Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Федераль эзләүдәге Эльвира Мадиярова эчке киемнән фотосессия ясаган

news_top_970_100
Федераль эзләүдәге Эльвира Мадиярова эчке киемнән фотосессия ясаган

Элек телевидениедә «Җырлыйк әле» тапшыруын алып барган, хәзер «Frendex» пирамидасы эше буенча федераль эзләүдәге Эльвира Мадиярова тагын эчке киемнән фотосессия ясаган. 

Башта Эльвира язылучыларына яңа су коену костюмын күрсәткән. Анда да ул зур план белән гәүдәсенең бөтен «матур» урыннарын төшергән. «Җәйне түземсезлек белән көтәм. Бездә бүген болытлы, ләкин иң мөһиме – күңелдә кояш булуы. СПАга килдем менә, яңа көн башланыр алдыннан үземне күрсәтеп, барыгызның да «җенен чыгарыйм» дидем.

Әле минем эчке киемнән төшкән съемкаларым да булды. «Карарга ярамый торган» сторисларны әти белән әни күрә алмый торган итеп куйдым. Туганнар җиткерер, дип кенә борчылам. Ләкин бу – бик тә матур фотосессия, мин аны сезгә күрсәтмичә булдыра алмый. Һәр хатын-кыз үз тормышында бер тапкыр булса да эчке киемнән фотосессия ясарга тиеш», – дип, фотосессия процессыннан бер видео белән уртаклашкан. «Ирләрегезгә күрсәтә күрмәгез», – дип тә кисәткән хатын-кызларны.

Эльвира Мадиярованың «ачыктан-ачык» сериясеннән фотосъемкалары көн саен булып тора, ахры. Күптән түгел генә Эльвираның пляжда арт ягын күрсәтеп төшкән фотоларын куюы турында язган идек.

Эльвира Мадиярова хәзер гаиләсе белән Төркиядә яши. Элекке экраннар йолдызы, аның тормыш иптәше Айдар Мадияров һәм әтисе Тәбриз Әхтәмов «Frendex» пирамидасы эше буенча федераль эзләүдә санала. Күптән түгел Эльвира, мошенниклыкта һәм халыкны алдап акча эшләүдә гаепләнеп, «заочно» кулга алынды. Суд аның ирен дә заочно кулга алу карары чыгарды.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100