Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманованың сәхнә киемнәре туган ягына кайтарылган

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманованың сәхнә киемнәре туган ягына кайтарылган
"Татар-информ" архивы

Эльмира Сөләйманованың якыннары җырчының исемен мәңгеләштерү эшен башлап җибәргән. Шушы көннәрдә әнисе Эльмира Сөләйманованың сәхнә күлмәкләрен, аяк киемнәрен, эстрададагы казанышлары өчен бирелгән мактау грамоталарын, дипломнарын, бизәнү әйберләрен туган ягы Аксубай районы Иске Ибрай авылы музеена кайтарган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза. 

«Киләчәктә музейда күренекле авылдашыбыз, моңлы җырчыбыз Эльмира Сөләйманованың якты истәлегенә багышланган күргәзмә урын алачак. Безгә кадерле экспонатлар кайтарган өчен Фидания апага рәхмәт», – дигәннәр җырчының якташлары.

Аксубай районы Иске Ибрай – Эльмира Сөләйманованың әнисенең туган авылы. Эльмираның балачагы шушы авылда узган, ул аны үзенең туган авылы дип саный иде.

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова 2022 елның 16 декабрендә вафат булды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100