый миңа Әлмәт театры труппасының барлык ирләре катнашкан һәм сәхнәдә бер хатын-кыз заты да булмаган спектакль.
Юбилей алдында торган Әлмәт театрының алдагы планнары белән аның директоры Фәридә Исмәгыйлева таныштырды. Яңа гына премьера чыгарган театр тагын 2 спектакль әзерләп ята – репетицияләр бара.
«Ат карагы»н өченче тапкыр гына уйныйбыз. Бу әле спектакль тулысынча урынына утырды дигән сүз түгел», – дип кисәтеп куйды Фәридә Исмәгыйлева.
«Спектакль 10 уйнаганнан утыра», – дип сүзгә кушылды Фәнис Җиһанша.
«10га кадәр безгә күп эшләргә кирәк», – диде репертуарында 33 спектакле булган, әмма атнага 3-4 көн генә сәхнәсендә уйный алган Әлмәт театрының директоры.
Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: «Ат карагы» тирәсендә ниндидер сүзләр, төрле фикерләр һәм башкалар булды. Сезнең килүегез дә, бәлки, шуның белән бәйледер, кызыксынгансыздыр. Спектакльдә Туфан абый бар, ләкин режиссер Айдар Җаббаровның үз карашы бар, нәкъ ничек язылган – шулай куела алмый. Минем күпме еллар театрда эшләп, беркайчан да бер генә режиссерның да ничек язылган – шулай куелганын күргәнем юк. Тинчурин пьесаларын да тулысынча куябыз икән, залда 8 сәгать утырыр идек.
Спектакль турында төрле фикер булыр, ләкин Айдар бездә икенче спектаклен куйды. Айдар Җаббаров кебек талантлы егетләрне саклап торырга кирәк. «Безгә кил әле, бездә куй әле», – дип, аларның артыннан йөрергә кирәк. Мин беләм – аның белән хәзер бөтен театрлар кызыксына. «Айдар инде ул – безнеке» дә дия алам. Аның белән эшләве бик рәхәт. Артистлар аның тирәсендә бер төркем булып җыелышалар да нидер эшлиләр. Күмәк иҗат бит инде ул театр.
ххх
Без дә монда ниләрдер эшлибез – милләт өчен, кешеләр өчен дип тырышабыз, иҗат итәбез. Әлмәт театрына 80 яшь тула – Әлмәттә колхоз-совхоз театрының 1924 елның 20 мартында оештырылуы турында документлар бар. Беренче афишабыз да сакланган – Риза Ишморатның «Кайту» драмасы ул. Без бу датаны билгеләп үтәрбез, әмма ләкин юбилей кичәсе 31 октябрьгә билгеләнгән.
Ххх
Бу сезонны «Кызу сезон» дип атадык. Чөнки алда 7 премьера тора. Сезонны «Ат карагы» спектакле белән башлап җибәрдек. Сезон ачканда, яңартылган залыбызга презентация дә ясадык. «Татнефть» грантына яңа кәнәфиләр. Алдагыларына 19 ел булды – бик шыгырдыйлар иде. Синхрон тәрҗемә җайланмалары алдык, чөнки фестивальгә барсак та, гастрольләрдә дә наушниклар таратабыз, стационарда да наушникларсыз булмый.
ххх
Театр спектакльләр белән генә яшәми. Бу – тарихи үзәк. Без 3 көн стационар уйныйбыз – пәнҗешәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә. Укучыларга якшәмбе уйнавыбыз мөмкин. 33 спектаклебез бар. Шуның өчесе – тәрҗемә әсәре. Классикадан Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр»е гөрләп бара. Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде»се бара...
Ххх
Минем театр формуласы: мөнәсәбәт + зәвык. Театрда эшләгән бөтен кешенең театрны яратуы – мөнәсәбәт була инде. Театрны яратмаса, идән юучы да бездә эшли алмый. Андыйлар үзеннән-үзе этелеп чыгып китә. Андый хәлләр дә булды. Театрда эшләгән кешенең зәвыгы булырга тиеш – костюмер да, артист та, менеджер да зәвыклы булсын иде. Татар театрына зәвык җитми, ни кызганыч. Бик күп чәчәкле-чуклы зәвыксыз әйберне «татарча инде бу, безнеңчә» дибез дә, эләбез дә куябыз. Театр өлкәсендә эшләүче бер дустым: «Мин, аның каравы, халыкны җыям», – ди. «Туганкаем, җыйма син аны, бозма син аның зәвыгын», – дия идем. Бу мәсьәләдә бәхәсләшер урын күп.
Безне бер нәрсә берләштерә – без милләт дибез. Милләтебезнең алга китүен, чәчәк атуын телибез, элеккеге бөеклеген кайтарырга телибез. Әмма ләкин аңа бару юллары төрлечәрәк.
Элеккеге кадимчеләр һәм җәдитчеләр хәзер яңа кадимчеләр – җәдитчеләргә бүленде: бу – минем үз күзәтүләрем. Бер-беребезгә бик каты кизәнмичәрәк эш итсәк иде. Югыйсә, кирәкмәгән урында йә артык мактап ташлыйбыз, йә артык сүгә башлыйбыз. Кайчагында дәшмичә калу әйбәтрәк, ә эндәшмичә калырга ярамаган урында шулкадәр кизәнмәсәк иде...»
Әлмәт театрының 80нче юбилей сезоны проектлары:
Киләсе премьера 30 ноябрь, 1 декабрьдә көтелә. 20 ноябрьдән «прогон»нар башлана. Муса Җәлилнең «Алтынчәч» либреттосын бүгенге көнгә яраклаштырган Илгиз Зәйниев инсценировкасы буенча «Алтынчәч. Мирас» спектакле әзерләнә. «Милли драматург кирәк, дип, Илгизгә мөрәҗәгать иттек. Спектакльне Женовач укучысы Мурат Абулкатинов дигән егет куя. Шунысына да сөенәм – яктылык рәссамы, мин аны «бог света» дим – Евгений Ганзбург», – ди Фәридә Исмәгыйлева.
Икенче премьера 14 декабрьгә билгеләнгән. Театр артисты Резеда Хәйретдинованың «Киңәш кирәк» дигән пьесасын театр артисты Динар Хөснетдинов куя. «Резеда Хәйретдинованың каләме бар. Айдар Җаббаров кырында торып, «Ат карагы» спектакле өчен дә режиссерга кирәк сүзләрне ул язып биргән иде. Мин яшьләрнең иҗатка булган омтылышын искиткеч дип бәялим. Динар үзен режиссерлыкта сынап карый», – ди директор.
Әлбәттә, бөтен театрларның «урак өсте» булган Яңа ел тамашасын Әлмәт театры да чыгара. Аны театр артисты Энҗе Сәйфетдинова чыгара.
Әлмәттә яшәп иҗат иткән шагыйрь Рафаил Төхфәтуллинның тууына – 100 ел. Аның юбилей кичәсен Әлмәт театры әзерли. Кичә гыйнвар азагына билгеләнгән. Аны театр режиссеры Ильяс Гәрәев куя.
Әлмәттә яшәп иҗат итүче язучы, драматург Равил Сабырга 2024 елның башында 50 яшь тула. Ул – «Татнефть»нең мәгълүмати сәясәт идарәсенең корпоратив коммуникацияләр бүлеге мөдире. Театр, Равил Сабыр соравы буенча, аның Татар телендәге әдәби әсәрләргә ябык конкурсның «Роман» номинациясендә 3нче урын алган «Фәхрине үтереп ташладылар» әсәре буенча спектакль куярга җыена, драматург аны пьеса итеп тә язган. Спектакльне февральдә чыгарырга планлаштыралар, әлегә режиссер тәгаенләнеп бетмәгән.
Мартта Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» трагедиясен куярга Казахстаннан режиссер килергә тиеш. «Узган ел фестивальдә бер бик талантлы режиссер Алибәк Омирбекуглыны чакырып кайткан идем. Камал театры ул пьесаны күптән куясы иде, куелмый торгач, без тотынган идек. Аннары «Камал куя икән» дип ишеттек. Ркаил белән сөйләшеп, бездә дә куярга булдык», – диде Фәридә Исмәгыйлева.
Театр киләсе сезонда драматург Мансур Гыйләҗевның «Мисс Гүзәллек» комедиясенә алынырга уйлый. Театр Комедияләр лабораториясендә аның эскизын да эшләде. Эскизны чакырылган режиссер Дима Огородников әзерләгән иде. Театр спектакльне дә ул куяр дип өметләнә.