Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тапшырулар алып баручы Эльвира Фазлыеваның әтисе вафат булган

news_top_970_100
Тапшырулар алып баручы Эльвира Фазлыеваның әтисе вафат булган
Эльвира Фазлыеваның шәхси архивыннан

Телетапшырулар алып баручы, җырчы Эльвира Фазлыева гаиләсенә тагын кайгы килгән. Моннан 2 ел элек аның кызы Аида фаҗигале төстә һәлак булган иде. Хәзер Эльвираның әтисе вафат булган.

«Әтиебез авырый иде инде. Моннан берничә ел элек үпкәсендә яман шеш таптылар. Узган атнада әни әтинең хәле начарлануы турында әйтеп шалтыраткач, эшемдә алмашынып, Әлмәткә кайтып киттем. Әти әле октябрьдә кайткач та сөйләшеп утырды, озатырга да чыккан иде. Бу юлы урын өстендә булса да таныды. Таныганын күзләреннән аңладым…

Аида киткәннән соң ярты ел үтүгә, без аңа Казанда операция ясаттык. Операциядән соң табиблар шанслар булмавын әйтте. Әтинең тиздән арабыздан китәчәген белеп яшәдек. Ләкин әти бирешмәскә тырышты, хәтта соңгы көннәренә кадәр үз аякларында йөрде. Җомгага кергән төндә безне калдырып китеп барды.

Бу көннең кайчан да булса килеп җитәчәген белеп торсак та, әтинең әле генә мине озатырга чыгып, инде арабызда булмавы йөрәкне телә, күңелемә бик авыр.

Әти Аиданы бик ярата иде. Аның үлемен авыр кичерде, чире тагын да көчәйде кебек. Үземне: «Хәзер инде алар Аида белән бергә, кызым бабасы янәшәсендә» дип тынычландырырга тырышам», – дип сөйләде Эльвира «Интертат» хәбәрчесенә.

Эльвира Фазлыеваның тирән кайгысын уртаклашабыз. Әтиегезнең урыны оҗмах түрләрендә, караңгы гүрләре якты булсын.

Эльвира Фазлыева «Интертатка» шәхси архивыннан фото бирде. Анда Эльвираның мәрхүмә кызы, мәрхүм әтисе һәм әнисе сурәтләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100