Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Фазлыевага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар

news_top_970_100
Эльвира Фазлыевага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар
социаль челтәрләр

Телевизон тапшырулар алып баручы, җырчы Эльвира Фазлыевага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар. Эльвира дусты Динара Рәхимованың концертында чыгыш ясаганнан соң, сөйгәне бер кочак ак роза чәчәкләре белән сәхнәгә күтәрелгән. 

«Матурым, минем бу адымны нәкъ менә Динараның концертында ясау дөрес булыр. Чөнки нәкъ менә Динара мине әлеге искиткеч кеше белән таныштырды. Эльвира, кадерлем, син минем хатыным булырга ризамы?» – дигән ул.

Эльвира өчен әлеге сүзләр һич көтелмәгән булган ахры, ул шактый вакыт сүзсез торган. Видеода аның югалып калуы да сизелә. Шулай да ахырдан ул егеткә уңай җавап биргән. 

Әлеге видеосы белән социаль челтәрләрдә уртаклашып, ул болай дип язып куйган: 

«Минем тормышымда мөһим вакыйга. Миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясадылар һәм мин ул тәкъдимне кабул иттем. Әлеге вакыйганың изге Рамазан аенда булуы сөендерә. Могҗизаларга ышаныгыз, алар чынга аша», – дигән ул. 

Тормыштагы иң зур хәсрәтнең берсе булган бала хәсрәте кичергән Эльвира өчен бөтен интернет дуслары да чын күңелдән шатланган. Алар  яшь парга бәхетле гомер, бала бәхете насыйп булуын теләгәннәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100